Уңыш бәйрәме.
материал на тему
Предварительный просмотр:
Алып баручы: Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар! Без бүген монда уңыш бәйрәмен үткәрергә җыелдык!
Китте җәй безнең яклардан
Диңгез - таулар артына.
Көз алтын күлмәк кидерде
Агачларның барысына.
Күңелләргә якты нур өләшеп
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Җәен бакчада без бик тырышып эшләдек, су сиптек, чүп утадык, мул уңышка һәрбер укучы үзеннән өлеш кертте.
Уңыш, муллык бәйрәме белән котлау өчен сүзне мәктәбебез директоры Илдар Хафиз улына бирәбез.
Салкын белән Яңгыр чыгалар.
- Йоклыйммы мин? Әллә шулай тоеламы?(чеметә)
Юк, тоелмый. Көзнең иң кызу вакыты.Әй, салкын, тор әйдә!.....
Әпчи чыга.......Рәхим ит, Сөмбелә!
Мин – көз кызы, мин – Сөмбелэ.
Кадерле балалар, кунаклар! Без бүген сезнең белән көз һәм “Уңыш бәйрәме” нә җыелдык. Табигать – илаһи коч ул. Ямьле җәйләр артыннан кыш килми, ә алтын көз килә. Бер караганда, җылы, матур көннәр,икенче караганда,ачы җилләр, салкын яңгырлар булса да, алтын ул! Сары яфраклары өчен генә түгел, безнең барыбызга да кирәк булган, яратып ашый торган тәмле-тәмле яшелчәләре, җиләкләре, ә, барыннан да бигрәк, гәрәбәдәй алтын бөртеге – икмәге өчен алтын ул.
Көзге байлык кулымда
Муллык, сәламәтлек телим,
Кем очраса юлымда.
Күкрәп үсте игеннәрем,
Яшелчәләрем мулдан.
Алма, балык, миләшләрем
Чикләвекләр дә уңган.
(икмәк бирә)
Алып баручы: Рәхмәт сиңа, көз – Сөмбелә,
Синең барлыгың өчен.
Тормыш чыганагы булган
Барлык байлыгың очен.
Тирә-якны төрле төскә
Бигрәк матур бизәдең
Яңгырлар да бик кирәкле,
Суык булса түзәрбез.
Рәхим ит түребезгә!
Дуслар! Бәйрәмгә килгәнсез
Гөлдәй матур киенгәнсез
Ниләр китердегез көзгә?
Сөйләп бирегез безгә.
Хәзер сүзне укучыларга бирәбез.
1-2 нче сыйныфлар чыгышы
Командалар ярышын башлыйбыз.
1 конкурс. "Көзге уңышка бәйле булган берәр әкиятне сәхнәләштерү".(кирәкле киемнәрне алдан әзерләп куярга.)
2 конкурс. "Яшелчәсез калма!" (5әр кеше)
3 конкурс. "Винегрет ясау"(1 әр егет катнаша)
Винегрет ясаган арада башлангычлар белән уен: " Кем җитезрәк?” Ара калдырып ике урындык куела, урындыклар астына озын бау сузыла (бау урындыклардан чыгып тормаска тиеш). Көй башлануга ике уенчы урындыклар тирәли биеп йөриләр, көй туктауга уенчылар урындыкка утырып бау тартып алалар. Уенчылар санамыш аша сайланыла
Санамыш: -Уңда уймак, табада коймак,
Мичтә бәлеш, ал да ябеш.
Беренче утырып бауны алган уенчы җиңүче.
Укучыларга табышмаклар:
Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.
(Суган)
* Ачыдыр теле, кыллыдыр төбе.
(Суган)
* Ишеге-тәрәзәсе юк,
Өй эче тулы кунаклар.
(Кыяр)
* Җир астында алтын казык.
(Кишер)
* Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә.
(Кишер)
* Үзе − бер бөртек, эче − мең бөртек,
Башы − җирдә, койрыгы − коймада.
(Кабак)
* Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия.
(Кәбестә)
* Эче кызыл шикәрле,
Тышы яшел бәрхетле.
(Карбыз)
* Яшел сарай эчеңдә
Кызыл бояр утыра.
(Карбыз)
* Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.
(Бәрәңге)
* Төбе алмалы,
Башы чалмалы.
(Бәрәңге)
* Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.
(Помидор)
* Түгәрәк − ай түгел,
Сары − май түгел,
Койрыгы бар − тычкан түгел.
(Шалкан)
* Гәүдәсе бар − җаны юк,
Үзе эшләпә кигән − башы юк.
(Гөмбә)
4 конкурс. "Иң оста бәрәңге җыючы".(2 шәр укучы)
5 конкурс. "Ромашка"(сынамышлар)
6 конкурс. "Хәрәкәт белән күрсәт!"(биремнәр)
Аю җайлап кына өнен әзерли дә, йокыга китә.
Кышка запас җыючы хомякны күрсәтергә.
Энәләренә гөмбә һәм алма тезгән керпе.
Торналарның саубуллашу вальсы.(әзерләнгән арада 4 нче сыйныф кызлары җырлый)
7 конкурс. "Шигырьне сәнгатьле итеп укы!"
Илсөяр Иксанованың “Әбиләр чуагы” дигән шигырен бүләк итәм.
Һаваларда җилбер яфрак исе,
Һаваларда дымлы җир исе.
Соңлап килгән бу җылыга сөенеп,
Озаграк килә яшисе.
Үрмәкүчләр пәрәвездән үрә
Ефәк шәлләренең бизәген.
Миләшләр ут дөрли, әбиләрнең
Җылытырга теләп соң җәен.
Кояш нурын эчә күбәләкләр –
Әйтерсең лә, алда мең гомер.
Бу яктылык җирдә мәңгелектер,
Бу җылылык җирдә мәңгедер!
Кошлар белә ләкин: әбиләрнең
Җәе кыска, озын кышлары, –
Җылы җәйне эзләп китеп бара
Төркем-төркем урман кошлары.
Йолдыз Шәрапованың “Көз” шигыре
Оча сары яфраклар,
Шундый үз, шундый ятлар.
Әйтерсең, ярсу атлар.
Әйтә күк алар гүя:
- Бар иде, – дип, – безнең дә
Кайчандыр яшел чаклар...
Оча сары яфраклар –
Көзләрдән тәүге хатлар,
Җәйләрдән соңгы хәбәр.
Сөйли белсәләр әгәр,
Әйтерләр иде: “Хушыгыз,
Киләсе язга кадәр.
Хушыгыз, язын кайтырбыз,
Ямь-яшел бөре булып...”
Саубуллаша яфраклар
Йөзләргә кунып-кунып.
Моны күреп торган болыт
Елый күңеле тулып.
Балларны санау, бүләкләү.
Бәйрәмебез ямьле үтте.
Өстәлебез бай булсын.
Яңа елның уңышыннан
Сезгә күчтәнәч булсын.
Алтын көзгә охшап торсын
Туган җирем, туган як.
Халкым булсын сабыр, тыныч,
Дуслар булсын көләч, шат.
Сау булыгыз!
