Үзебез ияләштергән җан ияләре өчен үзебез гаепле
методическая разработка по теме

Тинбакова Римма Варисовна

Максат. Кече туганнарыбыз турында булган мәгълүматларын тулыландыру. Укучыларда үзебез ияләштергән җан ияләре өчен җаваплылык хисләре тудыру.  Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, ярату, кызгану, хәлгә керә белү һ.б. хисләрнең кешеләргә хас булуын ачыклау. Логик эзләнү һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uzebez_iyalshtergn_zhan_iyalre_ochen_bez_zhavaply.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

Класс сәгате:  Үзебез  ияләштергән  җан  ияләре  өчен  без  җаваплы

                                           (6 нчы сыйныф өчен)

Максат. Кече туганнарыбыз турында булган мәгълүматларын тулыландыру. Укучыларда үзебез ияләштергән җан ияләре өчен җаваплылык хисләре тудыру.  Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, ярату, кызгану, хәлгә керә белү һ.б. хисләрнең кешеләргә хас булуын ачыклау. Логик эзләнү һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау. Компьютер, такта, агач формасы, кәгазь яфраклар.

Класс сәгатенең барышы:

1. Әзерлек. Уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, дусларым, сезне тагын күрүемә мин бик шатмын. Ә сез?

        1 слайд.

Дөнья матур, шундый матур,

Шундый матур булып тоела.

Ябалак кар бөртекләре

Гуя

     безнең өчен генә

                         күктән  коела...

2 . Теманы ачу.

-Балалар, бу шигырьдә әйтелгәнчә кар бөртекләре, һәм дә яңгыр, кояш, гомумән, бар табигать безнең өчен генә бармы дөньяда?(җавап)

-Әйе, дусларым, җир йөзендә меңләгән төр җан иясе яши һәм аларның һәрберсе яшәүгә хаклы.

                                                                2 слайд.

- Укучылар, бүгенге теманың ничек яңгыравын атаганчы, тактага игътибар итик, карагыз әле бу рәсемнәргә.анда нәрсәләр сурәтләнгән?

- Әйе, матур-матур этләр, песиләр. Димәк, бүген сүз нәкъ менә үзебез кулга ияләштергән җан ияләре турында барачак.

-Алар турында сез ниләр беләсез икән? Берничә укучы алдан ук кече туганнарыбыз турында мәгълүматлар әзерләп килделәр. Әйдәгез башта алдарны тыңлап китик.

 

1 укучы.Этләр һәм песиләр кешеләр белән бик күптәннән яши башлаганнар. Галимнәр, хәтта, хуҗалары белән этләр, песиләр арасында уртак сыйфатлар да барлыка килгән дип саныйлар. Америкада песиләр һәм этләр өчен олы клиникалар, кафелар, матурлык салоннары эшли. Аларга гаилә әгъзасына караган кебек карыйлар.

2 укучы. Песиләр турында күптөрле уйдырмалар да йөри. Аларны шайтан коллары дип санаганнар. Төннәрен алар җен-пәригә әйләнә дип санаганнар.

3 укучы. Песиләрдән курыкканнар да.Фландриядә , мәсәлән, атнаның бер көнендә песиләрне сарай түбәсеннән ыргытканнар.

4 укучы. Ә Парижда исә песиләрне капчыкка тутырып яндырганнар. Мескен мәчеләр интегеп, куркыныч үлем белән үлә торган булганнар.

5 укучы. Германиядә кара песидән генә түгел, акларыннан да курыкканнар.Аларны ашаткан һәм өендә асраган кешеләрне җәзага тартканнар.

6 укучы. Бары тик 150 ел элек кенә бу җан ияләренә карата булган мөнәсәбәт үзгәргән.

7 укучы. Ә этләр элек-электән кешенең йорт сакчысы булган. Ауга барган ирләргә азык табарга ярдәм иткәннәр. Ә сугыш чорларында алар ниләр генә эшләмәгән. Шартлаткычлар белән танк астына да кергәннәр. Разведкага да барганнар. Бүгенге көннәрдә дә этләр чик буйларында , аэропортларда хезмәт итәләр. Билгеле, моның өчен аларны кешеләр әзерли.

           -Эт – кешенең дусты, диләр. Берәүләргә – ул, гаиләдә җитеп бетмәгән мәхәббәт чыганагы, икенчеләргә – үзе кебекләр белән аралашудан тәм таба алмаганлыктан, якын сердәш һәм дус, өченчеләргә – тынычлык һәм дәва бирүче җан иясе, кемнәргәдер уенчык кына, хәтта корал да булырга мөмкин.

-Хуҗасы этенә ничек кенә карамасын, борынгылардан ук килгән гадәт буенча, эт, беренче чиратта, йорт сакчысы. Эт – хуҗасына, хуҗа этенә бик ияләшә. Мисал өчен кечкенәдән истә калган бер хатирәне китерәм. Яз җитеп, тау битләре кардан ачылуга, без, 10-12 яшьлек малайлар-кызлар, шунда уйнарга менә идек. Беркөнне күрше малае Айрат этен дә үзе белән алып менгән, үзе тыныч, сыйпата, иркәләнгән дә була. Куышлы уйнаганда: «Куыш син дә», – дип, Айратка китереп сугуым булды, эте, ырылдап, кулыма килеп тә ябышты. Беләзекне хәйран ерткан иде. Хуҗаны яклау инстинкты булгандыр, Айратка бик ияләнгән эте.

  1. Әйе, песиләрне кыерсыта торган заманнардан бирле күп сулар аккан, аларга мөнәсәбәт инде үзгәрде. Шулай да, халык әкиятләрендә, язучылар әсәрләрендә алар турында күп нәрсә язып калдырылгын. Исегезгә төшерегез: этләр һәм песиләр турында нинди әкиятләр, хикәяләр укыганыгыз бар. Бәлки кинофильмнар, мультифильмнар караганыгыз бардыр.
  2. Укучылар , этләр, песиләр турында күп кенә халык авыз иҗатында мәкаль һәм ышанулар да сакланып клган.

                                                         3 слайд

  1. Әгәр песине кыерсытсаң, гомер буе бәхет күрмәссең.
  2. Юлыңда песи очраса, эшең уңмас.
  3. Өйгә песи үзе килеп керсә, бәхет китерә.
  4. Яңа өйгә иң элек песи керсен.
  5. Песи койрыгына ялгыш баскан кыз кияүгә чыга алмый.
  6. Диңгезгә чыгар алдыннан диңгезчеләр үзләре белән песи алганнар, ул тынычлык китерә дип саналаган.

Балалар, һәр ышану, әйтем безгә тәрбия бирү өчен яши. Игътибар иткәнсездерме: алар бу җан ияләренә мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияли .

                                                                 4 слайд

- Укучылар , ни булды? Әле генә без эт-песилрнең матур-матур рәсемнәрен карап киттек. Ә бу рәсемнәрдә нинди күренеш. Алар нинди хәлдә ? Алараны бу хәлгә кем җиткергән дип уйлыйсыз? (Кешеләр) Этләр һәм песиләрнең бу хәленә төшүенә кем җаваплы соң? (Кешеләр)

-Димәк, без үзебез ияләштергән җан ияләре өчен үзебез җаваплы булып чыгабыз. Бүгенге темабыз да шушы: үзебез ияләштергән җан ияләре өчен үзебез җаваплы.

Бүгенге көндә кешеләр эт-мәче генә түгел, тагын күп төрле җан ияләре асрарга алыналар, кыйбат хакка сатып та алалар. Шундый җан ияләреннән кайсыларын беләсез?

5 слайд

Попугай-тутый кош, крокодил, игуана, елан, маймыл, ташбака һ.б.

-Күп очракта без эт-песи һ.б.  асрарга алынабыз, күбрәк аларны балалар , кызыгып өйләренә алып кайта,  алар кечкенә чакта матур, кызык. Ә инде үскәч, кызыклары бетә, балалар да үсә, эт-песиләр картая, урамга куыла, кайсылары шунда үрчи. Кыргыйлаша, нәселләре бүреләргә барып тоташканлыктан, хәзерге көндә, ишетеп торасыз, кыргый этләр кешеләргә дә ташлана. Котыру чире дә йоктыралар алар. Урамда интегеп йөрүче этләр, песиләр

     3. Төркемнәрдә биремнәр эшләнә.

1 бирем. Сорауга җавап эзләгез (нәкъ менә “эзләгез”, ә “җавап бирегез” түгел):

- Ни өчен кешеләр, күпчелек очракта олылар, кече туганнарыбыз булган этләр һәм песиләргә, башка җәнлекләргә, кошларга  карата күп очракта шәфкатьсез, михырбансыз соң ? Сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсыз? Нинди сәбәпләр аларны моңа этәрә?

Ияләштергәнбез икән инде, без бу җан ияләре өчен җаваплы, аларны кайгырту, ашату, карау, ярату безнең өстә.

2 бирем.

- Үзебез ияләштергән җан ияләренең безнең өчен файдалары бармы? Алар ярдәмчеләребезме? Алар безне нәрсәгә өйрәтәләр, тәрбиялиләр?

Димәк, алар үзләре дә әле безне тәрбияли. Беренчедән ярату хисе кешегә рәхәтлек бирә, икенчедән, алар безне кайгыртучанлыкка өйрәтә, күңелләргә шәфкатьлелек, рәхимлелек , миһербанлылык орлыклары сала.

3 бирем .

    -Нәрсә ул кайгыртучанлык?

    -Нәрсә ул миһербанлылык?

4 бирем. Арабыздан һәрберебез урамда очраган җан ияләренә  карата кечкенә генә булса да нинди шәфкатьлелек кыла ала?

Кояш-безгә иптәш,

Җил-дус кеше,

Яңгыр –ярдәмчебез,

Ә җир инде - безнең анабыз.

Онытма, и кеше:

Җир - уртак анабыз. 

Күрәсезме, укучылар, без кешеләр, димәк. Кеше булып кала белергә кирәк. Үзебез кылган эшләргә үзебез җавап та бирә белергә тиеш..

             Кешене кеше иткән

             Бер нәрсә - Кешелеклелек, дигән бер акыл иясе.

4. Ә хәзер һәрберебез алдыгызда торган  кәгазь  яфракларга кешеләргә хас булырга тиешле сыйфатларны языгыз һәм әлеге агачка элеп куегыз. Һәм онытмагыз: Без-кешеләр. Үзебез ияләштергән җан ияләре өчен үзебез җаваплы. Барысы да үзебездән тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "ҮЪзебез ияләштергән җан ияләре өчен үзебез җаваплы"

Максат. Кече туганнарыбыз турында булган мәгълүматларын тулыландыру. Укучыларда үзебез ияләштергән җан ияләре өчен җаваплылык хисләре тудыру.  Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, ярату, ...

Презентация "Үзебез ияләштергән җан ияләре өчен үзебез җаваплы"

Максат. Кече туганнарыбыз турында булган мәгълүматларын тулыландыру. Укучыларда үзебез ияләштергән җан ияләре өчен җаваплылык хисләре тудыру.  Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, ярату, ...

Әкиятне үзебез язабыз

Балалар язган әкиятләрдән төзелгән презентация...

Мәдәниятлар аралашу технологиясенә нигезләнгән “Сүзебез туган тел турында” темасына эшлекле уен

Мәдәниятлар аралашу технологиясенә нигезләнгән “Сүзебез туган тел турында” темасына эшлекле уен...