Гаилә бәйрәме –мастер класс “ Бу — Тукай стиле”
материал

Дина Рафиковна Садреева

Данная работа представлена классным руководителям,как хороший материал для проведения мастер-класса с родителями.Данная работа на татарском языке, показывает историческое наследие татарского народа, останавливается на главном атрибуте татарского народа-тюбетейки. Учит родителей и детей сделать из картона тюбетейку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_byrme_-master_klass_bu-_tukay_stile.docx740.94 КБ

Предварительный просмотр:

ТҮБӘН ӘЛКИ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ

https://salammagazin.ru/upload/iblock/e14/e144c6ccec2d5d6065cc500f501b45a0.jpeg

Гаилә бәйрәме –мастер класс  “Бу — Тукай стиле”

ЭШНЕ БАШКАРДЫ СЫЙНЫФ ЖИТӘКЧЕСЕ  САДРЕЕВА Д.Р.

Гаилә бәйрәме –мастер класс “ Бу — Тукай стиле”

Максат: Укучыларны, әти- әниләрне татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре белән тирәнтен таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

1 нче алып баручы: Гаилә- ул тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп  яшәргә кирәк.

2 нче алып баручы: Гаилә ул- җылы учак.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

1нче алып баручы: Гаилә ул- бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай-гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Алар һәрвакыт безнең турында борчылалар.

2 нче алып баручы: Тату гаиләдә һәр кеше бер-берсен ихтирам итә,  кайгырта.Шуңа күрә андый гаиләдә яшәве дә күңелле.

1 нче алып баручы: Бергәләп, күмәкләшеп эшләгәндә ,һәрвакыт күңелле була. Кичке вакыт ул- бик күңелле вакыт, гаиләнең өйдә бергә җыелган чагы.

Хөрмәтле әтиләр,кадерле әниләр!Сезнең гаиләдә кичләр ничек уза? Кемнәр нинди эшләр башкара? Кичке ял вакытын ничек оештырасыз?

(Әти-әниләр кичке вакытны ничек үткәрүләре турында сөйлиләр,кызыклы вакыйгаларны искә төшерәләр).

1 нче алып баручы: Җир йөзендә иң гүзәл, иң олы сүз, иң матур сүз- Әни. Әни диеп безнең телебез ачылган, иң тәүге адымнарыбызны да әни ярдәмендә атлап киткәнбез.

2 нче алып баручы: Сиңа ничә яшь кенә булмасын-биш яшьме, әллә иллеме, һәрвакыт әни, аның назлы карашы,кайгыртуы кирәк. Әниеңне яратуың никадәр зур булса, яшәвең шулкадәр якты, шатлыклы булыр.

1 нче алып баручы:Әйе, әни-һәркемгә якын, изге, газиз кеше.Әниләрнең ягымлылыгы,  йомшак сүзләре балага гомер буена юлдаш була.Әниләр һәрвакыт безнең яныбызда: авырганда да,борчылганда да, шатланганда да.

2 нче алып баручы: Гаиләдә иң зур, баш кеше-әти, чөнки ул гаиләдәге барлык кеше турында да кайгырта.Өйдәге барлык авыр эшләрне дә әти эшли. Ул-гаиләнең терәге, таянычы .Әниләр безне ягымлы сүзләре, мөләемлылыгы белән шатландырса, әтиләр үзенең акыллыгы,көчлелеге белән сөендерә.

Бугенге  кичэбезне без мода га, дөресен әйткәндә элекеге татар халкынын стилена багышлыйбыз.Бүгенге бәйрәмнең  исеме “ Бу — Тукай стиле” .Барлык кеше үз халкынын тарихын белергэ тиеш,бүгенге кичә безгә узебезнең тарихын искә төшерергә ярдәм итәр

Сыйныф җитәкчесе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган концертта һәм «Татар җыры» фестивалендә күтәртмә якалы, галстуксыз костюм кигән иде. Әлеге образы белән президентыбыз XX йөз башы татарларын хәтерләтте. Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров та озынрак күтәртмә якалы костюмнан иде.

«Без үзебезнең милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, ризыкларыбызны, динебезне сакларга тиеш. Ашаудан, диннән, җыр-биюдән башка безнең милли киемнәребез дә бар. Нигә аны артистлар гына кияргә тиеш. Ул үзебезнең гадәти киемебез булган», — диде ТР Президенты .

https://intertat.tatar/attachments/09eb2c1f19d74dfd470ef5d68f9977a18ceb47aa/store/crop_and_fill/0/0/600/407/750/508/33d3acdfb12b3a7c12f66a85038b6fb52ba1067d22b7ead8460ea3ed14f2/ug9xbapkddft-gabdulla-tukai.jpg

Россия рәссамнар союзы әгъзасы Луиза Фәсхетдинова моны яхшы күренеш дип бәяли. «Иске әйбер кияргә кирәкми. Искене кабатлау ук булырга тиеш түгел, кием, заман таләпләренә туры килеп, яңа форматта туарга тиеш. Милли бизәкләр кулланылган очракта, чын, дөрес орнамент төшерелгән булуы мөһим. Шуның белән без татар икәнебезне белдерә алабыз», — ди ул.

https://intertat.tatar/attachments/fd5275e595097390603efe3ad663ebbc8cff828c/store/crop_and_fill/0/0/1170/780/750/500/1720a2599da415033a4090931db853790cbf0cbf09c7f870e688aa3f90d5/157.jpg

Тар күтәртмә якалы костюмнарны җырчылар чыгыш ясаганда кия. Шулай ук мондый костюмны никах вакытында да кияләр.

Әлеге кием үзенең якасы белән камзулга охшаш. Кайбер интернет чыганакларында «тар утыртма якалы, өч-биш билле» дип аңлатма бирелгән.

Баштарак камзулны ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Аның озынлыгы тезгә җитәр-җитмәс була. Хатын-кызларныкы яктырак төсле булуы белән аерылган. XX гасыр башында яңа кием стиленә күчү башлана һәм камзул Европа киеме булган жилетка охшый башлый, озынлыгы кыскара.

Бүген без түбәтәйгә тукталып калырбыз.

Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Тик керәшен татарларында гына, христиан динен кабул иткәннән соң, ислам атрибуты дип каралган түбәтәй аларның кием комплексыннан төшеп калган.

Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.

https://intertat.tatar/attachments/b53b1294d1b397429c5b01e37555014a5ae313bb/store/crop_and_fill/0/0/534/800/750/1123/4013460e2b6e08afced2b4f3bbe78bf56a64b2a686d9be59b5a9eab7e414/AI3I5932.jpg

Ә хәзер се бер-ничә сорауга җавап бирегез әле.

1. Милли киемнәрнең нәрсә икәнен беләсезме?

А) әйе              б) юк

2. Милли киемнәргә нәрсәләр керә дип уйлыйсыз?

А) ирләр күлмәге, ботинка, туфли.

Б) калфак, түбәтәй, камзул.

3. Сезнең өйдә хатын-кыз милли киемнәреннән берәр әйбер бармы?

А) әйе              б) юк

4. Бүгенге көндә урамда милли киемнәрдә йөрер идегезме?

А) әйе              б) юк

5. Уйный торган курчакларыгызны милли киемгә киендерер идегезме?

А) әйе              б) юк

Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Тик керәшен татарларында гына, христиан динен кабул иткәннән соң, ислам атрибуты дип каралган түбәтәй аларның кием комплексыннан төшеп калган.

Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.

Хәзер без сезнен белән түбәтәй ясап карыйбыз

Безгә кирәк булачак:

кәгазь бите (рөхсәт ителә картон); кайчы; буяулар һәм кисточка; каләм; ак юан җепләр һәмбез; баш күләмен үлчәү өчен).

Баштан төшерелгән әйберләр күләме буенча  кәгазьдә булачак эшләнмәнең эскизын ясыйбыз. Татар баш киеменең цилиндрик формасы бар, шуңа күрә өс әйләнеше һәм тышлык ясау өчен турыпочмаклы полоска кирәк.

шаблон

Детальләрне кисеп, кара төскә буяп куябыз. Краска кипкәннән  соң, җеп һәм тегү ярдәмендә элементларны тышкы җөй белән тегәбез,бу орнамент бирәчәк. Өстәмә полоска кую хисабына тышны көчәйтергә була. Буяулар белән  түбәтәй остенә һәм кырыйларына бизәкләр ясыйбыз.

Хәзер безнең балалар чыгыш ясаган арада,түбәтәйнең буяулары кибеп, киеп тә карый алачакбыз.

Түбәтәй киеп йөрергә

Кушкан ата- бабабыз,

Түбәтәйле ир- атларга

Без сокланып калабыз.

Кемнең татар икәнлеге

Күренә әллә кайдан

Үрнәкләрен алганнардыр

Чәчкә, кояш йә айдан.

Укалы итеп чигелгән,

Уем-уем бизәге,

Күзләреңне камаштыра

Чәчкәсенең үзәге.

Бизәкләре тере кебек,

Көлеп торалар кебек,

Ерактан ук сәлам биреп

Исәнләшәләр кебек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс "Расческа в стиле Шебби шик"

В данной работе представлен один из стилей, применяемых в декупаже- Шебби шик. Описана пошаговая инструкция работы....

Мастер-класс Доска в стиле Городец Бабочка

Мастер-класс Доска в стиле Городец   Бабочка...

Мастер-класс Доска в стиле Городец Бабочки

Мастер-класс Доска в стиле Городец   Бабочки...

Мастер-класс Доска в стиле Городец Лошадка

Мастер-класс Доска в стиле Городец Лошадка...

Мастер класс стрекоза в стиле Канзаши

Мастер класс стрекоза в стиле Канзаши. Мастер класс проводился в Калуге у губернатора....

Мастер-класс Лопатка в стиле Городец

Мастер-класс Лопатка в стиле Городец...

Методическая разработка мастер-класса "Брошь в стиле "бохо""

Методическая разработка мастер-класса "Брошь в стиле "бохо"". Стиль "БОХО" что  это такое, где его истоки  и чем он знаменит? Вы удивитесь, но он близок многим,...