Сонгы кыңгырау, последний звонок
план-конспект урока (11 класс)

Идрисова Миляуша Суфияновна

Сонгы кыңгырау, последний звонок

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл songy_kyngyrau_kichese_1.docx25.53 КБ

Предварительный просмотр:

 “  Сонгы   кыңгырау”  кичэсе

--- Ишетәсезме ,кыңгырау чыңы?

Ул безне соңгы дәрескә чакыра. Бүген аеруча моңсу, аеруча серле аның тавышы.

         Тәүге звонок белем ачкычларын

         Балаларның бирә кулына

         Соңгы звонок башлап алып чыга

         Һәр яшьлекне тормыш юлына

  • Ун ел буе звоноклар чыңы

Чакыру булды һәрбер дәрескә

Бүген алар чакыру һәм озату

Алда торган бөек зур эшкә

  • Узып китте яшьлек елларыбыз

Ямансу да бүген, читен дә

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек

Ватылган да төсле, бөтен дә

  • Канат биргән олы оябыздан

Таралабыз төрле тарафка

Мәктәбебез охшап кала сыман

Причалдагы бик зур корабка

  • Без бит үстек, безгә белем биргән

Укытучы синең кочакта

Авырттырып синең йөрәкне

“2”леләр алдык кайчакта

  • Истә әле, каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан

Өйрәттегез безне язарга сез

Тотып башта нәни куллардан

  • Рәхмәт сиңа укытучым

Барлык хезмәтең өчен

Армый-талмый хезмәт итәрбез

Халкым бәхете өчен

  • Рәхмәт сиңа укытучыбыз

Безнең яшь буынның

Йөрәгенә салдың батырлык

Күңеленә нур, теләгенә канат

Акылына бирдең матурлык

--- Хор : Сез иң гүзәл кеше икәнсез

---Укытучы апаларыбыз, абыйларыбыз!

Сезгә күп борчулар да китергәнбездер. Кичерегез безне

  Дәрескә әзерләнми килгән чаклар да булгандыр

Күзегезгә чыкмаса да, күңелегез тулгандыр

Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләгән минутлар

Бер дә юкка, уйламыйча, күңел калдырган чаклар

Онытылыр әле, бар да онытылыр дидек

Чөнки сезне чын күңелдән ярата идек

Дөньяда тик ике кеше : укытучы, ана

Ялгышларны  оныта һәм кичерә ала

---Мәктәбемә керсәм шаян чакның

Эзләре бар төсле тоела

Мин утырган парта өсләренә

Тәрәзәдән нурлар коела

---Каршы ала мине анам кебек

Укытучым сузып кулларын

Искә төшә иң беренче тапкыр

Шигырь сөйләп басып торганым

---Таныш миңа, таныш һәммәсе дә

Кара такта, өстәл, парталар

Кая барсам, алар күңелемне

Һаман үзләренә тарталар

--- Безгә беренче хәреф танытучы, беренче тапкыр ручка тотып язарга өйрәтүче беренче укытучыбыз Рәзинә апа!

Баш иясем килә җиргә кадәр

Рәхмәтемне Сезгә белдереп

Укытучым! Сез хәреф таныткан малайлар, кызлар бүген

Мәктәпкә соңгы кыңгырауга җыелдылар.

Сез җитәкләп алып кергән балалар бүген үзләре нинди зурлар!

Шулай ук башлангыч сыйныфта безгә белем үрләрен яуларга булышучы  укытучыбыз  Роза апа!

Мәктәпнең соңгы баскычында басып торучы барлык классташларым исеменнән баш иеп рәхмәт белдерәм Сезгә укытучыларым!

--- җыр : Укытучыма

 

Ә  хәзер  сүзне  беренче  укытучыларыбызга  бирик  әле

(тәбрикләүләр беткәч, чәчәкләр бирелә)

  • Ә мин тәүге тапкыр “Әни” диеп, мәм-мәм – диеп дәшкән телемне  тагында тирәнрәк аңларга ярдәм иткән татар теле укытучыларыбыз Әлфия апа, Рәзифә апаларга эндәшәм

Рәхмәт сезгә! Сезнең сабырлыкка  тау башына һәйкәл салырлык

Һәр сулышта Сезгә рәхмәт әйтеп, гомер буе искә алырлык

Тукайларны , Муса , Такташны, Кол Галине Сездән ишеттек

Гади булган өчен якын иттек һәм зурладык Сезне иш иттек

                                 -- Салмак кына атлап килә берәү

                                     Башын иеп чумган уйларга

                                     Карашлары авыр, сорау күзләрендә,

                                     Тик сүз әйтми безнең уйнауга

Хөрмәтле директорыбыз Александр Алесеевич!

-Сезгә чиксез рәхмәт белдереп, гади дә, җитди дә, кайчакларда кырыс                                                                                  -                                     та була алыгыз өчен баш иябез

--Хөрмәтле математика, информатика, физика укытучыларыбыз: Миләүшә    

                               апа, Фәридә апа, Зөһрә апа, Фәнис абый!

Сез үзегезнең серле фикерегез аша бездә дөнья киңлегенә, зурлыгына мәхәббәт тәрбияләдегез. Галәмдә тигезлек дигән төшенчәнең барлыгын, ләкин аның авырлыгын аңлата алдыгыз. Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә!

--География, тарих, химия-биология укытучыларыбыз: Александр Алесеевич,              

                                                   Резедә апа, Илсөяр апа!

Йолдызларны чүпләп күк йөзеннән

Әвернәле гөлләр кушсак та

Тигез була алмас Сезнең көчкә

Экваторга салып сузсак та

Сезнең шушы авыр хезмәтегез

Сөенечләр генә китерсен

Без яулыйсы үрләр Сезнең өчен

Бездән Сезгә рәхмәт җиткерсен

  • Есенинны күпләр хөкем итә

Кемдер Лермонтовны тикшерә

Һәр иртәдә мин үз күңелемә

Пушкин шигырьләрен төшерәм

Безнең йөрәкләрдә рус әдәбиятына тирән ихтирам уяткан, үз фәнен яраттыра    

                            алган укытучыларыбыз: Фәния апа, Сәвия апа!

Вы каждый день и каждый час

Нелегкой посвятив работе

Одною думою о нас, одной заботой живете

Чтоб нами славились земля и

Чтобы честными росли мы

Спасибо Вам учителя

--- Сәламәт тәндә – сәламәт акыл дибез. Безнең сәламәтлегебез сагында һәрчак уяу торучы физик тәрбия укытучыбыз: Гилемҗан абый һәм шәфкать          

                          туташы Роза апага рәхмәтебезне белдерәбез

--- Инглиз теле укытучыбыз Гөлүсә апа, тарих укытучыбыз Наил абый!

Укытучы остаз,

укучының иң кадерле якын кешесе

Белем орлыклары таратканга

Хөрмәт итә аны һәммәсе

Гөлүсә апа, Наил абый! Булдыгыз Сез безнең якын кешебез

Еллар үткәч сагынып, Сезне күрергә дип кайтырбыз

--- Хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңларга ярдәм иткән укытучыларбыз    

                                   Рафил, Илһам, Ринат, Фәнис абыйлар!

Сез өйрәткән хезмәт серләренә, без рәхмәтле булып калабыз

--- Хөрмәтле сыйныф укытучыбыз Миләүшә  апа!

Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне балагыздай күргән өчен

Безнең теләк белән янып яшәп

Йөрәкләргә шатлык биргән өчен

Һәрвакытта безнең күңелләрдә

Олы җанлы булып калырсыз

Онытмагыз безне,

Киләчәктә

күп тапкырлар искә алырсыз

Сүзне Миләүшә апа, Сезгә бирәбез.

--- Мәктәптәге балаларның гына түгел, укытучыларның да җитәкчесе остазларның остазы – мәктәбебез завучы Резедә апага рәхмәтебезне белдерәбез

Әлеге юлларны сезгә багышлыйбыз

Иң беренче булып эшкә килә

Соңгы булып яба ишекне

Эчкерсез бер гади елмаюы

Юып ала борчу, уй-шикне

Йөз шатлыкка йөз кат куанадыр

Йөз хәсрәткә чума, ут йота

Аннан башка мәктәп яу кырында

Комиссарсыз калган полктай

--- Мәктәпнең тәрбия эшләре буенч завучы Люция апай!

Сез өйрәткән тормыш серләренә

Без рәхмәтле булып калабыз

Гомер буе шушы үрнәкләрдән

Гел өлгеләр генә алабыз

--- Безне тәрбияләүдә үзләренең хезмәтләрен кызганмаган тәрбиячеләр, безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алучы китапханәчебез Рәмзия апага рәхмәт белдерәбез. Шулай ук, тәмле ашлар белән безне сөендергән Райлә, Гөлшат апаларга, мәктәп чисталыгын даими кайгыртучы техник хезмәткәрләр Рәмзия, Гөлфирә апаларга, операторлар: Миша абый , Фәтхулла, Рәмзил абыйларга, завхозыбыз Рәзифә апаларга рәхмәтебезне җиткерәбез

--- Алыгыз Сез бездән бүләк итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен

(чәчәкләр бирелә)

--- Безнең бүгенге бәйрәм кичендә 1 сыйныф укучыларына да әйтәсе килгән теләкләребез бар. Эстафетаны алар дәвам итәчәк.

---Эзлән энем, эзең калсын җирдә

Кечкенәме, зурмы барыбер

Тар булса да , яңа сукмак яса

Аны киңәйтүче табылыр

--- Төзер өчен яшә, яшәр өчен төзе

Эзлән шуның икесе өчен дә

Иҗат итү төзү көчендә

Ил киң безнең һәм бөек ул

Бәхет тә күп анда, китап та

Укыгыз  сез, эзләнегез

Хезмәт сөю, яхшы уку

Шул сезгә теләгебез

(1нче сыйныф укучыларына чәчәкләр, торт бүләк ителә)

--- 1 сыйныф укучылары чыгарылыш класс укучыларын котлап шигырьләр әйтәләр, котлап чәчәкләр бирелә. Аннан соң котлау өчен сүз 10 сыйныф                            

                                                      укучыларына бирелә.      

--- Чынлап аккан чишмә суларына

Охшатам мин  мәктәп елларын

Ерганаклар булып шул чишмәдән

Башланалар тормыш юллары

--- Чишмә суы зур елгалар булып

Диңгезләргә барып тоташа

Мәктәп – чишмә,

Ә гомерне диңгез шаулавына охшатам

--- Дулкын  чакыра ерак киңлекләргә

Хылларга чума күңелләр

Алда өмет, мәктәп башлап биргән

Ышанычлы киң юл күренә

--- Кайчан гына бу көн бик еракта

Килеп җитмәс кебек тоелды

Күңелемә мәктәп балачактан

Китмәс өчен кереп уелды

--- Талпына безнең күңелләр

Бер сүзне кабатлый телләр

                                                 ( бергә ) : Сау бул мәктәп

              Безне юл көтә

                                  Канат үстергән лачыннар

         Оядан китә

--- Еракларга чакыра безне олы юллар

Таралыр чак җитте төрле якларга

Сүз бирәбез мәктәп синең алда

Ватан ышанычын мәңге сакларга

--- Кушылсыннар әйдә безнең җырга

Аерылышу торсын онытылып

Яңгырасын мәктәп иркен залларыңда

Яшьлегебез безнең шаулы җыр булып

--- Сау бул, хуш мәктәбем

Җитте китәр вакыт

Хәерле юл теләп кал син безгә

Киткән кошлар кебек  очып кайтырбыз без

Белем  биргән шушы изге нигезгә

( хор : Кыңгыраулы мәктәп еллары )

--- Ун ел буе уку дәверендә без меңнәрчә кыңгырау тавышы ишеттек. Бүген яңгыраячак соңгы звонок күңелләрдә мәңге сакланачак

Бүгенгесе менә бүгенгесе

Нигә китми һаман күңелдән

Нигә чыңлый бүген болай озак

Ник ул чәчәкләргә төренгән

--- Бүгенгесе аның – соңгы звонок

Саубуллашу көнен белгертә

Бүгенгесе безнең хылларның

Чынга әверелгәнен сиздертә

--- Менә шуңа башкача ул бүген

Һич урын юк монда аптырар

Безнең күңелләрдә ул мәңгегә

Бүгенгесе кебек яңгырар

--- Соңгы звонок яңгырый – сихри аваз

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы

Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе

Үзгәртә дә куя язмышны

--- җыр : Соңгы звонок

--- Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым

Балачагым, яшьлек, мәхәббәт

Борынгы, күптәнге

ничәмә елларны

мәктәптә үткәрде

Чың итеп алыр ул

Ветеран җиз батыр

Күңелдә йоклаган

Хисләрне уятыр

( чыгарылыш сыйныф укучысы 1 сыйныф укучысын күтәреп, кыңгырау чылтыраталар )

  • Хуш якын дустым! Хуш минем классташым. Соңгы кыңгырауның чыңы күзләреңдә чагылган моңсу елмаю – саубуллашу турында сөйли.  Тик мин ышанам, безне еллар, юллар очраштырыр. Ышанам, бу көн – мәктәп белән дә, классташлар белән дә саубуллашмау кичәсе булып әверелер, мәңге – мәңге күңел түрендә калыр

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Последний звонок. Церемония вручения премии "Золотой звонок"

Представленный сценарий праздника последнего звонка для учеников 11 класса составлен в форме церемонии вручения премии "Золотой звонок" учителям и родителям выпускников....

"Печальный, прощальный последний звонок" праздник Последнего звонка для учеников 11 класса

"Печальный, прощальный последний звонок" праздник Последнего звонка для учеников 11 класса. Сценарий выполнен в традиционной форме, его основу составляют стихи и поздравления в адрес учителей и родите...

Сценарий мероприятия "Последний урок-последний звонок!"

Внеклассное мероприятие для выпускников,учителей,родителей 25 мая....

Сценарий последней линейки «Последний звонок»

Сценарий последней линейки «Последний звонок»...

ПОСЛЕДНИЙ ЗВОНОК - ПОСЛЕДНИЙ УРОК

Классный час в 9 классе25 мая 2013 год...

« Мы выйдем в жизнь и тихо разбредемся под музыку последнего звонка» (сценарий последнего звонка 2016 года)

« Мы выйдем в жизнь и тихо разбредемся под музыку последнего звонка» (сценарий последнего звонка 2016 года)...

Сценарий "Последний звонок- сонгы кынгырау"

Сценарий праздника Последний звонок....