"Хикәя фигыль" темасына дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка (7 класс)

Касимова Алсу Мусиновна

конспект урока по теме "Хикәя фигыль"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_uroka_hikya_figyl_turynda_toshench.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Хикәя фигыль

Максатлар: 

  • затланышлы фигыльләр темасы буенча өйрәнгәннәрне кабатлау; хикәя фигыль турында мәгълүматлар алу, хикәя фигыльләрнең мәгънәсен, кушымчаларын, соравын, зат-сан белән төрләнешен гамәли үзләштерү, аларны сөйләмдә куллану.
  • уку,сөйләү,фикерләү, фикерне ачык итеп әйтү, өйрәнгәнне туплап, нәтиҗә ясау күнекмәсен үстерү; күчереп һәм ишетеп язу күнекмәсе өстендә эш; .
  •  аналарга карата кадер – хөрмәт хисләре тәрбияләргә ярдәм итү.      

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты. 

   Укытучы:  Исәнмесез, балалар. Мин сезне күрергә бик шат. Һәм сезне дәрестә актив булырга, белгән белемнәрегезне күрсәтергә чакырам. Кәефләрегез күтәренке булсын.  Сез барыгыз да эшкә эзерме? (Укучылар җаваплары) Бик яхшы.

 Укытучы: Дәресебезне һәрберебезнең  иң якын, иң кадерле затларга багышланган шигырьдән башлыйк. (1 слайд).

Балалар, бу  шигырь кемгә багышланган соң? Дөрес, газиз әниләребезгә багышланган.  Ни өчен без бүген әниләр турында сөйләшәбез? Әйе, тиздән Әниләр бәйрәме булачак. Һәм мин сезне бүген әниләргә бүләк – котлау открыткалары ясарга чакырам. Ләкин бу эш җиңел генә бирелмәс. Мин сезгә һәр дөрес җавап өчен шушындый матур чәчәкләр өләшермен. Дәрес ахырында сез аларны матур итеп картон битләренә ягарсыз. Бу әниләргә бүләк булыр. Килештекме?

II Белемнәрне актуальләштерү(2 слайд)

Хәзер без фигыль турында белгәннәрне искә төшерик. Бу Блиц-опрос,  биредә сораулар бирелгән. Бу сорауларга тиз генә җавап табарга кирәк. Һәр дөрес җавапка берәр чәчәк элементы бирелә.

  • Нәрсә ул фигыль?
  • Нәрсәне белдерә?
  • Нинди фигыльләр  затланышлы фигыльләр дип атала?
  • Затланышлы фигыльләргә фигыльнең нинди төркемчәләре керә?
  • Боерык фигыльләр нәрсәне белдерә?
  • Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
  • Затланышлы фигыльләрнең кайсысы таблицада бирелмәгән?

III Уку мәсьәләсен кую (3 слайд)

Дөрес, балалар. Монда хикәя фигыль юк. Әйдәгез, дәрес темасын билгелик, Димәк без нәрсә турында сөйләшербез?(Җаваплар). Дөрес. Без бүген затланышлы фигыльләрнең тагы бер төре – Хикәя фигыльне өйрәнә башлыйбыз.   Дәфләрләргә число, дәрес темасын: Хикәя фигыль турында төшенчә язып куябыз.

Укытучы: Хәзер 3  слайдка игътибар итик. (4 слайд)

 Бу шигырләрдә кайберсе сүзләр башка төс белән язылган. Ни өчен, дип уйлыйсыз?  (балалар җаваплары)

Укытучы: Әйе, бу хикәя фигыльләр. Нәрсәне белдерә алар? Дөрес, эшнең үтәлүен яки үтәлмәвен.Әйдәгез, бу сүзләргә сораулар куеп карыйбыз. (Сораулар кую).Бик дөрес. Нишләде? Нишләгән? Нишли?  Нишләячәк?  Нишләр? сорауларына җавап бирә. Хәзер китапларны ачабыз, 39 бит, һәм кагыйдәне укыйбыз. (берсе торып укый) Кагыйдәне дәфтәрләргә язып куябыз.(5 слайд)

IV Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы: Алга таба текст белән эшләрбез. Каршыгызда карточкаларда Ана турында текст бирелгән. Сез аны укырга һәм хикәя фигыльләрне табып, сораулар куярга тиеш. (6 слайд)

Ана — ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Ана баланы тугыз ай буе йөрәк астында күтәреп йөртә, тудыра, бала тугач, ул аңа үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстерә. Кичләрен баласына бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли.

Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, пешеренергә, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. Бала үсеп кеше була. Ана  бар көчен, энергиясен баласын үстерүгә бирә. Үз чиратыбызда , без дә, әниләребезне яратып, аларга кайгы-хәсрәтләр китермичә яшик. Шулчак әниләребезнең йөзләреннән беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәячәк.

Сүзлек:

Күренекле – известный

Шәхес – личность

Галим – ученый

Үз чиратыбызда- в свою очередь

Укытучы: Димәк, без нинди нәтиҗә ясый алабыз?(җаваплар). Әйе, балалар, бу фигыльләр төрле заманда үтәлгән эшне белдерә. Хикәя фигыль өч заманда була: үткән, хәзерге,киләчәк. Шуны язып куябыз. Аннан соң  тексттан, фигыльләрне заманнарга карап, өч баганага аерып язабыз.(7 слайд)

Физкультминутка (8 слайд)

Укытучы: Алга таба эшлибез. Балалар, затланышлы фигыльләр зат-сан белән төрләнә дидек.

Башта бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә кирәк, аннан соң фигыльләрне табып, зат-санын билгеләргә кирәк булыр.(9 слайд)

  1. Әниемне, бик, мин, яратам, нык.
  2. Бүләк, Марат, яулык, иткән, ефәк, әнисенә.
  3. Бәйрәменә, без, өйрәндек, әниләр, җыр.
  4. Безнең, шатланачак, бүләкләргә, алар.

Бирелгән җөмләләрне язып куябыз.

Хәзер әни турында берничә җөмләдән торган хикәя язып куябыз (вакыт калса яки эшне тәмамлаган балага)

V.Рефлексия

Укытучы: Ә хәзер укучылар, дәреслекләрне, дәфтәрләрне ябабыз. Һәм бүгенге дәрестә нәрсәләр исегездә калды микән, шуларны тикшереп үтәбез. Мин сезгә тестлар таратам. Сез сорауларын игътибар белән укугыз һәм җавап бирегез.

Тест сораулары

  1. Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?

а) 2

б) 3

в) 5

2. Көтми фигыле нинди заманда?

а) хәзерге заман

б) үткән заман

в) киләчәк заман

3. Көткәнмен фигыле ничәнче затта?

а) беренче

б) икенче

в) өченче

4. Китмәдек фигыле

а) барлыкта

б) юклыкта

5. бар фигыленә нинди кушымча ялгана?

а) -гән

б) -ган

в) –кан

6. бир сүзенә нинди кушымча ялгана?

а) -ачак

б) -әчәк

в) –ячәк

7. Укы сүзенә нинди кушымча ялгана?

а) -ачак

б) -ячәк

в) –ячак

(тест эшләнә, укучылар үзләре тикшерәләр һәм җыеп алына(10 слайд)

Укучылар,без бүген дәреcтә нишләдек? Әйе, без сезнең белән затланышлы фигыльләрне кабатладык,һәм яңа тема- хикәя фигылләрне өйрәнә башладык. Киләсе дәрестә бу теманы дәвам итәчәкбез. Шуңа күрә сез менә бу таблиөага дәрестә сез төшенмәгән, аңламаган яки авырсынган сорауларны язып куегыз. Һәм үзегезгә билге дә куегыз. (Билгеләр кую).

Өй эше

Укытучы: Өй эше – дәрестә килеп чыккан открыткаларга әниләр бәйрәменә котлау язарга. Иҗади бирем – шигырь язарга(11 слайд)