Төньяк - Көнчыгыш Русь Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында.
план-конспект урока по истории (6 класс) на тему

Валиахметова Альфина Хуснулловна

6 сыйныф өчен Россия тарихыннан дәрес план-конспекты

Скачать:


Предварительный просмотр:

        Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

 Муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы

«Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Дәрес эшкәртмәсе

Тема: ”Төньяк-Көнчыгыш Русь көнчыгыш һәм көнбатыш арасында”

6 нчы класс, ФГОС буенча

                                                                Төзүчесе: беренче категорияле

                                                       тарих укытучысы

                                                       Валиахметова Әлфинә

 Хоснулла  кызы

                   

2017

Тема:  ”Төньяк-Көнчыгыш Русь көнчыгыш һәм көнбатыш арасында”

Максат: 1. Рус җирләренең көнбатыш яулап алучылары белән көрәш үзенчәлекләрен өйрәнү;

 2. Александр Невскийның эчке һәм тышкы сәясәте белән таныштыру;Александр Невскийның полководецлык осталыгын ачыклау; сугышларының үзенчәлекләрен өйрәнү;

  3. Тарихи фикерләүне үстерү;

  4. А.Невскийның тарихтагы роленә бәя бирү,патриотик хисләр тәрбияләү.

    Көтелгән нәтиҗәләр: предмет: 13 -14 гасыр уртасында Русьның тарихи үсеш юлы турында күзаллау булдыру; рус халкының немец һәм швед рыцарьларын җиңүенең тарихи әһәмиятен аңлау; Нева елгасы һәм Боз өсте сугышының төп этапларын төшенү; метапредмет УУК-1)коммуникатив: укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек алып бару; диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә,иптәшеңнең  фикерен сорый  белү, тексттан кирәкле мәгълүматны табу;үзеңнең фикереңне төгәл һәм дөрес итеп җиткерә белү;2) регулятив: эшчәнлек максатыннан чыгып,бирелгән яки мөстәкыйль билгеләнгән критерийлар нәтиҗәсендә үз эшчәнлегең продуктына бәя бирә белү; уку ситуацияләрендә карар кабул итә белү һәм җаваплылык  хисе тою; укытучы һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү;

3)танып-белү гамәлләре: үз эшчәнлеге максатларына туры килгән,соралган информацияне тексттан табу;кирәкле мәгълүматка ия булу өчен,схема һәм таблицалардан файдалану;дәреслек материалын анализлау;терминнарга аңлатма бирү; башлангыч эзләнү-тикшеренү күнекмәләре булдыру;шәхсиУУК: Россия тарихын өйрәнүгә кызыксыну формалаштыру һәм үстерү;тарихи мираска хөрмәт хисе тәрбияләү;тарихи вакыйгалар һәм шәхесләрне бәяләү;эшчәнлекнең актив формалары аша иҗади сәләтләрен үстерү;

Җиһазлау:  дәреслек, карта, компьютер,презентация,Нева сугышы һәм Боз өсте сугышы схемалары.

                                                            Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты.

II.Мотивацияләү этабы.

XIII гасырда яшәп иҗат иткән билгесез автор “Рус җирләренең һәлакәте турында”  (“Слово о погибеле Русской земли”) әсәрендә болай дип яза: “О,светло-светлая и прекрасно изукрашенная земля Русская! Многими красотами представлена ты: озёрами многими славишься, реками и источниками, горами, крутыми холмами, высокими дубравами , чистыми полями, дивными зверями, разнообразными птицами, бесчисленными городами великими, селениями славные, садами монастырскими, храмами Божьими и князьями грозными, вельможами многими. Всем ты преисполнена земля Русска, о прововерная вера христианская...” Әйе, бу гасырда бик күп вакыйгалар, мактаулы эшләр башкарыла.

         Безнең дәреснең темасы: ”Төньяк-Көнчыгыш Русь көнчыгыш һәм көнбатыш арасында”

  • Ничек уйлыйсыз, бүген без нәрсә турында сөйләшербез?
  • Нинди сорауларга җавап табарга кирәк булыр икән?

(укучылар үз фикерләрен әйтәләр)

Дәрес планы.(дәфтәргә яздырыла)

1.Шведларның походлары.

2. Тәре йөртүчеләр походы.

3.Кенәз Александр Ярославич.

4.Нева сугышы.

5. Боз өсте сугышы.

Проблемалы сорау кую.

  • Швед һәм немец рыцарьларын җиңүнең әһәмияте нәрсәдә?

III.Яңа темага кереш

   XIII гасырда Русьны көчсезләндерергә тырышучы дошманнары монголлар гына булмый. Руська бу вакытта көнбатыштан куркыныч яный.

Бүген без Русьның иң бөек полководецы –Александр Невский хакында сөйләшербез.Сез аның командалыгындагы рус хәрбиләренең көнбатыш тәре йөртүчеләрен җиңүләре хакында белерсез.

IV.Дәрес темасы өстендә эш.

    1.Швед походы.

   Укытучы:   Монголларның яулап алулары белән бер үк вакытта рус халкына көнбатыш яулап алучылары белән дә көрәшергә туры килә. Бөек Новгород җирләренә швед феодаллары күптән кызыкканнар. (Швеция территориясе буенча Русь җирләренә походларның юнәлешләре күрсәтелә)

– Хәзер ике төркемгә бүленәбез, биремне үтисез һәм сорауларга җавап бирәсез.

1 төркем §17 нең 1 пункты нигезендә шведларның яулап алуларын сурәтли.

2 төркем §17 нең 2 нче пункты нигезендә тәре йөртүчеләр походына бәя бирә.

1 нче төркем өчен сораулар

– Ни өчен озак еллар Бөек Новгород җирләренә швед феодаллары кызыккан?

– Шведлар фин кабиләләрен кайчан буйсындыра башлыйлар?

– 1164 елда Ладога районында аларның новгород җирләрен яулап алырга тырышулары нәрсә белән төгәлләнә?

 – Ни өчен Католик чиркәве швед походларын  хуплый?

2.Тәре йөртүчеләр сугышы.

      Укытучы:Көнбатыштан Русь җирләренә  янаучылар шведлар  гына  булмый. Рим папасы Балтыйк буйларында яшәүче “мәҗүсиләргә”- ливларга,эстларга һәм башка  халыкларга каршы  тәре походы  игълан итә. Тәре йөртүчеләр отрядлары 1200  елның  язында  Төньяк Двина  тамагына  төшәләр. Монда бер елдан  соң  Рига  крепостена нигез  салына. Рыцарьлар Ливон  орденына  берләшәләр. Әлеге  җирләр  Ливония  дип  йөртелә  башлый. Соңрак  Висла, Неман  елгалары  тамаклары  арасындагы  җирләрне яулап  алалар һәм  Тевтон  ордены  төзелә. Соңрак  бу  ике  орден  берләшә.   ( карта һәм презентация белән эш)

2 нче төркем өчен сораулар

–  Рим папасы кайчан Балтыйк буенда яшәүче халыкларга тәре походы игълан итә?

– Рим папасына кемнәр теләктәшлек белдерә?

– Рыцарь ордены нәрсә ул?

– Кемнәр ул тәре йөртүчеләр?

– Ни өчен швед һәм немец рыцарьларының походлары тәре йөртүчеләр походы     буларак кабул ителгән?

– Ни өчен аларга рус кенәзләре тарафыннан каршылык күрсәтелә?

3.Кенәз  Александр Ярославич (1220-1263)

Укытучы:Новгородта бу  вакытта князь тәхетендә  Ярослав Всеволодовичның икенче  улы - егерме яшьлек Александр утыра.( шәҗәрә белән эш) Аның даны шулкадәр зур була ки, елъязмачылар һәм икона ясаучылар аның кыяфәте турында берни  белмәсәләр дә, гасырдан-гасырга аны бик  бөек итеп тасвирларга тырышканнар. Тарихта аның урыны нинди? Аның турында нәрсәләр билгеле? Шушы сорауларга җавап табу өчен, яшь кенәз Александр Ярославич шәхесенә мөрәҗәгать итәрбез. §17  нең 3 нче пунктын укыгыз һәм А.Невский шәхесен характерлагыз.Үзегезнең эшегездә “Тарихи портретны ничек төзергә?” ярдәмлеген кулланыгыз. (балалар үзләре әзерләгән презентация ярдәмендә чыгыш ясыйлар) 

“Тарихи портретны ничек төзергә?” ярдәмлеге

1.Тарих эшлеклесенең шәхес буларак формалашуы:

1) туган елы һәм урыны;

2) әйләнә-тирә мөхите, гаиләсе (тәрбиясе,белеме);

3)карашларының формалашуы.

2.Характер билгеләре.Шәхес эшчәнлегенә шәхси сыйфатларның йогынтысы.

3.Тарихи шәхеснең эшчәнлеге:

1) тормышта төп башкарган эшләре;

2)уңышлары һәм уңышсызлыклары;

3)җәмгыятьнең кайсы катлаулары аның эшчәнлеген яклаган, кайсылары юк һәм ни өчен;

4) дуслары һәм дошманнары;

5) эшчәнлегенең нәтиҗәсе: шул чор кешеләре өчен һәм киләчәк буын өчен;

6) бу шәхесне киләчәк буын ни өчен зурлый;

4.Тарихи шәхескә сезнең мөнәсәбәтегез.

1 укучы. Александр Переяславль – Залесск шәһәрендә туа. Александр  бик яшьли  укырга һәм  язарга өйрәнә. Ул рус елъязмаларын һәм Александр  Македонскийның  походлары турындагы атаклы “Александрия”не укырга яраткан. Александрны  сабый  чактан ук булачак кенәз итеп тәрбиялиләр. Ул боярлар  советы утырышларында һәм кенәз судларында  катнашкан. Әтисе белән Новгородта булган чагында Александр бояр һәм сәүдәгәрләр идарәсенең үзенчәлекләрен бик игътибар белән  күзәткән, вече эшчәнлеге белән кызыксынган, сәүдә эшен өйрәнгән.

2 укучы. Александр 16 яшендә Новгород кенәзе була. Аның кенәзлек итү чоры Руська  Батыйның басып керү чорына  туры килә. Яшь кенәз  шәһәрне саклау өчен ашыгыч  чаралар күрә. Ул Новгород  җиренең көнбатыш чикләрен ныгыта, Нева тамагын  күзәтүне көчәйтә, Ижора  җирендәге фин-угор кабиләләре белән солых төзи.

    Физминутка 

Тактага даталар һәм вакыйгалар языла. Һәр бала, такта янына чыгып, дата белән вакыйганы сызык ярдәмендә туры китерә.

 988 ел               (Славяннарның Рюрикны чакыруы)

 882 ел               (Киев Русе оешу)

 862 ел               (Русьны чукындыру)

 980-1015          (Ярослав Мудрый идарәсе)

 1223                 (Любеч съезды)

1147 ел            (Мәскәүнең искә алыну датасы)

1097 ел            (Калка елгасындагы сугыш)

1019-1054        (Владимирның идарә итүе)  

         

4.Нева сугышы.

( Александр Ярославич сугышларын  аңлатканчы, укучыларга таблица тутырырга кирәклеге аңлатыла).

 Нева сугышы

Боз өсте сугышы

Вакыты

Сугыш барган урын

Капма-каршы көчләр

Нәтиҗәсе

  (Презентация ярдәмендә, “Нева сугышы”ның этаплары аңлатыла.)

     1240 нчы елның июлендә  Нева тамагына швед  суднолары керә. Гаскәрнең бер өлеше елганың бер ягына төшә, лагерь булып урнаша. Калган  сугышчылар  корабларда кала. Швед десанты Биргер  үзенең уңышына  шулкадәр ышана ки, хәтта Александрга: “Мин монда һәм синең җиреңне әсир итәм”,- дигән  мәсхәрәле  хат җибәрә.  Александр  үзенең сакчыларыннан швед  гаскәрләренең  кайда урнашуларын, ниятләрен белгән килеш тиз арада һөҗүм итәргә була.

Новгородтан ополчение җыела.

Ополчение – хәрби хәрәкәтләр уңаеннан  ир-атлардан  туплана торган хәрби  төзелмә. Вече – мөһим мәсьәләләрне хәл итүче халык җыелышы.

 (төшенчә өйрәнү,дәфтәргә яздыру)

    Юлда  аларга  Ладогадан  да бер  отряд кушыла.

 1240  нчы  елның 15 июлендә  рус гаскәрләре  искәрмәстән швед  лагерена һөҗүм  итә.  Александр  җитәкчелегендәге атлы дружина  дошман  гаскәрләренең уртасына ташланалар,ә ополчение  елга яры буйлап  бәреп чыга, лагерьны  кораблардан аера. Новгородны яклаучылар батырларча сугышалар. Дружиначы Гаврило  Алексич атында күперчектән корабка бәреп керә, швед  воеводасы  белән  епископны үтерә. Өч  кораб кулга  төшерелә. Ополченеец Савва  Биргернең чатырын аудара. Александр  белән сугышта Биргер яралана.Авыр югалтуларга дучар булган  шведлар  кача  башлыйлар.

Рус гаскәрләре  Невада  зур җиңүләргә ирешәләр. Шушы  батырлыклары өчен Александрны  халык  “Невский” дип атый. Рус сугышчыларының уңышы,  шведларны күп елларга  Русь җиренә барудан биздерә.

5.Боз өсте сугышы.

1963 нче елдаВ.Д.Белецкий җитәкчелегендәге археология комиссиясе бу сугышның Таборы, Козлово һәм Самолва авыллары арасында баруын ачыклый. Бу авыллар тигезлектә урнашкан. Невский гаскәрләрен төньяк-көнбатыштан Чуд күленең язгы юка бозы сакласа, көнчыгыштан урман саклый. Анда новгородлы һәм суздальлеләрнең яңа көчләре урнаша. Рыцарьлар көньяктан һөҗүм итә. Новгородлыларның яшерен гаскәрен белмәгәнлектән, алар һөҗүмгә ташлана. Сугыш ахырына рыцарь гаскәрләре Чуд күленә кысрыклана, шунда күбесе һәлак була. Хәзергесе көндә дә аларның калдыклары һәм кораллары су төбендә ята.

      Елъязмачылар Ливон рыцарьлары санын күпкә арттырганнар(15 мең).Сугыш урыны һәм тарихчыларның күзәтүләреннән чыгып, шуны әйтергә мөмкин: сугышта 500 рыцарь  катнашкан. Чыганакларда  рус гаскәрләре саны да арттырылган. Алар да рыцарьлардан артык булмаган.

      –    §17 нең 5 нче пункты,”Боз сугышы” схемасы һәм “Александр Невский тормышы турында хикәят”тән өзекне файдаланып, биремнәрне үтәгез.

1.Сугышның төп этапларын әйтегез.

2.Ливон ордены гаскәренең көчле һәм начар  якларын,урнашу тәртибен әйтегез.

3.Александр Невский тактикасын характерлагыз.

4.Сугыш барышында кенәзнең һәм рус сугышчыларының батырлыкларын тасвирлагыз.

5.Рус гаскәренең җиңү сәбәпләрен әйтегез.

( Укучыларны тыңлау,таблица тутыру )

Дәфтәрдә эш:

Сугышларның тарихи әһәмияте:

  1. Рус җирләре төньяк -көнбатыш басып алучыларыннан арына, үзенең территориясен, динен саклап кала.
  2. Александр Невскийның, шул исәптән рус халкының абруе үсә.
  3. Монголлар һөҗүменә каршы торырлык көч әзерләү өчен нигез барлыкка килә.

(даталар белән эш: 1240- Нева сугышы,1242-Боз өсте сугышы)

V.Дәрескә йомгак ясау.Рефлексия.

Александр Невскийның шведларны  һәм тәре йөртүчеләрне җиңүенең әһәмияте.

1.Новгород җирләре көнбатыш тәре йөртүчеләре тарафыннан яулап алынмый.

2.Төньяк- Көнбатыш Рус территориясе аша узучы сәүдә юллары сакланып кала.

3.Православие дине саклана.

4.Рыцарьларның һөҗүме туктатыла.

  Хәзер материалны ничек үзләштерүегезне ачыклыйк.

Сораулар

  • Нева сугышы һәм Боз өсте сугышының нәтиҗәсе нинди?
  •  Ни өчен рус сугышчылары тәре йөртүчеләрне җиңә?
  • Александр Невскийның полководецлык осталыгы нидә чагыла?
  • Александр Невскийның кайсы сүзләре “канатлы сүзләр” булып киткән?
  • Кем хакимияте Русь өчен куркыныч була : монголныкымы, әллә тәре йөртүчеләрнекеме?

(укучыларның җаваплары)

Дәрескә йомгак ясыйк.Өйрәнелгән материалны түбәндәге тамгалар белән билгеләгез:

$ – яңа һәм кызыклы мәгълүмат;

! – мин башкача уйлаган идем;

?  – мин бу мәгълүматка гаҗәпләндем;

x  – миңа күңелсез булды.

Өй эше.

  1. §17 не  укырга,19-26 битләр.
  2. 26 биттәге “Уйлыйбыз,чагыштырабыз,фикер йөртәбез” рубрикасындагы биремнәрне үтәргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

"Көньяк Америка" презентация

Гомумиләштерү дәресе өчен презентация...

Төньяк - Көнбатыш район

Россиянең экономик районнары арасында мәйданы буенча иң кечкенәләрдән булган, ләкин экономик үсеш дәрәҗәсе буенча алдынгы район. аның экономик  - географик урынын, табигый шартларын, табигый ресу...

Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очраклары.

Тема: Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очраклары. Максат: Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очракларын аңлату, мисаллар белән ныгыту; сөйләмдә шушы тыныш билгеләрен д...

Көнбатыш Рим империясенең җимерелүе.

Это план-конспект урока по истории древнего мира в 5-м классе....

Ия белән хәбәр арасында сызык

Тема: Ия белән хәбәр арасында сызык.Максат: 1. Җөмлә кисәкләре турында белемнәрне актуальләштерү; ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын тикшерү .            ...