"И, җылы, тере телем!"
методическая разработка (5 класс) по теме

5сыйныфлар белән сыйныфтан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon i_zhyly_tere_telem.doc112.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: ,,И җылы, тере телем!,,

Максат:

             1.Балаларда Туган илгә,татар теленә,үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләү.

             2.Укучыларда яхшыны яманнан аера белү сыйфатлары булдыру.

Җиhазлар: Мәкальләр язылган плакатлар ,караоке,татар халкының милли киемнәре.

Укытучы: Кадерле кунаклар,кадерле балалар! Бүген без сезнең белән ,,И җылы, тере телем!,, дигән кичәгә җыелдык.

Туган тел hәркем өчен дә газиз сүз.Чөнки иң кадерле әти,әни,әби,бабай сүзләрен без иң беренче туган телдә әйтәбез.Туган илебезнең ,торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.

                                   Иң изге хисләремне мин

                                   Туган телдә аңлатам

                                   Шуңа күрә туган телне

                                   Хөрмәтлим мин,яратам.

Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күп төрле.Ләкин hәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән ,үзенә якын, кадерле бер теле була.Татар теле –бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да ,исән калган тел.

Илнур:  И җылы,тере телем!

               Кайгылар теле түгел син,

              Шатлыгым теле бүген

              Тик синең ярдәмең белән мин,

              Тик синең сүзләрең белән

              Уйларын йөрәккәемнең

              Дөньяга әйтә беләм.

Укытучы:Туган тел ул Ватан, туган җир,ата-ана сүзләре белән янәшә тора.Ул бөек,изге кадерле сүз. Ул телгә баланы иң изге кешесе әнисе өйрәтә.Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

Алсу: Без-татарлар!

          Татар исемен без

          Горур йөртә торган халык

          Без татарлар

          Батыр халык дигән

          Зур даныбыз әле сүнмәде

          Без-татарлар!

          Шушы исем белән

         Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Н.Исәнбәт.,,Өч матур сүз,,

Әби:Син яраткан иң матур сүз,

         Нинди сүз, әйт бәбкәем?

Кыз:Иң назлы сүз,иң якын сүз,

         Ул матур сүз-әнкәем.

Әби:Бар тагын иң матур сүз,

        hәрвакыт  cин әйткәнең

       Ансы нәрсә?

Кыз:Ул матур сүз,

        Ул якын сүз-әткәем!

Әби:Үскәнем,я инде син әйт!

Кыз:  Иң матур сүз-илкәем.

          Анда син,мин hәммәбез дә,

         Анда әткәм,әнкәем.

Укытучы:  Татар җыры,татар биюе

                   Алып килә халкым хәтерен

                  Я оялчан,инсаф,ягымлы ул-

                 Үзе салмак,үзе әкерен.

Равил башкаруында татар халык биюе.

Артур: Туган җирем-Идел буе

             hәр телнең бар Туган иле.

             Туган җирем кебек назлы,

             Җырдай моңлы татар теле.

Руслан: Халкың кебек уңган да син,

              Хезмәттә син көне-төне,

              Ир-егетләрдәй дәртле,

             Гайрәтле син,татар теле.

Дамир: Чатнатып сөйләшәм

               Үз ана телемдә

               Оялмыйм,курыйкмыйм,

               Мин бит үз илемдә.

               Башымда-чигүле ,

                Каюлы түбәтәй

                Догалар укырга

                Өйрәтә дәү әнкәй.

                Тәүфыйклы булырга

                 Кирәген беләм мин

                 Чын татар малае

                 Йөрәгем белән мин.

Шамил: Туган ил.

               ,,Әткәм,, ,, әнкәм,, сүзе белән

                 Ачылган телем минем!

                Син бирдең миңа ышаныч

                Кичкәндә белем илен

                Ата бабамның үткәнен

                Белдем мин синең аша

                Башка телләрең эченә

                Кердем мин синең аша.

Укытучы: Ә хәзер мин сезне Марат белән таныштырасым килә.Игътибар итегез әле,әнисе ничек итеп татар телендә сөйләшә.

Әнисе:Әйдә инде улым, тизрәк!Школга соңга калабыз.

Марат: Хәзер әнием.

Әнисе: Тагын ни булды?

Марат: Син дөрес әйтмисең ,әнием.Без бит школга түгел,мәктәпкә соңга калабыз.Дөрес әйт әнием.

Әнисе: Әйдә балам,әйдә үскәнем,мәктәпкә соңга калабыз.

Укытучы:Укучылар,Марат әнисе белән ник килешмәгән?

Укучылар: Чөнки әнисе рус сүзе катнаштырып сөйләшкән.

Укытучы: Әйе,укучылар,без кечкенәдән үк үз телебезне бозмыйча,саф татар телендә сөйләшергә тиешбез.

Мәкальләр:

1.Ананың балага биргән иң матур бүләге-тел.

2.Иң татлы тел-туган тел,анам сөйләп торган тел.

3.Телләр белгән –илләр белгән.

4.Теле чибәрнең үзе чибәр.

Җыр: ,,Гармун уйныйм,,(малайлар җырлый)

Айдар:        Г.Әхмәтова.Туган телем.

                     Татар теле-туган телем

                     Гасырларны кичкән тел ул,

                     Давылларда өзелмичә,

                     Төнбоектай үскән тел ул.

Татар халык әкияте .(сәхнәләштерү)

Бай-Илнур. Бай хатыны-Эльвира. Ярлы-Шамил.Ярлы хатыны-Алсу.(аларның җиде балалары.)

Руслан:       Туган тел.Шәйхи Маннур.

                     Татарча да яхшы бел,

                     Русча да яхшы бел

                     Икесе дә безнең өчен

                      Иң кирәкле затлы тел

Укучыларга сораулар бирү.

1.Ирләрнең милли баш киеме? (түбәтәй)

2.Хатын –кызларның рухи матурлыгын күрсәтә торган баш киеме? (калфак)

3.Татар халкының милли аяк киеме?(читек)

4.Татар милли өс киеме?(камзул)

5.,,Шүрәле,, әкияте авторы?(Г.Тукай)

6.Татарстан флагының төсе?(кызыл,яшел,ак)

7.Татарстанда иң зур елга?(Идел)

8.Татарстанда дәүләт телләре?(татар теле,рус теле)

9.Татарстанда кайсы шәhәр балык исемен йөртә?(Алабуга)

10.Татарстанда нинди шәhәр бөгелмәскә куша?(Бөгелмә)

11.,,Сертотмас үрдәк,, әккиятен кем язган?(А.Алиш)

Җыр.Туган телем.(хор)

Тел ачылгач әйтә алсаң ,,әни!,, дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң,,әти!,, дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылмас

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң әни диеп

Соң минутта әйтә алсаң әти диеп

Күзләреңә яшьләр тыгылыр

Туган телең әнә шул булыр.

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.

                     

                   

         

                           

                     

                     

           

               

             

           

         

   

         

 

         

       

       

           

     

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час "Свеча ничего не теряет, если от её пламени зажглась другая свеча".

Цели:   Познакомить учащихся с понятием «счастье»;помочь осмыслить, каждому ученику в течение кл. часа понятие счастья применительно к самому себе; попытаться установить, что чело...

Башҡорт теле һәм әҙәбиәте дәрестәрендә һөйләү телмәрен үҫтереү

Бөгөнгө көндә  һөйләү телмәренен дәрәжәһе кәм булыуы  глобаль проблема. Телмәрҙе үҫтерергә кәрәк....

Презентация на мастер-класс по теме"Башҡорт теле һәм әҙәбиәте дәрестәрндә һөйләү телмәрен үҫтереү"

Башҡорт теле һәм әҙәбиәте дәрестәрндә һөйләү телмәрен үҫтереүгә ярҙам иткән алымдар...

Башҡорт теле дәрестәрендә инновацион технологиялар ҡулланып ижади шәхес үҫтереү.

Ижади эшкә ылыҡтырыу, ҡыҙыҡһыныу арттырыу өсөн методик әҙәбиәтте,    дәреслектәрҙе, электрон дәреслектәрҙе, уҡыу программаларын байҡау, танып белеү һәләтлелеге тәрбиәләүҙең төп нигеҙҙәр...