Дәрес тибы: Яңа белем бирү
методическая разработка на тему

Гайсина Гузелия Гадельяновна

Әкиятнең гадиләштерелгән татарча үрнәге ярдәмендә әби,бабай,үсә,тарта, булыша,,булыш,кил сүзләрен истә калдыру.Әкиятне сәхнәләштерү.Төркемнәрдә эшләү, үз эшчәнлекләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту, укучыларда иҗади биремнәр аша кешелеклелек  сыйфатларын    тәрбияләү. 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_shalkan_kiyate.docx16.36 КБ

Предварительный просмотр:

Гайсина Г.Г

Тема:. “ Шалкан” әкияте.(1 сыйныф,рус төркеме,уку дәресе)

Дәрес тибы: Яңа белем бирү.

Максат: Әкиятнең гадиләштерелгән татарча үрнәге ярдәмендә әби,бабай,үсә,тарта, булыша,,булыш,кил сүзләрен истә калдыру.Әкиятне сәхнәләштерү.Төркемнәрдә эшләү, үз эшчәнлекләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту, укучыларда иҗади биремнәр аша кешелеклелек  сыйфатларын    тәрбияләү.  

Дәрестә кулланылган материал: презентация,    уку эшчәнлеген оештыру буенча план.

Дәрес барышы.

 1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

-Исәнмесез!Хәерле иртә! Хәлләрегез ничек!

Уку дәресен башлыйбыз. Бүген безнең яңа тема .

Яңа белемне нәрсәгә нигезләнеп ачасыз?(Мин нәрсә беләм?, Мин нәрсәне белмим?, Мин нәрсә белергә телим?, Үзем чишү юлын табам, Үзем эшлим!)

-Булдырдыгыз! Сезгә уңышлар телим!

2.Белемнәрен актуальләштерү һәм уку эшчәнлеген оештыруда шәхси кыенлыкларны билгеләү.

 - Укучылар, эшне нәрсәдән башлыйбыз?(Яңа белемне ачу өчен, үтелгән темаларны кабатлаудан.)

Презентация ярдәмендә яшелчә исемнәре кабатлана.

Нәтиҗә: Яшелчә исемнәрен беләсез, исегездә калган,булдырдыгыз.

3. Проектны төзү һәм авырлыктан чыгу юллары.

-Безнең эшчәнлекнең максаты нәрсәдә? (“Шалкан” әкиятен укып чыгу, төп геройлар белән танышу,сәхнәләштерү)

Әкиятне кем язган. Бу әкият турында  нәрсә беләбез? (русча әкиятне 1-2 бала чыгып сөйлиләр)

4.Проектны тормышка ашыру.

-Без хәзер нишлибез?

1)-“Шалкан” әкиятен укыйбыз”.Төп геройларны табабыз.

(Әкиятне укытучы укый. Үзалдына уку. Парларда уку).

2)Сүзлек өстендә эш.(тарта,булыша,булыш) Аңлашылмаган сүзләрне кайдан табарга була?(сүзлекләрдән)

3)Әкиятне сәхнәләштерү(такта янына чыгып,китаптан карап укырга да ярый)

4)- Сезнеңчә, әкиятнең  геройлары кемнәр?

-Сезнеңчә, бабай  нинди?  (эшчән,тырыш)

-Бу гаиләне дус,тату дип буламы?

Тычкан(эт,песи)  нинди?        

Кечкенә, матур, чиста, эшчән.

Көн нинди?        

Кояшлы, җылы,матур .

Әйе, бик дөрес сөйләдегез.Сез, булдырдыгыз!

-Хәзер без нәрсә эшлибез?(Хикәянең төп темасын табабыз.)

5)Хикәянең төп темасы нинди ?  Дуслык турында.  

Гаиләнең дуслыгын нәрсәдә күрергә була?

-Әйтегез әле, сез , дәрестә алган яңа белемне кайда куллана аласыз? Безгә бу тема бик кирәкме?(Табигатьне ярату , дуслыкны саклау өчен кирәк.)

- Укучылар, сез, бу әкиятне дәвам итә алыр идегезме?(Әйе, дәвам итә алыр идек.)

6) - Төркемнәрдә эшлибез. Һәр төркем әкиятне дәвам итеп карый һәм үзенең проектын яклаячак.

Беренче төркем үзенең проектын яклый. (шалканны гаилә белән бергә утырып ашаганнар)

Икенче төркем үзенең проектын яклый. (шалканны базарга илтеп сатканнар)

Өченче төркем үз проектын яклый. (шалканны дуслары, күршеләре белән бергә ашаганнар)

-Укучылар, сез,  һәрберегез үз проектыгызны бик матур итеп якладыгыз.

5.Дәресне йомгаклау.

-Хәзер безнең дәресебез ахырына якынлаша. Сез, һәрберегез теманы аңлап, дөрес һәм файдалы фикер йөрттегез. Булдырдыгыз!

- Дәресне бетерер алдыннан безгә нәрсә эшләргә кирәк?(Эшебезгә нәтиҗә ясарга кирәк)

- Без бүген дәрестә нинди яңа  белем үзләштердек?

- Без дәрескә куйган максатыбызга ирештекме?(Әйе, без үзебез куйган максатларга ирештек)

-  Сез бу хикәя буенча үзегезгә берәр файдалы киңәш ала алдыгызмы?(Әйе, без бу хикәя аркылы дус- тату яшәргә  кирәклеген, чын дуслыкның кадерен белергә кирәклеген белдек)

Укучылар, сез,  барыгыз да бик актив булдыгыз, дәрестә катнашып утырдыгыз.Сез, барыгыз да булдырдыгыз!

6.Үзбәя. Билгеләр куйдыру. Һәр укучы үзенә билге куя.

-Дәрес бетте.Дәрес өчен бик зур рәхмәт. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"

Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...