Проект "Исемнәр ни сөйли?"
проект (6 класс) на тему

Энже Ахматовна Зялалова

Теманың актуальлеге: "Исемең кем? Исемеңнең мәгънәсе нинди? Нәрсә аңлата?  Исемең җисемеңә туры киләме?” кебек сорауларны соңгы вакытта еш ишетергә туры килә.Чынлап та, исемнәр ни сөйли соң?

Бурычлар Һәм  максатлар:

1. Иске Чүпрәле 1 нче номерлы мәктәп мөгаллимнәре исемнәре серләренә төшенү.

2. Ялгызлык исемнәрнең математик саннарда чагылыш табуы.

3. Ялгызлык исемнәренең мәгънәсенә аңлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_isem_6-a.doc71.5 КБ
Файл prezentatsiya_microsoft_powerpoint.pptx104.12 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан   Республикасы   Чүпрәле  муниципаль  районы

“Иске  Чүпрәле беренче  номерлы  гомуми  урта  белем  бирү  мәктәбе”

 муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

 

Тема: Исемнәр ни сөйли?

                                               

                                                               Башкарды: Иске Чүпрәле беренче                                

                                                               номерлы гомуми урта белем бирү

                                                              мәктәбенең 6-а сыйныфы укучысы

                                                               Рәхмәтуллов Илназ Илдар   улы  һәм

                                                               Маликова Алия Ильдар кызы                                                    

                                                               Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбият

              укытучысы  Җәләлова Энҗе Әхмәт кызы.                                                

Чүпрәле-2014

Эчтәлек

1   Кереш.............................................................................

2  Төп өлеш.....................................................................

3  Йомгаклау..................................................................

Теманың актуальлеге: "Исемең кем? Исемеңнең мәгънәсе нинди? Нәрсә аңлата?  Исемең җисемеңә туры киләме?” кебек сорауларны соңгы вакытта еш ишетергә туры килә.Чынлап та, исемнәр ни сөйли соң?

Бурычлар Һәм  максатлар:

1. Иске Чүпрәле 1 нче номерлы мәктәп мөгаллимнәре исемнәре серләренә төшенү.

2. Ялгызлык исемнәрнең математик саннарда чагылыш табуы.

3. Ялгызлык исемнәренең мәгънәсенә аңлау.

                              

Кереш

«Исемең җисемеңә туры килсен!» — дигән татар халкы. Чыннан да, һәрбер халыкның кызыклы, бай тарихлы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү, бирелү — кушылу йолалары булган кеше исемнәре бар.

Һәркем, һәр гаилә исем кушуга бик җаваплы карый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә. “Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын!” дигән Рәсүл Гамзатов. Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм ачык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан.  Менә шуңа кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул, ә менә начар исем алу – коточкыч», – диелә.

 Төп өлеш 

       Һәрбер халыкта да кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү тарихы, бирелү-кушылу йола-мотивлары бар.Татар теле- бөтен дөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай булган тел.   Бала тууга, яңа туган сабыйга иң элек исем бирергә кирәк. ә аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, туганнарны уйларга мәҗбүр итә. Чөнки исемкешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әйләнә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә ки, ул аны туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып китә. Дөньяда кеше исемнәренең күптөрлелеге буенча татарлар беренче урында тора. Татарларда 25 меңнән артык исем бар икән. Әле бу исемнәрнең һәркайсының да үз мәгънәсе бар. Мәсәлән, бездә бик киң таралган исемнәрдән Лилияне алыйк. Лилия исеменең мәгънәсе төнбоек, ак төстәге лалә чәчәге дигәнне аңлата икән. Гөлнур- гөл кебек нурлы, Ришат- туры юлдан баручы дигәнне аңлата. Әти-әни исем кушкан вакытта менә шушы мәгънәләргә дә карый икән.  Безнең татар исемнәрен җыеп, нинди мәгънә белдерүләрен туплаучы бер зур галим бар. Ул- Г.Ф. Саттаров. 35 ел буе ул кеше исемнәрен җыйнап аларны китап итеп бастырып чыгара. ( Китапларын күрсәтәм.) Менә бу китабында аның 25 мең ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре тупланган. Аларның мәгънәләрен, русча- татарча дөрес язылышларын күрсәткән. Бу китап ата- аналарга яңа туган сабыйга исем сайлауда зур ярдәмлек булып тора.  Ата- ана баласына исем кушканда җыйнак, матур, җиңел әйтелешле, матур  мәгънәле исемнәр кушарга тырышалар. Гаиләдә берничә бала булса, алар, исемнәрне бер- берсенә охшатып кушалар. Мәсәлән: Лилия, Гөлия, Алия. Корыч кебек нык, таза булып үссен дип Булат, динле, иманлы булсын дип Динә һ.б

Һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре барлыкка килү, бирелү-кушылу йола-мотивлары бар.

Дөньяга яңа туган сабыйга исем сайлаганда һәм кушканда, баланың матур, чибәр, якты-нурлы йөзле һәм якты күңелле булуын теләүне мотив итеп алып, аны чибәрлек-матурлыкны, пакьлек-сафлыкны, яктылык-матурлыкны белдерүче сүзләргә (антрополексемаларга) нигезләнеп ясалган исемнәр аша чагылдырганнар. Болгар-татарларда бу функцияне төрки чыгышлы күрекле, күркәм, чибәр, матур, сылу, гүзәл, чута («нур», «якты»), балкыш, ямь антрополексемалары; фарсы чыгышлы раушан («нурлы», «якты», «яктыртучы»), фруз фруза («яктыртучы, нурландыручы, балкытучы»), зифа һ. б. исем компонентлары башкарганнар.

Болгар-татарларда сылу («гүзәл, матур, зифа») сүзе элек-электән хатын-кыз исеме (Сылу) булып йөргән һәм кушма төзелешле ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре ясаучы исем компоненты булып кулланылган: Сылубай, Сылубәк, Сылухан ир-ат исемнәре; Айсылу, Сылугөл, Гөлсылу, Байсылу, Миңсылу, Таңсылу, Шәмсесылу (Щәмсылу), Сылуназ, Сылуниса, Сылуҗиһан һ. б. хатын-кыз исемнәре.

Урта гасырларда (X–XVII йөзләрдә) тарихи антропонимикобызны тәшкил иткән байтак кына кеше исемнәрен (башлыча болгар-татар исемнәрен) күрше фин-угыр халыклары (удмуртлар, марилар, мордвалар), славяннар (руслар, украиннар, белоруслар һ.б.) кулланышка алганнар. Төрки телләрнең күбесенең, шул исәптән татар теленең дә, башлыча Ислам дине йогынтысында гарәп исемнәре белән тулылануына урта гасырларда фарсы теле шактый нык булышлык-арадашлык иткән. Болгар дәүләтенең Урта Азия, Иран һәм башка Шәрык илләре белән борынгы заманнардан ук башланган дәвамлы сәүдә һәм культура багланышлары аркылы болгар-татар теленә, ә соңыннан исә, Алтын Урдада һәм Казан ханлыгы чорларында, татар теленә байтак кына фарсы сүзләре һәм кеше исемнәре (мәсәлән, Бану, Бәһрам, Гәүһәр, Гәүһәршат, Гөлзадә, Гөлнара, Гөлсинә, Гөлзифа, Гөлназ, Гөлшат, Гөлҗиһан, Гөлчирә, Диләрә, Дилә, Дилназ, Диләфруз, Дираз, Лалә, Маһи, Маһия, Наһар, Нияз, Пакизә, Раушан-Раушания, Рушат, Рәния, Рөстәм, Сәрвәр, Фәрһад, Фәйрүз-Фәйрүзә, Фирәзә, Хуҗи-Хуҗия, Шаһбаз, Шаһигардан, Шаһимәрдан, Әсфәндияр, Җиһангир, Җиһанша, Һәнүз, Һәнүзә һ.б.) кергән.

Татар исемнәре хәзинәсендә меңнән артык ел дәвамында саф төрки-татар исем компонентлары белән гарәп һәм фарсы телләреннән кергән исем компонентлары үзара кушылу аркасында кушма исемнәр барлыкка килгән. Әйтик, Айназар, Акназар, Илморат, Ишморат, Колгали, Колсәет, Колшәриф, Коләхмәт, Миңлегаян, Галимбәк, Гайшәбикә, Дәүләтбай, Дәүләткилде, Муллагол, Рахманкол, Мөхәммәтхан, Ханмөхәммәт, Нурсылу, Әсмабикә, Әмирхан, Әхмәтхан, Әхмәтҗан, Айгөл, Айназ, Илназ, Акхуҗа, Бикморза, Илморза, Ишморза, Иркәбану, Шаһнияз, Ишнияз, Миңлегөл, Гөлбикә, Гөлүсә, Дилүс, Маһисылу, Маһикамал, Маһибәдәр, Маһинур, Гаделҗан, Галимҗан, Закирҗан, Зәкиябану, Камәрбану, Нурзадә, Фаягөл, Хәсәнша, Бибинур, Бибиҗамал, Былбылниса, Ниязгали, Таҗетдин, Ширгали, Шәмсеҗиһан һ. б. исемнәр әнә шул юл белән ясалганнар.

Төрки телләрдәге ике компонентлы кушма төзелешле исемнәр модель-системасы кеше исемнәрен чиксез төрлеләндерергә мөмкинлек бирә һәм шәхесне хөрмәтләп, олылап, сурәтләп-тасвирлап әйтү-атау формаларын барлыкка китерә. Чагыштырыгыз: Сылу: Айсылу, Миңсылу, Нурсылу, Таңсылу, Байсылу, Сылубикә, Сылугөл, Сылуназ, Сылуниса, Сылуҗиһан; Әхмәт: Вәлиәхмәт, Галиәхмәт, Миңлеәхмәт, Нуриәхмәт, Зыяәхмәт, Саниәхмәт, Шаһиәхмәт, Әхмәтгәрәй, Әхмәтзакир, Әхмәтвафа, Әхмәтсафа, Әхмәтҗан, Әхмәтһади, Сәхипҗамал, Гарифҗан һ.б. Хәзерге яшь буынга мондый тасвирый сурәтле күркәм исемнәребезне кушмыйбыз диярлек...

Исламның Аллаһыны олылауга багышланган, илаһи сыйфатларын, атрибутларын белдерүче эпитетлардан гыйбарәт исемнәр бар. Мәсәлән, Азамат («бөек, шөһрәт, дан»), Басыйр («барсын да күреп торучы»), Барый («бар итүче, яратучы, тудыручы, иҗат итүче»), Вахит («бердәнбер»), Ваһап («тереклек бирүче, гомер бүләк итүче»), Вәли («хакимлек итүче һәм яхшы бәндәләрнең дусты»), Газиз («кодрәтле, көчле; кадерле»), Газим («бөек, югары дәрәҗәле»), Гали («һәрнәрсәдән өстен һәм бөек»), Гаффар («гөнаһ-хаталарны гафу итүче, кичерүче, ярлыкаучы»), Даян («кылган эшләренә күрә җәзасын бирүче»), Заһир («күренекле»), Кави («көчле, куәтле, киң кодрәтле»), Кадыйр («кодрәтле, һәрнәрсәгә көче җитүче»), Касыйм («бүлеп бирүче, өлеш чыгаручы»), Каюм («бер дә үзгәрмәүчән, тотрыклы»), Кәбир («олы, бөек»), Кәрам («юмарт, киң күңелле»), Кәрим («юмарт, рәхимле»), Латыйф («шәфкатьле, игелекле, мөлаем»), Моталлип («җавапка тартучы»), Мәннан («чиксез рәхимле, нигъмәт бирүче»), Мәннаф («өстен, иң югары»), Мәҗит («данлы, мактаулы, вөҗданлы зат»), Насыйр (ярдәм бирүче, яклаучы»), Рахман («рәхимле, шәфкатьле, миһербанлы»), Рәхим («мәрхәмәтле, рәхимле, аяучан»), Рәззак («ризык бирүче, туендыручы”), Рәкыйп («барын да күреп торучы»), Сабир («түзем, сабыр»), Самат («мәңге яшәүче»), Саттар («гафу итүче, кичерүче»), Сафи («саф, чын»), Сөббух («олы, данлы, мактаулы), Сөбхан ("дан, мактау»), Фәттах («ачучы»), Хак («барлыгына шик булмаган, чын зат»), Халикъ («яратучы, бар кылучы»), Харис («саклаучы, яклаучы»), Хәер («изгелек кылучы»), Шәкүр («шөкер итүче»), Җәббар («зур көч-куәт иясе», «кодрәтле»), Җәлил («олылык хуҗасы»), Җәмил («күркәм, матур, чибәр»), Һади («туры юл күрсәтүче»), Әхәт («бер генә, тиңдәше юк») һ. б.

Татарларда, XX гасырның 80 нче елларыннан башлап, кыз балаларга: Айсылу, Айгөл, Айназ, Алия, Галия, Гөлүсә, Гөлназ, Гөлйөзем, Гөлшат, Гөлзадә, Гөлнара, Гөлчәчәк, Гүзәл, Илсөяр, Иркә, Иркәгөл, Ләйсән, Лилия, Нурия, Зөлфия, Әлфия, Гөлфия, Таңсылу, Гөлсинә, Нурзадә, Фәния, Фәнзилә, Фәнзия, Ләйлә, Чулпан, Лалә, Сөмбел, Миләүшә, Фәридә, ир балаларга: Айнур, Айбулат, Айдар, Айрат, Булат, Нурбулат, Ирбулат, Алмаз, Ирек, Азат, Илгизәр, Илдар, Илшат, Илнур, Илсур, Илфат, Рөстәм, Фәнзил, Фәнис, Фәннур, Фәрит, Нуршат, Нурлан, Равил, Алан һ. б. кебек исемнәр кушу аерата ешайды, активлашты. Боларның күбесе – зәвыклы, җыйнак-җиңел әйтелешкә, матур мәгънәгә ия, заманча милли исемнәр. Әмма шәһәр һәм авылларыбызда бертөрле исемнәребезнең артык күбәеп-ишәеп китүе коллективта аралашу, шәхесләрне атау, аларга эндәшү процессында кыенлыклар китереп чыгара. Исем үзенең төп функциясен – шәхесне аерып, аныклап, индивидуальләштереп-конкретлаштырып атау-номинацияләү функциясен тиешенчә башкара алмый.

Лилия- безгә латынь теленнән кергән, библия исеме Сосана, анлата «Ак лилия, лотос».

Румия- Безгә кергән:1)гарәп теленнән кергән, анлата «Римлы».                       2)борынгы исеме «Рим алихәсе».

Нина- Безгә кергән еврей теленнән кергән  «оныгынын кызы».

Гөлҗиһан-татар теленә грек теленнән кергән, ”чәчәкләр” галәме дип атала.

Энҗе- татар теленә төрек теленнән кергән, ул «жемчуг» дип атала.

Марина-латынь теленнән «маринус»- «дингез» дип атала. Рим алихәсе Венеранын эпитеты, миф буенча Венера дингез кубегеннән туа.

Айгөл- торек исеме. Ул “айлы чэчэк” дип атала.

Римма-борынгы исем. Анын мәгънәсе: 1) латынь теленнән «Римлы».

2) еврей теленнән- «алма»

Минзифа- башкорт исеме, Мин+зифа.

Нәзимә- Безгә кергән:1) гарәп  теленнән «хатын-оештыру»;

                       2) төрек теленнән «шагыйрә» дип атала.

Флера- татар исеме «Чәчәк» дип атала.

Эльза-  инглиз теленнән. «Аккош» дип атала.

Фәридә- татар, мөселман исеме. «Бриллиант» дип атала.

Эльмира - мөселман, рус исеме. «Намуслы» дип атала.

Регина- татар теленә латынь теленнән кергән, “патшабикә» дип атала.

Резеда- татар, башкорт исеме. Безгә латынь, француз теленнән кергән, “тәмле исле матур чәчәк” дип атала.

Гөлнара-татар теленә гарәп теленнән кергән, “гранат чәчәге» дип атала.

Гөлия- гарәп теленнән «кадерле» яки борынгы грек теленнән-тоз.

 Олесья- грек теленнән     «кыю сакчы хатын».

Валентина-латынь теленнән «көч».

Эльвера- немец телендә «сак, уяу».

Разиль- мөселман исеме, гарәп теленнән кергән яхшы, «өметле».

Светлана- славян телендә «чиста», грек телендә «дөнья».

Роберт-католик исем, борынгы немец телендә «бик яхшы, данлы».

 Фиркат- татар исеме «бүлек, аеру» .

Синара- гарәп теленнән кергән «нур сибеп торган, нурлы».

Фирдәүсә- татар, гарәп исеме, «җәннәт» дип атала.  

Ләйсән- татар, башкорт исеме, «беренче язгы яңгыр».

Галина- грек телендә  «галене» -«тынычлык»

Җәуһәрия- гарәп теленнән кергән «алмаз» дип  атала.

Фидария- төрек теленнән кергән «коткару, котылу»

Илсөяр-татар исемен «халык белән яратылган».

Надежда- грек теленнән кергән «ихтыяри».

Миләүшә-рус теленнән кергән «фиалка», «шәмәхә чәчәге».

Равил-еврей теленнән кергән. Алла дусты дигәнне аңлата.

Йомгаклау

     Бертөрле исемнәребезнең артык күбәеп-ишәеп китүе коллективта аралашу, шәхесләрне атау, аларга эндәшү процессында кыенлыклар китереп чыгара. Исем үзенең төп функциясен – шәхесне аерып, аныклап, индивидуальләштереп-конкретлаштырып атау-номинацияләү функциясен тиешенчә башкара алмый.

Татар теле – бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай, кеше исемнәре хәзинәсе иң мул булган телләрнең берсе. Татар исемнәре сүзлеге авторы Г.Ф. Саттаров кеше исеме турында болай ди: "Кеше исеме – шәхес турында вакыт чикләрен белми торган тарих хәбәрчесе, аның мәңгелек үлемсез ядкаре, хатирәсе”.

Исемнәребез мәгънәле, күркәм булсын!

 

Кулланылган әдәбият

1.Татар исемнәре сүзлеге // Г.Ф.Саттаров “Татарстан китап нәшрияты”, 1981ел.

2.Татар исемнәре ни сөйли, Г.Ф.Саттаров “Рәннур” нәшрияты, 1998 ел.

3.http://janar.ucoz.ru/publ/i_tugan_tel/i

4.http://matbugat.ru/news/

5. http://kurshe.ru/tatarskie-imena


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “ Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе ” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе . Тема: Исемнәр ни сөйли? Башкарды: Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6-а сыйныфы укучысы Рәхмәтуллов Илназ Илдар улы һәм Маликова Алия Ильдар кызы Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбият укытучысы Җәләлова Энҗе Әхмәт кызы.

Слайд 2

Теманың актуальлеге: "Исемең кем? Исемеңнең мәгънәсе нинди? Нәрсә аңлата? Исемең җисемеңә туры киләме?” кебек сорауларны соңгы вакытта еш ишетергә туры килә.Чынлап та, исемнәр ни сөйли соң? Бурычлар Һәм максатлар: 1. Иске Чүпрәле 1 нче номерлы мәктәп мөгаллимнәре исемнәре серләренә төшенү. 2. Ялгызлык исемнәрнең математик саннарда чагылыш табуы. 3. Ялгызлык исемнәренең мәгънәсен аңлау.

Слайд 3

“Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын!” Рәсүл Гамзатов .

Слайд 4

Татар теле- бөтен дөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай булган тел. Татарларда 25 меңнән артык исем бар.

Слайд 6

Хатын-кыз исемнәре Лилия(2) Гөлия (2) Равил (1) Валентина(1) Румия (2) Эль вера(2) Нина(1) Светлана(1) Гөлҗиһан(1) Олес ь я (1) Энҗе(2) Марина(1) Айгөл(2) Римма(1) Илнара(2) Минзифа(1) Нәзимә(1) Флера(1) Эл ь за(2) Фәридә(3) Тәслимә(1) Эл ь мира(1) Резеда(4) Регина(1) Роберт(1) Фиркат ь (1) Наде ж да(2) Шамил(1) Ал ь фик(1) Илсөяр(1 ) Галина(1) Җәүһәрия(1 ) Алсу(3) Миләүшә(2 ) Фидария(1) Ләйсан(1) Фирдәүсә(1 ) Синара(1) Тәнзилә(1)

Слайд 7

Бердән күбрәк исемнәр. Резеда(4) Фәридә(3) Алсу(3) Лилия(2 ) Гөлия (2) Румия (2) Эль вера(2) Энҗе(2) Айгөл(2) Илнара(2) Эл ь за(2) Наде ж да(2) Миләүшә(2 )

Слайд 8

Ир-ат исем нәре Равил (1) Роберт(1) Фиркат ь (1) Шамил(1) Ал ь фик(1)

Слайд 11

Татар исемнәре сүзлеге авторы Г.Ф. Саттаров кеше исеме турында болай ди : " Кеше исеме – шәхес турында вакыт чикләрен белми торган тарих хәбәрчесе , аның мәңгелек үлемсез ядкаре , хатирәсе ”.

Слайд 12

Исемнәребез мәгънәле , күркәм булсын !