К.Насыйри "Абугалисина"
методическая разработка (5 класс) на тему

Шайхиева Шамсия Яппаровна

Урок посвещается изучению произведения К.Насыйри "Абугалисисна"
Цель урока: Расширять знания о творчестве К.Насыйри, получение новых знаний,учить детей самостоятельному мышлению,работать в коллективе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_otkr_uroka_k.nasyyri.docx40.05 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең план-конспекты

ФИО                                              Шəйхиева Ш.Я.

Эш урыны                                    15 мəктəп

Хезмәте                                         Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фән                                                Татар әдәбияты

Класс                                             5 г (татар төркеме)

Дәрес темасы                                К.Насыйри “Әбүгалисина”

Дәреслек                                        Ф.Ф.Хəсəнова,Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина  Татар əдəбияты,2014

Үткәрү вакыты                            17.11.2015

Дәреснең максаты hәм  

бурычлары :

Белем бирү: К.Насыйри hәм аның иҗаты  турында булган белемнәрне тирәнәйтү;

Тәрбияви:  гыйлем алуга, белемгә тартылуга омтылыш уяту, әдәбиятны ярату  хисе тәрбияләү;

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру,мөстәкыйль  фикерләүгә өйрәтү, укыган текстның эчтәлеген эзлекле бәян итә белү күнекмәләрен үстерү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси   үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, иптәшләргә  ярдәмчел булырга юнәлтү ,парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү;

Предмет  дәреслек белән эшли белү, хикәяләү тибындагы текстның төп фикерен билгеләү.

Метапредмет  бәйләнешле сөйләм телен үстерү, булган белемнәргә таянып яңа мәгълүмат белән баету, әсәр геройларының башкарган эш-гамәлләрен бәяләү

Дәреснең тибы:  яңа белем ачу

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш

Техник җиһаз:  компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү

Технологик карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация) 2мин

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

- Исәнмесез! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

- Дежур кем? Сыйныфта барыгыздамы?

- Рәхмәт,  бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим .Алып баручыларны билгеләү

СЛАЙД № 1

Дежур укучы укытучыны,укучыларны сəламли

Хəерле кɵн,апа,хəерле кɵн,сыйныфташларым, хəерле кɵн, мɵхтəрəм кунаклар

Игътибарны классташлар, укытучы белән уку эшчәнлегенә юнәлтү  (ШУУГ)

II. Белемнәрне актуальләштерү.  2мин

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау

  • Экранга карагыз, бу кем портреты?  Кем ул?
  • Ул ничек укыган?

Тагын нәрсәләр әйтә аласыз?

Өстәлләрдә үзбәя бите бар. hәр эштән соң үзегезнең эшегезгә бәя  куегыз.

ӨЙ эшен тикшерү- 5мин

Без К.Насыйриның нинди хикәяләре белән таныштык?

СЛАЙЛ №2  Парларда эшләү

Бу рәсем нинди хикәядән?

Ул нәрсә турында?

Ни өчен патшага карт ошаган? Авыр ситуацияга калсаң, син ничек чыгар  идең?

СЛАЙД №3

Бу рәсем кайсы әсәрдән? Ул кемнәр турында?

СЛАЙД №4

Тагын бер иллюстрация, ул кем турында ?

 Халык әйтә:” Акыл яшьтә түгел – башта”

 -Бу хикәләрдә акыллы геройлар  кемнәр?

Таблицаларга үзбәя куегыз

3. Проблема куеп яңа белемгә чыгу -15 мин

Дәрес темасын hәм максатын ачыклау

СЛАЙД №5

“Күп укыган-күп белгән?  Бу мәкальне ничек аңлыйсыз?  Кем төшенде(догадался),  дәрестә нинди кеше турында укырбыз? Әйе, бүген хикәядә бик акыллы,  гыйлемле  малай-Әбүгалисина  белән танышырбыз. Хикәянең исеме дә - Әбүгалисина (хор белән әйтәләр)

Бу хикәяне дә   кем язган дип уйлыйсыз?  Без үзебезнең алдыбызга нинди максат куябыз?

 

  Әбүгалисинаның балачагы турында  укырсыз,  сөйләрсез.

Дәреслекнең  36 битен ачыгыз,  хикәяне табыгыз. Хикәя зур , шуның өчен аны 3 мәгънәви кисәккә бүлик , 1 кисәк- 1рәт  (татар телен  авыр үзләштерүчеләр), 2 кисәк - 2рәт ( татар телен  актив кулланучылар)  , 3 кисәк  -  3рәт (татар телен аңлаучылар, ләкин  кулланмаучылар)  укый. (3 вариант- төркемдә  эш)

 Алып баручы лар, ярдәмче  карточкаларны таратыгыз   (текст буенча сораулар, терәк   җөмләләр ).  Сезгә терәк җөмләләр ярдәмгә килер.

 (кушымта №1)                  

Төркемнәрдә эш:

  Төркемнәрдә эшлибез, төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерик. Сез нинди булырга тиеш?

Текст буенча эш : төркемнәрдә сорауларга җаваплар әзерлиләр

 ( 1 рәт)  -Сезнең өзектә  сүз нәрсә турында  бара?

  - Игезәкләрнең әти-әниләре нәрсә диделәр?         Шул урынны укыгыз әле.

 -Алар нәрсә әйтергә теләгәннәр?

- Сезнең әти-әни сезгә карата  нинди теләктә?

 

( 2 рәт)   -Әбүгалисина нинди бала була?

  -Ул мәдрәсәдә  ничек укый?

  -Ни өчен ул киталар укый?

  -Аның сизгерлеге турында нинди кызык сүзләр йөри?

(3 рәт) –Ничә яшьтә ул балалар укыта башлый?

  • Ул нинди балаларны укыта?
  • Нинди гадәте кайберәүләргә ошамаган?
  • Ул нәрсә дигән?

  Үзегезгә бәя бирегез

4. Ял минуты - 2мин.  Уен: Кем?  Нәрсә? (кушымта№2) Деҗур укучы алып бара  (үзбәя)

Әбүгалисина уйлап чыгарылган персонаж түгел, ул булган, ул яшәгән, кешелеккә бик күп файдалы хезмәтләрен калдырып киткән,  бик яхшы табиб булган, аның хезмәтләрен  хәзерге медицинада да кулланалар. Русча аны Авиценна, гарәпчә  Абу Ибн Сина дип атыйлар.Сезнең аптекалар өстендә Авиценна дип язылган вывесканы күргәнегез бардыр.

Әбүгалисина турында күбрәк беләсез килсә,

бүген өстәмә дәрескә килегез

4.Өйрәнгән теманы ныгыту -10 мин

  -Әйдәгез, хикәягә кайтыйк, карточкаларда текстның   фрагментлары , төшеп калган өлешләрен куеп языйк        

Парларда тикшерү

Бер- берегезгә бәя бирегез

Карточкалардан тектны укып чыгу, бу-бүгенге хикәянең эчтәлеге

5.Өй эше бирү: 1) карточкаларга таянып сөйләргә өйрәнер гә ,кем тели, үз фикерен дә  өсти , 2)  белем турында 1 мәкаль табып килергә

5. Белемнәрне тикшерү: 5 мин  тестлар (парларда тикшерү,   бер-берсенә бәя бирү)

Кушымта №4

К.Насыйри портреты. К.Н.-язучы,укытучы,тәрҗемәче, дәреслекләр язучы, календарь төзүче,  тарихчы .Ул бик яхшы укыган,башлангыч мәктәпне  әтисендә  укыган, аннан Казандагы Касыймия мәдрәсәсен тәмамлаган. Мәктәп ачкан,анда балаларны укыткан,.Ул дүрт тел белгән

Үзбәя кую(1)

“Патша белән карт” (Бер хикәяне икешәр бала

сөйли) Бер-берсенә ярдәм итәләр

Балалар үзләре уйлаганча җавап бирәләр

“Бай белән хезмәтче” (сөйлиләр)

Аңгыра малай hәм аның әтисе турында

“Аңгыралык  бәласе” (инсценировка)

Карт, хезмәтче малай

Үзбәя кую(2)

Хор белән укыйлар

Күп укыган кеше күп белә

Акыллы кешеләр турында.

Хор белән әйтәләр

К.Насыйри язган. Хикәяне укырга,сөйләргә өйрәнергә

Укучылар бирелгән өзекне укыйлар.

  Алып баручы : Кем кайсы сүзне, урынны  аңламады ? (аңлата)

Карточкалар тарата

Тыныч,актив булырга,бер-береңә булышырга

Бер ир белән бер хатынның Әбелхарис  hәм Әбүгалисина исемле  игезәк балалары туган.

Аларны дүрт яшьтә укырга биргәннәр

_Укысыннар , белем алсыннар, кеше булсыннар

_  Белемле , халыкка файдалы, мәрхәмәтле кешеләр булып үссеннәр,- дип теләгәннәр

Үзләренчә җавап бирәләр

 -Ул бик зирәк, үткен,  булдыклы, белемле, гыйлемле   бала була.

  -Әбүгалисина бик яхшы укый, укытучыны тыңлый, үзе бик күп китаплар укый, бик күп

нәрсәләр белә.

 Ул сизгер була, кәгазь калынлыгын да сизә

-12 яшендә башка балаларга сабак укыта башлый

  - Ул урамга чыгып надан балалар белән уйный

  - Сабыйлыкның матурлыгы уен белән

Укучылар таблицага үзбәя куялар(3)

Уенны дежур укучы алып бара.  Үзбәя кую(4)

1 рәт:  Бохара шәhәре янындагы авылда Әбелхарис hәм Әбүгалисина исемле  игезәк малайлар туды

 Дүрт яшьтә аларны укырга бирделәр

 2 рәт  : Әбүгалисина  бик яхшы укый.  китаплар  укырга ярата иде. Ул  бик күп нәрсәләр белде. белемле , гыйлемле  булды .Малай бик  сизгер була, бер бит кәгазьнең дә калынлыгын сизгән , диләр

3  рәт : Әбүгалисина 12 яшьтә үзеннән зуррак  балалар укыта башлый. Урамда   алар   белән  уйный. -_Сабыйлыкның матурлыгы уен белән,-ди (карточкаларда язалар)

 ( бер- берсенең эшләрен тикшерәләр, билге куялар -5)

                                                                                 

Тестларда эшлиләр,Бәя куялар(6)

Алган белемнәргә таяну (КУУГ)

Иптәшләргә игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү,ярдәмчел булу(Ш УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү;   (КУУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую (РУУГ)

Тиешле мәгълүмат алуда игътибарлылык, куелган проблемаларны чишүдә мөстәкыйль фикер йөртү (ТБУУ)

Төркемнәрдә эшләгәндә    теләктәшлек итү (РУУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау hәм үтәү

(РУУГ)

Төркемдә эшләгәндә теләктәшлек итү (РУУГ)

Тиешле мәгълүматны таба белү

 

Үзбәяне күтәрү, үтәлгән эштән канәгатьләнү алу (ШУУГ)

7.Дәресне йомгаклау.Рефлексия  4мин    

Теманы үзләштерүне аңлау , үз эшчәнлегеңә, иптәшләрең эшчәнлегенә бәя бирү

Безнең дәреснең темасы нинди?

Максатыбыз нинди иде?

 Максатка ирештекме?

Ни өчен Әбүгалисина  танылган галим булган? Сез үзегезгә нинди нәтиҗә ясыйсыз?

Кем үзенә нинди бәяләр куйды?

СЛАЙД №6
Акыллы hәм тапкыр кеше

Бар җирдә дә кирәк

Күп укыгыз, күп белегез.

Булыгыз сез бик зирәк

 “  Бала чакта алган белем- ташка язылган сүз”

 Кушымта№1

 Сорауларга җаваплар

 

Ул күп укыган, күп тырышкан,ул- безгә үрнәк

Без дә тырышып укырга тиеш

Мин бик тырыштым,ике йолдыз, ике квадрат куйдым

Бәяләү битләрен җыялар

1рәт

   -Сезнең өзектә сүз нәрсә турында бара?

   -Игезәкләрнең әти-әнисе нәрсә диделәр?

    Шул урынны укыгыз.

    -Алар нәрсә әйтергә теләгәннәр?

   -Сезнең әти-әниләр сезгә карата нинди теләктә?

   Бохара шәhәре янындагы авылда ........... hәм Әбелхарис исемле игезәк ........  туды.  Дүрт яшьтә аларны ...... бирделәр

           Гыйлем –образование

           Надан –неграмотный

           Гадәт-   привычка

                                                       

  2рәт

    -Әбүгалисина нинди бала була?

   -Ул мәдәсәдә ничек укый?

   -Ни өчен китаплар укый?

   -Аның сизгерлеге турында нинди кызык сүзләр йөри?

 Әбүгалисина бик ....  ...., яшьтән үк ........  укуга бирелде.  Ул бик күп ......  ......., белемле, гыйлем  иясе  булды. Ул бик ..... булган, бер бит кәгазьнең дә калынлыгын сизгән,  дип          кызык итеп сөйлиләр .

  Гыйлем-  образование                                                                

  Надан -   неграмотный

  Гадәт  -   привычка

                                                           

 3рәт

   -Ничә яшьтә ул балалар укыта?

   -Ул нинди балаларны укыта?  

   -Нинди гадәте башкаларга ошамый?

   -Ул нәрсә дигән?

      Әбүгалисина үзеннән зур ....... ..... башлый. Урамда алар белән .....

- Сабыйлыкның матурлыгы ... белән,- ди

Гыйлемле- образованный

 Надан    -   неграмотный                            

 Игезәк  -    близнецы

 Сабак   -    дәрес

 Гадәт   -   привычка

                                                               

                                                         

                                                                     

                                                         

                                                             Кушымта№2

                                                            Уен:  Кем? Нәрсә?

 

Чыпчык -                                әнинең әнисе -

Ат -                                           Россия -

Айрат -                                     ипи -                          

Күлмәк -                                  нарат -

Каюм Насыйри -                   кишер -        

К.Насыйри -                           март -

Муса Җәлил -                         Гүзәл -

Кольраби-                               роза-

Чаллы -                                   Әбүгалисина -

Китте -

Идел –

12 -

Сезнең -

Кешеләрне дәвалый -

Үги кыз -

Төлке hәм виноград -