Галимжан Ибрагимов
презентация по теме

Жизнь и творчество Галимжана Ибрагимов а

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл galimzhan_ibragimov.pptx1.55 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Галимҗан Ибраһимов 1887-1938 Әлмәт шәһәре 21нче урта мәктәбенең татар теле укытучысы Зайнуллина Зөһрә Таһир кызы башкарды

Слайд 2

Галимҗан Ибраһимов –татар әдәбият классигы , күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе .

Слайд 3

Тормыш юлы. Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 13 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе ( хәзер Авыргазы районына карый ) Солтанморат исемле татар авылында туа .

Слайд 4

1898 елның көзендә әтисе Галимҗанны һәм аның бертуганын Ырынбурдагы мәдрәсәгә илтә . 1905 елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә , шәкертләр , иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр , һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла .

Слайд 5

« Галия » мәдрәсәсе. Аннары Уфага китә һәм « Галия » мәдрәсәсенә укырга керә. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге шул вакытта башлана .

Слайд 6

1907 елда аның беренче хикәясе – " Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы " басылып чыга . «Галия»дән киткәннән соң, Галимҗан Ибраһимов Әстерханда була , Урал якларына бара, казакъ далаларына китеп , балалар укыта башлый .

Слайд 7

1909 «Татар хатыны ниләр күрми »" повестен иҗат итә . 1910-1911 елларда " Диңгездә ", " Йөз ел элек ", " Карак мулла" хикәяләрен яза. 1912 елда ул беренче зур " Яшь йөрәкләр " романын тәмамлый . 1912-1914 елларда "Карт ялчы ", " Көтүчеләр " , " Табигать балалары » әсәрләр яза. Казан. 1909 елда Казанга килә .

Слайд 8

Инкыйлаб эшләре. 1912-1913 елларда Галимҗан Ибраһимов Киевта балалар укыта , белемен күтәрә . Студентларның яшерен оешмасында катнашканга 1913 елның апрелендә кулга алына . Шул елның җәендә төрмәдән чыгарыла , 1917 елның февраль революциясенә кадәр полиция күзәтүе астында яши .

Слайд 9

1913 елның көзеннән башлап Галимҗан Ибраһимов Казанда " Аң " журналында эшли .

Слайд 10

1914 елның февралендә яңадан Киевка китә .

Слайд 11

Язучы 1917 елдан инкыйлаб эшләре белән шөгыльләнә , Учредительное Собраниега делегат итеп , Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана . 1918 елда Милләтләр халык комиссариаты каршында төзелгән Үзәк мөселман комиссариатының рәисе Мулланур Вахитовның урынбасары була .

Слайд 12

Соңгы еллары . Язучы каты авыруы сәбәпле , гомеренең соңгы ун елын Ялтада уздыра . Ул анда әдәби иҗат эшен дәвам иттерә.

Слайд 13

Галимҗан Ибраһимов, татар халкының башка күп язучылары кебек үк , Сталин репрессияләренә эләгә . 1938 елда ул төрмә шифаханәсендә үлә .

Слайд 14

безне ң йөрәкләрдә..