Дәрес эшкәртмәсе "Елгаара өлкә"
методическая разработка по истории (5 класс) по теме

5 нче сыйныфта "Борынгы заман тарихы" буенча дәрес эшкәртмәсе. Электрон презентация, төрле төрдәге мөстәкыйль эшләр куллануны күздә тотып төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon elgaara_olk.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: “Елгаара  өлкә”

                                   5 нче сыйныфта “Борынгы

                                   заман тарихы”ннан ачык

                                   дәрес эшкәртмәсе  

                           Укытучы:  Сәфәрова Р.И.    

                       

Тема: Елгаара өлкә.

Максат: Укучыларны Елгаара өлкәнең географик урыны,

              табигый шартлары белән таныштыру, халкының

              шөгыльләре турында күзаллау булдыру.

              Логик фикерләүне, карта белән эшләү күнекмәләрен

              ныгыту.

               Укучыларның тарих фәне белән кызыксынуларын  үстерү.

Материал: Вигасин “Борынгы заман тарихы”  63-66 бит.

                Энцеклопедия «История древнего мира»

                Михайловский “Борынгы заман тарихы”

                Зверева “Конспекты по истории древнего мира”

Җиһазлау: Дәрес-презентация, тест биремнәре,

                 Карта “Борынгы Көнчыгыш”

                            Дәрес  барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Укучыларның дәрескә хәзерлеген тикшерү.
  2. Тема, максатны хәбәр итү.

  1. Актуальләштерү.
  1. Укучыларның Борынгы Мисыр тарихын өйрәнү буенча алган белемнәрен тикшерү, тест биремнәрен үтәү.
  1. Борынгы Мисыр дәүләте кайчан төзелгән:

А – б.э.к. 3000 елда

Б – б.э.к. 2600 елда

В – б.э. к. 1500 елда.

  1. Мисырның беренче башкаласы:

А – Фивы
б – Мемфис

В – Ахетатон.

  1. Мисырда кояш алласын ничек атыйлар:

А – Осирис

Б – Сет
в – Амон-Ра.

 

  1. Мисырда нинди язу билгеләре белән язганнар?

А –Хәрефләр

Б – иҗекләр

В – иероглифлар.

  1. Яңа тема өйрәнү – презентациягә нигезләнеп аңлату.
  1. Теманы дәфтәрләргә язу.
  2. План тәкъдим итү.
  1. Ике елга иле.
  2. Балчык кирпечләрдән төзелгән шәһәрләр.
  3. Күккә ашкан манаралар.
  4. Балчык тактадагы язулар.

  1. Дәрескә бирем. Борынгы Мисыр һәм Елгаара өлкә табигатен тормышын чагыштырыгыз.

 

4. Планга нигезләнеп, теманы аңлату.

1) Елгаара өлкәнең географик урыны, табигате.

- Сәяхәтчеләр дип күз алдына китерик. Мисырдан Елгаара өлкәгә барабыз. ( Укучыларга билгеле булган географик атамаларны әйтеп, ( Урта диңгез, Кызыл диңгез, Синай ярымутравы, Финикия, Фалыстын, Сирия илләре), картадан күрсәтеп барыла. Укучылар атластан таба). Чүлләр аша баргач,  әкияти гүзәл гөлбакчага ошаган илгә килеп чыгабыз. Бу ил -  Тигр һәм Евфрат елгалары арасына урнашкан Елгаара өлкә.

- Укучылар атластан табалар, контурлы картага билгелиләр.

Елгалар башланган таулар һәм Фарсы култыгы картадан күрсәтелә.

  1. Табигый шартлары, халкының шөгыльләре турында сөйләү.
  2. Хөрмә агачы – тормыш агачы.

2) Шәһәрләрдәге тормыш, төзү материалы, Һөнәрләр турында аңлату.

Әңгәмә өчен сораулар.

  1. Мисырда йортлар нинди материалдан төзелә?
  2. Ни өчен йортларның стенасын калын итеп төзиләр?
  3. Мисырда нинди һөнәрләр үсеш алган?
  1. Динамик пауза.

3) Манаралар ни өчен төзелә.

- Мисырдагы аллалар һәм Елгаара өлкә аллаларын чагыштыру, дин тоту рәвешен өйрәнү.

- Аллалар тормышына багышланган мифлар уку. Дәреслектәге сорауларга җавап бирү.

  1. Балчык тактадагы язулар.

Чөй язу үзенчәлекләрен аңлату. Чөй язу үрнәкләрен язып карау.

Мәктәптә уку тәртибен дәреслектән өйрәнергә тәкъдим итү.

  1. Безнең мәктәптәге тәртипләрдән аермалары нидә? – җаваплар тыңлау.
  2. Нәтиҗә чыгару.

V. Ныгыту.

1. Мисыр һәм Елгаара өлкә табигате һәм тормышындагы охшаш һәм аермалы якларны ачыклап, дәфтәргә таблица тутыру.

2. Сорауларга җаваплар алу.

1) Елгаара өлкә кайда урнашкан?

2) Халкының төп шөгыльләре нинди?

3) Йортлар төзү өчен нинди материал кулланыла?

4) Нинди язудан файдаланалар?

Җаваплар тулыландырыла. Нәтиҗәләр чыгарыла.

VI. Йомгаклау.

  1. Дәрескә нәтиҗәләр ясау, билгеләр кую.
  2. Өй эше. §     , сорауларга җавап, мифларны өйрәнергә.