Исереккә диңгез тубыктан
классный час (8 класс) на тему

Шафигуллина Гузель Фаритовна

Эчүчелек - иҗтимагый бәла.Кеше тормышындагы җитешсезлекләрнең төп чыганагы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kl_chas.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исереккә диңгез тубыктан  (Сыйныф сәгате)

Максат: 1.Исерткеч эчемлекләр куллануның зыяны.

2.Эчүчелекнең иҗтимагый бәла, кеше тормышындагы җитешсезлекләрнең төп   чыганагы икәненә төшендерү.

Сораулар:

  • Галимнәр нинди өлкәдә тикшеренүләр алып барганнар?
  • Спиртлы эчемлекләрнең тере организмга тәэсире турында.
  • Моннан нәрсәләр ачыкланган?
  • Алкоголь тере организм өчен зарарлы.
  • Кешеләр мондый эчемлекләрне кулланалармы?
  • Кулланалар.
  • Аларга аның зыяны бармы?
  • Бик тә.
  • Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
  • Исерткеч эчемлекләр һәм аларның кешегә зыяны турында.
  • Акыллы кеше исерткеч эчемлекләр кулланамы?
  • Акыллы кеше беркайчан да аңын югалтканчы  аракы эчми.
  • Исерткеч эчемлекләр белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

Мәкальләр

  • Исереккә диңгез тубыктан.(корея)
  • Авызга аракы керсә, акыл урманга кача. (фин)
  • Аракыга сәлам бирсәң, акыл белән саубуллаш. (Грузин)
  • Аракы стаканында батучылар диңгездә батучылардан күбрәк.(Латыш)

Алкогольның зыяны:

  • Гомере 20 елга ким;
  • 95 % гастрит, ашказаны авырулары белән авырыйлар;
  • Үлүчеләр 2 тапкырга артык;
  • Эчүчеләрнең 20 %  көнкүрештә, 46% урамда җәрәхәт ала.
  • Эчүчелек аркасында һәр эшләгән кеше елга кимендә 25 – 30 прогул ясый.
  • 170000 кеше эштән куыла.
  • Җитештерүчәнлек 52 % ка кими, хезмәт тәртибе какшый, техника ватыла.
  • Зәгыйфь балалар туа.
  • Гаиләләр таркала.
  • Җинаять ясаучылар арта.

Нәтиҗә:

  1. Эчүчелек – афәт, эчүчелек – үлем, эчүчелек – фаҗига.
  2. Эчүчелек  - үзең теләп акылдан язу.

        

Үз – үзеңне тәрбияләү планы:

  1. Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү;
  2. Ныклы көндәлек режим белән яшәү;
  3. Ихтыяр көченә ия булу;
  4. Матур әдәбият уку.