Бәйрәм бүген
методическая разработка (6 класс) по теме

Кашипова Наиля Задитовна

"Ачык дәрес" казетасында чыккан сыйныфтан тыш эш үрнәге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byrm_bugen.docx16.93 КБ

Предварительный просмотр:

Бәйрәм бүген!

(Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль кичә).

Әлмәт шәһәре 17 нче номерлы автономияле гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Вафина Р.Г, Тазиева Р.М, Кашипова Н.З.

Бәйрәм узачак залның җиһазланышы: Тукай иҗатын чагылдырган стена гәҗитләре, рәсемнәр һәм китаплар күргәзмәсе, мультимедиа чаралары, укучыларның үзләре иҗат иткән шигырьләре.

Стенага мультимедиа материаллары өчен экран эленгән,анда “Юбилеең белән, Тукай!” дигән сүзләр язылган. Уртада Тукайның зур портреты. Акрын гына “Туган тел” җыры яңгырый, сәхнәгә милли киемнәрдән киенгән укучы егет белән кыз чыгалар.

Егет: Әйләнәдә гөлләр...Сүзен , гүя,

Шулар аша әйтә күңелләр:

“Туган көнең белән!” – дигән сыман

Елмаялар кебек бу гөлләр.

Кыз: Килә, килә... Язлар саен сиңа

 Илең килә туган көнеңдә.

Бетми торган гомрең кучкән сыман

Синең бөек, кыска гомергә.

Егет: Бәйрәмнәрең алда икән әле,

 Кара, шагыйрь, бүген текәлеп –

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

Кыз: Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган балалардан

Ишетәсең “Туган тел”еңне.

(“Туган тел” җыры башкарыла).

1 нче укучы: Габдулла Тукай 1886нчы елның 26нчы апрелендә, хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килгән.

2нче укучы: Габдуллага 4 ай булганда – әтисе, 3яшь тә 9 ай чагында әнисе вафат булган.

3нче укучы: Шуннан соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башланган: кулдан – кулга, авылдан – авылга йөрү, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетелүләр...  

Кыз: Ул ятим дә, ул мескен дә диеп,

Сөйләнелгән элек – электән

Егет: Күз алдына аны бөек итеп,

Китерүгә күпләр күнеккән

4 нче укучы: (кечкенә Тукай ролендә) Мин, кышкы көннәрдә, төнлә яланаяк, күлмәкчән көенә тышка чыгам икән дә, бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Ләкин ишекне ача алмыйм, аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Шуннан әби – карчыкның: “Кадалмас әле, килмешәк!” – дигән сүзләрен ишетәм. Ул мине үзе теләгән вакытта, орыша – орыша кертә икән.

Әни үлгәч, мин бөтенләй ятим булып калганмын. Беркөнне, Казанга бара торган  бер ямщикка утыртып, мине Казанга озатканнар.

5 нче укучы: Асрамага бала, әй, кем ала?

Язмыш кырыс, язмыш битараф.

Алмасалар, кабык арбалары

Алып китәр иде кай тараф?

6 нчы укучы: Үксез ятим –

Кемгә бала кирәк? –

Дип, язмышың сине рәнҗеткән.

Ул чак язмыш – үзе тере ятим

Кемнәрдәндер җылы сүз көткән.

 7 нче укучы: Кечкенә Габдуллага бик күп гаиләләрдә булырга, авылдан – авылга, кулдан – кулга күчеп йөрергә туры килгән.

8 нче укучы: Казан арты авылларының җанга рәхәт, бай табигате, тәмле сулы чишмәләре бәләкәй Тукай күңелендә онытылмаслык тирән эз калдырган һәм шагыйрь бу якты хатирәләрен үзенең үлемсез шигырьләренә күчергән.

(“Туган авыл” җыры башкарыла).

9 нчы укучы: Кайларда гына йөрсә дә, шагыйрьнең туган ягы хәтереннән, күз алдыннан китми.Егет булып, танылган шагыйрьгә әверелгәч тә, ул уйлары белән гел шул якларга әйләнеп кайта, Казан урамнарына да пар атларга утырып килеп керә.

( “Пар ат” җыры башкарыла).

Кыз: Син ерактан күргән кырларның

Ал гөлләрен сибеп юлыңа.

Баш ия ил – ятименә түгел,

Сиңа – үзенең бөек улына.  

Егет: Якты йолдыз булып атылган ул,

Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.

Туры Тукай, моңлы Тукай булган,

Бөек булган, мескен булмаган.

Ә хәзер сүзне мәктәбебездә 9 ел эшләп килүче “ Миләш тәлгәшләре” дип аталган иҗат түгәрәге әгъзаларына бирәбез.

Таҗетдинов Марсель” Тукайга” шигырен укый.

Кайт, син, Тукай,

Минем Әлмәтемә,

Пар атларда чабып үтәрбез.

Кырлаеңа кайтып Шүрәлене

 Тагын бер кат кызык итәрбез.

Су анасы әллә картайганмы?

Күренми ул малай – шалайга.

 Сөйлиләр, имеш, синең арттан

Күчеп киткән, диеп, Казанга.

Кайт, син, Тукай,

Кайт син, Әлмәтемә,

Уздырырбыз шигырь бәйрәмен.

Үткен сүзең белән күп елларга,

Күтәрербез татар әләмен.

Каһирова Ландыш “ Бөек Тукай” шигырен укый.

Асрамага бала бирәм,

Я, кайсыгыз ала?  

Шомлы тавыш ишетелде

Печән базарында.

Кемдер читләп үтте,

Кемдер кызганды.

Шунда бер мәрхәмәтлесе,

Аны күтәреп алды.

Балачактан бирле

Кулдан – кулга йөрде.

Җылы кочак, кадер – хөрмәт,

 Апуш бик аз күрде.

Халкына һич аның

Мәхәббәте сүрелмәде.

Хакыйкатькә туры юлны,

Ул күрсәтә белде.

“Үз улыбыз”, - диде халык,

Бөеклеген таныды.

Исеме дә мәңгелеккә,

Җир йөзендә калды.

Махбибуллин Ринат “ Тукайга” шигырен  укый.

Ятимлектә яшәгәнсең

Җиде ятлар кулында.

Матур шигырьләр язгансың,

Татар халкы турында.

Яратабыз шигырьләрең,

 Көйгә салып җырларга.

Өйрәнәбез кечкенәдән,

Туган телне зурларга.

И, туган тел, и, матур тел,

Син -  минем туган телем.

Тәмле булгангадыр инде,

Ярата сине күңел.

И, туган тел, и, матур тел,

Әткәм – әнкәмнең теле.

Син бит татар халкының,

Мәңге сүнмәс бер гөле.

( Кичә укучыларның шигырьләрен уку һәм “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамлана).