рабочая программа по литературному чтению 10 класс.(Русская группа)
рабочая программа (10 класс) на тему

Мотыгуллина Лилия Нургалиевна

Рабочая программа по литературному чтению.(10 класс .По Хайдаровой Р.З.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 10_kl_rabochaya_programma.docx58.83 КБ

Предварительный просмотр:

«Каралды»

ММБ җитәкчесе

  _______/ Нестерова Н. В./

                 ФИО

        ММБ утырышы

беркетмәсе № ____

  “__” ____________ 2012 ел.

«Килешенде»

Директор урынбасары:

_______/ Никонорова Т. М./

   ФИО

“____” _______________2012 ел.

«Расланды»

МББУ “Кызыл Октябрь УГБМ” директоры:

  _______/Кәбиров Ф. М./

                          ФИО

              ____ № боерык

 “__” __________2012 ел.

 Әдәби укудан

эш программасы

10 нчы сыйныф

“Татарстан Республикасы

Яңа Чишмә муниципаль районы

Кызыл Октябрь урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми белем муниципаль

бюджет учреждениесе 

Төзүче:

Татар теле һәм әдәбият укытучысы

Мотыгуллина Лилия Нургали кызы

                                                                       Педагогик киңәшмә

                                                                             утырышында каралган

                                                                 беркетмә № ___

                                                                                 “__” __________2012 ел

2012 – 2013 нче уку елы

                                                                         Аңлатма язуы

  Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Уку елы дәвамында формалаштырырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

     Курс телдән һәм язмача аралашу темаларына бүлеп өйрәнелә.Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән. 10 нчы класста грамматик материал элек өйрәнелгәннәрне кабатлауга корылган, ләкин тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: геграфия, тарих. рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә

  1. татар әдәбияты әсәрләре аша укучыларда  татар халкының тарихына, рухи казанышларына, тормыш-яшәеш үзенчәлекләренә уңай караш формалаштыру;
  2. укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, фикер эшчәнлекләрен үстерү;
  3. гомумкешелек әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның дөняга карашын формалаштыру, аларда уңай сыйфатлар тәрбияләү;
  4. танылган язучы һәм шагыйрләрнең иҗаты, тормыш юлы турында сөйләргә өйрәтү;
  5. укылган текстка карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү.

     Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын  укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)” 1-11 нче сыйныфлар, К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2010ел

     Таләп ителгән нәтиҗәләргә ирешү өчен кулланыла торган педагогик технологияләр:

Укыту процессын коммуникатив методика кулланып, инновацион технологиягә таянып эшлим (эшемдә компьютер, проектор, интерактив такта, магнитофон кулланам).

     Эш программасына кертелгән үзгәрешләр:

Программада аралашу өчен унбер тема бирелгән, ә без укый торган дәреслектә алты гына тема. Шуңа кайбер темаларны берләштереп укытам. Программадагы “Россиядә татар телен укыту”, “Татарстан Республикасының Милли китапханәсе” темалары дәреслектәге “Белем һәм тормыш”; “Халыкка багышланган гомер” – “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” темасы эченә кертеп өйрәнелә.Программадагы “Татарстан Республикасының халыкара мөнәсәбәтләре”, “Чит илләрдәге татарлар”,”Татар әдипләре иҗатыннан”, “Татар матбугаты”, “Эш кәгазьләре” темалары төшереп калдырыла.Дәреслектә “Иң зур байлык – күңел байлыгы”, “Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз”, “Дустың булмаса эзлә, тапсаң – сакла”, “Саф хисләр - беренче хисләр” темасы каралган. Бу темалар укучыларга бик якын, шуңа алар буенча аралашу күпкә отышлырак.Шушы тематикага бирелгән әдәби әсәрләр буенча сөйләшүләр оештырыла, лексикасы актив сөйләмгә кертелә. Дәреслектә бик күп татар язучыларының һәм шагыйрьләренең биографиясе һәм әсәрләреннән өзекләр бирелгән. Укучылар И.Юзеевның, М.Мәһдиевның, Г.Әпсәләмовның, Г.Ахуновның, Ризаэддин Фәхреддинның, К.Насыйриның, Ф Әмирханның, Г.Камалның, Ф.Хөснинең,Һ.Такташның, Г.Сабитовның,Ә.Еникинең биографиясе Һәм әсәрләреннән өзекләр белән таныша алалар.М.Хөсәеннең,  Р.Вәлиевның, Х.Шабановның,З.Туфайлованың, А.Гыймадиевның, В.Казыйхановның иҗаты белән танышу өчен әсәрләрдән өзекләр бирелгән. Моннан тыш әдәбият дәресендә  танылган татар галиме Роальд Сәгъдиевның биографиясе үтелә, “Тугрылыклы дуслык” мәсәле тәкъдим ителә.

Тагын укучыларны таныштыру максатыннан инфармацион текстлар урнаштырылган: Казан Дәүләт университеты, Татарлар кайларда яши, Киенә белү, Дус була белү серләре.Сәламәтлек турында укучыларга иң кирәкле темалар сайланган: “Тәмәке тартуның зарары”, “Аракы кешене нишләтә?” “Ак үлем”нән саклан”.

     УМК: 1) Дәреслек:Р.З.Хәйдарова ,Р.Л.Малафеева  “Татар теле 10 нчы сыйныф” Казан, 2009 ел,

   

                                                     Программаның эчтәлеге

.

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

      Темага караган төп төшенчәләр

1

Белем  һәм тормыш

 8

Бәхилләшү, урлау,исерек, бозылырга, шикләнергә,киртә, кайгы-хәсрәт кичерү.Киләчәк турында кайгырту, үзеңә дөрес юл сайларга этәрү өчен әсәрләр аша аралашу оештыру.

2

Иң зур байлык- күңел матурлыгы

 8

Җылылык,яңару,яшәрү, беркатлы,гаделлек,шыксыз,пөхтә. Кешеләргә карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

3

Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз!

 12

Гадәт,тәмәке,агулы,ярсыну,шәраб,сыра,аек,кәсеп, сәбәп. Киләчәк буынның сәламәтлеген кайгырту

4

Дустың булмаса-эзлә, тапсаң- сакла

 10

Битараф,ялагай, тыйнак,җитди,кыяфәт, мактыйлар

Тормышта чын дуслыкның әһәмиятен төшенергә булышу

5

Саф хисләр – беренче хисләр

 12

Ярсулы, дәртле, уңай, хакларга, чумарга, кое казырга, яман хәл, сиздермичә, дәһшәтле көннәр, һушын югалткан, үлем тырнагы, кабер. Балаларда беренче хисләргә сак караш тәрбияләү.

6

Беркем дә,бернәрсә дә онытылмый

 9

Үкенеч, изге хис, коткару, соклану, кулга алыну, тоткын, сәяси яшерен оешма, ант, ис китәргә,кәсеп һаләкәт, мәкерле, хыянәт.Ил азатлыгы өчен башын корбан салганнарның исемен онытмаска өндәү.

7

Кабатлау дәресләре

 11

Әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикер алышу, үз карашыңны әйтә белүне тәрбияләү.

                                 Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр         

Тыңлап аңлау  

Җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, сөйләшүдә катнаша алу; тыңланган мәгълүматны аңлатып бирә алу, сорауларга җавап бирә алу.

Диалогик сөйләм

Аралашканда төрле репликалардан (сораштыру, кабатлап сорау, тәкъдим итү, риза булу) урынлы файдалана алу;

аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә алу;

киңәйтелгән репликаларны кулланып, сөйләшү үткәрә алу;

укылган текстларның эчтәлеге буенча бәхәсләрдә катнашканда, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслый һәм дәлилли алу;

әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.

Монологик сөйләм

Төрле җөмлә калыпларын кулланып, мөһим вакыйгалар, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне белдерә алу;

кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзи алу, сөйләмне эзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра белү;

татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйли алу;

әдәби әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикерләреңне дәлилләп әйтә белү;

әсәрдәге геройларны характерлап, алар турында фикер әйтә белү.

Уку

Тексттан кирәкле мәгълүматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерә алу;

текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу;

шигъри текстларны яттан сөйли белү;

әдәби текстның төрен һәм жанрын билгели белү;

аерым автор һәм аның әсәрләре, татар әдәбияты турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, Интернет аша таба белү.

                

Язу һәм язма сөйләм

Аралашу ситуацияләренә карата фикерләрне язмача белдерә алу; укылган текстның планын төзи алу;

өйрәнелгән әсәр эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение яза алу; тәкъдим ителгән темага реферат яза ал

                                                            Календарь-тематик планы 

План түбәндәге программага нигезләнеп төзелде: “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар, К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2010ел

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эшләр саны

(тест)

Өйрәтү характерында мөстәкыйль эшләр саны

БСҮ дәресләре саны

Дәреслекнең авторы, елы

Татар әдәбияты

       10

     70

       2

      3

    4

12

 Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева “Татар теле  10 кл” 2009 ел.

   

                           

                       

               

Өйрәнелә торган бүлек, уку

 материалының темасы

Сәгать

саны

Дәрес

тибы

Үткәрү вакыты

                     Көтелгән нәтиҗәләр

Өй эше

Махсус белем һәм кү- некмәләр

Гомумкүнекмәләр һәм уку эшчәнлеге ысуллары

план

фактта

Аңлый белү

Куллана белү

1. Белем һәм тормыш

8(сәг)

1.

М.Хөсәеннең “Китап” шигырен уку

1

ЛГКК

Белмәгәнең,яктырсын аңың, киңәш-

чем сүзләре белән танышу

Шигырь эчтәлеге буенча

хикәя төзү

Сәнгатьле укуны дөрес оештыру

6 нчы күнегү

2.

Р.Фәхреддиннең “Китап һәм уку”әсәрен уку Әсәргә лексик- грамматик материал

1

ЛКФ

Ситуатив күнегү-

ләр аша фикерләү

 

Китапларның уңай сыйфат

ларын күрә аера белү,

Белем турында мәкальләрне искә төшерү

11нче күнегү

3.

Р.Фәхреддиннең “Китап һәм уку”әсәрен уку

 1

ЛГКК

Мәгърифәтче,ке-шелеклелек,җәмгыять,гаҗәп, хак сүзләрен актив сөйләмгә кертү

Әсәрнең сюжет сызыгын билгеләү

4.

К.Насыйриның “Тәрбия китабы” текстка лексик-грамматик материал. әсәр белән танышу

1

ГКК

Галим,тәрҗемәче,тарихчы сүзләре белән танышу, текстны уку

Бу кагыйдәләрне тормышта куллану очраклары

Язучының төп фикерен күрә белү

5.

БСҮК Китапханәдә“Китап аз хаклы, күп файдалы нәрсәдер” проблемасы буенча сөйләшү,диалог төзү

1

ЛГКК

Китап турында сөйләшү оештыру

Тема буенча диалог төзеп сөйләшү

Үзеңдә кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү

6.

“Казан дәүләт университеты” текстын тәрҗемә белән уку

1

ЛГКК

Галимнәр турында белемнәр туплау

Мөстәкыйль тәрҗемә итү

Тәрҗе

мә №1

7.

“Роальд Сәгъдиев- фән күгендәге

йолдыз” текстын өйрәнү“Роальд Сәгъдиев- фән күгендәге

йолдыз” текстын өйрәнү

 

1

ЛГКК

Дөньякүләм,казаныш,мавыга, бәхәсләшәләр сүзләре белән танышу

Текстка план төзеп, төп мәгълүматны сайлап алу

Татар галимнәре турында мәгълүмат туплау

8.

“Телләр белгән-илләр белгән”текстын уку

1

ЛГКК

Мәгълүмат,исламөлкә сүзләрен өйрәнү

Татар графикасы тарихын сөйли белү

9

. Белем һәм тормыш кабатлау

1

 

    2.  Иң зур байлык _ күңел матурлыгы

5сәг

10

Ф.Әмирхан “ Хәят”  әсәрендә лексик-грамматик материал. Ф.Әмирхан “ Хәят”  әсәреннән  өзекне мөстәкыйль уку Пьесаның эчтәлеген үзләштерү буенча коммуникатив күнегүләр эшләү

1

Ябык гәүдә, адым, ашыкмыйча, койма, фәрештә сүзләрен тәрҗемә итеп куллану

Сәнгатьле укуны камилләштерү

Сәнгатьле уку №1

11.

Г.Камал “Беренче театр” әсәрендә лексик-грамматик материал. Г.Камал “Беренче театр” Текст буенча ситуатив күнегүләр эшләү (тест№2)

1

Ярлы, аңгыра, сәхнә, иркәләнергә, оялырга, көлкегә калырга сүзләрен аңларга булышу

Сәнгатьле укуны камилләштерү

Рольләрдә укуны оештыру

13.

“Киенә белү-үзе бер һөнәр” темасы буенча сөйләшү

1

Гади,уңайлы,ягымлы,шапшак,яман,хөрмәт сүзлә-

рен актив сөйләмгә кертү

14.

БСҮ “Синең киенү стилең нинди?” диалогик сөйләм

1

Тышкы кыяфәткә игътибар итү

Белемне практикада куллану

БСҮ диалог №2

15.

16

Н.Дереклеева “Тормыш мәгънәсе”легендасын уку

1

1

Мәгънә,мәгънәсезизге,изгелек,начарлык,киңәш,үз-үзеңне ярату сүзләрен өйрәнү,легенданы уку

Яшьләрнең  үз вакытын ничек уздырулары турында уйланырга этәрү

Яшәүнең кадерен белергә өйрәтү

     3.Зарарлы гадәтләрдән саклан!

(5сәг)

17.

“Сәламәтлек- зур байлык”

информацион тексты

1

Сәламәтлек,саклану сүзләрен сөйләмгә кертү, текстны уку,тәрҗемә итү

Сәламәтлек кагыйдәләрен үз тормышыңда куллану

Сүзлек белән эшли белүне  камилләштерү,төп идеяне

таба белүне формалаштыр

Тәрҗе

мә итү №2

18.

“Тәмәке тартуның зарары” текстын өйрәнү

1

Күңел болгану,баш әйләнү,косу,йөрәк тибү,тарту сүзләрен актив сөйләмгә кертү

Әңгәмә кору

Үз сәламәтлегеңә карата игътибарлы

лык тәрбияләү

19.

“Аракы кешене нишләтә?” текстын уку

1

Күнегүләр аша аракының зыянын аңлау

Мөстәкыйль эшләүне күзәтү

20.

 “Ак үлемнән” саклан!

1

Тормыш,яшүсмер

зыян,мәҗбүри,начарлык сүзләрен сөйләмгә кертү,тәрҗемә итү

Наркотиклар

ның зыяны турында әңгәмә

21.

БСҮ “Зарарлы гадәтләрдән саклан!” диалогик сөйләм

1

Сәламәтлек үз кулыңда икәнен аңлау

Күрсәтелгән темага әңгәмә кора белү

Телевизор, матбугат чаралары аша ишеткән куркыныч афәтләр турында сөйләшү

БСҮ диалог№3

4.Дустың булмаса –эзлә,тапсаң- сакла!

14сәг

23-

“Дус булу серләрен”  уку.

1

ЛГКК

М\МС

Сизә, тәэсир итә,тоя, хыянәт итә, буйсына,уртакла

Группаларда сөйләшү оештыру

Билгеле тема буенча сөйли белү

БСҮ моно

лог№1

24.

БСҮ “Минем дустым” темасы буенча монологик сөйләм.

1

ша сүзләрен өйрәнү

26.

“Өч дус” әкиятен тәрҗемә белән уку

1

Ил гизә, шакыган,сынамакчы, табак,сөяк,

печән сүзләрен активлаштыру.

әкияттәге дуслар кебек булмаска, үзеңә ышанычлы дуслар табарга теләк уяту

әсәрнең төп идеясын аера белүне камилләштерү

28-

29.

“Тугрылыклы дуслык” мәсәлен уку.

БСҮ Мәсәлнең эчтәлеге буенча әңгәмә

1

1

Елан,йөзә, урала,бергәләп,тешли,кылана сүзләре белән танышу,сөйләмдә куллану

Чын дуслык хисләрен үстерү өчен үзеңне тәрбияләргә кирәк

Сәнгатьле уку №2

30-

Фатих Хөсни биографиясе белән танышу. “

 1

Гомер, бозылырга, шаккатырга, юри, өзеп, шикләнергә

Лексиканы сөйләмдә куллану, хикәяне

Әсәрне аңлап уку, аның сюжет сызыгын

31.

Кабак” хикәясен тәрҗемә итеп уку(1 өлеш)

1

сүзләре белән танышу

тәрҗемә итү

билгеләү

32-

“Кабак” хикәясенең 2нче өлешен уку

1

Өзекне уку,өлешчә

Сүзлек белән эшли белүне

33.

Кабак” хикәясенең 2нче өлешен уку

1

тәрҗемә итү

камилләштерү

34.

Текст буенча ситуатив күнегүләр эшләү

1

Практик эштә белемне ныгыту

35-.

Һади Такташ биографиясен өйрәнү..

1

Мәңге, хыял, ис китәргә, качарга, кәсеп, һаләкәт сүзләре белән

Үзеңә ошаган өлешне аерып алу һәм ятлау

Сәнгатьле укуны камилләштерү

Шиг. ятлау №2

36

“Мокамай” поэмасыннан өзек

1

танышу; шигырьне уку

37.

И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен өйрәнү

 1

Кайгы, хәсрәт кичерү шик, шикләнү, үтенеч, газап, ирләрчә сүзләрен сөйләмгә кертү, шигырь белән танышу

Җыр тыңлау

Дусларга шәфкатьле булу, яхшылык кына теләү

Шигыр ятлау

№3

38.

БСҮ “Дуслык”турында диалогик сөйләм

1

Диалог төзү күнекмәләрен  камилләштерү

5.Саф хисләр-беренче хисләр.

13 сәг.

39-

Г. Сабитов  биографиясе белән танышу

1

өзекне уку, өлешчә тәрҗемә итү

Төп эчтәлекне аңлап укуны

Сүзлек белән эшли белүне камилләштерү

Тәрҗе

мә №3

40.

.“Ярсулы яз” әсәреннән өзекне уку

1

оештыру

41.

Хикәя эчтәлеге буенча  мөс. эш

1

Тест№3

42-

А.Гыймадиевның

1

Кырынгач,җиң, аң җую сүзләрен тәрҗемә итү

Бу сүзләрне тәрҗемә итеп сөйләмдә

Биографик белешмәне сөйли белүне

43.

“Зөлфия+ мин”хикәясе (1өлеше)

1

куллану

камилләштерү

44-

“Зөлфия+ мин”хикәясенең 2нче өлешен уку

1

Битараф,сөю, эчкерсез  сүзләрен өйрәнү,

Текстка план төзи белүне камилләштерү

45.

“Зөлфия+ мин”хикәясенең 2нче өлешен уку

1

өзекне аңлап уку

46-

Вил Казыйхановның “Йөрәк киңәш көтә” хикәясен уку

1

Бердәнбер,сер,шәраб сүзләрен презентацияләү, хикәя белән

Язучының биографиясе буенча хронологик

 

БСҮ

инша

47.

“Минем хыялымдагы мәхәббәт” темасына инша язу

1

танышу

таблица төзү

№1

48.

Әсәр эчтәлеге буенча ситуатив күнегүләр эшләү

1

49-.

Әмирхан Еники. “

1

Дәһшәтле көннәр җимерек, һушын югалткан, үлем

әсәрне уку, тәрҗемә итү

Тексттан тупланган информацияне

Сәнгатьле уку №3

50

Кем җырлады?” хикәясеннән өзекне уку.Хикәя эчтәлеге буенча сөйләшү оештыру

1

тырнагы, могҗиза, кабер сүзләренең тәржемәсенә төшенү

 кулланып үз фикереңне белдерү

51.

Үткәнне кабатлау

БСҮ Ә.Еники әсәре буенча монолог

1

БСҮ моно

лог№2

6.Батырлык яуда беленә.

15сәг

52-

Ш.Маннурның биографиясе. “

1

Тентү,әсир,чит

лек сүзләрен сөйләмдә аңлап куллану

Сәнгатьле уку күнемәләрен

камилләштерү

53.

Әсирлектә туган дуслык” әсәрен өйрәнү

1

54.

БСҮ Шагыйрь Муса Җәлил турында әңгәмә

1

БСҮ диолог№4

55.

Г.Ахунов турында биографик мәгълүмат  бирү

1

Бирелгән сорауларга төгәл җавап бирү

Татар язучылары белән танышу

56-.

Г.Ахунов

1

Һәлак булырга, яндырырга, сәяси яшерен оешма,

өзек белән танышу; лексиканы

Текстның төп фикерен әйтә белүне

57

“ Шагыйрьнең каһарманлыгы” әсәреннән өзек.

1

ант, тәнкыйтьче сүзләрен өйрәнү

сөйләмдә куллану

камилләштерү

58.

Ситуатив күнегүләр  эшләү

1

Фикерләү сәләтен үстерү

59-.

Г.Әпсәләмовның биографиясен,

1

Һөҗүм,чокыр,җиңү сүзләрен  аңлау

әсәрне тәрҗемәсез

тыңлау

әсәрдәге төп проблеманы хәзерге заман

БСҮ

тыңлап

аңлау

60

Батырлык” әсәрен өйрәнү (тыңлап аңлау)

проблемасы белән чагыштыру

№1

61.

Ситуатив күнегүләр  эшләү

1

әсәрнең төп эчтәлеген истә калдыру

62-

Мөхәммәт Мәһдиев. “

1

Бәхилләшү, кесә, урларга, ялварулы караш,

Тәрҗемә итү өстендә эшләү

Сәнгатьле уку №4

63.

Бәхилләшү”

әсәреннән өзекне уку

1

исерек сүзләрен актив сөйләмгә кертү, әсәр белән танышу

64.

БСҮ “Сугыш ветераннары хөрмәткә лаек” диалогик сөйләм

1

Картларга хөрмәт тәрбияләү

65

Сочинение “Яраткан әдәби әсәрем”

1

өйрәнгән әсәр

ләрне темалап берләштерү

әдәби әсәрләр

гә карата кызыксыну

Сочинение №2

66.

Хаталар өстендә эш

Әсәрләр буенча сөйләшү оештыру

1

7. Кабатлау дәресләре

4 сәг

67

“Тормышта космосның роле”

1

Интернетны кирәкле юнәлештә куллану

Кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашу

68

БСҮ “Галиәсгар Камал иҗаты” буенча диалог төзү

1

Алган белемнәрне сөйләмдә куллану

69

“Минем яраткан әдәби героем” хикәя төзү

1

әсәрләрне анализлау

Фикер киңлеген ачыклау

70

Йомгаклау

1

                Гомуми махсус белем һәм күнекмәләр үзләштерүне тәэмин итү

  1. Тыңлап аңлау.Җанлы сөйләмнең төп фикерен билгели, мөһим мәгълүматны сайлый белү күнекмәләрен ныгыту; үзләштерелгән мәгълүмат белән яңа тыңлаганын  чагыштыра һәм бәяли белергә өйрәтү.

  1. Диалогик сөйләм. Аралашканда, орфоэпик, лексик-грамматик нормаларны саклап, сораулар бирә һәм җавап кайтара алу осталыгын камилләштерү. Сөйләм яңалыгын дөрес җиткерүгә, үз фикереңне дәлилли белергә ирешү.

  1. Монологик сөйләм. Төрле җөмлә калыпларын кулланып, вакыйгалар, фактлар турында хәбәр итә, үз мөнәсәбәтләрен белдерә, сөйләмне аңлаешлы итеп оештыра белү.

4.   Уку. Тексттан кирәкле мәгълүматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача яктырта белү, текст белән мөстәкыйль эшләү һәм аны анализлау күнекмәләренә ия булу.

 5. Язу һәм язма сөйләм. Өйрәнелгән темага сочинение, текстка аннотация язу; язма формада аралашу тәгъбирләрен үзләштерү.        

                                            Татар әдәбиятыннан практик эшләр

                              Эш төре

1чирек

2чирек

3чирек

4чирек

 Еллык  сәгать саны

1

Шигырь ятлау

1

2

3

2

Сәнгатьле уку

1

1

1

1

4

3

Бәйләнешле сөйләм үстерү:

-сочинение

-тыңлап аңлау

-тәрҗемә итү

-диалогик сөйләм

-монологик сөйләм

1

2

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

12

2

1

2

4

3

4

Тест биремнәре

2

1

3

Үзләштерү дәрәҗәсенә контроль

1. Мәхмүт Хөсәен “ Китап”   шигырен ятлау                             сентябрь

2. Илдар Юзеев  “ Мин телим дусларга”    шигырен  ятлау         октябрь

3. Һади Такташ   “Мокамай”   поэмасыннан өзек ятлау               ноябрь

4. БСҮ. “ Чын матурлык нәрсәдә?”  диалог                                   декабрь

5.“ Шагыйрьнең каһарманлыгы”, “ Батырлык”, “ Бәхилләшү” әсәрләре буенча тест   апрель

6. “ Беренче хисләр”     сочинение                                                  январь

7. Кәрим Тинчуринның иҗаты буенча монолог                         февраль

8. “ Яраткан әдәби әсәрем”      сочинение                                     апрель

9. БСҮ. Г.Камал иҗаты буенча   диалог                                      май

10. БСҮ. К.Тинчурин иҗаты буенча монолог                              май

 

11. Г.Әпсәләмов “Батырлык” тыңлап аңлау                                май                     

 Әдәбияттан тест

                                                “Агыйдел”әсәре буенча:

 1.Зояга нинди холык сыйфаты хас?

а) әдәпле                                    ә) алдынгы карашлы комсомолка              б) үзсүзле                                   в) җаваплы

2.Артыкбикә залга килгәч,  ...

 а) Галиябану ролен беренче тапкыр уйный         б) залны җыры белән үзенә тиз каратты

 ә) Галиябануны элек уйнаганга, тиз ризалаша      в) тамашачыга ул ошамады

     3.Концертны алып барды:

 а) Зоя                                         ә) Артыкбикә           б) Гаяз                                        в) Ильяс

  1. Зояның киеме егетләргә ошамады, чөнки  ...

  а) кием Зояга килешми                               б) кием бик очсызлы

  ә) бу авыл кызы киеме түгел                      в) егетләр моданы аңламый

   “ Беренче театр” пьесасы буенча:

1. Гафифә -  Хәмзә байның

а) асравы ( служанка)                                ә) кызы            б) килене ( сноха)                                  в) хатыны

2.Вәли кая барырга җыена?

            а) кинога                                          ә) театрга              б) кибеткә                                в) кунакка

3.Гафифәнең характеры:

 а) аралашучан                        ә) шаян        б) өйдә утырырга ярата                в) кунакка йөрергә ярата

4.Гафифә өчен театрга бару –

 а) сәнгатьне ярату                                ә) гаилә белән ял итү          б) дусларын күрү                в) үзен күрсәтү

 “ Хәят” әсәре буенча:

1. Хәяткә ничә яшь?

                                                            а) 16                        ә) 15                              б) 17                        в) 20

2.Хәятнең дус кызы –            а) Газизә                ә) Гыймадова                б) Биби                в) Лиза        

3.Лиза кайдан килде?

                                                             а) Казаннан        ә) дачадан                    б) урманнан                в) кунактан                

        

      4. Лиза Хәятне кая чакырды?

                                                            а) авылга                ә) театрга                    б) дачага                 в) шәһәргә

     5. Хәятнең характеры нинди?

                                                          а) ягымлы                 ә) әдәпсез                б) аралашучан түгел        в) гел урамда йөрергә ярата

     6. Хәят нинди күлмәк киде?

                                                          а) ак                        ә) ал                               б) сары                в) кара

     7. Хәятнең әти-әнисе:

                                                а) заманча карашлы           ә) кызларына бөтен нәрсәне рөхсәт итәләр

                                               б) иске карашлы                     в) кызларына рус телен белү кирәкми диләр

Укыту чаралары һәм әдәбият

           Укыту чыганаклары

          Укытучы өчен методик  

                      әдәбият    

           Укучылар өчен әдәбият

Дәреслек “Татар теле 10кл”  Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафее-

ва, Казан, 2009

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын  укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)” 1-11 нче сыйныфлар,К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2010ел

Компьютер, проектор, интерактив такта, дисклар

Belem ru tatar tele

Хисаметдинова Р.Ф.җитәкчелеген дәге иҗади төркем, укыту-методик кулланма,Яр Чаллы, 2006 ел

Д.Т.Гыйльманова, Укыту-методик кулланма, Яр Чаллы, 2006

Г.Сабирова “Татар теле дәресләрендә вак жанр әсәрләрен куллану” ЯрЧаллы

”Фән һәм мәктәп” , “Мәгариф” , “Мәйдан” журналлары, “Мәгърифәт”  “Ачык дәрес” газеталары

Дәреслек “Татар теле 10кл”  Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафее-

ва, Казан, 2009

Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре

Вакытлы матбугат

Татар теле һәм татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрне бәяләү  нормалары

  1. Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү:

а) сүзлек диктанты 28-33 сүздән тора.

   Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5” ле куела.

   Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

   Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

   Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

ә) диктант уку елы башында 95-105 сүздән, уку елы ахырында 105-115 сүздән тора.

   Пөхтә һәм төгәл язылган, 1орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка “5”ле куела.

   Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка “4”ле куела.

   Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка “3”ле куела.

   Пөхтә  язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка “2”ле куела.

б) изложение уку елы башында 150-160 сүздән, уку елы ахырында 165-175 сүздән тора.

  Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.  

  Тыңланган текстның эчтәлеге  эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

  Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә  эзлекле  дөрес язылган, , 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

  Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй  ачылмаган , эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

в) сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла.

  Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5” ле куела.

 Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы,  2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион  хатасы булган эшкә “4” ле куела.

  Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган,  4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә  хаталары булган эшкә “3” ле куела.

    Тәкъдим ителгән темага  эзлекле язылмаган, эчтәлеге  ачылмаган,  6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик  хаталары булган эшкә “2” ле куела.

         Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны:

Сүзлек диктанты – 2

Диктант – 2

Изложение – 2

Сочинение – 1

  1. Телдән җавап бирүне тикшерү :        

а) тыңлап аңлау – 4минут

ә) диалогик сөйләм – 14 әр реплика

б) монологик сөйләм – 16 фраза

                     Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.

   Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән  барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.

   Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән  барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3  орфографик, 3 пунктуацион  яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.

   Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән   сорауларга төгәл дөрес җавап бирелмәгән,  5  орфо график, 5 пунктуацион  яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.

   Тыңланган текстның эчтәлеге буенча  тәкъдим ителгән   сорауларга  бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса,  6  орфо график, 6 пунктуацион  яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

                   Диалогик сөйләмне бәяләү.

   Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге  ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.

   Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп,  эчтәлеге  ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4” ле куела.

   Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегендә, “3” ле куела.

   Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2” ле куела.

                 Монологик сөйләмне бәяләү.

   Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5” ле куела.

   Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә  төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4” ле куела.

  Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән,  сүзләрнең әйтелешендә,   җөмлә  төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3” ле куела.

   Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2” ле куела.  Уку тизлеге – минутына 90-95 сүз

           

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по литературному чтению для 1 клас

Рабочая программа курса «Литературное чтение»  разработана на основе авторской программы, Л.Ф.Климановой, В.Г.Горецкого, М.В.Головановой, Москва «Просвещение», 2007. Авторская программа соо...

Рабочая программа по литературному чтению для 2 класса

Рабочая программа по литературному чтению  для 2 класса. образовательная система "Школа 2100"...

Рабочая программа по литературному чтению для 4 класса.

Рабочая программа для 4 класса школы 7 вида с включением часов по курсу Санкт - Петербург....

Рабочая программа по литературному чтению для 4 класса.

Рабочая программа для 4 класса школы 7 вида с включением часов по курсу Санкт - Петербург....

Рабочая программа по литературному чтению (2 класс)

Рабочая программа по литературному чтению (2 класс)...

Рабочая программа по литературному чтению для 3 класса

Программа разработана на основе авторской программы  по литературному чтению  Л.А.Ефросининой и снабжена учебно-методическим комплектом  «Начальная   школа XXI века»Литературн...

Рабочая программа по литературному чтению 4 класс

Данная рабочая программа составлена к учебнику Л.Ф.Климанова, В.Г.Горецкий. Литературное чтение. 2 часа в неделю....