"Уйланырга сәбәп бар"
классный час на тему

Прокопьева Татьяна Ильинична

Бу тәрбия сәгате укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү, гаилә кору мәсьәләсенә җитди караш булдыру уңаеннан үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uylanyrga_sbp_bar.doc24 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык тәрбия чарасы

                                                           «Уйланырга сәбәп бар»

Максат. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык  хисләре тәрбияләү. Укучыларда гаилә кору мәсьәләсенә җитди караш булдыру. Үз фикерләрен кыю, ачык белдерү .

Дәрес  барышы.

- Исәнмесез, кадерле укучылар! Сез чибәр, сау-сәламәт, шат күңелле егетләр, әти-әниләрегезнең кадерле балалары. Әниләрегезне дә бик яратасыздыр. Әниләргә карата бик күп җырлар язылган.Әниләр шәфкатьле, мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр дип җырлана бу җырларда. Әти-әниләр турында мәкальләр дә бик күп. Шуларның кайберләрен әйтеп үтик әле.

Ата- аналы бала – алтын канатлы бала.  

Әни - иркә, әти – арка.

Әти - шикәр, әни – бал.

Ата – ана бердәм булса, балалары күркәм үсә.

Әдәм баласын әдәм иткән дә ата-ана, әрәм иткән дә ата – ана.

Соңгы мәкаль Биклән авылында яшәгән 8 яшьлек Вероника Кәримова фаҗигасына туры килә. Аның турында район газеталарында күп яздылар. Андрей Малахов бер тапшыруын шушы темага багышлады. Шушы көннәрдә «Якты юл» газетасында «Үги анасы башына җиткән» дип исемләнгән мәкалә басылды. Сез бу газетаны укыйсызмы, бу мәкалә белән танышмы? Әйдәгез, тагын бер кат укыйк әле. Текстны игътибар тыңлыйбыз һәм андагы вакыйгалар, геройлар турында фикерләрегезне әйтергә әзерләнеп торыгыз.

Чаллыда яшәүче 33 яшьлек Лилия Ежова үзе белән бергә яшәүче ирнең 8 яшьлек кызын суеп, аны әле исән килеш урманда ташлап китә. ТР Югары суды кансыз ханымны 12 елга ирегеннән мәхрүм итә.

Гаепләнүчене сак астында алып китүгә, үтерелгән Вероника Кәримованың әтисенә суд бинасы коридорында кызның әнисе һәм әбисе ташлана һәм ирне тәпәли башлый. Суд приставлары да, журналистлар да ярсыган ханымнарны тыярга омтылмый, чөнки һәммә кеше процесста Фәнис Кәримовның үз-үзен тотышына хәйран кала. Кызы исән чакта, ул аның әнисе белән аерылышырга ашыкмаган, ә кечкенә Верониканы сөяркәсе Лилия үтергәнлеген раслаган суд барышында ул:

- Безгә Лилия белән никахыбызны теркәргә ярамас микән? – дип кызыксына.

Фәнис гаиләсен ташлап киткәч, 8 яшьлек Вероника Тукай районының Биклән авылында әбисендә еш кунак булган һәм башка хатын белән яшәүче әтисе өенә еш барып йөргән. Бу очрашулар вакытында кыз әтисен өенә кайтырга өнди торган булган. Бала «чит апа» Лилия Ежованы да тарсынмаган. Хатынның ачуы исә  тора-бара нәфрәткә әйләнгән. Узган елның 21 сентябрендә бу хәлгә канлы нокта куелган.

Ул көнне кызның әнисе Зәйдә үз өендә булган, ә Вероника әбисенә кунакка киткән. Кыз әнисен сагындым дигән сылтау белән, әтисеннән Зәйгә илтеп куюын сорарга барган. Бәлки, Вероника үзе ярдәмендә очрашкан әти-әнисе татулашып, янә бергә яши башларлар дип өметләнгәндер. Кем белә, кызның хыялы тормышка да ашкан булыр иде, бәлки, әмма Фәнис өйдә булмаган.

Фәниснең сөяркәсе Лилия кызны бик төксе каршы алган. Бу исә балага тагын да кыюлык өстәгән.

- Әти өйдә юк икән, сез мине әни янына илтеп куегыз, - дип таләп иткән Вероника.

Лилия баш тарткан, әмма кыз үзенекен тукыган.

- Яхшы, - дип килешкән ахырда хатын. – Аз гына көтеп тор, киенәм.

Ежова өенә кереп зур пычак алып чыккан.

Кичен әбисе Верониканы эзләп бөтен авылны әйләнеп чыккан. Зәйгә кызына шалтыратып, анда да баланың юклыгын белгәч, милициягә мөрәҗәгать иткән. Озаклап эзләсәләр дә, бала табылмаган. Быелның март аенда гына тикшерүчеләр үтерүченең эзенә төшкән. Кире кагарлык дәлилләре булмаган  Лилия Ежова милиционерларны җинаять кылынган урынга алып килгән. Кызның җәсәден Зәй елгасыннан ерак булмаган әрәмәлектә тапканнар. Ярты ел урманда яткан бала мәетен тану мөмкин булмаса да, геном һәм медицина-криминалистик экспертиза аның Вероника Кәримова җәсәде булуын раслаган.

ТР Югары суды Ежованы Җинаять кодексының 2 нче өлеше 105 нче маддәсе нигезендә (ярдәмчесез затны үтерү) гаепле дип таныган. Дәүләт гаепләүчесе анны 14 елга ирегеннән мәһрүм итү таләбе белән чыккан. Ежова һәм аның адвокаты хатынның 11 яшьлек инвалид ул тәрбияләвен исәпкә алып, җәзаны йомшартуны үтенгән. Нәтиҗэ, Лилия Ежова гомуми режим колониясендә 12 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Гаепләүче як та, яклаучысы да хөкем карарыннан канәгать түгел һәм аның өстеннән шикаять биргән. ТР Югары судының кассацион инстанциясендә эшне карау датасы әлегә билгеле түгел.    

Ирләр - гаилә тоткасы. Верониканың әтисе дә хатынын яратып, үзе теләп алгандыр, баласын да яраткандыр, чөнки үз баласы. Ләкин ул баласын ташлаган. Сез моңа ничек карыйсыз?

Сүзне гаепләүчегә, ягъни прокурорга бирәбез.

Прокурор:РФ Президенты Путины илнең демографик проблемасы борчый. Бу берәүне дә битараф калдыра алмый. Чыннан да, илдә гаиләне саклап калу йөзеннән күп нәрсәләр эшләнә. Ләкин гаиләләртаркала тора. Мин тулысы белән Кәримовны гаеплим. Үз баласын берәү дә читкә кагарга, башка берәүдән кыерсыттырырга тиеш түгел. Ул баласын сакламаган, якламаган. Газиз баласы җир куенында яткан чакта ул сөяркәсе белән язылышу турында уйлый. Ул гаиләне коручы, сакларга да тиеш иде. Мин аны ким дигәндә,  5 елга ирегеннән мәхрүм итәр идем.

Адвокат:Әйе, сүз дә юк, монда берәүне дә яклап булмый. Ләкин бит баланың әнисе исән. Әгәр ул үлгән булса, әтисе генә гаепле дияр идең. 8 яшьлек сабый, үз әнисе була торып, бер урыннан икенче урынга күчеп йөри. Аның кайдалыгы берәүгә дә кирәк түгел. Кечкенә бала әти белән әнисенең бергә торырга кирәклеген аңлый, ничек тә шуны башкарырга алына. Үги әнисенә дә аның күңелендә бары тик сабыйларча ышану гына яши. Үзен пычак белән суяр дигән уйны башына да китерми.

Алып баручы:Әйе, балалар, башка сыймаслык фаҗига кылынган. Лилия Ежова (үги анна) үзе дә 12 яшьлек сәламәт булмаган бала тәрбияли. Ул ничек бу адымга бара алды икән? Сезнең фикерләрне тыңлыйсы килә.

1 укучы: Минем уйлавымча, хәзерге дөньяда күп Кеше байлык, мал-мөлкәт җыюны гына иң алгы планга куя. Бала күңелен аңлау, башка кешеләргә мөнәсәбәт, хөрмәт, кече күңеллек, сабырлык төшенчәләре югала бара.

Алып баручы: Ә менә шуларны югалтмау, саклау өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсыз?

2 укучы: Бу бик актуаль проблема. Бу турыда һәр кеше уйланырга, иң беренче чиратта әти-әниләренә, туганнарына, күршеләргә, авылдашларына игътибарлы булырга кирәк дип уйлыйм.

Алып баручы: Әйе, сез дөрес уйлыйсыз.  Күреп торасыз, бу юкка гына түгел. Бүгенге сөйләшү сезнең күңелләргә азмы-күпме уй, фикер уяткан икән, бу очрашу файдага үткән диярбез. Күп тә үтмәс, сез дә үзегезгә пар сайлый башларсыз. Сезнең гаиләгез ныклы, Бер-берегезгә ышануга корылган булсын иде. Һәрвакыт шуны исегездән чыгармагыз: төзүгә караганда җимерү җиңелрәк. Киләчәгегез якты, бәхетле булсын. Сөйләшүне «Бәхетле булыгыз!» җыры белән тәмамларбыз.  

Бәхетле булыгыз!

                                            Р. Миңнуллин сүзләре.        Луиза Батыр-Болгари музыкасы.

Әгәр сез ир-егет икән,

Эш тотсын кулыгыз.

Кулыгыздан килгән кадәр

Игелек кылыгыз.

    К у ш ы м т а .

Һәммәгез дә безнең

Теләктән уңыгыз,

Бәхетле булыгыз,

Бәхетле булыгыз!