Как прекрасен этот мир
методическая разработка (краеведение, 7 класс) по теме

Урок призван воспитывать у учащихся чувство прекрасного

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kak_prekrasen_etot_mir.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

7 нче сыйныф, әдәбият дәресе планы

                                       Тема: И ямьле дә соң дөнья!

                                (Проектлар яклау дәресе)

Максатлар:

1. Табигать, ел фасыллары темасы буенча белемнәрне гомумиләштереп кабатлау  һәм укучыларда бу темага язылган шигырьләр, хикәяләр укуга кызыксыну уяту.

2. Ел фасылларына багышланган проектлар аша укучыларның логик фикерләү һәм бәйләнешле сөйләм үстерү эшен дәвам итү.

3. Туган як табигатен ярату, табигатькә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреслекләр, сүзлекләр, компьютерда  ел фасылларына фонетик күнегү , ел фасыллары турында табышмаклар, ел фасылларына рәсемнәр, Иван Иванович Шишкин рәсемнәре, перфокарталар, “ Җәй айлары бигрәк ямьле” җыры язмасы.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

    2. Фонетик күнегү.

    а) компьютер кулланып, сүзләрнең әйтелеше өстендә эшләү:

Кыш, боз, буран, суык, кар, җәй, эссе, җәйге, җәен, кышкы, кышын, яз, боз китү, язын, язгы, көз, көзге, көзен, ага, эри.

   3. Белемнәрне актуальләштерү.

а) Габдулла  Тукайның “Бу кайчак була?”шигырь- табышмакларына җавап әйтү һәм табышмакка туры килгән рәсемнәрне күрсәтү)

Бу кайчак була?

       1)Ашлыклар үсте,                           2)Боз һәм кар эреде,

        Башаклар пеште,                              Сулар йөгерде,

Кояш пешерә,                                  Елап елгалар,

Тиргә төшерә.                                  Яшьләр түгелде,

Халык ашыга,                                   Көннәр озая,

Китә басуга,                                     Төннәр кыскара.

Урагын ура,-                                     Бу кайсы вакыт?

Бу кайчак була?                                Я, әйтеп кара.

               (Җәй көне)                                      (Яз көне)  

     3)Кырлар буш кала,                         4) Һәр җир карланган,

Яңгырлар ява,                                  Сулар бозланган,

Җирләр дымлана,-                           Уйный җил, буран,-

Бу кайчак була?                                Бу кайчак, туган?                                    

               (Көз көне)                                        (Кыш көне)

Укытучы:

- Балалар, сез үзегез  ел фасылларына нинди табышмаклар беләсез?

(Ала сыер ятып кала,

 Ак сыер торып китә.

                         (Яз)

Борынсыз чыпчык боз тишә.

                          (Язгы тамчы)

Кулсыз- аяксыз тәрәзә кага.

                              (Җил)

Сорыйлар, көтәләр, килсәм, бары да качалар.

                                                  (Яңгыр)

Өй аркылы аркан аттым.

                 (Салават күпере)

2) Бу сурәтләүләр кайсы ел фасылларына туры килә? (дәрелектә 108 нче биттәге 8 нче күнегү)

а) Ул – ябалак- ябалак булып яуган карлары, ап- ак бәсләре, дуамал бураннары, тәрәзә пыялаларындагы карлы рәсемнәре белән матур.

б) Ул – ләйсән яңгырлары, җылы яктан кайткан кошларның чыр- чулары, кәгазь көймәле гөрләвекләре, кар эрегәч чыккан чирәмнәре, умырзаялары белән гүзәл.

в) Ул – алсу, сусыл җиләкләре, хәтфә үләннәре, исәп- хисапсыз чәчәкләре, мул иген кырлары, шифалы җылы яңгырлары белән соклангыч.

г) Ул – алтынсу сары яфраклары белән матур.

4. Тема буенча ныгыту.

1) Перфокарталар ярдәмендә Ләбиб Леронның биографиясе һәм иҗаты буенча белемнәрне тикшерү.

- Ләбиб Лерон 1961 нче елда  туган.

- Ләбиб Лерон З әй районында туган.

- Ләбиб Лерон Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

- Ләбиб Лерон балалар өчен генә иҗат итә.

- Ләбиб Лерон “ И ямьле дә соң дөнья!”дигән хикәя авторы.

- Ләбиб Лерон “Рөстәм маҗаралары” дигән китап авторы.

- Ләбиб Лерон Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил исемендәге премияләренә лаек булды.

2) “ И ямьле дә соң дөнья!” текстын сәнгатьле уку (дәреслектә 107 нче биттәге 7 нче күнегү)

3) Физкультминут

 Укытучы:

– Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Шушы матурлык турында җырлар да җырлана. Әйдәгез, хәзер җәй айларына кайтып килик. “Җәй айлары бигрәк ямьле” җырын тыңлап ял итик.

Җәй айлары бигрәк ямьле,

Карлыганлы, җиләкле.

Җәй айлары матурлата

Һәр елны табигатьне

               Су буенда чишмәләр,

               Тугайларда тургайлар,

               Талларда сандугачлар,

               Күлләрдәге балыклар,

               Урамдагы балалар

                        Җәй килгәнгә шатланалар.

4) Проектлар яклау

Ел фасылларының гүзәллеге турында бик матур проектларыгыз бар. Ә хәзер проектларны яклыйбыз.

                                1 нче проектны яклау

Мин язны яратам. Шуңа күрә проектымны  шигырь белән башлыйм.

             Яз килә.

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы-

Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам

Әмма яз күңеллерәк.

Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

Яз көне кояш җиргә җылы нурларын сибә. Һава җылына. Кар һәм яңгыр сулары җиргә дым бирә. Бөтен җирне яшел чирәм каплый. Язгы табигать матур һәм күңелле төскә керә. Кошлар да туган якларына кайта. Болыннарда хуш исле чәчәкләр үсеп чыга. Шундый матурлыктан кешеләрнең күңелләре күтәрелә.

Әйе шул, мин дә язны бик яратам. Яз – матур, кояшлы фасыл. Язын табигать уяна башлый. Кояш ныграк җылыта. Тамчылар тама. Урамнарда кар эри, гөрләвекләр ага. Табигать яшелләнә, чөнки агачлар яфрак яра башлый. Елгада бозлар ага. Җылы яктан күчмә кошлар кайта. Язын кошлар матур сайрыйлар, оя ясыйлар, бала чыгаралар. Алар кешеләргә зур файда китерәләр.

Балалар язга бик шат. Алар урамда уйныйлар, гөрләвектә көймә агызалар. Яз көне өйгә керәсе дә килми, чөнки урамда шундый күңелле!

Язучылар, шагыйрьләр язны мактап, шигырьләр, хикәяләр язалар.

Мәсәлән, Әхмәт Ерикәй “Яз килде”

              Бари Рәхмәт “Сыерчык

              Шәүкәт Галиев “Яз”

              Саҗидә Сөләйманова “Яз яме чәчкә белән”

              Муса Җәлил “Боз ага”, “Яз” шигырьләре миңа бик ошады.

Сез дә укыгыз.

                                2 нче проектны яклау

Җәй фасылын кем генә яратмый икән? Җәй- елның иң гүзәл вакыты.. Җәен көннәр озын, ә төннәр кыска була. Урманда, болыннарда төрле чәчәкләр үсә, кошлар сайрый. Бакчада җиләкләр һәм яшелчәләр өлгерә. Җәен мин әни белән урманга җиләк җыярга йөрим. Җәй көне елгада су коенам, җәйге табигатькә сокланам.

Җәйнең гүзәллеге әйтеп бетергесез! Бу матурлык якташыбыз Иван Иванович Шишкин рәсемнәрендә чагыла. Мин аның бик күп рәсемнәрен карап чыктым. Үземә ошаган рәсемнәрне сезгә күрсәтү өчен алып килдем.

Менә ул рәсемнәр:

“Урман аланындагы буа”

“Каен белән миләш”

“Урмандагы абагалар”

“Арыш”

“Урман аланындагы чәчәкләр”

“Урман кисү”

“Урман күренешләре”

“Кояш  яктыртылган наратлар”

“Нарат урманында иртә”

“Имәннәр”

Карагыз әле, нинди матур җәйге күренешләр!

Мин җәйне шатланып каршы алам, чөнки мәктәптә укулар бетә, җәйге каникуллар башлана. Кемдер лагерьларда ял итә, кемдер диңгезгә бара, ә мин авылга әбием янына кайтам. Мин аңа бакчада булышам: яшелчәләргә су сибәм, чүп утыйм. Эшләгәч, ял итәм, су коенырга барам.

Җәйге бәйрәмнәрне дә яратам. Бигрәк тә Сабан туе ошый.

Менә ни өчен мин җәйне яратам!

Җәй белән кем генә сокланмый! Җәйге табигатькә багышлап язучылар, шагыйрьләр нинди матур шигырьләр, хикәяләр язалар:

Роберт Миңнуллин “Матур җәй, кил безгә”

Муса Җәлил “Җәй”

Гөлшат Зәйнашева “Җәйге ямьле басуларда”

Гәрәй Рәхим “Якты аланда”

Габдулла Тукайның “Кояш”, “Елның дүрт фасылы”, Константин Дмитриевич Ушинскийның “Дүрт теләк” хикәяләре

                      3 нче проектны яклау

Ә мин көзне яратам, шуңа күрә шигырь өйрәндем.

        Көзге байлык.

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә:

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар коелып төшә.

               (Гөлсем Таһирова)

Менә мин көз рәсеме дә ясадым. Сезгә ошыймы?

Мин дә көзне яратам, чөнки көз көне яңа уку елы башлана. Без бергә мәктәпкә барабыз.  

Көз көне табигать алтын төскә киенә. Урманда гөмбә вакыты җитә. Бакчаларда көзге эшләр башлана. Алмагачларда алмалар кызара. Кырларда да эш гөрли. Мул уңышны җыярга өлкәннәр дә, укучылар да булыша.

Көз, көз, әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм аламалар.

Көз, көз, әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Кәрзинемдә сары, кызыл

Алтын сары төсләр бар.

Көз – ул байлык, муллык фасылы.    

       

             4 нче проектны яклау

      Ак кыш.

             

Яратам мин

Ап- ак төсне.

Бөтен дөнья

Ап- ак төсле-

Куяннар да ак тун кигән,

Каеннар да ак туннан.

Бүреккә дә, керфеккә дә,

Борынга да ак кунган.

Биек булып, ап- ак булып

Урамга ак кар яуган

Көне буе шау- гөр килеп  

Шуабыз шул ак таудан.

Шундый якты, шундый нурлы-

Бөтен дөнья ак кына...

Ап- ак була белә шулай

Безнең туган як кына.

               (Роберт Миңнуллин)

Мин кышкы урманны яратам. Аның үз матурлыгы бар. Кояшлы иртәдә ул аеруча гүзәл була. Зифа каеннар чуклы ак шәл ябынганнар. Горур кыяфәтле наратлар яшел күлмәкләренә ак бәс сипкәннәр. Җилсез аяз көннәрдә урман бигрәк тә тын. Кышкы урманның матурлыгы, чисталыгы күңелгә тынычлык һәм шатлык бирә.

Миңа да кыш ошый. Кыш көне табигать ак төскә төренә. Бөтен җирдә ап- ак кар ята. Кояшлы көннәрдә кар бөртекләре җемелди. Урамда һава чиста һәм саф.

Безгә кыш көне бик күңелле һәм рәхәт. Чөнки без чана, чаңгы шуарга яратабыз. Бергә кар бабай ясыйбыз.

 Кыш көне Яңа ел бәйрәме була. Нинди күңелле бәйрәм! Чыршы  гына ни тора! Ничек инде кышны яратмыйсың?

Минем туган көнем дә кыш көне, шуңа күрә  кышны көтеп алам.

Кадерле кунаклар, ә сез кышны яратасызмы?

Алайса халык сынамышларын дәвам итегез.

Төтен җиргә төшсә, ...... (кар явар)

Кыш көне мәче яки эт аунаса,..... (буран булыр)

Кыш көне кар күп булса, ....... (җәй яңгырлы булыр)

  1. Йомгаклау.

Укытучы:

  1. Дәресебезне йомгаклап, ел фасыллары турында нинди нәтиҗә ясыйбыз.(Һәр ел фасылы үзенчә матур, гүзәл. Без аларны көтеп алабыз)
  2. Балалар без сезнең белән зур эш башкардык. Һәр ел фасылының матурлыгын күрсәтүче материалларны тупладык. Без аны бер папкага урнаштырырбыз һәм алдагы эшебездә сочинениеләр, шигырьләр язу өчен кулланма һәм күргәзмә материал булып торыр.

  1. Өйгә эш. Кыш темасына әкият язу.
  2.  Билгеләр кую.

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының

“Поспелово урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Тема:

И  ямьле дә соң дөнья!

Поспелово 2011


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Образовательная программа дополнительного образования детей изостудия "Как прекрасен этот мир".

·       Цель: создать наиболее благоприятные условия для развития духовного потенциала ребёнка.·       Задачи:- формировать высокий уровень ...

Многофункциональное сенсомоторное панно "Как прекрасен этот мир!"

Учебно-методическое пособие создано для коррекционно - развивающего обучения детей с ограниченными возможностями здоровья, целью кототрого является развитие эмоционального, интеллектуального, психомот...

Музыкально – развлекательная программа «Как прекрасен этот мир!»

Конспект развлекательной программы для учащихся начальных классов....

Эколого - познавательный праздник «Как прекрасен этот мир!»

Праздник помогает расширить знания детей о птицах нашей местности, развивать у детей воображение, творчество, воспитывать бережное отношение к птицам, желание помогать им в зимних условиях...

методическая разработка урока-конференции в 11 классе по теме"Как прекрасен этот мир"

В преддверии Олимпийских Игр 2014 года в Сочи я разработала серию олимпийских уроков. Этот урок-конференция в 11 классе "Как прекрасен этот мир!"  очень хорошо подходит для заключительных уроков ...

разработка урока-конференции в 11 классе по теме"Как прекрасен этот мир"

В преддверии Олимпийских Игр 2014 года в Сочи я разработала серию олимпийских уроков. Этот урок-конференция в 11 классе "Как прекрасен этот мир!"  очень хорошо подходит для заключительных уроков ...


 

Комментарии

зУрок очень хорош, так как ребята расскаывают о родном крае, признаются в любви к малой родине, восхищаются ее красотами