Г.Сабитов "Ярсулы яз."
презентация к уроку (7 класс) на тему

Максат:

v Укучыларны әдип иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Хикәянең  фәлсәфи һәм сәнгати үзенчәлекләрен ачыклау.
v Балаларда әдип иҗатына  кызыксыну уяту, язгы табигатьнең    матурлыгына соклану һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.sabitov_yarsuly_yaz.pptx2.18 МБ
Файл dres_singapur.docx44.06 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Укытучы:Нәфыйкова Рушания Мөхәммәтша кызы ТР Кайбыч муниципаль районы МБГББУ Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан Дәрескә презентация Кошман авылы-2016

Слайд 2

Тема : Габделхәй Сабитов “ Ярсулы яз” хикәясе Максат: Укучыларны әдип иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Хикәянең фәлсәфи һәм сәнгати үзенчәлекләрен ачыклау. Балаларда әдип иҗатына кызыксыну уяту, язгы табигатьнең матурлыгына соклану һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Слайд 3

I төркемгә сораулар: 1.Хикәядә язның кешегә тәэсирен автор ничек тасвирлый? 2.Гамил белән Гөлүсә арасындагы мөнәсәбәт нинди уй- фикерләр уята? 3.Тургай җыры, язгы авазлар Гамилның ашкынулы хисләренә ничек тәэсир итә? 4.Укытучы Галләм абзый сездә нинди тәэсир калдырды? 5.Гөлүсәнең портретын, җиңелчә хәрәкәтләрен сөйләп аңлатыгыз. 6.Әсгатьнең ике сере аның кайсы сыйфатларын ача? 7.Әсәрнең форма үзенчәлекләрен билгеләгез . II төркемгә сораулар: 1.Яз сезгә нинди куаныч- сөенечләр, уй- сагышлар алып килә? 2.Гамил кичерешләрендә яз ничек сурәтләнә? 3.Гамилнең нинди сыйфатлары әйбәт, ә кайсылары белән килешмисез? 4.Сезгә Әсгатьнең кайсы сыйфатлары күбрәк ошады? 5.Галләм абзыйның кайсы сыйфатларын югары бәялисез? Ни өчен? 6.Хикәядән нинди сәнгать үзенчәлекләрен табарга мөмкин? 7.Автор бу әсәренә нинди мәгънә салган?

Слайд 4

I төркем : 1.Хикәядә язның кешегә тәэсирен автор ничек тасвирлый? 2.Гамил белән Гөлүсә арасындагы мөнәсәбәт нинди уй- фикерләр уята? 3.Тургай җыры, язгы авазлар Гамилның ашкынулы хисләренә ничек тәэсир итә? 4.Укытучы Галләм абзый сездә нинди тәэсир калдырды? 5.Гөлүсәнең портретын, җиңелчә хәрәкәтләрен сөйләп аңлатыгыз. 6. 7.Әсәрнең форма үзенчәлекләрен билгеләгез . II төркем: 1.Яз сезгә нинди куаныч- сөенечләр, уй- сагышлар алып килә? 2.Гамил кичерешләрендә яз ничек сурәтләнә? 3.Гамилнең нинди сыйфатлары әйбәт, ә кайсылары белән килешмисез? 4. 5.Галләм абзыйның кайсы сыйфатларын югары бәялисез? Ни өчен? 6.Хикәядән нинди сәнгать үзенчәлекләрен табарга мөмкин? 7.Автор бу әсәренә нинди мәгънә салган?

Слайд 5

Габделхәй Сабитов (1931-1995) Ярсулы яз Әсәрнең сәнгати кыйммәте Фәлсәфи үзенчәлек Сәнгатьлелек Үзенчәлеге Форма үзенчәлеге Автор фикере Сюжет каршылыгы Гамил белән Гөлүсә арасында бер –берсенә каршы эш-гамәлләр һәм яңа хис-тойгылар туу Фразеологизм әйтелмәләр. Күпер башында кар яна; башына тай типмәгән; күрше хакын хакламады, һавадан тургай,санап йөри, канга тоз салу. Чагыштырулар.Җим көткән чебеш кебек,гәрәбәдәй сары нарат стеналар, чәйдә эрегән шикәр кебек ак бәкәлле колын кебек ХИКӘЯ Автор фикере Яз матурлыгының кеше күңеленә һәрчак уңай тәэсир итүен күрсәтү

Слайд 6

Өйгә эш: 1) хикәядә сурәтләнгән күренешләрнең берәрсен әдәбият дәфтәренә рәсем итеп ясарга (мәсәлән, учына язгы салкын тамчыларны учына җыючы яисә яз күренешеннән тәэсирләнеп басып торучы Гамилнең портретын ) 2) яз турында шигырь иҗат итеп карарга



Предварительный просмотр:

ТР Кайбыч муниципаль районы МБГББУ Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе

7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан Сингапур алымын кулланып үткәрелә торган эшкәртмәсе

Укытучы:Нәфыйкова Рушания Мөхәммәтша кызы.

Кошман авылы-2016

Тема: Габделхәй Сабитов

“Ярсулы яз” хикәясе

Максат.Укучыларны әдип иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Хикәянең фәлсәфи һәм сәнгати үзенчәлекләрен ачыклау.

Балаларда әдип иҗатына кызыксыну уяту, язгы табигатьнең матурлыгына соклану һәм  мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: әдипнең портреты, әсәрләреннән китап күргәзмәсе ,язгы табигать күренешләре тасвирланган картиналарның репродукцияләре: И. Левитан “Март”, ”Яз.Соңгы кар”, А.Саврасов”Язгы көн”.

Дәреснең барышы.

I Ориентлашу- мативлашу этабы.  КОПИ КЛЭП структурасы кулланыла.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

2.Г. Сабитовның биографиясен һәм иҗатын кабатлау. ДАБЛ ФАМС структурасы кулланыла.

3”.Ярсулы яз” хикәясенең кыскача эчтәлеген искә төшерү.

ТАЙМД-ПЭА-ШЭА структурасы кулланыла.

II Уку мәсьәләсен чишү.

Г.Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясен анализлау.

СОРТ КАРДС  структурасы кулланыла (Командаларга сораулар язылган карточкалар бирелә. Укучылар шул сораулар арасыннан бүгенге дәрестә  өйрәнелә торган  темага туры килгәннәрен генә сайлап алалар һәм җавап бирәләр).

I командага  сораулар:

  1. Хикәядә язның кешегә тәэсирен автор ничек тасвирлый?
  2. Гамил белән Гөлүсә арасындагы мөнәсәбәт нинди уй- фикерләр уята?
  3. Тургай җыры, язгы авазлар Гамилның ашкынулы хисләренә ничек тәэсир итә?
  4. Укытучы Галләм абзый сездә нинди тәэсир калдырды?
  5. Гөлүсәнең портретын, җиңелчә хәрәкәтләрен сөйләп аңлатыгыз.
  6. Әсгатьнең ике сере аның кайсы сыйфатларын ача?
  7. Әсәрнең форма үзенчәлекләрен билгеләгез.

II командага сораулар:

  1. Яз сезгә нинди куаныч- сөенечләр, уй- сагышлар алып килә?
  2. Гамил кичерешләрендә яз ничек сурәтләнә?
  3. Гамилнең нинди сыйфатлары әйбәт, ә кайсылары белән килешмисез?
  4. Сезгә Әсгатьнең кайсы сыйфатлары күбрәк ошады?
  5. Галләм абзыйның кайсы сыйфатларын югары бәялисез? Ни өчен?
  6. Хикәядән нинди сәнгать үзенчәлекләрне табарга мөмкин?
  7. Автор бу әсәренә нинди мәгънә салган?

III.Теманы ныгыту.

(Алдагы анализдан чыгып, түбәндәге таблица тутырыла).

Габделхәй Сабитов (1931-1995)

Ярсулы яз

Әсәрнең сәнгати кыйммәте

IV.Рефлексия  бәяләү.        

1.Сорауларга җавап бирү.

-Сез Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

“Ярсулы яз” хикәясе сезнең нинди истәлекләрегезне яңартты?

2.Укучыларның җавапларын бәяләү.

V. Өйгә эш:

1) хикәядә сурәтләнгән күренешләрнең берәрсен әдәбият дәфтәренә рәсем итеп ясарга (мәсәлән, учына язгы салкын тамчыларны җыеп. яз күренешеннән тәэсирләнеп басып торган Гамилне  яисә Гөлүсә портретын )

2) яз турында шигырь иҗат итеп карарга.