"Прометей мирасы" - химик кичә
методическая разработка по химии (8 класс) по теме

Нагимова Дильбар Рафаэловна

Методическая разработка внеурочной деятельности для младших школьников

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon prometey_mirasy-himik_kich.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Химик кичә

1 укучы.  Химия һәркайда, химия бар җирдә,

               Сулаган һава да, эчкән суыбыз да,

                Кигән киемнәр дә, хәтта ашаган азык та

                Химия турында без нәрсә беләбез?

                Әлегә бик аз гына. Әлегә.

                Бу фәнне өйрәнгәч күп серләр ачылыр.

2 укучы.Без бүген бик әһәмиятле химик күренеш турында сөйләшербез.

               Ул күренеш безнең ярдәмче дә,дус та була ала. Ә кайчакта  

               куркыныч, буйсынмас дошманга әйләнә. Хәзер мин сезгә бер

               табышмак әйтәм. Шуның җавабын табыгыз.

                          Ашатсаң яши, эчертсәң үлә.      Әйе, бу – ут.

                Без бүген ут турында сөйләшербез.

3 укучы. Ут безгә кайдан килгән? Прометей турында легенданы беләсезме?

               Кешеләр кайчандыр тау куышларында, мәгарәләрдә яшәгәннәр.Про-

               метей кешеләрне җир сөрергә, йорт салырга, укырга-язарга өйрәткән

              Дусты Гефестның тимерчелегеннән ут алып, аны кешеләргә биргән,

             утны кулланырга өйрәткән. Борынгы грекларның төп алласы Зевсның

              моңа бик нык ачуы килгән.Ул Прометейны кыяга богаулап куярга

             боерган. Көн дә бөркет килеп Прометейның бавырын чукый торган

              булган, ә төн эчендә бавыр яңадан үсә торган булган.  Шулай итеп,

              Прометей үзе авырлыклар күреп булса да, кешеләргә ут табып

               биргән.

4 укучы. Башта кешеләр утны таба белмәгәннәр. Бары тик аны саклый гына    

              алганнар. Утны саклау урыны ничек атала? Әйе, учак. Дөньяның күп

              телләреннән тәрҗемә иткәндә бу сүз “өй “  дигән мәгънәне аңлата.

              Кеше иң беренче өйне дә үзенә түгел, ә учакка ясаган. Аны җил –

              яңгырдан саклаган

.

5 укучы. Ут – безнең дустыбыз дибез. Ни өчен? Өйне җылыту өчен дә,

               ашарга пешерү өчен дә ут кирәк.

               Ут яшәсен өчен ниләр кирәк?

  1. янучан материал (утын, күмер, газ һ.б.)
  2. һава ( кислород )
  3. җылылык чыганагы.

Шушыларның берсе генә булмаса да ут янмаячак.

6 укучы Химияне өйрәнеп, без шырпысыз гына ут кабызырга өйрәндек.

Хәзер мин сезгә  пыяла таякчык белән генәут кабызып күрсәтәм.

(Тәҗрибә күрсәтү)

Мөгаен, сез шәм, учак ялкынына карап торырга яратасыздыр. Яратасызмы? Хәзер мин сезгә ялкынның төсен үзгәртеп күрсәтәм

(Тәҗрибә күрсәтү)

7укучы. Хәзер тагын бер табышмакның җавабын табыгыз.

                          Йөгереп чыга, җилгә оча.   Бу төтен.

(Тәҗрибә күрсәтү- “ утсыз төтен ”)

Утсыз төтен булмый. Бары тик химия дәресендә генә утсыз төтен күреп була.

8 укучы. Утсыз төтен булмый. Ут әле бик куркыныч һәм явыз да булырга мөмкин. Әйтегез әле, табигатьтә нинди куркыныч күренешләр ут белән бәйле? Әйе, пожарлар, вулканнар.

                (Тәҗрибә күрсәтү – “Вулкан “)

9 укучы. Ә хәзер әйтегез әле, утны ничек сүндереп була.

               Тактага карагыз әле. Януны туктату өчен бу өч шартның берсе булса да юк итәргә кирәк.

  1. Су сипсәң – суына.
  2. Ком сипсәң, одеал капласаң һава керми, янгын туктала.

10 укучы. Урманда учак ягу ни өчен куркыныч? (Җаваплар тыңлана )

                Ә ни өчен урманда ватык пыяла кисәкләре калдыру куркыныч.

                (Пыяла ватыклары линза кебек кояш нурларын җыеп, үлән, коры  ботакларны кыздырып, ут кабарга мөмкин)

 

Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе

Төзеде:химия-биология укытучысы Нәгыймова Д.Р.

Актаныш 2013


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированный урок (история, георгафия, литература) для учащихся 6-7 классов на тему: "Мифы Древней Греции. Титан Прометей."

На уроке совершается путешествие в современную Грецию, чтобы отыскать следы прошлого. Происходит краткое  ознакомление с атрибутами Греции и, как эти символы связаны с Древней Грецией. Дети знако...

Презентация к интегрированному уроку (история, география, литература) на тему: "Мифы Древней Греции. Титан Прометей".

Презентация составлена, как добавочный материалл к уроку на тему: "Мифы Древней Греции. Титан Прометей". Может использоваться  на уроках географии, истории, литературы и мировой художественной ку...

Урок – конференция по теме: « Прав ли был Прометей…?» 11 класс

Урок – конференция по теме:  « Прав ли был Прометей…?»Внеклассное мероприятие по физике 11 классУчитель Лукашева Светлана ФеликсовнаМБОУ СОШ 34 г.Новошахтинска Ростовской области...

Конспект урока: Эсхил и его трагедия «Прометей Прикованный»

Значение трагедии Эсхила «Прометей Прикованный» очень велико. У этого произведения особая судьба в мировой культуре. Насыщенный огромным гуманистическим пафосом образ непреклонного титана, заступника ...

Чувашский Прометей

Урок теми: Чёваш Прометей.Т.с.% Шыравпа тишкер\ =авра с.тел.?П.л\ т.ллев.сем% +ырав=ён т.рл. енл. пултарулёхне: тёрёшулёхне кётартасси; Иван Яковлевичён в.ренекен.семпе: .=теш.семпе паллашта...

Материалы по презентации учащихся - Класс-отряд "Прометеи" - победители районного конкурса "Орлята 2006", "Орлята 2007""

Презентация "В зоне пионерского действия" - на конкурс "Орлята"[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3520925","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"316","style":"border-w...