Разработка урока химии на тему "Соли".
план-конспект урока по химии (8 класс) на тему

“Тозлар шәһәренә сәяхәт”

 

ХИМИЯ ФӘНЕ БУЕНЧА УЕН – ДӘРЕС

ЭШКӘРТМӘСЕ. 8 КЛАСС.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon himiya_drese.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Саба муниципаль районы

Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе.

“Тозлар шәһәренә сәяхәт”

ХИМИЯ ФӘНЕ БУЕНЧА УЕН – ДӘРЕС 

ЭШКӘРТМӘСЕ. 8 КЛАСС. 

.

Төзеде: химия укытучысы

Арстамбекова Гөлфия Зөфәр кызы.

  8 класста неорганик матдәләрнең өйрәнелгән класслары турында белемнәрне системалаштыру дәресе.

   Тема: Тозлар шәһәренә сәяхәт.

   Максат: 1. Уку-укыту: неорганик матдәләрнең класслары турында белемнәрне системалаштыру.

   2. Үсеш: төрле класс матдәләре һәм алар арасындагы генетик бәйләнеш турында  мәгълүматларны киңәйтү.

   3. Тәрбия: Матдәләрнең күптөрлелеге һәм аларның бердәм системасы турында күзаллаулар булдыру. Фәнгә карата кызыксыну уяту.

   Җиһазлау: биремле карточкалар, тәҗрибәләр өчен лаборатор җиһаз һәм реактивлар. “Неорганик матдәләрнең генетик бәйләнеше” схемасы.

   Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе.

   Дәрес төре: уен-дәрес.

   Методлар һәм алымнар: сүзле-күрсәтмәле, өлешчә эзләнүле, лаборатор эш, мөстәкыйль эш.

   Эш формалары: фронталь, группалы, парлы, индивидуаль.

                                       Дәреснең барышы.

   Укытучы: Укучылар, без сезнең белән гади һәм катлаулы матдәләр, неорганик матдәләрнең төрле класслары вәкилләре белән таныштык. Ә

бүген , булган белемнәребезне системалаштыру максаты белән уен-дәрес оештырдык. Дәрестә ике алып баручы (консультантлар) сезгә уен тәртибен аңлатырлар.

   I алып баручы: Дусларым, ишеттегезме әле, “Матдәләр” патшалыгының “Тозлар” шәһәрендә бик зур бәйрәм үткәрелә икән. Бәйрәм бик күңелле булачак ди, анда барып җиткән һәр укучы  химия буенча белемнәрен бик нык арттырачак ди. Барасыгыз киләме?

 

  II алып баручы: Ләкин бәйрәмгә бүләк белән барырга кирәк икән. Әйдә “Гади матдә” кибетеннән һәркем бер бүләк алсын. Бүләк бәясе – белем. Нинди матдә алырга телисең, аның исемен, неметаллмы, металлмы икәнлеген әйт.

   Сатуга куелган матдәләр: Na, C, K, N2, Ca, P, Al, S, Cu, Cl2, Mg, Si.

   (Укучылар матдә формуласы язылган карточкаларны сайлап алалар).

   I  алып баручы: Сез әзерме, дуслар? Юл бик ерак, төрле киртәләр бик күп. “Тозлар” шәһәренә барып җитәр өчен сезгә утны-суны кичәргә туры киләчәк.

    II алып баручы: Кулыгыздагы бүләкләрегез буенча сезне ике төркемгә бүләбез: “Неметаллар” һәм “Металлар”. Кайсы төркем тизрәк барып җитәр?

   I   тукталыш:  “Физик үзлекләр”.

   Һәр төркем үз исемендәге матдәләрнең гомуми физик үзлекләрен әйтергә тиеш. (Консультантлар җавапларны бәяләп баралар).

    II тукталыш:  “Ут”. Сәяхәтчеләрнең юлын ут киртәли. Сез үзегез һәм бүләк матдәләрегез шушы ут аша үтәргә тиеш. Ә моның өчен:

    А) “Неметаллар” командасы – оксидлашу,

         “Металлар” командасы – яну реакциясенә билгеләмә бирсен.

    Б) Тәҗрибә. Һәр команда бер матдәне оксидлаштырып күрсәтсен,  химик реакция билгеләрен әйтсен.

    Мәсәлән: Бакыр чыбыкны кыздыру (Практик эш №2 нең I тәҗрибәсе кабатлана).

   2Cu + О2 =  2CuО  яки C + О2 =  CО2   Куркынычсызлык кагыйдәләре әйтелә.

   В) Һәр укучы үз матдәсенең оксидлашу реакциясе тигезләмәсен дөрес итеп язсын. Мәсәлән:

   Сa + О2 = 2СаО       нигез оксиды,

   S + O2 = SO2            кислота оксиды һ.б.

   Сезнең бүләкләрегез оксид хәленә күчте.

   

   III тукталыш:  “Су”. Юлны дәвам итү өчен мул сулы елганы кичәргә кирәк. Оксидларның су белән реакциясе тигезләмәсе языла. (мөмкин булганнары гына). Мәсәлән:

   СаО + Н2О = Са(ОН)2     нигез,

   CО2  + Н2О = Н2СО3      кислота.

Башка укучылар үз оксидларына туры килә торган гидроксид формуласын язалар.

    Сезнең бүләкләрегез гидроксид хәленә күчте.

   IV тукталыш:  “Индикатор” тукталышы. “Металлар”командасы селтеләрнең,  “Неметаллар”командасы кислоталарның индикаторларга  тәэсирен бер тәҗрибә белән күрсәтәләр.

   V тукталыш. “Нейтральләшү”.

Шәһәргә якынлашабыз. Тик бүләк бары тик тоз рәвешендә генә булырга тиеш икән. Һәркем күрше командадан үзенә пар сайлый. Алар икесе бер тигезләмә язып алга үтәләр. Мәсәлән:

   2NaOH + H2SO4 =  Na2SO4 + 2H2O

   VI тукталыш. “Тозлар” шәһәре. Ниһаять шәһәргә килеп җиттек. Ә сез тозлар турында ниләр беләсез?

                                             Тест.

1. Тозларның составы:

    А) Металл атомы, кислота калдыгы.

    Б) Неметалл атомы, кислота калдыгы.

    В) Водород атомы, кислота калдыгы.

2. Сульфид тозы формуласы:

    А) К2SO4

    Б) К2SO3

    В) К2S

3. Кайсы реакция мөмкин түгел:

    А) Ca + HCl  =

    Б)  Zn + HBr  =

    В) Hg + HCl  =

4. Кайсы реакция мөмкин :

    А) Zn + H2SO4 =

    Б) Ag + H2S =

    B) Cu + HCl  =

5. Тоз формуласын табарга:

    А) Mg(OH)2

    Б) Н3РО4

    В) KNO3

6. Тоз составындагы кислота калдыгы ничә валентлы:  Na2СO3

    А) I

      Б) II

     В) III

7. НNO3 һәм Fe(OH)3 реакциясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән тозның формуласы нинди:

    А) Fe(NO3)3

    Б) Fe(NO3)2

    В) Fe(NO2)3

8. Кислота һәм нигез арасындагы реакция ничек атала:

    А) оксидлашу

    Б) нейтральләшү

    В) гидролизлашу

9. Кайсы тоз формуласы дөрес төзелгән:

    А) AlSO4

    Б)  Al2SO4

    В) Al2(SO4)3

10. Нейтральләшү реакциясе нәтиҗәсендә тоз һәм

    А) металл оксиды

    Б) гади матдә

    В) су                                       барлыкка килә.

Йомгак ясала.  Баллар буенча билгеләр куела.

Нәтиҗә.

Өй эше. Тозлар турында өстәмә материаллар алып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока химии в 9 классе по теме: "Алюминий и его соединения"

Урок проводится в начале изучения данной темы....

Методическая разработка урока химии в 11 классе "Белки - природные полимеры"

Данный материал будет полезен как учителям химии, так и преподавателям биологии. Можно смело применить в качестве интергированного материала, предварительно его переработав....

Методическая разработка урока химии по теме: "Закон сохранения массы веществ". 8 класс.

Практико-значимый проект, с применением ИКТ и здоровьесберегающих технологий на различных этапах урока....

разработка урока химии в 9 классе по теме "Фосфор" с использованием ИКТ И ЦОР.

Это урок изучения нового  материала. Цель: Познакомить учащихся с фосфором как химическим элементом и простым веществом.Урок проводится с использованием ИКТ, цифровых образовательных ресурсов Инт...

методическая разработка урока химии в 9классе "Химия и пища"

Тема "Химия и пища" изучается в курсе химии 9 класса в разделе "Химия и жизнь". На этом уроке прослеживаются межпредметные связи химии и биологии. С химической и биологической точек зрения рассматрива...

Методическая разработка урока химии по теме "Нефть, ее состав, переработка и применение" химия 10 класс (автор учебника О.С. Габриелян)

Данный урок проводится в форме ролевой игры. Главная цель таких уроков - вовлечение каждого ученика в процесс активного овладения знаниями и осуществление профессиональной ориентации учащихся....