Халык әйтсә, хак әйтә
классный час (5 класс) по теме

Вафина Гулия Илдусовна

Тәрбия сәгате эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon khalyk_yts_khak_yt-_trbiya_sgate.doc75 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

 Биектау  муниципаль районы
Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбе

                               

                                          5 сыйныф өчен  ачык тәрбия чарасы.

                                                                                            Төзүче:

                                                                                   I категорияле татар теле

                                                                                    һәм әдәбияты укытучысы  

                                                                                      Вафина Гөлия Илдус кызы

         2012 нче ел.

            Максат:

 

  • Укучыларны бөек галим, педагог, дин белгече, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, “Балаларга үгет -    нәсыйхәт” китабын  тәкъдим итү.
  • Балаларда тәрбияле, әхлаклы булуга омтылыш уяту, үз –үзләренә  бәя бирергә өйрәтү;
  • Тәрбияви проблемаларны ситуациягә куеп сәхнәләштерү һәм әдәби сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.

                     Катнашалар:  5 сыйныф укучылары  

Абдуллина Ралия –  төп рольдә, тәртипсез кыз;

Гарифуллина Динара - әби;

Шәрипов Айзил – бабай;

Ралия мәктәптән кайтып керә. Аяк киемнәрен бер якка, сумкасын икенче якка ыргыта .Баланы әбисе каршы ала.

Ралия (Р): Әби мин кайттым, ашарга бир әле!

Әби (Ә): И, кызым, сине тәртипле булырга өйрәтмәделәрмени соң?

(Р): Өйрәтәләр, әбием, өйрәтмәгән кая? Бүген ашханәдә Романның башына ипи белән биргән идем, директор бүлмәсенә алып керделәр. Ул ярты сәгать мораль читать итте. Аннары Гөлия  апа башны катырды. Шуңа күрә әдәбият дәресенә дә кереп тормыйча сыздым тизрәк. Әгәр кергән булсам...  Тагын тотына иде тәрбияләргә.

(Ә): И, кызым, син ризыкны ыргытырга ярамаганлыгын бер дә белмисеңмени соң?

(Р): Беләм дә, тәлинкәгә ыргытсам ватыла бит!

Регина ашыга – ашыга ашарга тотына.

(Ә):Кызым, балакаем, ашыкмыйча аша,беркем дә артыңнан кумый. Ә аннары  кибеткә барып кайтырсың.

(Р): И, әбекәем, мин шул хәтле арыдым, ятып ял итеп алам әле. Кирәк булгач, кибеткә үзең бар инде син, саф һава да суларсың.

(Ә): Я, Ходаем, нигә бу балалар бик тәрбиясез икән хәзер? Безнең заманда мәдрәсәләрдә укыганда Каюм бабай, Фәхреддин мулланың гыйлемнәрен  бик өйрәтәләр иде. Хәзер мәктәпләрдә ник өйрәтмиләр икән шуларны?

Әби сукрана – сукрана чыгып китә.

(Р):И, рәхәтләнеп бер йоклап алыйм.

Әкрен генә музыка ишетелә. Кыз янына ак сакаллы карт керә. Кулында китап.

(Б): Кызым, синең бәхетле буласың киләме?

(Р): Килә, бик килә, бабакай.

(Б): Алай булса, ал бу китапны. Үзең дә укы, иптәшләреңә дә укып күрсәт. Мәктәпкә алып бар, укытучыңа да күрсәт. Иң мөһиме – бу китапта язылганнарны үтәргә кирәк, кызым. Шунда гына бәхетле булырсың, балам.

(Р): Рәхмәт, бабакай, мин бу китапны мәктәпкә алып барырмын. Ә син кем буласың соң, бабакай?

Бабай әкрен генә чыгып китә. Регина уянып китә. Мендәр астыннан китапны табып ала.

(Р): Гаҗәп, чынлап та китап калдырган бит бабай. Тик, нишләптер исемен генә әйтмәде.

Китпны актара башлый..

(Р):  Ә, исеме китапта язылган икән: Ризаэддин бине Фәхреддин ”Балаларга үгет – нәсыйхәт” дип атала икән кара әле, мин бит бу китапны каядыр күргәнем дә бар кебек.  Әһә, исемә төште, кичә бит  Гөлия апа нәкъ менә шушы китап белән таныша башлыйбыз дигән иде. Эх, ялкау – ялкау. Болай булмый. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Мин тиз генә китапханәгә  Миләүшә апа янына барыйм да, ак сакаллы бабайның тормыш юлы, иҗаты белән танышыйм.

Регина (Р): Исәнмесез,Гөлия апа.

Укытучы (У): Исәнме, Ралия.

 (Р): Бүген минем белән бер могҗиза булды. Төшемдә ак сакаллы бабай белән очраштым. Һәм ул миңа бик кирәкле китап бүләк итте. Менә ышанмасагыз, сезгә дә күрсәтәм.

 (У): Ай - һай –һай!  Бабай синең төшеңә белеп кергән ул. Без бит алдагы сыйныфтан тыш дәрестә бу китап белән таныша башлаган идек. Әмма  ул көнне син никтер юк идең, шуңа белмичә дә калгансыңдыр.

(Р): Әйе, әйе шулайдыр шул. Менә бу китпаны кулга алгач та, тирә-ягыма бөтенләй башкача карый башладым кебек. Әйтерсең лә ак сакаллы бабай мине ерактан күзәтеп тора. Һәм мин чын –чынлап үзгәрергә булдым. Дусларым, Гөлия апа,  сез миңа булышырсыз бит?

Бергә: Әлбәттә булышырбыз.

(У): Әйдәгез, укучылар, Ралияга да ярдәм итәбез,  яңадан өйрәнгәннәрне кабатлап  та алабыз. Бу һич тә комачауламас дип ышанам мин.

(Р): Рәхмәт инде сезгә.

(У) Әйдәгез балалар, өйрәнгәннәребезне телдән журнал итеп алып барыйк. Сез ризамы?

 Бергә: Риза,бик риза.

(У)  Журналыбыз   “ Акыллы киңәшләр” дип исемләнер. ( компьютерда слайдлар ачылып бара):

I слайд: “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы үзгәртә алмас”

(Ралия  сөйли, слайдлар ачылып бара):

 Беренче битен үзем ачам һәм сезне педагог, галим , дин белгече Ризаэддин Фәхреддиннең эшчәнлеге  белән кыскача  таныштырып үтәм. Иртән иртүк килеп китапханәдә утыру бик файдалы булды миңа. Миләүшә  апа да бик булышты.

II слайд:

Ризаэддин бине Фәхреддин – халкыбызның вөҗданы, горурлыгы, йөз аклыгы.

Хатыйп Миннегулов.

(Р.Фәхреддиннең хатыны, гаиләсе төшерелгән фотосурәтләреннән әзерләнгән күренешләр күрсәтелә)

Ризаэддин бине Фәхреддин 1859 елның 4 гыйнварында Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Тәүге сабакларын укымышлы әти -әнисеннән ала.  Мәдрәсәдә  укуын тәмамлагач, мөгаллимлек хезмәтенә керешә, фән һәм иҗат эше белән шөгыльләнә башлый.  

 

III слайд    Хөрмәтле Ризаэддин – бер камил зат.

                                                                                           Акмулла.

( Төрле елларда башкарган эш урыннарыннан фотосурәтләр)

  Инсаф: Ул педагогика мәсьәләләренә багышланган  80 ләп китап һәм бихисап фәнни  хезмәт авторы. Тәрбия, әдәп, әхлак мәсьәләләренә багышлап бастырган күпсанлы хезмәтләреннән тыш, Ризаэддин Фәэхреддиннең әле матбугатта басылмаган, кулъязма хәлендә  сакланган язмалары да берничә дистә томны тәшкил итәр иде. Галим 1935 елның 12 апрелендә Уфа шәһәрендә вафат була. Мәшһүр галим, тарихчы, философ, әдип, педагог, ислам белгече, XX гасырның Әбугалисинасы Ризаэддин бине Фәхреддиннең исеме бүген дә яңгырый, ул безнең күңелләрдә бүген дә исән.

Раилә : Телдән журналыбызның икенче  битен ачабыз:

IV слайд  

“ Адәм баласы үзен – үзе тәрбияләргә, камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен –үзе тәрбияли”

 Ризаэддин Фәхреддин.

    Бары тик тәрбияле бала гына әти - әнисен, туганнарын хөрмәтли, аларга карата мәрхәмәтле, рәхмәтле була. Менә   “Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабыннан  шушы темага багышланган өзекләр:

  • Рөстәм: Сезгә иң якын кешеләр ата – анагыздыр. Шуның өчен аларга һәрвакыт итәгатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.
  • Инсаф: Ата – аналарының тәрбияле һәм мәшәкатьле күләгәсендә рәхәт күреп үскән кайбер балалар соңыннан аларның фикерләренә каршы киләләр, хәтта сүзләрен дә ишетергә теләмиләр. Бернәрсә дә белмисез, дип алардан көләләр. Сез дә шундый инсафсыз балалар булмагыз.
  • Гөлчәчәк: Туганнарыгыз ата – аналарыгыздан соң иң якыннарыгыздыр. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле һәм рәхмәтле булыгыз, сүзләрен тыңлагыз. Кечкенәләргә карата рәхим – шәфкатьле булыгыз.
  • Язилә: Үзләре әйткәнне көтмичә, туганнарыгызның һәр изге эшләрендә ярдәмче булыгыз, кулыгыздан килгән игелекләрне кылуда үзегезне кызганмагыз.

Гөлчәчәк:   Менә Регина үз гаебеңне аңладыңмы инде? Дәү әниләрне, әти - әниләрне хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт ярдәмчел, игътибарлы  булырга кирәк икән бит. Син дә  бүген өеңә кайткач әбиең алдындагы гаебеңне төзәтерсең,  гафу үтенерсең дип ышанып калам.

Ралия: Әлбәттә, Гөлчәчәк,  мин игътибар белән син сөйләгәннәрне тыңладым. Кайткач ук әбиемнән гафу үтенермен һәм киләчәктә иң- иң әйбәт онык булырга сүз бирәм.

                       V слайд

Айзил: Телдән журналыбызның өченче  бите  “ Мәктәп әдәпләре “ дип атала.  Хәзер  мәктәптә үз -үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик.

  • Айзил:Иртән йокыдан торгач юыныгыз, чәчләрегезне тарагыз, көндәлек кием  киегез, чәй эчкәннән соң  дәресләрегезне кабатлагыз.
  • Азат: Мәктәпкә иртәрәк барыгыз.
  • Роман: Мәктәпкә баргач әдәп белән үз урыныгызга утырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез, гыйлем өйрәнү өчен ихлас белән тырышыгыз, әдәп өйрәнегез.
  • Азат:  Китап, кәгазь һәм башка язу әсбапларыгызны чиста тотыгыз, каләмегезне киемегезгә сөртмәгез, авызыгызга капмагыз. Бу эшләр бердән әдәпкә каршы, икенчедән авыруга сәбәп була.
  • Роман: Дәрес башланыр алдыннан әдәп белән урыныгызга утырыгыз, дәрес вакытында башкалар белән төртешмәгез. Укучы иптәшенә комачауламаска, вакытны үзенә файдалы итеп уздырырга тиеш.

 

 Укытучы: Әйе, “Мәктәп әдәпләренә керүче тагын бер кагыйдә - дәрес калдырмау.

           “Дәрес калдырмагыз – бу сезнең бушка үткән көнегез. Күпме яңалык, мәгълүматны белмичә каласыз.” дип язылган китапта. Ә син, Ралия, бу бүлекне өйдә яңадан укып чыгарсың яме.  

Азат : Телдән журналыбызның дүртенче битен ачабыз. Монда китапның  “Ашау – эчү әдәпләре”,”Йөз әдәпләре“  кебек нәсыйхәтләре белән танышырбыз.

VI слайд  “Ашагыз, эчегез, ләкин исраф кылмагыз”

                                                          Коръән аяте.

Динара:

  • Ашарга утырыр  алдыннан кулларыгызны юыгыз. Үзегездән олы кешеләр булганда алардан элек утырмагыз.
  • Өстәл янында уйнамагыз, зур – зур итеп капмагыз, кулларыгызны, киемнәрегезне буямагыз
  • Ризыкны кирәкмәгәнгә исраф итмәгез, икмәкне кадерләп кенә ашагыз, аяк өсте  ашап йөргән баланың икмәк валчыклары җиргә төшәр, аяк илә тапталыр да гөнаһ булыр.  
  • Аштан соң кул һәм авызыгызны яхшылап юыгыз, теш араларын тазартыгыз. Мөмкин булганда йокламый гына бераз ятып торыгыз.

Гөлчәчәк:  Әйе, Ризаэддин бабакай дөрес әйтеп калдырган, менә мин сөйләгәннәрнең һәммәсе дә сәламәт яшәү рәвешенә кайтып кала. Әйдәгез Ризаэддин Фәхреддиннең “Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабын өстәл китабына әверелдерик.

Инсаф: Каюм бабаның да акыллы фикерләрен истән чыгармыйк. Бүгенге сыйныф сәгатендә телдән чыгарылачак журналыбыз өчен аның хикмәтләрен туплап куйган идем шуларның берничәсен сезгә дә җиткерәсем килә:

  • Күп тырышлык һәм яхшылык кылган кешенең белеме күп була.
  • Акыллы кеше бүгенге эшне иртәгә калдырмас.
  • Һәр эшнең ахырын фикерләп һәм уйлап эш кылган кеше бәла һәм кайгыдан имин булыр.
  • Яман эш – һәлакәткә сәбәптер.
  • Әгәр берәү һәр эштә ашыгуны гадәт итсә, хурлыклы булыр.

   Гөлчәчәк:  Инде бер гасырга якын вакыт үтсә дә, бу  киңәшләр үзенең бәясен дә, кирәклеген дә югалтмаган. Һәр заманга ул үз нәсыйхәтләре белән ярдәм итеп торган, һәрбер буын тормышта үз  юлын тапкан, нәсыйхәтләр нигезендә  сәламәт яшәү рәвеше алып барган. Без дә бу юлдан тайпылмыйча:

 Ралия: сәламәт

 Рөстәм: акыллы

 Язилә: тәрбияле

 Инсаф: инсафлы

 Азат: бәхетле

Роман: ихтирамлы

Айзил: намуслы

Бергә: балалар  булып яшик.

 

VIII слайд

“Тәрбия  акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер..

Тәрбия  булмаган  җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә - гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булмактыр”

 Ризаэддин Фәхреддин

  • Гөлчәчәк: Тәрбияле бала дөнья байлыгына бирелмәс аны һәркем яратыр вә мактап сөйләр, нинди йомыш кына сораса да кешеләр аңа ярдәм итәр.
  • Инсаф:  Тәрбияле бала бик билгеле булыр, эшләгән эшләре тәрбиясен күрсәтеп, белдереп торыр.
  • Динара: Тәрбияле бала үз эшен үзе эшләр. Кирәк чакта өлкәннәрдән ярдәм сорар.
  • Раилә: Тәрбияле бала, ата вә анасының күңелләрен калдырырлык нәрсә һич эшләмәс, ата вә анасына һәрвакыт булышып торыр.
  • Рөстәм: Тәрбияле бала мәктәпкә барырга чыкканда әдәп вә инсаф белән олуг кешеләр шикелле үз юлыннан йөрер.
  • Язилә: Тәрбияле бала  иптәшләренә каты вә яман сүз әйтмәс һәм аларны һич тә рәнҗетмәс.
  • Айзил: Тәрбияле бала оятсыз, әдәпсез сүзләрне һич тә сөйләмәс. Тәрбиясез балалардан  ишетсә, вә ишетмәс өчен бер читкә китәр. оялыр
  • Ралия: Тәрбияле балалар яхшы белән яманны аеру хакында бик игътибарлы булырлар. Яхшы холык вә яхшы эшләрне белеп аны үзләренә гадәт итәрләр. Яман холык белән яман эшне белеп аннан ерак булырлар.

Укытучы:  Телдән журналыбызның соңгы битен япканда, сезгә Ризаэддин  Фәхреддиннең  сүзләре белән мөрәҗәгать итәм:

“ Балалар! Әгәр дә бу нәсыйхәтләрне кабул итсәгез – файдасы да үзегезгә, кабул итмәсәгез – зарары да үзегезгә булыр....  Алдыгызда олы бәхет белән озын гомер көтеп тора. Гыйлем һәм тәрбия орлыкларын хәзерге вакытта ихлас һәм мәхәббәт белән чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз. Һәркем сокланырлык, бөтен яктан да үрнәк шәхесләр булып җитешегез.” – дип язып калдырган.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.             2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...

Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

Элективный курс. Татар халык авыз иҗаты.

Цель и задачи элективного курса: дать учащимся систематическую научную информацию о фольклоре, на этой основе формировать специальные знания и навыки; научить детей думать и при анализе произведений, ...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...