Дәрес эшкәртмәсе "Феодаль таркаулык"
методическая разработка по истории (6 класс) по теме

6 нчы сыйныфта "Урта гасырлар  тарихы" буенча татар телендәге дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon feodal_tarkaulyk.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Феодаль таркаулык.

Максат: 1. Феодаль таркаулыкның асылын, төп билгеләрен ачыклау, укучыларда         Көнбатыш Европадагы таркаулык чоры үзенчәлекләре турында күзаллау булдыру.

            2. Укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, карта белән

            эшләү күнекмәләрен үстерү.

            3. Кызыксынучанлыкны  арттыру, башка халыклар тарихына ихтирамлы-

            лык тәрбияләү.

Материал: Дәреслек “Урта гасырлар тарихы” 29-34 бит.

                “Энцеклопедия.”

Җиһазлау: Карта “Франклар дәүләте 5-9 гасырларда”

                 Презентация, тест биремнәре, диктант.

                                Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Укучыларның дәрескә хәзерлеген  тикшерү.
  2. Тема максатны хәбәр итү.

  1. Актуальләштерү.

1. Тест биремнәре ярдәмендә укучыларның белемнәрен тикшерү.

  1. Тарихи шәхесләрне аларның үтәгән хезмәтләре белән янәшә куегыз:

А) Хлодвиг                          а) Франклар дәүләтен ныгытучы, 50 дән артык по-

                                           ходта катнаша, император исемен ала,

б) Тәбәнәк Пипин                б) Франклар дәүләтен төзи, христиан динен кабул

                                           итә,

в) Бөек Карл                        в) Меровинглар династиясен бәреп төшереп,

                                           король булган майордом.

  1. Бөек Карл кайчан император титулын ала?

А) 700 елда,

Б) 800 елда,

В) 900 елда.

3. Бөек Карл поход ясаган халыкларны билгеләгез:

Сакслар, руслар, финнар, лангобардлар, аварлар, чукчалар, испаннар, украиннар, чехлар, гарәпләр, словаклар, басклар.

  1. Франклар дәүләте нинди территорияне били?

А) Көнбатыш Рим империясе кадәр,

Б) Борынгы Русь дәүләте кадәр,

В) Алтын Урда дәүләте кадәр.  

5. Хәрби хезмәт үтәгән өчен бирелә торган җир кишәрлеге:

А) Майордом

Б) Феод

В) Титул.

2. Картада эш.

1) Бөек Карл  яулап алган территорияләрне  картадан күрсәтергә.

2) Франклар дәүләтенең  элеккеге һәм Карл заманындагы чикләрен билгеләргә.

III. Яңа тема өйрәнү өстендә эш.

1. Тема һәм планны укучыларга тәкъдим итү.

План.

1)Бөек Карл империясе таркалу.

2) Феодаль сугышлар, таркаулык.

3) Сеньорлар һәм вассаллар.

4) Феодаль баскыч.

5) Франциядә король властенең көчсезлеге.

6) Изге Рим империясе һәм Венгрия Корольлеге  барлыкка килү.

2. Дәрескә сорау тәкъдим итү.

- Сез ничек уйлыйсыз: феодаль таркаулык чоры бу дәүләттә закончалыклы күренеш булганмы?

3. Компьютер презентациясенә нигезләнеп, план буенча яңа тема аңлату.

1) Алдагы 4 пункт укытучы тарафыннан сөйләп аңлатыла. Укучыларга сораулар бирелә, укучылар төп дата һәм төшенчәләрне язып баралар.

- Бөек Карл империясе  ни өчен таркалган?

- Картадан франклар дәүләте таркалу нәтиҗәсендә барлыкка килгән территотрияләрне күрсәтегез.

Төшенчәләр: Үзара сугышлар, сеньор, вассал, барон, виконт, рыцарь, феодаль баскыч, капетинглар.

-Укучылар дәфтәргә феодаль баскычны сызалар.

                   Король

                         !

            Герцоглар һәм графлар

                         !

            Бароннар һәм виконтлар

                         !

                Рыцарьлар

2) 5 нче пунктны укучылар дәреслек аша укып өйрәнәләр һәм соңыннан сорауларга җавап бирәләр.

-10-11 гасырларда Франциядә король властенең көчсезлеге нәрсәдә чагыла?

- Король дәүләттә нинди роль уйнаган?

3) 6 нчы пункт карта буенча сөйләп аңлатыла. Венгрия корольлеге һәм Изге Рим империясе барлыкка килү процессы аңлатыла.

IV. Ныгыту.

1. Атластан һәм картадан өйрәнелгән территорияләрне табарга.

- Франция, Германия, Италия, Венгрия, Изге Рим империясе.

2. Тарихи диктант язу.

- Бөек Карл империясе кайчан таркала?

- Эре феодаллар ничек атала?

- Аларга буйсынып җир алучылар ничек атала?

- Феодаль баскычның иң югары баскычында кем тора?

- Түбәнгесендә?

- Франциядә таркаулык чорында нинди династия тәхеткә утыра?

- Изге Рим империясенә кем нигез сала?

V. Йомгаклау.

1. Дәрескә нәтиҗә ясау, билгеләр кую.

2. Өй эше.

         Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе

6 нчы сыйныфта “Урта гасырлар тарихы” буенча үткәрелгән дәрес  эшкәртмәсе

Тема:

Феодаль    таркаулык.

                     Укытучы: Сәфәрова Р.И.

                                                     

                                                                   

                           

                                 Комыргуҗа - 2009