Упкынга илтүче юл.
классный час (10, 11 класс) на тему

Хайруллина Венера Надил кызы

Наркотик матдәләр, исерткеч эчемлекләр кулланучы, тәмәке тартучы кешеләрнең саны артканнан – арта бара.Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм.Бу начар гадәтләргә каршы без бергәләп көрәш алып барырга тиешбез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon upkynga_iltuche_yul.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбе.

Тәрбия сәгате.

Тема: Упкынга илтүче юл.
(10 сыйныфларда үткәрелгән тәрбия сәгате)

Әзерләде: Хайруллина В.Н.
10 нчы сыйныф җитәкчесе.

2013

Тәрбия сәгате.

Тема: Упкынга илтүче юл.

Максат: Зарарлы гадәтләр, аларның организмга зыяны турында сөйләшү;

               Үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга өйрәтү;

               Сәламәт яшәргә омтылыш тәрбияләү;

Тәрбия сәгате барышы.

Хәерле көн,хөрмәтле укытучылар, укучылар! Наркотик матдәләр, исерткеч эчемлекләр кулланучы, тәмәке тартучы кешеләрнең саны артканнан – арта бара.Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм.Бу начар гадәтләргә каршы без бергәләп көрәш алып барырга тиешбез.

Бүген без тәрбия сәгатендә шушы зарарлы гадәтләр, аларның организмга нинди зыян китерүе хакында сөйләшербез. Ул “Бер сорауга-биш җавап” уены рәвешендә үтәр . Уенда катнашучыларга барлыгы 5 сорау бирелә. Һәр сорауның 5 әзер җавабы бар, һәр җавап шартлы рәвештә аерым балл белән бәяләнгән. “Гади уен”да 1 балл 1 гә тигез, “Икеле уен”да һәр балл2 гә, “Өчлеуен”да 3 кә тапкырлана. “Зур уен”да һәр команданың иң күп җавап бирүчесе катнаша. Уенны башлыйбыз. Хәзер сүз командаларга бирелә. (Һәр команда үзенең исемен әйтә, сәламли.)

I.“Гади уен”.( Уенны капитаннар башлый.Һәр уенчы бер генә җавап әйтә. Дөрес җавап тактада ачылып бара. 3 дөрес булмаган җаваптан соң йөреш икенче командага күчә.)

Сорау. “Гасыр чире” дип аталучы яман гадәтләрне санагыз.

Җаваплар.

  1. Наркомания-10 балл
  2. Эчүчелек -8 балл
  3. Җинаятьчелек – 7 балл
  4. СПИД – 5 балл
  5. Тәмәке тарту – 3 балл

II.“Икеле уен”. (2 нче санлы уенчылар башлый.Баллар икегә тапкырлана)

Сорау. Исерткеч эчемлекләр иң беренче чиратта кайсы органнарга зарар китерә?

Җаваплар.

  1. Баш мие,нервларга – 5 балл
  2. Бавырга – 4 балл
  3. Ашказаны асты бизенә – 3 балл
  4. Бөергә – 2 балл
  5. Йөрәк эшчәнлегенә – 1 балл

Хәзер исерткеч эчемлекләрнең зыяны турында тулырак танышып китик.

Сүз____________________ бирелә.

  Кеше туганда ук бик күп шартсыз рефлекслар белән туа. Алар балага нәселдәнлек билгесе булып ата – анасыннан күчә.Шартсыз рефлекс өчен баш миенең кабык асты җавап бирә. Ә менә үз-үзеңне тоту культурасы,җаваплылык кебек соңрак тәрбияләнә торган сыйфатлар өчен баш мие кабыгы җавап бирә икән. Исерек кешенең баш миенең кабык асты баш мие кабыгы идарәсеннән чыга. Шуңа күрә исерек кеше агрессив, тиз үпкәләүчән, көнчелгә әйләнә. Җинаятьчеләрнең дә күбесе исереклек халәтендә эшләнүе мәгълүм.

Бавыр- кеше организмының иң әһәмиятле лабораториясе. Бавыр май, углевод, аксым, минераль матдәләр алмашы өчен җавап бирә, кан оешуда катнашучы матдәләрне эшләп чыгара, азык эшкәртүдә кирәкле булган матдә – үт эшләп чыгара. Нәкъ менә бавырда исерткеч матдәләрнең 95 % зарарсызландырыла. Спиртлы эчемлекләрне күп куллану аркасында бавыр зурая, цирроз авыруы барлыкка килә.

Ашказаны асты бизе(поджелудочная железа)-инсулин эшләп чыгаручы орган.Исерткеч эчемлекләр инсулинның күләмен киметә, шунлыктан организмда шикәр үзләштерелеп бетерелми, шикәр диабеты барлыкка килергә мөмкин.

Бөерләрдә организмның авыруларга бирешмүәчәнлеген арттыручы һәм кан ясалу процессын стимуллаштыручы химик матдәләр барлыкка килә. Исерткеч эчемлекләрне еш куллану бөерләрнең эшчәнлегенә дә зарар китерә, матдәләр алмашы бозыла. Ә бу үз чиратында бөер авыруларын китереп чыгара: анда тозлар утыра, бөердә “таш” барлыкка килергә мөмкин.

Алкоголь һәм тәмәке агуы йөрәк- кан тамырлары системасына да аеруча зарарлы. Алкоголь, күзәнәкләрнең мембраналарын һәм башка структураларын җимереп, йөрәк мускулын агулый. Нәтиҗәдә мускулларның кыскаруы көчсезләнә, йөрәк эшчәнлеге бозыла, тын кысыла башлый. Йөрәк – кан тамырлары заралану инсульт, инфаркт булу куркынычы тудыра.

III.“Өчле уен”. (3нче санлы уенчылар башлый, баллар 3 кә тапкырлана.)

Сорау. Наркотиклар организмны көчсезләндерә, гомерне кыскарта, диләр.Ни өчен?

Җаваплар:

  1. Авыруга каршы тору көче кими, иммунитет какшый – 5 балл
  2. Эчке әгъзаларның эшчәнлеге бозыла – 4 балл
  3. Йөрәк гадәти авырлыкларны да күтәрә алмый башлый – 3балл
  4. Йогышлы авырулар белән зарарлану куркынычы арта – 2 балл
  5. Наркотиклар кулланучы кеше тиз картая, ул артык доза алудан, йөрәк эшчәнлеге бозылудан үләргә мөмкин – 1 балл

IV.”Кире уен”. (Уен барышында азрак балл җыйган төркем башлый. Уенчылар үзара киңәшләшеп җавап бирә.)

Сорау.Тәмәкенең нинди зарары бар?

Җаваплар:

  1. Үпкәләр авырта – 5 балл
  2. Авыздан начар ис килә – 4балл
  3. Тешләр бозыла, саргая – 3 балл
  4. Ашказаны бозыла- 2 балл
  5. Кеше еш йөткерә башлый- 1 балл

Тәмәкенең зыяны турында тулырак танышып үтик.

  Тәмәке төтенендә бик күп зарарлы матдәләр бар.Төтенне эчкә алганда, төтен составындагы кайнар газлар үпкәгә кергән пычракны тоткарлаучы төкчекләргә тәэсир итә. Тәмәкедәге сумалар үпкәнең тармаклы урыннарында, сулыш юлларында утырып кала. Аларда бик күп канцерогеннар бар. Бу кайчан да булса яман шеш авыруына китерегә мөмкин. Тәмәке төтенендәге матдәләр альвеолаларның юка диварчыкларын зарарлыйлар, канга үтеп кереп, башка органнарның һәм тукымаларның эшчәнлеген бозалар.Тәмәкене тарту аркасында  борын яисә авыз куышлыклары яман шеше килеп чыгарга мөмкин.

 Үпкә яман шеше турыдан-туры тәмәке тарту белән бәйле булган авырулар исәбенә керә. Галимнәр моны инде күптән исбат иттеләр.

Беренчедән тәмәке таралганга кадәр үпкә рагы очраклары бик сирәк булган. 20 гасырда ул эпидемия рәвешен ала. Чөнки бу чорда тәмәкечеләр саны коточкыч арта.

Икенчедән, эпидемиологларның күзәтүләренә караганда, тәмәке тартучы ирләр яман шеш авыруыннан тәмәке тартмаучыларга караганда 24 тапкыр күбрәк үлә.Тәмәкене күбрәк тарткан саен яман шеш авыруы барлыкка килү куркынычы үсә төшә.

Тәмәке тарту аркасында пневмония кебек авырулар барлыкка килүе дә ихтимал. Тәмәке суммалалары акрын-акрын гына үпкә альвеолаларын заралап, үпкә эмфиземасын, үпкәнең хроник обструкциясен китереп чыгара.Тәмәке тартучы кешедә астма авыруы да барлыкка килергә мөмкин. Шуны билгеләп узарга кирәк, тәмәке тартуда куркынычсыз нормалар юк.Хәтта тәмәкене бик аз тарта торган кешеләрдә дә үпкә функцияләре бозылу күзәтелә.

Күпчелек кешеләр тәмәке тарту аркасында яман шеш авыруы гына барлыкка килә дип уйлыйлар. Әмма тәмәке йөрәк авыруларының һәм инсультның барлыкка килүенә дә сәбәпче булырга мөмкин. Дөрес үпкә авыруларыннан аермалы буларак, йөрәк-кан системасы авыруларының организмда холестерин күбәю, аз хәрәкәтләнү, диабет, югары кан басымы аркасында да килеп чыгуы ихтимал. Ә тәмәке тарту бу авыруларның үсешен тизләтә һәм көчәйтә. Тәмәкечеләр йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан 3 тапкыр күбрәк үләләр. Тәмәке тартканда кешенең кан басымы күтәрелә һәм йөрәк тибеше ешая.Болар барысы да йөрәккә көч китерә һәм тора- бара йөрәк мускулларын заралый. Тарткан кешенең аякларында һәм бармакларында да кан әйләнеше начарлана.Мондый  тискәре үзгәрешләр аркасында гангрена барлыкка килергә мөмкин.

Тәмәкечеләр тәмәке тартмаучыларга караганда азрак йоклый, азрак туклана.Аларның йөзен вакытыннан алда җыерчык баса. Тәмәке бигрәк тә хатын-кызны тиз картайта. Тәмәкене ни кадәр иртәрәк тарта башласаң, аның зыяны да шуның кадәр зуррак була.

V.”Зур уен”.(Һәр команданың иң күп җавап бирүчесе катнаша)

Сораулар:

  1. Тәмәкене Европага иң беренче алып кайтучы кем? (Колумб.1492 елда ул сәяхәт вакытында Куба утравында яшәүчеләрнең төтенләп торган ниндидер үсемлек яфракларын суырып йөрүләрен күргән. Икенче баруында орлыкларын алып кайта һәм Испаниядән башка илләргә тарала.)
  2. “Табак” сүзе каян килеп чыккан? ( Кубада әлеге үсемлекне каоба, ә үсемлекләр катнашмасы салынган эчкә суыру төрепкәсе-табака дип аталган.)
  3. Россиягә тәмәке кайчан килеп керә? (1585 елда инглиз купецлары Архангельск аша алып керәләр.)
  4. “Тәмәкенең зарары турында” дигән беренче популяр китапның авторы кем? Анда мондый юллар бар: “Бу гадәт күзгә дошман, искә чыдап булмаслык, баш миенә зарарлы, үпкәләргә куркыныч”.(1604 елда Англиядә чыга, авторы-Яков Стюарт.)
  5. “Наркотик” Һәм “Наркомания” төшенчәләре нәрсәне аңлата? ( Наркотик-медицинада авыртуны басу, нерв системасын тынычландыру һәм йоклату өчен кулланыла торган;Наркомания-наркотиклар белән артык мавыгудан, шуларны кулланудан  барлыкка килгән авыру.)

2. нче уенчыга сораулар.

1. 1552 елда ук инде Иван Грозный Россиядә опричниклар-махсус гаскәрләр өчен зур кабак-исерткечләр сату кибете ачтыра. Кеше организмы өчен куркыныч булган исерткеч матдәләр ни сәбәпле киң тарала? (Аларны сату казнага зур табыш китерә.)

2. Л.Толстой: ...кешеләрнең тән сәламәтлеген җимерә, акыл сәләтенә зыян китерә, гаилә иминлеген боза һәм барыннан да бигрәк, кешеләрнең рухын һәм аларның нәселен корыта”, дигән сүзләрен нәрсә турында әйткән? (Шәраб турында).

3. Борынгы Русьта эчүчелек кайчан киң таралган, аны нинди максат белән һәм кем тараткан? (945 елда ире князь Игорь өчен үч алу максатында княгиня Ольга халыкка мондый гадәт тәкъдим итә: “ Мин синең өчен эчәм”. Халык исереп беткәч, алардан үч алу да җиңел булган.)

4. “Алкоголь” сүзе кайсы телдән кергән? (Гарәп сүзе “әль-кәгүл” (одурманивающий)

5. “Токсикомания” сүзе нәрсәне аңлата? (Баш миенең сулыш юллары аша заралануы.)

Йомгаклау. (Һәр командага йомгак ясала, җиңучеләр билгеләнә, нәтиҗә чыгарыла.)