Тозлар гидролизы
методическая разработка по химии (9 класс) по теме

Набиуллина Галия Гимрановна

 

Тозны нигез һәм кислоталарның нейтральләшү реакцияләре продуктлары итеп карарга була. Тозларның эремәсендә кислота үзлекләре дә, нигез үзлекләре дә булырга тиеш түгел, димәк алар нейтраль. Бу чыннан да шулаймы?

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tozlar_gidrolizy.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТОЗЛАР ГИДРОЛИЗЫ

Набиуллина Г.Г., Яңа Арыш урта мәктәбенең химия укытучысы

( 9 сыйныфта химия буенча электив дәрес фрагменты. Мастер-класс. )

Тозны нигез һәм кислоталарның нейтральләшү реакцияләре продуктлары итеп карарга була. Тозларның эремәсендә кислота үзлекләре дә, нигез үзлекләре дә булырга тиеш түгел, димәк алар нейтраль. Бу чыннан да шулаймы?

Тәҗрибә №1

Дүрт пробиркага дистиллирланган су һәм 2-3 тамчы лакмус тамызыгыз.

Беренче пробирка- контроль, ә калганнарда түбәндәге тозларның 2-3 криста-

лын эретегез. Икенче пробиркада – натрий хлориды, өченчесендә - натрий

карбонаты, дүртенчесендә - алюминий нитраты.

 Алынган нәтиҗәләрне таблицага языгыз.

Тикшерелә торган эремә

Лакмусның төсе

Эремә реакциясе

Эремәнең

рН

1.

H2O-дистиллирланган су

Шәмәхә

нейтраль

рН = 7

2.

NaCl- натрий хлориды

Шәмәхә

нейтраль

рН = 7

3.

Na2CO3- натрий карбонаты          

Зәңгәр

селтеле

рН > 7

4.

Al(NO3)3- алюминий нитраты

Кызыл

әче

рН < 7

Тәҗрибә №2

Дүрт пробиркага дистиллирланган су һәм 2-3 тамчы лакмус тамызыгыз. Беренче пробирка- контроль, ә калганнарда түбәндәге тозларның 2-3 кристаллын эретегез. Икенче пробиркада- калий нитраты, өченчесендә- натрий фосфаты, дүртенчесендә- алюминий сульфаты.

 Алынган нәтиҗәләрне таблицага языгыз.

Тикшерелә торган эремә

Лакмусның төсе

Эремә реакциясе

Эремәнең

рН

1.

H2O-дистиллирланган су

Шәмәхә

Нейтраль

рН = 7

2.

KNO3- калий нитраты

Шәмәхә

Нейтраль

рН = 7

3.

Na3PO4- натрий фосфаты

Зәңгәр

Селтеле

рН > 7

4.

Al2(SO4)3- алюминий сульфаты

Кызыл

Әче

рН < 7

Тәҗрибәдән түбәндәгеләр күренә:

  1. NaCl һәм KNO3 эремәләрендә Н+ һәм ОН- ионнары тигез.
  2. Na3 PO4  һәм Na2CO3 эремәләрендә OH- ионнары артыграк.
  3. AlCl3 һәм Al(NO3)3  эремәләрендә H+ ионнары артыграк.

Ни өчен кайбер тоз эремәләрендә Н+ һәм ОН- ионнары туплана?

Су молекуласы аз гына булса да диссоциацияләшә

H2O ↔ H+ + OH-

Тозны суда эреткәндә су молекуласының берәр ионы ( Н+ яки ОН- ) көчсез ион белән бәйләнә. Шуңа күрә су молекуласында тигезләнеш авыша һәм нинди дә булса бер генә ионның тупланышына китерә.Нәтиҗәдә, эремә я селтеле, я әче була.

  Тоз ионнарының су молекуласының состав өлешләре белән тәэсир итешүе нәтиҗәсендә көчсез электролит хасил булу ГИДРОЛИЗ дип атала.  ( грек сүзеннән алынган гидро- су, лизис – эретәм ). Гидролиз - ул тоз һәм су молекулаларының алмашу реакциясе.

 Тозны барлыкка китергән кислота һәм нигезләрнең көче буенча аларны 4 типка бүлеп йөртәләр.

  1. Көчле нигез һәм көчсез кислота.
  2. Көчсез нигез һәм көчле кислота.
  3. Көчле нигез һәм көчле кислота.
  4. Көчсез нигез һәм көчсез кислота.

Гидролиз тигезләмәләре төзү алгоритмы

Игътибарлы булыгыз! Су молекуласының состав өлеше белән көчсез нигез катионы я көчсез кислота анионы тәэсир итешә.

  1. Тозның состав өлешләренең, көче буенча нинди кислота һәм нинди нигездән ясалуын билгеләргә һәм көчсез ион астына бер сызык сызарга.
  2. Көчсез электролит ионы һәм су молекуласының состав өлешләренең тәэсир итешүен күрсәткән реакция тигеләмәсен кыскартылган ион- молекуляр формада язарга
  3. Кыскартылган ион- молекуляр тигезләмәдән чыгып, молекуляр тигезләмә төзергә.

1.Көчле нигез катионы һәм көчсез кислота анионыннан ясалган тоз

      Na2CO3                               Na2CO3  ↔ 2Na+ + CO32-                             

                                                  H2O ↔ H+ + OH-           

NaOH   H2CO3                         CO32- + H+ + OH- ↔ HCO3- + OH-

                           гидролиз

 Na2CO3  + H2O    ↔      NaHCO3 + NaOH

                                   нейтральләшү

Нәтиҗә:Көчсез кислота анионы һәм көчле нигез катионыннан ясалган тозның судагы эремәсе селтеле, анион буенча гидролизлаша, шәмәхә лакмус зәңгәр төскә керә, рН > 7.

2. Көчле кислота анионы һәм көчсез нигез катионыннан ясалган тоз.

           CuSO4                              CuSO4 → Cu2+ + SO42-

                                                    H2O ↔ H+ + OH-           

Cu(OH)2       H2SO4                       Cu2+ + H+ + OH- → CuOH+ + H+

             2CuSO4 + H2O  → (CuOH)2SO4 +  H2SO4                                                               

Нәтиҗә: Көчле кислота анионы һәм көчсез нигез катионыннан ясалган тозның судагы эремәсе әче үзлекле, катион буенча гидролизлаша, лакмус кызыл төскә керә, рН < 7.

3.Көчле нигез катионы һәм көчле кислота анионыннан ясалган тоз.

         NaCl                            NaCl → Na+ + Cl-

NaOH         HCl

Нәтиҗә: Көчле нигез катионыннан һәм көчле кислота анионыннан ясалган тозның судагы эремәсе нейтраль була, лакмус шәмәхә төстә, рН = 7.

4.Көчсез нигез  катионыннан һәм көчсез кислота анионыннан ясалган тоз.

Al2S3 + H2O = 2Al(OH)3 + 3H2S↑

Нәтиҗә: Көчсез нигез  катионыннан һәм көчсез кислота анионыннан ясалган тозның судагы эремәсендә гидролиз ахырга кадәр катион һәм анион буенча бара.

Гомуми нәтиҗә: Шулай итеп, тозлар гидролизы тозның нинди кислота һәм                                                     нинди  нигездән ясалган булуына бәйле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по теме "Гидролиз солей"

Тест содержит вопросы по теме "Гидролиз солей", и составлен он по типу ЕГЭ. Использую его в профильном 11 классе для проверки знаний по этой теме. Вопросы взяты из КИМов разных лет. Приводятся вариант...

Презентация: " Гидролиз солей"

В данной презентации рассматривается материал по гидролизу солей  с использованием виртуальной лаборатории....

Презентация: " Гидролиз солей"

В данной презентации рассматривается материал по гидролизу солей  с использованием виртуальной лаборатории....

Конспект урока на тему "Гидролиз"

Цель: сформировать понятие  гидролиз, раскрыть особенности гидролиза солей.Задачи:знать определение понятия гидролиз, уметь составлять уравнения реакций гидролиза солей и определять характер сред...

Конспект урока на тему "Гидролиз"

Цель: сформировать понятие  гидролиз, раскрыть особенности гидролиза солей.Задачи:знать определение понятия гидролиз, уметь составлять уравнения реакций гидролиза солей и определять характер сред...

Урок по теме "Гидролиз"

Урок направлен на формирование у обучающихся понятия гидролиза солей, освоение эмпирических методов исследования, определение роли химических знаний в повседневной практической жизниформирование ...