Күңелдән юылмаган эзләр...
классный час (10 класс) по теме

Мингазова Галия Мухаметсалиховна

Классный час, посвященный 100-летию со дня рождения татарского поэта, нашего земляка Сибгата Хакима. Использованы материалы исследовательских работ учащихся. Материал публикуется на татарском языке.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Минһаҗева Галия Мөхәммәтсәлих кызы,

Олы Әтнә урта мәктәбенең

  10А сыйныф җитәкчесе

Күңелдән юылмаган эзләр...

(сыйныф сәгате)

Максат: якташыбыз Сибгат Хәким  поэзиясендә сугыш фаҗигасенең яктыртылуын тирәнтен өйрәнү; укучыларны шагыйрь иҗатына кагылышлы эзләнү эшенә җәлеп итү, Сибгат Хәкимнең публицистикасы белән танышу.

Үткәрү формасы: телдән журнал.

Үткәрү урыны һәм вакыты: Олы Әтнә урта мәктәбе, 10А сыйныфы (15 укучы), 01.12.2011 ел.

Әзерлек эше: Күлле Киме урта мәктәбендә урнашкан шагыйрь музеена сәяхәт, аерым әсәрләргә анализ (төркемнәрдә эш), шигырьләрне сәнгатьле уку.

Җиһазлау5: Сибгат Хәким портреты, шагыйрь китапларыннан күргәзмә, Күлле Киме музее буклеты, шигъри юллар:

Без азатлык алып биргән көннәр,
Хәтерләми икән кем генә!
Бер вакыйга җитәр сөйләр өчен
Сугышчының бөтен гомренә.

                        С. Хәким.

 Сыйныф сәгатен үткәрү планы:

  1. Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.
  2. Шагыйрь поэзиясендә сугыш фаҗигасе.
  1. Сибгат Хәким − сугышчы.
  2. Шагыйрь иҗатында сугыш темасының чагылышы.

  1.  Публицистик мәкаләләрдә сугыш темасы.
  2. Төркемнәр эшчәнлегенә бәя бирү.
  3. Сыйныф җитәкчесенең йомгаклау сүзе.

 Сыйныф сәгатен үткәрү тәртибе:

  1. Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.

Укучылар, белгәнебезчә 4 декабрь көнне Россиянең Максим Горький, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге бүләкләренә лаек булган, Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 100 яшь була. Без сезнең белән аның туган авылы Күлле Кимедә булып, шигырьләрендә җырланган үрләрен, талларын, чишмәләрен күрдек;  урта мәктәп бинасында урнашкан шагыйрь музеена кердек, экспонатлар белән таныштык. Ноябрь ае дәвамында сез шагыйрь иҗатында сугыш темасының чагылышы буенча эзләнү эше алып бардыгыз, күп кенә шигырьләрен яттан өйрәндегез.

Бүгенге сыйныф сәгатен телдән журнал формасында алып барырбыз. Һәр төркемнең чыгышын игътибар белән тыңлагыз. Соңгыннан төркемнәргә бергәләп бәя бирербез.

  1. Шагыйрь поэзиясендә сугыш фаҗигасе.

Беренче алып баручы:

Сугыш! Шушы кыска гына сүз эченә күпме нәфрәт, күз яшьләре, күпме каргыш сыйган. 1941 нче елның егерме икенче июнендә башланган сугыш күпме кешеләрнең гомерләрен өзгән, күпме авыл-шәһәрләрне җимергән...   Совет халкы, кулларына корал алып, сугышның беренче көннәреннән үк туган илне немец гаскәрләреннән азат итәргә ашкына. Сугышчылар үзләренең көчләрен дә, гомерләрен дә кызганмыйлар.

Икенче алып баручы:

Сугышның беренче көннәрендәге хәвефле хәбәрләргә татар язучылары, иҗат активлыгын көчәйтеп, көрәшкә рухландыручы әсәрләр иҗат итү белән җавап бирделәр.

Халык һәм тарих кузгалган,
Мин сугышчы, биштәрле,
Шул гади биштәрлеләргә
Бөтен язмыш өстәлде, −

дип язды Сибгат Хәким «Мәрмәр» дигән шигырендә.

Илгә немец фашистлары басып кергәч, шагыйрь кулына мылтык ала, өстенә соры шинель киеп, илен азат итәргә сугышка китә.

Беренче алып баручы:

Сугышта ул – рота командиры, артиллерист. Совет гаскәрләре сафында укчы взводның командиры булып, Украинаны, Молдавияне фашизм чирүеннән азат итешә. Ржев һәм Курск юнәлешендәге сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Курск дугасындагы атаклы сугыш дәһшәтен исән-имин кичеп, утлы юллар аша үтеп туган якка кайтып егыла да, туган туфрактан көч алып, әдәбиятның алгы сызыгына баса.

Икенче алып баручы:

       Сугыш темасы, сугыш фаҗигасы Сибгат Хәкимнең бөтен иҗаты буйлап сузылган. Сугыш  шагыйрь өчен  канлы фаҗига гынә түгел, ә утлар-ялкыннар эчендә үткән яшьлек тә.

Беренче алып баручы:

Сыйныф сәгатебезнең эпиграфы итеп Сибгат Хәкимнең түбәндәге шигъри юлларны алдык:

Без азатлык алып биргән көннәр,
Хәтерләми икән кем генә!
Бер вакыйга җитәр сөйләр өчен
      Сугышчының бөтен гомренә.

Беренче төркем    (өч укучы чыгышы):

 Без Сибгат Хәкимнең сугыш чорында язылган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Сибгат абыйның сугыш елларында язылган әсәрләре күп түгел, нибарысы егермеләп шигырь. Моны шагыйрь үзе болай аңлаткан: “Күрәсең, шагыйрьләр төрле-төрле, күңелләре, кичерешләре төрле, иҗат процессы һәркайсының үзенчә. Берәүләр вакытында кабына, яна, ачылып китә. Берәүләр озак саклый, озак йөртә. Мин әле соң да тиз генә кереп китә алмадым, уйларны тиз генә җыя, туплый алмадым”.

Шагыйрьнең сугыш чоры шигърияте 1942 елда, ягъни бөтен совет поэзиясендә өндәү-чакыру дәвере үтеп, шагыйрьләрнең окоптагы солдат тормышына игътибарлары арткан вакытта туа. Аның лирик шигырьләре гади сугышчы хис-тойгыларын гәүдәләндерүләре белән кызыклы да. Бер очракта лирик геройлар җиңелчә елмаю тудырган ситуациядә бирелүләре белән укучыга якынаялар. Икенчеләрендә исә солдатлар туган якларын, туганнарын, балаларын сагынучылар булып күз алдына басалар. Шагыйрь сөйләме риторикадан, патетик пафостан азат, кичерешләре үз взводындагы теләсә кайсы солдат күңелендә яшәгән тойгылардан аерылгысыз. Шунысы кызыклы: Сибгат Хәким сугышчыны атакага барган, дошман урнашкан биеклекләрне алган вакытыннан бигрәк, алгы сызыкның беркадәр тыныбрак калган чагында сурәтли. Герой я хат укый, я җыр тыңлый, я төш күрә, я партиягә керү турында гариза яза.

  1. “Фронтовик” шигырен уку.
  2. “Хат” шигырен уку.

 Икенче төркем       (дүрт укучы чыгышы):

   1. Безнең төркем шагыйрьнең “Дуга” поэмасы белә таныштырырга тели. 70нче елларда Сибгат Хәким Бөек Ватан сугышы темасына әйләнеп кайта. Хәзер инде ул әлеге күп кан түгелгән заманга узган еллар югарылыгыннан торып карый. Аның күңелен бигрәк тә үзе катнашкан Курск дугасы вакыйгалары дулкынландырып, хисләндереп тора. Поэмада җиде көн сурәтләнә. Чирек гасырдан соң сугыш булган урынга килгән шагыйрьнең кичерешләре тасвирлана.

  “Бу әсәрем минем – истәлек-биография. Бөек Ватан сугышында мин гел бер дивизиядә – 375нче (соңгыннан Харьков исемендәге) дивизиядә хезмәт иттем... Дуга сугышлары Сталинградтан кала иң зур сугышлардан санала. Мин аның бары бер участогында гына булдым, мин бит бары взвод командиры гына, взводның биләгән урыны тар, кечкенә. Күргәннәрем күбрәк Ерик белән бәйле. Әсәрдә шул участоктан читкә чыгарга батырчылык итмәдәм.

   ... 1968 елның апрелендә мин, үз теләгем белән, хисләремнең кушуы буенча, үзем сугышкан урыннарга барып чыктым... Уйларны-истәлекләрне яңарттым... Авыр булса да, яшьлек шунда узган, миңа ул чакта утыз ике яшь иде...

                   Башта проза белән язарга исәп бар иде, материал күп, зур. Бөтенесен дә әйтеп бетерәсе килә. Язарга утыргач, прозаны шигырь җиңде...”- дип яза Сибгат Хәким бу әсәрнең язылуы турында.

2.Поэмадан өзекләр уку:

  1. “Дугада бишенче көн” (“Тупланган бер урыны – утлы Дуга” дигән юлдан башлап, “Җирнең тәмам асты өскә килеп/ Буталганда җуйдым Низамны” дигән юллар белән тәмамлап.)
  2. “Дугада алтынчы көн” (“Гаскәрләре Дала фронтының” дигән юлдан башлап, “Сталинград. Дуга, Днепр дип, /Кыска итеп сөйли солдатлар...” дигән юллар белән тәмамлап.)

 3. Шагыйрь сугыш утында чыныккан дуслыкны сурәтли. Ул сугышның фаҗигале, авыр көннәрен драматик киеренкелек, кырыс хакыйкате белән алга бастыра. Шагыйрь бу далада сугышчылар гомеренең «якты сукмагын» күрә.

 Украин язучысы Иван Нехода заманында Сибгат Хәким турында:

«Мин аңар, яхшы шагыйрь булганы өчен генә түгел, яхшы солдат булганы өчен дә сокланам. Сибгат Хәким укчы взводы белән Бөек Ватан сугышында минем туган Украинамның икенче башкаласын − Харьковны азат итеште. Шуның өчен мин аның алдында тирән ихтирам белән баш иям», - дигән.

Өченче төркем      (дүрт укучы чыгышы):    

1.«Бакчачылар» поэмасы да сугышның иң авыр елларына багышланган. Ләкин биредә инде сугыш үзе турыдан-туры күренми, укучы  Идел буендагы татар авылы кешеләре, бакчачылар белән очраша. Алма бакчасы сугыш елларының фаҗигасен ачкан символик бер күренешкә әверелеп китә.

Шагыйрьнең игътибар үзәгендә − бакчачылар, аларның язмышлары. Төп игътибарны шул образларга, Сәлимнең эчке дөньясын сурәтләүгә юнәлтү Сибгат Хәким иҗатында кеше язмышы белән кызыксыну көчәю турында сөйли.

2. Поэмадан өзекләрне яттан сөйләү:

- 10нчы бүлек (“Фронтта... сугышта туплар

                            Ташлый җирне актарып...”)

-11нче бүлек (“Безнең уңайга түгел җил,

                          Килде быел авырга” – дигән сүзләрдән башлап.)

- 12нче бүлек (“Өзелде күпме гомерләр...

                           Сугыштан җан өшегән.”)

  1.  Публицистик мәкаләләрдә сугыш темасы.

Дүртенче төркем         (ике укучы чыгышы):    

  1. Сибгат Хәкимнең сугыш турында публицистик язмалары без укыган китапта “Күңелдән юылмаган эзләр” дигән исем белән берләштереп бирелгән. Шагыйрь үзе проза язуны дәфтәрләрдә еллар буена теркәлеп, тупланып килгән детальләр, фактлар, эпизодларның күплеге белән аңлата. “Син кичергәнне берәү дә, беркем дә кабатлый алмый икән. Шуңа күрә үзең яз, үзең күргәнчә, синең сүзең солдат сүзе, татар шагыйренең сүзе булып калсын. Әдәби әсәр дә түгел, күңелдән юылмаган эзләр-уйланулар. Кыска-кыска язмалар...” – ди ул мондый язмаларга ишәрәләп.
  2. Мондый язмалар арасыннан мине иң тетрәндергәне – “Гарәфи” булды. Сибгат Хәким авылдашын башта 1941 елның көзендә мари урманнарында очрата: “Урта буйлы, түгәрәк ак чырайлы. Ияк астындагы уентысы да әле бетмәгән. Яшьлектән әле күп нәрсә сакланган: ягымлы шаян караш, гармунчыларга хас булганча гәүдәне төз, башны бераз читкә борыбрак тотышы... Гармунга түгел, әйтерсең арыш эченнән кызлар тавышы килгән якка карый...” Гарәфи инде сугышта яраланып, Семипалатта госпитальдә яткан, иртәгә яңадан фронтка китәсе. Авылдашы белән Сибгат абый икенче тапкыр 1942 елның җәендә фронтка барышлый очраша. Аларның бер дивизиядә, ләкин төрле полкларда хезмәт итүе ачыклана. Ржев янындагы сугышта Гарәфи һәлак була.

“Сугыштан соң, 1946 елның маенда, авылга кайтырга уйладым, сагынылган. Өстә әле фронт гимнастеркасы, аякта итек. Казан белән Арча арасындагы Чыпчык станциясеннән җәяүләп кайтам... Әтнәне уздым. Каршыма, баласын җитәкләп, бер хатын килә. Якынайдылар, таныдым: Гарәфинең иптәше, үндүрт яшьләр чамасындагы ир малай – аның олы малае. Ниндидер йомыш белән Әтнәгә киләләр. Ә мин кайтам. Күңелсез хәбәр белән кайтам. Юл читенә утырып, аларга Гарәфи турында сөйләдем... Малае нәкъ Гарәфи: ияге батып, уелып кергән. Күзләре дә әтисенеке кебек моңсу. Сагыш белән арыганлык бергә кушылган да күзләре тынып калганнар... Әтисе кебек ягымлы. Нихәл итәргә дә белмәгәннән, бары тыңлап кына тора... Юлда шушылай күзгә-күз очрашудан да читен нәрсә юк. Син исән, авылыңа кайтасың, аны коткарып кала алмагансың шикелле. Хет кире кит... Әтнә белән Киме арасы унике чакрым җир. Иң авыры – сугыш түгел, сугышта узган дүрт ел түгел – шушы ара икән... Киттеләр. Алар мине үз гомерләренә ничә мәртәбә күрсәләр, шулчаклы сөйләттеләр...

Беренче алып баручы:

Җиргә 66 тапкыр Җиңү язы килде. Ул безнең буын -  Бөек Ватан сугышын кинолардан, әдәби әсәрләрдән генә белгән буын өчен дә – иң зур бәйрәм. Сугышта катнашканнарның сафлары елдан-ел сирәгәйсә дә, яшьли тол калган хатыннарның бик күбе әби булып бетсә дә, ятим балалар сугышта ятып калган әтиләреннән күпкә олыгаеп бетсәләр дә,  сугыш яралары төзәлми...

    Икенче алып баручы:

Поэзия сугышта үзенең күп солдатларын югалтты, шагыйрьләр сафы сирәгәйде. Ләкин поэзия сугыштан җиңүче солдат кебек чыныгып чыкты. Утлы елларда язылган әсәрләр бүген дә көчле яңгырыйлар, яңа сугыш уты кабызырга маташкан кара көчләргә каршы кыю көрәшкә өндиләр. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенең күркәм традицияләре бүген дә яши, көрәшә, яңа буын шагыйрьләр тарафыннан үстерелә.

  1. Төркемнәр эшчәнлегенә бәя бирү.

  1. Сыйныф җитәкчесенең йомгаклау сүзе.

Бүген без Сибгат Хәкимнең иҗатындагы бары бер теманы карап үттек. “Фронтның буранлы озын юлын” үткән шагыйрь генә сугыш турында әнә шулай күңелләргә үтеп керерлек итеп яза ала торгандыр.  

Кулланылган әдәбият:

  1. Сибгат Хәким. Поэмалар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1977.
  2. Сибгат Хәким. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТР “Хәтер нәшрияты”, 2006.
  3. Татар әдәбияты тарихы. 6 том: 60-90еллар әдәбияты. - Казан: “Раннур” нәшрияты, 2001. – 264-283 б.    


 

Комментарии

Сыйныф сәгате конспектын бик игътибар белән укыдым. Нәкъ менә кирәк вакытта куя белгәнсез. Әзер материал бит бу! Ул эш төрләренең күплеге, материалның бай булуы күңелгә хуш килде. Рәхмәт Сезгә!