Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт
классный час на тему

Нәҗмиева Энҗе Миннехан кызы

Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-ana.docx57.58 КБ

Предварительный просмотр:

Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт

Эчтәлек

  1. 1- 6 сыйныфлар өчен тәрбия сәгәте

                2. 7-11 сыйныфлар өчен тәрбия сәгәте

Теманы әзерләүчеләр: Хабибуллин А.,  Вагизова А.Н.

Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт (1- 6сыйныф)

”...дөньяда иң бәхетле һәм рәхәт яшәүче кеше – ул әти-

әнисенә, олыларга  изгелек эшләүче зат

                                                                                   (тактадагы язу)

Тема: “Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт”

Максат:

1.Укучыларны “Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт”дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта әти- әниләрен, өлкәннәрне хөрмәт итәргә йөрәтү.

2. Укучыларның үз фикерләрен ачык, матур итеп башкаларга җиткерә, дәлилләп күрсәтә белүләренә ирешү.

I. Уку мәсьәләсен кую.

- Кечкенә генә хикәяне тыңлагыз, шуннан чыгып, бүгенге дәреснең темасын үзегез әйтеп бирегез:

Урамда бер кыз әнисеннән аерылып калган да, адашкан, елый-елый урам буйлап киткән. Үтеп баручы кешеләр аны юатып: “Елама, без сиңа әниеңне табарга булышырбыз. Ә ниндирәк соң синең әниең? – дип сораганнар.

-Сез ничек инде белмисез? Иң-иң матур әни – минем әнием, – дигән кыз.

 

II. Дәреснең темасын ачыклау.

  • Димәк, бүгенге дәреснең темасы... (Әни турында- Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт)
  • Балалар, сез әниләрегезне яратасызмы? Ни өчен алар сезгә бик тә кадерле?
  • Минем әнием дә бик матур.
  • Ә минем әнием матур киенә.
  • Мин авырганда әнием мине дәвалый.
  • Әнием мине юындыра.
  • Минем әнием тәмле әйберләр пешерә.
  • Миңа әнием матур киемнәр ала.
  • Мине әнием иркәләп йокыдан уята.
  • Миңа әнием матур бантиклар куя.

III.Уку мәсьәләсен чишү.

1. “Ни өчен без өлкәннәрне, карт кешеләрне хөрмәт итәргә тиешбез?” дигән сорауга җавап табу.

- Әйе, балалар, җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребез – ул безнең әниләребез. Дөньяда иң ышанычлы, иң кечле- безнең әтиләребез. Хөрмәткә иң лаеклы кешеләр- әби- бабайлар, өлкәннәр. Без аларны яратырга, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез.

- Ә сез әти- әниләрегезгә булышасызмы?Ничек итеп?

  • Тәлинкәләрне юам.
  • Тузан сөртәм.
  • Киемнәремне алып куям.
  • Мал карыйм.
  • Кадак кагам.

- Ә без әти- әниләрне нинди сүзләр белән сөендерә алабыз? Кич белән йокларга ятар алдыннан нәрсә дип әйтергә мөмкин?(Хәерле кич! Хәерле иртә!..)

- Ни өчен без өлкәннәрне, карт кешеләрне хөрмәт итәргә тиешбез? (Укучылар җавабы):

  • Алар безгә яшәүне бүләк иттеләр.
  • Әти- әниләр безне бик яраталар.
  • Безне авырлыклар белән үстерделәр.
  • Алар безне ашаталар, эчертәләр, киендерәләр, укыталар.

- Моның төп сәбәбе, өлкән кешеләр бу дөньяда күпне күргәннәр шуңа күрә аларның тормыш тәҗрибәсе зур. Алар яшләргә үзләренең акыллы киңәшләрен бирә алалар. Аларда тәҗрибә, акыл һәм хикмәт яшләргә караганда күберәк.

- Бүгенге чорда әти-әниләрне, өлкән яштәге кешеләрне олылау һәм аларга карата хөрмәт күрсәтү әкерен - әкерен югалып бара. Без моны йөдә дә, урамда да һәм җәмагәт транспортында да күрәбез. Ни өчен яшләр хәзерге вакытта олыларны хөрмәт итмиләр? Ни өчен балалар әти – әниләрен саннамыйлар, аларга кычкыралар, ә кайбер вакытта хәтта кулда күтәрәләр? Балалар! Бу хәлнең төп сәбәбе кешенең әдәптән  читләшүенә.

Укучы иҗаты:

Кадерле әнием минем 

Төннәрен үкереп елаган

Баланы кем торып юаткан?

Йөрәге түреннән өзелгән

Баланы назлаган, җылыткан?

 

Беренче адымнар ясагач,

Кем күбрәк шатланган, куанган?

"Әннә" дип, сөйләшә башлагач,

Кемне бәхет ялкыны каплаган?

 

Йөрәге кысылып, кайгырып,

Баласы авырган чакларда.

Үз-үзен онытып төннәрен

Утырган баласы янында.

 

Ә мәктәп еллары башлангач,

Ризыклар хәзерләп өстәлгә.

Кем үбеп баласын уяткан:

"Күз нурым, тор, бәбкәм, мәктәпкә".

 

Кем соң ул?..

Әнием...Әни ул - изге сүз,

Иң матур, саф, якты сүзләрдән.

Баланың йөрәге түренә

"Әни" дип язылган гөлләрдән.

 

Зәп-зәңгәр, чиксез тирән күзләре,

Көләч, нурлы йөзләре...

Ягымлы һәм йомшак тавышы

Мәхәббәт тулы әнием карашы...

 

Әнием, син минем кояшым,

Син өйдә югында күңелсез.

Иң якын, иң ышанычлы дустым,

Яши алмыйм, Әнием, синсез!

-Әниләр – безнең иң яраткан кешеләребез! Аларны көн саен сөендерергә тырышыгыз. Аларны борчымагыз! Сезнең тәртипле, тыңлаулы булуыгыз, матур эшләрегез – әниләребез өчен зур шатлык.

2. Төркемнәрдә эшләү.

1 биремУен “Мин башлыйм, син дәвам ит”  (мәкальләрне тәрбияче башлый, укучылар  дәвам итә).

- Балалар! Хәзер уен уйнап алыйк!Мәкальләрне мин башлыйм- сез дәвам итәрсез.

- Олылысаң олыны, ... олыларлар үзеңне.

- Әткәй – шикәр, әнкәй – ... бал.

- Яктылык – кояш янында,яхшылык... ана янында.

- Үзеңне үзең мактама, .... кеше сине мактасын.

- Ана күңеле балада, бала күңеле ... далада.
- Баланың бармагы авыртыр, ананың ... йөрәге авыртыр.
- Ана янында бала ... ятим булмый.

- Ата-ана гаебен тикшерү... бала эше түгел.

- Атаңны башыңда тот,аңаңны … учыңда тот!

- Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны…ташлама!

- Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — … әрәм булган.

- Атасын алдаган…илен дә алдар.

2 бирем

- Хәзер сезгә гыйбрәтле өзек тәкъдим итәм. Тыңлагач, ривәяткә исем кушарсыз.Сез ананың улына нинди үгет- нәсыйхәт бирер идегез?

       Ананың бердән- бер улы искиткеч чибәр кызга йөләнгән, туган йортына алып кайткан, ләкин хатынның йөрәге урынында күкрәгендә кара таш булган.  Әнкәсен сөймәгән килен иренә: “Анаң өйгә кермәсен, өй алдында яшәсен”,- дигән. Улы әнисен өй алдына күчергән, өйгә кермәскә кушкан. Ана кеше каты бәгерле киленнең күзенә дә күренергә курыккан.

      Аңа да риза булмаган яшь хатын, иренә анасын сарайга урнаштырыга кушкан. Улы әнисен сарайга күчергән. Бервакыт чәчәк атып тырган алмагач төбендә утырган килен ананың сарайдан чыгып баруын күреп, ачуыннан ярсып ире янына йөгереп килгән дә: “Минем белән яшисең килә икән, анаңны үтер, йөрәген күкрәгеннән алып, миңа китер!”, - дигән.

      Улының йөрәге икеләнмәгән- хатынның матурлыгы аны сихерләгәндәй булды. Күкрәгеннән алып, әнисенең йөрәген өрәңге яфрагына куеп, хатыны янына атлап барганда, зур ташка абалана. Канга баткан ана йөрәге:”Улым, бәгърем, бик каты бәрелгәнсең- утыр, ял итеп ал, авырткан җиреңне угала...”,- диеп пышылдый.

       Улы үксеп- үксеп елап җибәрде, әле кайнар йөрәкне учына алып, әнисенең

күкрәгенә салды. Бик үкенде- беркайчан да, беркем дә аны әнисе шикелле яратмаган  hәм яратмыячак икәнен аңлады! Ана йөрәге улын кызыганып, аны бәхетле итәсе килеп, яңадан төрелә. Әнисе торып, улының башын күкрәгенә сала.

       Мөхәббәт исерелегеннән кытылып, чибәр хатыны янына кайтмады ир.

Бәгер катты. Анасы белән бергә киттеләр алар дала буйлап hәм ике көчкенә тауга аверелделәр. Иң беренче кыяш нурлары аларга көндә сәлам бирәләр.

- Бу ривәяткә нинди исем кушар идегез? (Ана йөрәге. Рахимсез бала...)

- Кайсымәкалә ривәятнең төп фикерен ачыклый? (Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр. Ачтан үлсәң дә, ата-анаңныташлама!)

- Ривәятнең төп фикерен әйтеп бирегез. (Ана баласы эчен, кирәк икән, гомерен дә бирергә әзер.Ананы рәнҗеткән бала бәхетле булмас).

- Ананың эчке дөньясы турында нәрсә әйтә аласыз?  

- Улына нинди үгет- нәсыйхәт бирер идегез?

  • Әнигә авыр сүз беркайчанда әйтмә, аны рәнҗетмә,кума, ташлама.

- Хәзер сезгә ата-ананы хөрмәтләү турында бер хикмәтле әтинең улына биргән нәсыйхәтен тәкъдим итәм. Ихтибар белән тыңлагыз. Бу нәсыйхәттән үзебезгә файдалар алырга тырышыйк.

  • Әй  улым!  Ата-ана  хакларын  хакла,  аларны  олыла,  хөрмәтлә.  Шул  чагында  син  үзеңне  дә  кадерле  иткән  булырсың,  зур дәрәҗәләргә ирешерсең. Ата-анаң булмаса, син дөньяга килмәс идең.
  • Аллаһ Тәгалә шулай итеп яраткан инде, ата-анаң, сиңа берәр авырлык, зыян килмәсен дип, синең өчен үләргә дә әзер торалар. Әгәр син ата-анаңа тупас, дорфа булсаң, аларга начарлык эшләсәң, ул чагында син беркайчан да яхшылыкка лаек булмассың.
  • Ата-анага кадер,  хөрмәтне  күбрәк  күрсәтсәң,  аларның  теләкләре тизрәк кабул булыр, бәрәкәте сиңа ирешер, син бәхетле булырсын.

3 бирем. “Алдагы риваяттән нинди гыйбрәтләр алып була?” дигән сорауга җавап бирү.

Бер бәдәви гарәпләр гаиләсендә бабай картаеп бетә дә гаиләсенә кирәкми башлый. Шул вакытта бабайның малае әтисен аркасына менгереп утырта да чүлгә таба илтә башлый. Чүлгә таба барганда бабай көлә- елый  шундый сүзләр әйтә: "Җитте, җитте, үземә дә килеп җитте”. Бу хәлне ишеткән вә күргән кешеләр сорыйлар: "Әй бабай нәрсә килеп җитте соң?” Улының аркасында утырган бабай җавап бирә: "Беләсезме, мин дә яшь чагымда бу улымның күз алдында үземнем картаеп беткән әтиемне нәкъ шулай ук чүлгә үлергә илтеп ташлаган идем. Күрәсезме, хөрмәтле кардәшләрем, ничек син әти-әниеңә мөгамәлә кыласың, нәкъ шундый ук мөнәсәбәтне үз балаларыңнан күрәсең. Алланың рәхмәтенә ирешәсең килсә, балаларыңа дөрес тәрбия бирәсең килсә, нәтиҗәдә бәхетле булам дисәң, әти-әниләреңә матур мөнәсәбәт күрсәт, игелелекле бул.

- Бу риваяттән нинди гыйбрәтләр алып була (нәтиҗә ясарга)? (Укучылар җавабы):

  • Ата-ананың кадерен белмәсәң, балаларың да синең кадереңне белмәсләр.

Танылган бер шәхес болай дигән:

  • Әгәр дә яшь егет өлкән яштәге картны хөрмәтләсә, Аллаһ картлык көнендә аны хөрмәтләүче кешене билгелиячәк.  Шулай ук әгәр дә кеше яш вакытта олыларга хөрмәт күрсәтмәсә, картайгач аңа да шундый ук мөгамәләдә булачаклар.

4 бирем.Ата-аналарыбыз каршында булган бурычларыбызны ачыклау.

- Балалар, хәзер ата-аналарыбыз каршында булган бурычларыбызны карап үтик. Укучылар җавабы:

Әти- әниләрне чын күнелдән яратырга, яратканны сиздерегә.

Әти- әниләрне тыңларга, алар кушканны эшләргә.

Әти- әниләргә ягымлы, “тәмле телле” булырга.

Әти- әниләр белән тупас булмаска.

Әти- әниләргә кирәк вакытта ярдәм итәргә.

Әти- әниләрне, картлыклары җиткәч, ташламаска, ялгыз калдырмаска, рәнҗетмәскә.

- Сезнең җавапларыгызны безнең фикерләр белән чагыштырыйк:

1. Ата-анага карата салкынлык күрсәтмәү.
“ Бөтен йөрәгең белән үз әтиеңне хөрмәтлә һәм үз әниеңнең бала тудыргандагы газапларын онытма. Син алардан туганыңны онытма: һәм син аларга бурычыңны кайтара аласың. Ата-анага мәхәббәтне бүтән бернинди дә мәхәббәт алыштыра алмый.

2. Ата-ананы тыңлау, аларга буйсыну.
Ата-аналар балалар өчен изге затлар. Әгәр бала ата-ана йортында тыңлаусыз, сансыз икән, ул бер җирдә дә: хезмәттә дә, шәхси тормышта да шундый була. Әгәр бала берсүзсез ата-ана теләген үтәргә гадәтләнмәгән икән, аның чит кешеләрнең теләгенә буйсыну авыр булачак. Акыллы ата-аналар балалары өчен күп нәрсәләр эшлиләр, шуңа күрә балаларның аларның теләген үтәүләрен таләп итәргә хаклары бар.


3. Ата-аналар белән тупас мөнәсәбәттә, алар белән ачуланышуда булмау .
Ата-анага хөрмәт күрсәтмәү бик зур кимчелектер.  Аларга төртмәле, тавыш күтәреп, мыскыллы елмаеп җавап бирү, бер сәбәпсез аларга каршы килү, ата-ана кимчелекләрен күрсәтеп,аларны гаепләү,туганнар арасында алар турында начар фикерләр әйтү, аларны дин мәсьәләләрендә ачулану зур хатадыр.


4. Ата-ананың изгелеген, теләк итүләрен санга сугу. 
Ата-ана теләк итүләренең көчен санга сукмаган балалар начарлардыр. Ата-ананың хәер-фатихасына йола итеп кенә караган балалар да аларны  аеруча рәнҗетә.


5. Ата-ананы каргамау.
Ата-анасының исәнлеге өчен теләк итмәгән бала үзенең яхшы яшәвен теләмәгән була, чөнки ата-ананың исәнлеге баланың яхшы тормышының нигезе булып тора. Баланың ата-ананы каргавы иң усал кешегә генә хас.Ул гадәттә, әйткән кешенең үз башына төшә.


6. Ата-ана киңәшен тоту.
Ата-аналар яши-яши тормыш тәҗрибәсе һәм акыл туплаганнар. Шуңа күрә алар биргән киңәш һәм үгетләр начар була алмый. Һәр яңа эш башлаганда ата-ана киңәшен сорау балаларның бурычы. Ата-ананың яхшы киңәшләрен ул үлгәч тә онытмаска кирәк.


7. Ата-ана рөхсәтеннән башка өйдән китмәү.
Ата-ана йортында яшәүче балигъ булган (18 яшенә җиткән) балалар кайда һәм күпме вакытка китүләре турында кисәтергә тиешләр. Ата-ана йортыннан үз белдеге белән усалланып чыгып киткән бала зур шелтәле була. Моның белән ул ата-ананы тирән кайгыга сала.


8. Ата-ана йортыннан аерылмау.
Ялгыз калган ата-аналар да баладан аерылу кайгысы белән яши. 


9. Ярдәмгә мохтаҗ ата-аналарны картлыкларында ялгыз калдырмау.
Бәхетсезлектә ата-ананы ялгыз калдыру - зур кимчелектер. Үз ата-анаңнан оялып, аларның сиңа күрсәткән яхшылыкларын оныту түбәнлек санала. 


10. Ата-анага кул күтәрмәү. 
Ата-анага кул күтәрү - иң зур җинәятнең берсе. Ата-ана балаларыннан кыерсыту күрсә, ул җәзасыз үтмәсен белеп, алар өчен борчылалар. Әмма тупас балалар аңга килмиләр.


- Балалар әти – әниләренә яхшы мөнәсәбәттә яки начар мөнәсәбәттә булсалар, аларның балаларыда үзләренә шундый ук мөнәсәбәттә булачак.

"Әти – әниләрегезгә игелекле булыгыз, балаларыгыз да сезгә игелек кылучы булырлар” (хәдис). Әгәр дә кеше яшь вакытта үзенең әти – әнисен саннамаса, рәнҗетсә, килер бер көн ул үзенең балаларыннан да үзенә карата шундый ук мөгамәләне күрәчәк.

- Олыларга хөрмәт күрсәтүне без ничек аңларга тиеш һәм ул нәрсәдә чагыла?

  • Иң беренче чиратта олыларга хөрмәт күрсәтү очрашкан вакытта аларга беренче булып саләм бирүдә күренә.
  • Әти- әни чакырса- бала яннарына йөгереп килергә тиеш.
  • "Кечкенә олыга, узып баручы, утырып торучыга, әз төркем күп төкемгә (беренче булып) сәлам бирә”- диелгән бер ышанычлы чыганакта.
  • Ашаган вакытта ризык кабул итүне иң беренче өлкән кеше яки хөрмәтле кеше башларга тиеш.
  • Әгәр дә  кешеләргә берәр нәрсә бирергә туры килсә, мәсәлән, сулы савытны, ризыкны, башта өлкән кешедән башларга кирәк.
  • Сүз башлаган вакытта да әдәп буенча беренче сүзне олыларга бирәләр.
  • Олылар сөйләшкәндә, аларның сүзен бүлү бик зур тәртипсезлек.

V. Рефлексия (Йомгаклау).

- Дәреснең темасын искә тешерегез.

- Әти- әниләргә, өлкәннәргә карата нинди гыбрәтләр алдыгыз?("Әти – әниләргә игелекле булырга, балаларыбыз да безгә игелек кылучы булырлар”).

- Үзегез өчен нинди нәтиҗә ясадыгыз?(”...дөньяда иң бәхетле һәм рәхәт яшәүче кеше – ул әти- әнисенә, олыларга  изгелек эшләүче зат”)

- Бу сүзләрне бүгенге дәреснең эпиграф итеп тактага яздык. Җөмләне хор белән кабатлыйк hәм үзебезнең йөрәкләребезгә гомер буена салыйк, беркайчанда ынытмыйк. Хор белән укыйлар: ”...дөньяда иң бәхетле һәм рәхәт яшәүче кеше – ул әти- әнисенә, олыларга  изгелек эшләүче зат”.

Димәк, без һәрвакыт әти-әниләребезгә,өлкәннәргә мәрһәмәтле һәм ихтибарлы,шәфкатлебулырбыз. Иң асыл сыйфатыбыз булган кешелеклелекне югалтмыйк!

VI. Өйгә эш:

  • Өй эшен вариантлап  бирәбез:
  1. “Әни йөрәге- нинди ул?”  дигән темага җавап әзерләп килергә.
  2. “Ата- аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итүне ничек итеп күз алдыгызга китерәсез?”  дигән темага җавап әзерләп килергә.
  3. Ата- аналар, өлкәннәр турында хикәя, хәдисләрне эзләп табу.

Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт (7- 11 сыйныфлар)

                                 ”...дөньяда иң бәхетле һәм рәхәт яшәүче кеше – ул әти-                    

әнисенә, олыларга  изгелек эшләүче зат  

  (тактадагы язу)

Тема: “Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт”

Максат:

1.Укучыларны “Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта әти- әниләрен, өлкәннәрне хөрмәт итәргә йөрәтү.

2. Укучыларның үз фикерләрен ачык, матур итеп башкаларга җиткерә, дәлилләп күрсәтә белүләренә ирешү.

I. Уку мәсьәләсен кую.

- Кечкенә генә хикәяне тыңлагыз, шуннан чыгып, бүгенге дәреснең темасын үзегез әйтеп бирегез:

       Ананың бердән- бер улы искиткеч чибәр кызга йөләнгән, туган йортына алып кайткан, ләкин хатынның йөрәге урынында күкрәгендә кара таш булган.  Әнкәсен сөймәгән килен иренә: “Анаң өйгә кермәсен, өй алдында яшәсен”,- дигән. Улы әнисен өй алдына күчергән, өйгә кермәскә кушкан. Ана кеше каты бәгерле киленнең күзенә дә күренергә курыккан.

      Аңа да риза булмаган яшь хатын, иренә анасын сарайга урнаштырыга кушкан. Улы әнисен сарайга күчергән. Бервакыт чәчәк атып тырган алмагач төбендә утырган килен ананың сарайдан чыгып баруын күреп, ачуыннан ярсып ире янына йөгереп килгән дә: “Минем белән яшисең килә икән, анаңны үтер, йөрәген күкрәгеннән алып, миңа китер!”, - дигән.

      Улының йөрәге икеләнмәгән- хатынның матурлыгы аны сихерләгәндәй булды. Күкрәгеннән алып, әнисенең йөрәген өрәңге яфрагына куеп, хатыны янына атлап барганда, зур ташка абалана. Канга баткан ана йөрәге:”Улым, бәгърем, бик каты бәрелгәнсең- утыр, ял итеп ал, авырткан җиреңне угала...”,- диеп пышылдый.

       Улы үксеп- үксеп елап җибәрде, әле кайнар йөрәкне учына алып, әнисенең

күкрәгенә салды. Бик үкенде- беркайчан да, беркем дә аны әнисе шикелле яратмаган  hәм яратмыячак икәнен аңлады! Ана йөрәге улын кызыганып, аны бәхетле итәсе килеп, яңадан төрелә. Әнисе торып, улының башын күкрәгенә сала.

Мөхәббәт исерелегеннән кытылып, чибәр хатыны янына кайтмады ир.

Бәгер катты. Анасы белән бергә киттеләр алар дала буйлап hәм ике көчкенә тауга аверелделәр. Иң беренче кыяш нурлары аларга көндә сәлам бирәләр.

II. Дәреснең темасын ачыклау.

  • Димәк, бүгенге дәреснең темасы... (Әни турында- Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт)

III.Уку мәсьәләсен чишү.

1. “Ни өчен без өлкәннәрне, карт кешеләрне хөрмәт итәргә тиешбез?” дигән сорауга җавап табу.

- Әйе, балалар, җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребез – ул безнең әниләребез. Дөньяда иң ышанычлы, иң кечле- безнең әтиләребез. Хөрмәткә иң лаеклы кешеләр- әби- бабайлар, өлкәннәр. Без аларны яратырга, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез.

- Ни өчен без өлкәннәрне, карт кешеләрне хөрмәт итәргә тиешбез? (Укучылар җавабы):

  • Алар безгә яшәүне бүләк иттеләр.
  • Әти- әниләр безне бик яраталар.
  • Безне авырлыклар белән үстерделәр.
  • Алар безне ашаталар, эчертәләр, киендерәләр, укыталар.

- Укытучының нәтиҗәсе. Өлкән кешеләр бу дөньяда күпне күргәннәр шуңа күрә аларның тормыш тәҗрибәсе зур. Алар яшләргә үзләренең акыллы киңәшләрен бирә алалар. Аларда тәҗрибә, акыл һәм хикмәт яшләргә караганда күберәк.

- Бүгенге чорда әти-әниләрне, өлкән яштәге кешеләрне олылау һәм аларга карата хөрмәт күрсәтү әкерен - әкерен югалып бара. Без моны йөдә дә, урамда да һәм җәмагәт транспортында да күрәбез. Ни өчен яшләр хәзерге вакытта олыларны хөрмәт итмиләр? Ни өчен балалар әти – әниләрен саннамыйлар, аларга кычкыралар, ә кайбер вакытта хәтта кулда күтәрәләр? Балалар! Бу хәлнең төп сәбәбе кешенең әдәптән  читләшүенә.  

2.Укучы иҗаты белән танышу:

Кадерле әнием минем

 

Төннәрен үкереп елаган

Баланы кем торып юаткан?

Йөрәге түреннән өзелгән

Баланы назлаган, җылыткан?

 

Беренче адымнар ясагач,

Кем күбрәк шатланган, куанган?

"Әннә" дип, сөйләшә башлагач,

Кемне бәхет ялкыны каплаган?

 

Йөрәге кысылып, кайгырып,

Баласы авырган чакларда.

Үз-үзен онытып төннәрен

Утырган баласы янында.

 

Ә мәктәп еллары башлангач,

Ризыклар хәзерләп өстәлгә.

Кем үбеп баласын уяткан:

"Күз нурым, тор, бәбкәм, мәктәпкә".

 

Кем соң ул?..

Әнием...Әни ул - изге сүз,

Иң матур, саф, якты сүзләрдән.

Баланың йөрәге түренә

"Әни" дип язылган гөлләрдән.

 

Зәп-зәңгәр, чиксез тирән күзләре,

Көләч, нурлы йөзләре...

Ягымлы һәм йомшак тавышы

Мәхәббәт тулы әнием карашы...

 

Әнием, син минем кояшым,

Син өйдә югында күңелсез.

Иң якын, иң ышанычлы дустым,

Яши алмыйм, Әнием, синсез!

-Әниләр – безнең иң яраткан кешеләребез! Аларны көн саен сөендерергә тырышыгыз. Аларны борчымагыз! Сезнең тәртипле, тыңлаулы булуыгыз, матур эшләрегез – әниләребез өчен зур шатлык.

3. Төркемнәрдә эшләү.

1 бирем   Уен “Мин башлыйм, син дәвам ит”  (мәкальләрне тәрбияче башлый, укучылар  дәвам итә).

- Балалар! Хәзер уен уйнап алыйк!

- Олылысаң олыны, ... олыларлар үзеңне.

- Әткәй – шикәр, әнкәй – ... бал.

- Яктылык – кояш янында, яхшылык ... ана янында.

- Үзеңне үзең мактама, .... кеше сине мактасын.

- Ана күңеле балада, бала күңеле ... далада.
- Баланың бармагы авыртыр, ананың ... йөрәге авыртыр.
- Ана янында бала ... ятим булмый.

- Ата-ана гаебен тикшерү... бала эше түгел.

- Атаңны башыңда тот, аңаңны … учыңда тот!

- Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны …ташлама!

- Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — … әрәм булган.

- Атасын алдаган …илен дә алдар.

2 бирем

- Хәзер сезгә гыйбрәтле өзек тәкъдим итәм. Тыңлагач, ривәяткә исем кушарсыз.Ананың улына нинди үгет- нәсыйхәт бирер идегез?

                                                          Сукыр ана

Минем әнием бер генә күзле иде. Шуңа күрә кешеләр янында мин аннан ояла идем.  Гаиләбезне җитеш тормышта яшәтү өчен, әни мәктәп ашханәсендә эшләде.

        Бервакыт мәктәптә, хәлемне белү өчен, әни минем яныма килде. Ә мин исә оятымнан кызардым. Күңелемә авыр булды. Ничек шулай классташларым алдында мине оятка калдыра алды икән ул?! – дип уйладым эчемнән генә. Һәм ачу катыш нәфрәт белән карап, берни дәшмичә китеп бардым. Икенче көнне классташларымның берсе:

       - И-и, синең әниеңнең бер күзе юк икән бит, - дип, мине мыскыллады.

       Миңа шулкадәр авыр булды, хәтта: «Әнием бөтенләйгә юкка чыкса иде», - дип тә теләдем.Соңрак, өйгә кайткач аңа:

       - Мине болай оятка калдырганчы, үлсәң яхшырак булыр иде, - дидем.

       Әнием бер сүз дә дәшмәде. Ачудан ярсу сәбәпле, әнигә нәрсәләр әйтүем турында уйламадым да. Миңа барыбер иде. Аның хисләре, нәрсә кичерүе мине кызыксындырмады да. Хәтта аны өйдән куып чыгарасым да килде.

       Мәктәпне тәмамлагач, Бишкек шәһәрендәге югары уку йортларының берсенә укырга кердем. Университетны тәмамлап, диплом алгач өйләндем. Балаларыбыз туды. Тормышның тәмен, ямен тоеп яши бирдем…

      Бервакыт Бишкекка әнием килде. Аның әле оныкларын күргәне юк иде. Ишегалдына килеп кергәч, аңа бөтен кеше игътибар итте. 

      - Балаларымны куркытырга ничек җөрьәт итәсең? Ычкын моннан!!! – дип акырдым мин аңа.

      Әни, пышылдап кына гафу үтенде дә, башын аска иеп, тиз генә чыгып китте. Бер көнне классташлар белән очрашу кичәсенә чакыру кәгазе алдым. Хатыныма: «Командировкага китәм, тиздән кайтырмын,» - дидем.

      Дусларым белән очрашудан соң, кайчандыр үзем яшәгән, балачагым үткән йортка киттем. Күршеләребез әниемнең үлгәнлеген хәбәр иттеләр… Әмма күңелемдә бу хәбәргә карата бернинди дә үзгәреш булмады. Җаным битараф иде. Күршеләребез әниемнең миңа дип язган хатын тапшырдылар. Әниемнең соңгы сүзләре болай иде:

     «Улыкаем, мин һәрвакыт сине уйлыйм…

     Теге вакытта кисәтмичә килеп, балаларыңны куркытып, үзеңне кыен хәлгә калдыруым өчен гафу үтенәм. Классташлар белән очрашуга чакыру кәгазе җибәргәннәрен белгәч, мин бик сөендем. Ләкин, авыруым сәбәпле, бу очрашуга мин бара алмамдыр инде.  Балачагыңда классташларың янында кыен хәлгә калдыруым өчен, мине гафу ит инде, улым…

     Күптәннән сиңа бер вакыйганы сөйлисем килә иде, менә тыңла әле. Кечкенә вакытыңда, әле йөрергә генә өйрәнгәндә, син егылып, бер күзеңне чыгарган идең. Синең авыртынуыңны, газаплануыңны күрү шулкадәр авыр иде. Бер генә күз белән калсаң, бу газапны мин кичерә алмас идем. Шуңа күрә күзләремнең берсен мин сиңа бирдем. Синең зур итеп ачылган күзләреңне, бәхетле йөзеңне, елмаюыңны күрү бәхет иде.

     Улым, шуны бел: ни генә булса да мин сине яратам.

                                                                                      Сине яратучы әниең».

     ... Мин тораташтай булып катып калдым, җанны укенү телде, ләкин соң иде инде, бик соң ...

- Бу ривәяткә нинди исем кушар идегез? (Ана күзе. Ана күнеле. Рахимсез бала...)

- Кайсы мәкалә ривәятнең төп фикерен ачыклый? (Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр. Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!)

- Сукыр ананың тышкы кыяфәтең сүрәтләп бирегез.

- Ананың эчке дөньясы турында нәрсә әйтә аласыз?  

- Сукыр ананың улына нинди үгет- нәсыйхәт бирер идегез?

  • Ана баласы эчен күзен дә, кирәк икән, гомерен дә бирергә әзер.
  • Әнигә авыр сүз беркайчанда әйтмә.
  • Ананы рәнҗеткән бала бәхетле булмас.

- Хәзер сезгә ата-ананы хөрмәтләү турында бер хикмәтле әтинең улына биргән нәсыйхәтен тәкъдим итәм. Иһтибар белән тыңлагыз. Бу нәсыйхәттән үзебезгә файдалар алырга тырышыйк.

  • Әй  улым!  Ата-ана  хакларын  хакла,  аларны  олыла,  хөрмәтлә.  Шул  чагында  син  үзеңне  дә  кадерле  иткән  булырсың,  зур дәрәҗәләргә ирешерсең. Моның белән син үз асылыңны хөрмәт иткән булырсың. Чөнки баланың асылы (нигезе) – ата-анадыр. Алар үз теләкләренә ирешү өчен генә түгел, бәлки сине дөньяга китерү өчен дә кавыштылар. Ата-анаң булмаса, син дөньяга килмәс идең.
  • Аллаһ Тәгалә шулай итеп яраткан инде, ата-анаң, сиңа берәр авырлык, зыян килмәсен дип, синең өчен үләргә дә әзер торалар. Әгәр син ата-анаңа тупас, дорфа булсаң, аларга начарлык эшләсәң, ул чагында син беркайчан да яхшылыкка лаек булмассың.
  • Газиз ата-анасыннан изгелек күреп тә,  аны  аңлый,  бәяли  белмәгән  кеше  башкаларның  да  яхшылыгын күрә белмәс. Әгәр балаңның үзеңә хөрмәт күрсәтүен теләсәң, иң  элек  ата-анаңны  хөрмәтлә.  Адәм  баласы  –  җимешкә,  ата-ана шул җимешне бирүче куакка охшый. Куакны ничаклы яхшырак  тәрбияләсәң,  аның  җимеше  дә  татлы  була.  

- Димәк,  ата-анага кадер,  хөрмәтне  күбрәк  күрсәтсәң,  аларның  теләкләре тизрәк кабул булыр, бәрәкәте сиңа ирешер, син бәхетле булырсын.

3 бирем. “Алдагы ривәяттән нинди гыйбрәтләр алып була?” дигән сорауга җавап бирү.

        Бер бәдәви гарәпләр гаиләсендә бабай картаеп бетә дә гаиләсенә кирәкми башлый. Шул вакытта бабайның малае әтисен аркасына менгереп утырта да чүлгә таба илтә башлый. Чүлгә таба барганда бабай көлә- елый  шундый сүзләр әйтә: "Җитте, җитте, үземә дә килеп җитте”. Бу хәлне ишеткән вә күргән кешеләр сорыйлар: "Әй бабай нәрсә килеп җитте соң?” Улының аркасында утырган бабай җавап бирә: "Беләсезме, мин дә яшь чагымда бу улымның күз алдында үземнем картаеп беткән әтиемне нәкъ шулай ук чүлгә үлергә илтеп ташлаган идем. Күрәсезме, хөрмәтле кардәшләрем, ничек син әти-әниеңә мөгамәлә кыласың, нәкъ шундый ук мөнәсәбәтне үз балаларыңнан күрәсең. Алланың рәхмәтенә ирешәсең килсә, балаларыңа дөрес тәрбия бирәсең килсә, нәтиҗәдә бәхетле булам дисәң, әти-әниләреңә матур мөнәсәбәт күрсәт, игелелекле бул.

- Бу риваяттән нинди гыйбрәтләр алып була? (Укучылар җавабы):

  • Ата-ананың кадерен белмәсәң, балаларың да синең кадереңне белмәсләр.

Танылган бер шәхес болай дигән:

  • Әгәр дә яшь егет өлкән яштәге картны хөрмәтләсә, Аллаһ картлык көнендә аны хөрмәтләүче кешене билгелиячәк.  Шулай ук әгәр дә кеше яш вакытта олыларга хөрмәт күрсәтмәсә, картайгач аңа да шундый ук мөгамәләдә булачаклар.
  • "Изгелек юкка чыкмый, яман эш онытылмый. Ничек теләсәң шулай бул. Син ничек хөкем итсәң, сине дә шулай хөкем итәрләр”. –диелгән бер хикмәтле сүздә.

4 бирем. Ата-аналарыбыз каршында булган бурычларыбызны ачыклау.

- Хәзер ата-аналарыбыз каршында булган бурычларыбызны карап үтик. Укучылар җавабы:

Әти- әниләрне чын күнелдән яратырга, яратканны сиздерегә.

Әти- әниләрне тыңларга, алар кушканны эшләргә.

Әти- әниләргә ягымлы, “тәмле телле” булырга.

Әти- әниләр белән тупас булмаска.

Әти- әниләргә кирәк вакытта ярдәм итәргә.

Әти- әниләрне, картлыклары җиткәч, ташламаска, ялгыз калдырмаска.

4. Ата-аналарыбыз каршында булган бурычларыбызны тирәнрәк өйрәнү.

1. Ата-анага карата салкынлык күрсәтмәү.
“ Бөтен йөрәгең белән үз әтиеңне хөрмәтлә һәм үз әниеңнең бала тудыргандагы газапларын онытма. Син алардан туганыңны онытма: һәм син аларга бурычыңны кайтара аласың.  Хайваннар гына вакыт үтү белән ата-аналарын оныталар. Ата-анага якынлыкны сизмәү һәм аны күрсәтмәү- начарлыктыр. Ата-анага мәхәббәтне бүтән бернинди дә мәхәббәт алыштыра алмый. Ата-ана йортына сирәк бару салкынлыкның ачык мисалы. Аларны кыерсытканда башкалар каршында аларны якламау улларча кайгырту булмауны күрсәтә.

2. Ата-ананы тыңлау, аларга буйсыну.
Ата-аналар балалар өчен изге затлар. Әгәр бала ата-ана йортында тыңлаусыз, сансыз икән, ул бер җирдә дә: хезмәттә дә, шәхси тормышта да шундый була. Ата-ана йортында, әле ул җәмәгать тормышына чыкканчы, ата-ана бала өчен җитәкче урынында. Әгәр бала берсүзсез ата-ана теләген үтәргә адәтләнмәгән икән, аның язмышына мөнәсәбәтле чит кешеләрнең теләгенә буйсыну авыр булачак. Акыллы ата-аналар балалары өчен күп нәрсәләр эшлиләр, шуңа күрә балаларның аларның теләген үтәүләрен таләп итәргә хаклары бар. Балалар мөстәкыйль тормыш белән яши башласалар да,ата-ана өчен һаман бала булып калалар һәм ата-ана алдындагы бурычлардан азат ителмиләр.


3.
Ата-аналар белән тупас мөнәсәбәттә, алар белән ачуланышуда булмау.
Ата-анага хөрмәт күрсәтмәү бик зур кимчелектер.  Аларга төртмәле, тавыш күтәреп, мыскыллы елмаеп җавап бирү, бер сәбәпсез аларга каршы килү, ата-ана кимчелекләрен күрсәтеп,аларны гаепләү,туганнар арасында алар турында начар фикерләр әйтү, аларны дин мәсьәләләрендә ачулану зур хатадыр.


4.
Ата-ананың изгелеген, теләк итүләрен санга сугу. 
Ата-ана теләк итүләренең көчен санга сукмаган балалар начарлардыр. Ата-ананың хәер-фатихасына йола итеп кенә караган балалар да аларны  аеруча рәнҗетә.


5. Ата-ананы үпкәләтмәү, ачуланмау, каргамау.
Ата-анасының исәнлеге өчен теләк итмәгән бала үзенең яхшы яшәвен теләмәгән була, чөнки ата-ананың исәнлеге баланың яхшы тормышының нигезе булып тора. Баланың ата-ананы каргавы иң усал кешегә генә хас һәм ул көчсез. Ул гадәттә, әйткән кешенең үз башына төшә.


6.
Ата-ана киңәшен тоту.
Ата-аналар яши-яши тормыш тәҗрибәсе һәм акыл туплаганнар. Шуңа күрә алар биргән киңәш һәм үгетләр начар була алмый. Һәр яңа эш башлаганда ата-ана киңәшен сорау балаларның бурычы. Ата-ана үгетләренә дәшмичә калу тиеш эш түгел. Чит кеше сүзләрен онытырга мөмкин, әмма ата-ананыкын беркайчан да онытмаска кирәк. Ата-ананың яхшы киңәшләрен ул үлгәч тә онытмаска кирәк.


7.
Ата-ана рөхсәтеннән башка өйдән китмәү.
Ата-ана йортында яшәүче балигъ булган балалар кайда һәм күпме вакытка китүләре турында кисәтергә тиешләр. Ата-ана йортыннан үз белдеге белән усалланып чыгып киткән бала зур шелтәле була. Моның белән ул ата-ананы тирән кайгыга сала.


8.
Ата-ана йортыннан аерылмау.
Ата-ана ризалыгыннан башка туган нигездән аерылу төрле уңайсызлыклар китереп чыгарырга мөмкин, ялгыз калган ата-аналар да баладан аерылу кайгысы белән яши. 


9.
Ярдәмгә мохтаҗ ата-аналарны картлыкларында ялгыз калдырмау.
Бәхетсезлектә ата-ананы ялгыз калдыру - зур кимчелектер. Үз ата-анаңнан оялып, аларның сиңа күрсәткән яхшылыкларын оныту түбәнлек санала. 


10.
Ата-анага кычкырмау, кул күтәрмәү. 
Ата-анага кул күтәрү - иң зур җинәятнең берсе. Ата-ана балаларыннан кыерсыту күрсә, ул җәзасыз үтмәсен белеп, алар өчен борчылалар. Әмма тупас балалар аңга килмиләр.


- Балалар әти – әниләренә яхшы мөнәсәбәттә яки начар мөнәсәбәттә булсалар, аларның балаларыда үзләренә шундый ук мөнәсәбәттә булачак.

"Әти – әниләрегезгә игелекле булыгыз, балаларыгыз да сезгә игелек кылучы булырлар”. Әгәр дә кеше яшь вакытта үзенең әти – әнисен саннамаса, рәнҗетсә, килер бер көн ул үзенең балаларыннан да үзенә карата шундый ук мөгамәләне күрәчәк.

- Олыларга хөрмәт күрсәтүне без ничек аңларга тиеш һәм ул нәрсәдә чагыла?

  • Иң беренче чиратта олыларга хөрмәт күрсәтү очрашкан вакытта аларга беренче булып саләм бирүдә күренә.
  • Әти- әни чакырса- бала яннарына йөгереп килергә тиеш.
  • "Кечкенә олыга, узып баручы, утырып торучыга, әз төркем күп төкемгә (беренче булып) сәлам бирә”- диелгән бер ышанычлы чыганакта.
  • Ашаган вакытта ризык кабул итүне иң беренче өлкән кеше яки хөрмәтле кеше башларга тиеш.
  • Әгәр дә  кешеләргә берәр нәрсә бирергә туры килсә, мәсәлән, сулы савытны, ризыкны, башта өлкән кешедән башларга кирәк.
  • Сүз башлаган вакытта да әдәп буенча беренче сүзне олыларга бирәләр.
  • Олылар сөйләшкәндә, аларның сүзен бүлү бик зур тәртипсезлек.

V. Рефлексия (Йомгаклау).

- Дәреснең темасын искә тешерегез.

- Әти- әниләргә, өлкәннәргә карата нинди гыбрәтләр алдыгыз?

 ("Әти – әниләрегезгә игелекле булыгыз, балаларыгыз да сезгә игелек кылучы булырлар”).

 - Сез барысын да яхшы аңлагансыз. Димәк, без һәрвакыт әти-әниләребезгә, өлкәннәргә мәрһәмәтле һәм шәфкатле булырбыз.

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: ”...дөньяда иң бәхетле һәм рәхәт яшәүче кеше – ул әти- әнисенә, олыларга  изгелек эшләүче зат”. Без, яшьләр, киләчәктә бөтен яктан да үрнәк балалар булып җитешик һәм халкыбызга лаеклы булып, милләтебез горурланырлык, зур шәхесләр булып үсик. Илен, телен, гореф- гадәтләрен, халкын хөрмәт итүче кеше генә шәхес дигән исемгә лаек була. Иң асыл сыйфатыбыз булган кешелеклелекне югалтмыйк!

VI. Өйгә эш:

  • Өй эшен вариантлап  бирәбез:

     1. “Ата- аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итү ничек итеп күз алдыгызга китерәсез?”  дигән темага җавап әзерләп килергә.

2. Ата- аналар, өлкәннәр турында тормыштан мисаллар, хикәя, хәдисләрне эзләп табу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә миһербанлылык, шәфкатьлелек, ата- анага, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Ата-аналарга, өлкәннәргә  ихтирамлы, мәрхәмәтле, игътибарлы, ярдәмчел булу, гаиләдә тату яшәргә омтылу кебек асыл сыйфатлар тәрбияләү - укытучының бурычы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы бу сый...