Тел күрке- сүз
классный час (8 класс) по теме

Сыйныф сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tel_k_rke-s_z.rar2.18 МБ

Предварительный просмотр:

Тема:                             Тел күрке - сүз.

Максат:      Зарарлы гадәтләрнең зыянлы булуына төшендерү, сүгенү                              сүзләренең  сәламәтлеккә тискәре  йогынтысын  аңлату

                         Сүгенү сүзләренә карата нәфрәт тәрбияләү, куллану теләге булдырмау.

                         Үз-үзеңне тәрбияләү теләге уяту

(слайд№1)

Бервакыт бик бай һәм күренекле сәүдәгәр мәҗлес җыйган.(слайд№2) Кунакларның берсе хуҗага болай дигән:

  1. Синең колыңның тапкыр һәм үткен телле кеше икәнлеген бөтен шәһәр белә. Син аны базарга җибәреп кайтар әле, дөньядагы иң гүзәл нәрсәне алып кайтсын.

Хуҗа Эзопны чакырткан.(слайд№3)

  1. Ишетәсеңме, Эзоп? Менә сиңа акча, бар базарга һәм дөньядагы иң гүзәл нәрсәне сатып алып кайт.

Кол китә һәм өсте салфетка белән ябылган поднос алып килә. Салфетканы күтәреп карасалар, анда тел ята.(слайд№4)

  1. Эзоп, син тел алып кайткансың ләбаса!
  2. Бу дөньяда иң гүзәл нәрсә түгелмени? Тел белән без иркәләү, тугрылыклы булу һәм сөю сүзләре әйтәбез.

Бераздан кунакларның икенчесе хуҗага болай ди:

  1. Синең колың кабат базарга барсын һәм дөньядагы  иң коточкыч нәрсәне алып кайтсын!

Эзоп шул ук поднос белән кире әйләнеп кайта. Салфетка астында тел ята.

- Эзоп, син тагын тел алып кайтасың ләбаса!

- Ул коточкыч нәрсә түгелмени? Тел белән без нәфрәт сүзләре әйтәбез. Тел белән без сугыш игълан итәбез.

  1. Бу притчада сүз нәрсә турында бара?

(телнең яхшы хәбәр сөйләргә дә , начары  турында белдерергә дә сәләтле булуы турында )

  1. Андый хәбәрләрне тел нәрсә аша җиткерә?

      (сүзләр белән.)

  1. Димәк, телнең күрке- сүз. Бүгенге сыйныф сәгатебезнең темасы – Тел күрке- сүз.(слайд 5)
  2. Әхлаклы, әдәпле, тәрбияле кешедән нинди сүзләр ишетербез?

-   Борынгы заманнардан ук кешеләр  сүзләрнең , догаларың  илаһи көчкә ия булуын сизгәннәр. Догалар белән чирләрне дәвалаганнар. Хәзер дә, бәла-каза, фаҗигага юлыккан кешеләргә, беренче булып, сүз белән дәвалаучы, психологлар ярдәмгә килә. (слайд №6)

Ягымлы, шәфкатьле, юату сүзләре кешене тынычландыра, ышанычын арттыра, өмет өсти, күңелен күтәрә. Психологлар раславынча, кайбер сүзләр  зур илаһи дәвалау көченә ия .(слайд №7) Алар: яхшылык, игелек, өмет, мәхәббәт, бәхет, матурлык, ышаныч.

             - Әйдәгез, моны тикшереп карыйк әле. Игелекле сүзләр эстафетасы тәкъдим итәм. Сезгә матур, ягымлы, игелекле сүзләр әйтергә кирәк булыр.

Мин башлыйм:

Алтыным

Акыллым

Кояшым

Куанычым

      Шатлыгым

Үскәнем

Җимешем

Кадерлем

Сандугачым

Былбылым

Җаным

Матурым

Сөеклем

Күз нурым

Бәгырем

Багалмам

(слайд№8)

- Матур сүзләр ишетү күңелгә рәхәтме?

- Хәзер кәефегез ничек, күрсәтегез?

     Димәк, бу сүзләр илаһи көчкә ия.

-Кызганыча каршы, тормышта, кешеләр мөнәсәбәтендә сүгенү, дорфа сүзләр белән тиргәү очраклары да юк түгел.(слайд №9)

Хәзерге медицина, сәламәт яшәү рәвешенең бер мөһим таләбе - сүзләрне сак куллану дип раслый.  Соңгы елларда копролалия дигән чиренең симптомнарын күп кенә кешедә күзәтергә мөмкин. Копролалия грек сүзе пычрак сөйләм дигәнне аңлата. Медицинада сүгенү сүзләрен бер кирәксезгә куллануны шулай дип атыйлар.

  Галимнәр хәтта сүгенү сүзләренең начар тәэсирен тәҗрибәләр үткәреп исбат иттеләр. Мәсәлән, бер үсемлекләрне матур,  ягымлы сүзләр әйтеп, классик музыка, дога тыңлатып тәрбиялиләр, ә икенчеләрен сүгеп. Нәтиҗәдә сүгенү сүзләрен ишетеп үскәннәре зәгыйфь була. Шулай ук догалар укылган су- шифалы суга әйләнә, әшәке сүзләрне ишеткән су -агуга әйләнә. (слайд№10)

-Кайбер галимнәр, сүгенү сүзләрен ишеткән кешегә дә зыян килә, ди. Ни өчен дигәндә, кеше 80% судан тора, ә су информацияне яхшы кабул итә  һәм озак итеп саклый.

     -Сүз ул тән белән җанны бәйләүче чара. Юкка гына халык, теле бозыкның - күңеле бозык димәгән, ягъни тел кешенең кемлеген аңлата, ди.  Гомумән, тел турында мәкальләр бик күп.

 Әйдәгез, шушы мәкальләрне Әпчеһи һәм Исән бул! командаларында барлыйк. Мәкальләрнең икенче өлешен табыйк әле.  

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

Яхшы тел яу кайтарган.

Яхшы сүз-тәнгә сихәт, яман сүз – тәнгә җәрәхәт.

Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә.

     Тел байлыгы бай итәр, тел юклыгы юк итәр.

Яхшы сүз балдан татлы.

 (слайд№11)

       Психологлар әйтүенчә ,бозык сүзләргә күнексәң, котылуы бик авыр.

Күнегү процессы 3 этаптан тора:

1нче стадиядә  беренче тапкыр ишеткәндә кеше ояла, тартына.

2нче стадиядә  кеше беренче тапкыр кемгәдер охшарга тырышып, ияреп, үскәнлеген күрсәтү өчен уйнап кына куллана

3нче стадиядә инде кеше күнегә, оялмый. Аннан кулланганын сизми дә кала, соңрак сүгенү сүзләреннән башка аңлаша да алмый башлый, күп сүзне оныта.

Ягъни, сүгенү – начар гадәткә әйләнә. (слайд№12)

-Сез тагын нинди начар гадәтләрне беләсез? Ни өчен аларны начар гадәт дип атыйлар?

- Сүгенү сүзләрен кайларда ишеткәнегез бар?

 Хәзер урамда да, ишегалдында да , мәктәптә дә, яшьләрдән дә, олылардан да, хәтта телевизордан да ишетәбез.

Ә бит мондый ямьсез, сүгенү, тиргәү, кешене кимсетә торган сүзләрне элек түбән катлам кешеләре генә кулланган.

 Менә шундый фактлар.

-  Сез ямьсез, әшәке сүзләр кулланасызмы? Аннан котылырга телисезме?

     -Сүгенүдән ничек котылырга кирәклеген беләсезме?

(слайд  №13)

      Психологлар 4 кагыйдәне үтәү җитә дип саный.

  1. начар сүзләр куллануны туктатырга
  2. сүгенү сүзләре кулланган кешеләр белән аралашмаска
  3. классик әдәбият укырга
  4. шигырьләр һәм афоризмнарны истә калдырырга

  Яман, ямьсез, сүгенү сүзләр кулланып кешеләрне кимсетү закон белән тоела.(слайд №14)

   Безнең Республика күләмендә дә әшәке сүзләргә, тәмәке тартуга, наркоманиягә каршы проект эшли башлады.

 

        Шәһәребез балалары  да бу проектта катнаша. Бәлки, телевизордан 8     нче мәктәп балаларының эшләре турында ишеткәнсездер дә.  

 

          Россиядә сүгенүгә каршы көрәш акцияләре дә үткәрәләр.

Белгородта штраф та салалар.(слайд №15)

     Студентлар, журналистлар  лозунглар язалар.

Әйдәгез әле, без дә язып карыйк:

Сүгенү- сәламәтлеккә агу.

Сүгенү- тәмугта яну.

Сүгенсәгез, белегез-

Өзелеп төшәр телегез.

Сүгенү- гөнаһларга күмелү.

Сыйныф сәгатебез ахырына якынлашты.

Дәвам итегез:

Мин сүгенмим һәм сүгенмәячәкмен, чөнки ул начар гадәт,

сәламәтлеккә зыянлы,

әхлаксызлык билгесе

(слайд №16)

(Командаларның эшенә нәтиҗә. Укучыларга брошюра таратыла.)