Сүзләр иле буйлап сәяхәт.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Вильданова Лилия Равиловна

Сүзләр иле буйлап сәяхәт.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon suzlr_ile_buylap_syaht_.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

     

 

Тема: Сүзләр иле буйлап сәяхәт.

Максат:  - укучыларның лексика буенча алган белемнәрен

                  системалаштыру;

                 -  бәйләнешле сөләм телен, фикерләү сәләтен үстерү;

                  - туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, аңа мәхәббәт

                     тәрбияләү.  

                                           Д.Б.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Урамга карагыз әле, нинди матур кояшлы көн. Кояш гүя безгә елмаеп карый. Без дә бер-беребезгә елмаеп карыйк та дәресне башлыйк. Иң башта җөйлап, матур итеп утырыйк. Безнең бүгенге дәресебез гадәти дәрес түгел. Без бүген сезнең белән сүзләр иле буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Ә ни өчен өчен нәкъ менә сүзләр иле буйлап? Чөнки сүзләр алар бик зур тылсымлы көчкә ия.

       Сүзләр...Сүзләр... Алар – тере, аларның үз дөньялары, үз кануннары, үз кагыйдәләре һәм язмышлары бар.

       Кояш кебек балкып торган нурлы сүзләрне күргәнегез бармы? Күтәреп булмаслык авыр сүзләр булган кебек, куенда гына йөртә торган җиңел, ипле һәм җыйнак сүзләр дә була. Кайбер сүзләр оча, кайберләре йөзә, ә кайберләре аксап йөри. Сүзләр җиде кат җир астына үтеп керә, җиде кат күкләргә барып җитә. Әмма бик күп сүзләр архивларда, борынгы китапларда йокымсырап яталар.

                 Безнең арабызда яңа туган “бала” сүзләр дә һәм меңьяшәр “карт” сүзләр дә яши. Акчаны бурычка алып торган кебек, кайвакыт кешеләр сүзләрне бүтәннәрдән бурычка алып торалар. Аннары аларны хуҗаларына кайтарып бирергә “оныталар”. Сүзләрне саклык кассаларында саклау мөмкин булмаса да, “сүзләр банкы”н булдыру кирәк. Ә андый банк бар микән соң?   Без  сезнең белән сәяхәтебездә әнә шундый банкны табу бурычы куярбыз.

                Сәяхәткә без самолет белән китәрбез. Ә хәзер әйдәгез, самолетка билетлар алыйк. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләр генә самолетка утыра ала. (Билетларга туры һәм күчерелмә мәгънәдә сүзләр язылган. Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне дөрес билгеләргә кирәк.) Сез килешәсезме?

У: Барыбыз да билетлар алдык. Җайлап, матур итеп утырдык. Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы, файдалы һәм эшлекле булсын. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар.

       Ә хәзер алдагы тукталышка барып җиткәнче, без вакытыбызны бушка уздырмыйк, кечкенә генә бер эш эшләп алыйк. Мин сезгә сүзләр әйтәм. Сез шул сүзләрнең үзегез белгән мәгънәләрен әйтегез.

ТӨШ – чия төше, чикләвек төше, төш күрдем.

БАШ – юл башы, кеше башы, агач башы, дәрес башы.

КАРА – язу карасы, тегендә кара, кара йөз, кара көннәр

 - Без әйткән сүзләр нинди сүзләр алар?

-  Күпмәгънәле.

- Нинди сүзләр соң алар күпмәгънәле сүзләр? Сез килешәсезме?

- Берничә мәгънә белдерә торган сүзләр. Алар күчерелмә мәгънәдә кулланылалар. Ләкин алар арасында мәгънә уртаклыгы саклана.

Без беренче утрауга килеп җиттек. Бу утрауның исеме билгеле түгел бит. Бәлки үзебез табарбыз. Карыйк әле. Монда баганалап сүзләр язылган. Болар нинди сүзләр икән?

  • Дөрес болар татар теленең үз сүзләре һәм алынма сүзләр. Ә нәрсәгә карап бүлдегез? Гадәттә, алынма сүзләр сингармонизмга буйсынмый. Бу баганадагы сүзләр сингармонизмга буйсынмаган. Ә телнең үз сүзләре буйсына. Алынма сүзләрнең кайберләре безнең телгә сингармонизмга буйсынып та кабул ителәләр. Бу сүзләр безнең телдә бик зур урын алып торалар, Хәтта күбесенең алынма икәнлеге сизелми дә. Шуңа күрә бу сүзләрне барыбыз бергә кабатлап алыйк әле.  (Хор белән уку).( Бу сүзләр белән җөмләләр дә төзетү дәфтәрдә).
  • Укучылар, без бу утрауның исемен белә алмаган идек, димәк, бу утрауның исеме – алынмалар икән.
  • Сәяхәтебезне дәвам итик. Безнең самолет сүзләр болыты аша үтә. Ә болыт аша биремне башкарып чыксак кына үтә алабыз. Мин сезгә карточкалар таратам. Бер партага бер бирем,  парлап эшләргә туры килер. (Синонимнар, антонимнар, омонимнар язылган карточкалар өләшү.)
  • Без биремнәрне яхшы гына башкарып чыктык. Димәк, самолет юлын дәвам итә.
  • Ял итү. Укучылар, арыгансыздыр да инде, бераз ял итеп алыйк.  Безнең самолетыбыз серле утрауга килеп чыкты. Утрауның исеме дә серле. Утрауга нинди серле сүзләр яшерелгән икән?  Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз да, игътибар белән тыңлагыз.  (Текст укыла).
  • Безнең самолет кеше аяк басмаган серле утрауга килеп керде. Ят җирдә без бермәлгә югалып калдык. Шулвакыт каяндыр агачлар арасыннан бер кашык су белән йотарлык гүзәл кыз пәйда булды. Аның артыннан тагын берничә кеше килеп чыкты. Болар – биредә яшәүче җирле халык икән. Алар безне колач җәеп каршы алдылар. Бола бик киң күңелле кешеләр икән. Күз ачып йомганчы безгә табын әзерләделәр. Бу табында әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән ризыклар бар иде. Биредә күгәрчен сөте генә юк. Без бик рәхәтләнеп кунак булдык. Бу бал- май эчендә яшәүче халыкка зур рәхмәтләр әйтеп яңадан юлга кузгалдык.
  • Сез бу  утрауда нинди серле  сүзләргә игътибар иттегез?
  • Фразеологизмнарга.
  • Дөрес, димәк без фразеологизмнар утравына килеп чыктык. Тактадагы сүзләргә игътибар итегез әле. Без әле генә әйткән сүзләр белән тактадагы сүзләр арасында охшашлык бармы? Нәрсәләр соң алар фразеологизмнар? Ике яки берничә сүздән төзелгән бер мәгънә аңлата торган сүзтезмәләр. (Тактада эшләү.)
  • Укучылар, безгә бер хат тапшырып киттеләр бит әле, әйдәгез шуны укыйк әле.

                        Исәнмесез, кадерле шәкертләр! Сезгә күптин күп, чуктин чук сәламнәр җибәреп, мәктүп язучы  өлкән апагыз. Сез хәзинә эзләп сәфәр чыккансыз икән. Сезнең хәл-әхвәлләрегез яхшы икәнлегенә ышанып калам. Минем сезгә берничә киңәшем бар: сәфәр чыккансыз икән, бер-берегезгә игътибарлы,  мөгаллимегезгә карата ихтирамлы  булыгыз. Сәфәрегезне бушка уздырмагыз, үзегезгә файдалы гыйлем эстәгез. Кадерле угыл һәм кызларым! Мин сезгә зур өмитләр баглыйм. Хушыгыз, сәламәт вә бәхетле булыгыз.

  • Укучылар, сез бу хатта язылган барлык сүзләрне  дә аңладыгызмы? Болар нинда сүзләр?
  • Искергән сүзләр.
  • Ә нинди сүзләр соң алар искергән сүзләр?
  • Кулланылыштан төшеп калган сүзләр.
  • Ул күренешләр үзләре төшеп калмаган, бүгенге көндә дә бар.
  • Ә искергән сүзләр белән беррәттән тагын нинди сүзләр беләсез?
  • Яңа сүзләр – неологизмнар: кризис, менеджер, гипермаркет, ксерокс һ.б.
  • Укучылар, ә сез бу сүзләрнең мәгънәләрен барысын да аңлыйсызмы? Әйдәгез карап китик әле.(слайдта мәгънәләре чыга) Сәфәр сүзен кертмәскә.  Аңламасагыз нишлисез? Каян карыйсыз?
  • Сүзлекләрдән.
  • Дөрес, сүзлекләрдән. Бирегә игътибар итегез әле. Бу сүзлекләр ни өчен ике төркемгә бүленгә икән?
  • Әйе, алар ике төрле була: аңлатмалы һәм телара. Ә нәрсәгә карап аңлатмалы, нәрсәгә карап теларага бүләбез?
  • Дөрес, укучылар. Сүзлекләргә нәрсәләр тупланган?
  • Сүзләр.
  • Сүзлекләрдә сүзләр күпме?
  • Күп, бик күп.
  • Димәк, без сүзлекләрне “сүзләр банкы” дип атый алабызмы?
  • Әйе. Без үзебезгә кирәкле банкны таптыкмы?
  • Таптык.
  • Без,  ниһаять, барасы җиребезгә барып җиттек. Табарга тиешле әйберебезне таптык. Без бүген сезнең белән сүз байлыгын  таптык.  Туган телебезнең никадәр бай һәм мавыктыргыч икәнен күрдегез. Сезнең  һәрберегездә сүзләр банкы бар. Тик сез аларны түкми-чәчми, кадерләп саклый гына белегез.
  • Укучылар, әйтегез әле, банкта нәрсә саклыйлар?
  • Акча.
  • Ә акча нәрсә соң ул? Акчасы күп булган кешене нинди кеше дибез?
  • Бай. Акча ул – байлык.
  • Дөрес, без дә бүген бик зур байлыкка ия булдык. (капчык чыгыра, балалар саныча, конфетларга сүзләр язылган: неологизмнар, иске сүзләр, антонимнар, синонимнар, омонимнар, фразеологизмнар, алынма сүзләр, гомумтөрки сүзләр, интернациональ сүзләр, актив  сүзләр, пассив сүзләр)
  • Укучылар, бу сүзләрнең барысын да без тел белеменең нинди бүлегендә өйрәндек? Дөрес, лексика бүлегендә. Гади генә итеп әйткәндә нәрсә соң инде ул лексика?
  • Лексика – телнең сүзлек составы. Икенче төрле әйткәндә, телнең сүзлек байлыгы.
  • Ә хәзер конфетларыгызны ашагыз инде. Тәмлеме.
  • Тәмле.
  • Сезнең телләрегез дә конфет шикелле тәмле булсын. Телегез бай булсын, саф булсын. (Билгеләр кую).
  • Экрандагы шигырҗне уку.
  • Без дә бүген сезнең белән тел аша дуслаштык. Мин моңа бик шат.
  • Өй эше.
  • 1. Фразеологизмнар кертеп җөмләләр төзергә.
  • 2. Матур әдәбияттан фразеолгизмнар кергән җөмләләр язарга.

Өстәлмә 1.

кояш елмая – бала елмая

ак бәхет – ак күлмәк

таш йорт – таш йөрәк

каты кар – каты күңел

алтын йөзек - алтын көз

кайнар сәлам- кайнар чәй

бүре улый – җил улый

агулы үлән – агулы сүз

тәмле сүз -  тәмле аш

яңгыр елый – Айгөл елый

көмеш кашык – көмеш чәч

Өстәлмә 2.

көн – төн

зур – кечкенә

якын – ерак

ак – кара

матур, чибәр, гүзәл, күркәм,

 сөйкемле, күрекле, ямьле

чык төшкән – урамга чык

яз җитте – хат яз

дүртенче бит – алсу бит

азык, ашамлык, ризык, тәгам,

азык – төлек, нигъмәт

караңгы – якты

яңа – иске

яшьлек- картлык

туры – кыек

эш кушу – бишкә бишне кушу

елга яры – сөйгән яр

салкын чишмә - сереңне чишмә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Уен-дәрес "Диңгез буйлап сәяхәт". "Гади вакланмаларны бүлү һәм тапкырлау" темасы буенча

Методическая разработка содержит презентацию и конспект урока математики ...

"Гомер эзләрең буйлап".

6 нчы сыйныфта Х.Туфан иҗатын кабатлау дәресе....

Фронт матбугаты тарихы буйлап

Татар телендә фронт газеталары 1942 елның июленнән дөнья күрә һәм алар тиз вакыт эчендә сугышчылар арасында зур популярлык казанып өлгерәләр. Татар язу­чылары, журналистлары сугышчылар белән бер...

Экологик сукмак буйлап....

Разработка классного часа...

Җиңү еллары буйлап (Герой шәһәрләр буенча сәяхәт)

Тәрбия сәратендә герой шәһәрләр буенча сәяхәт иттек...

"Туган як буйлап сэяхэт"

5  нче  сыйныфта  табигать  белеменнән  “Туган  як  буйлап  сәяхәт” темасынаүткәрелгән  дәрес  үзенең  эчтәлеге,эзлеклелеге  һәм  актуа...