Җырларымнан белерсез
методическая разработка по краеведению по теме

Шафигуллина Гузель Фаритовна

Җырчы авылдашыбыз Фердинанд Сәлаховның бала чагы, мәктәп еллары һәм иҗаты белән таныштыру. Җырчыбыз турындагы истәлекләрне өйрәнү. Фердинанд Сәлахов иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon f.salahov.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Җырларымнан белерсез.

Максат:1.Җырчы авылдашыбыз Фердинанд Сәлаховның бала чагы, мәктәп еллары                      

              һәм иҗаты белән таныштыру.

            2.Җырчыбыз турындагы истәлекләрне өйрәнү.

            3.Фердинанд Сәлахов иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, гаилә фотолары, җырчының төрле елларда төшкән фоторәсемнәре, Фердинанд Сәлахов башкаруында җырлар (диск).

Дәрес барышы:

- Фердинанд Сәлахов башкаруында “Ак мизгелләр” җырын тыңлау.

- Укытучы. Музыка-һәркемгә якын сердәш, мәңгелек юлдаш. Моңсу мизгелләрдә дә, сөенеч-куанычлы мөлдерәмә ташып торганда да адәм баласы җанын, хисләрен җырда ачып сала, юаныч таба... Күңелгә ятышлы матур көй тыңлау җанга рәхәтлек, куаныч, ләззәт бирә, яшәешне ямьләндерә. Агачның куәтле тамырлары кебек, җыр кешене туган ягы, халкы белән бәйли, аннан аерылырга ирек бирми. Аны тирә-юнь табигатеннән, урман-сулардан, хәтфә болыннардан аерып карау мөмкин дә түгел. Ата-анага, кардәш - ыруга, туган җиргә якынлык күңелгә тел, җыр белән бергә кереп тула.

- “Туган ягым-Апас” җырын тыңлау.

- Җырга карата укучыларның фикерләрен тыңлау.

-Укытучы. Әйе, безнең як табигате бик матур. Авыл яныннан гына Үләмә елгасы ага. Авылның бер ягында тау, икенче ягында урман, өченче ягын тигезлек били.

 1950 нче елның декабрендә шушындый матур табигатьле Чури-Бураш авылында Габдулла абый белән Зәйнәп апа гаилә кора. Бер-бер артлы балалары туа. Алар бары унтугыз ел гына бергә яшәп калалар. 1969 нчы елда Габдулла абый вафат була. Аңа улы Фердинандның уңышларын күреп сөенергә насыйп булмый. Слайд

Халкыбыз көйләренең сихри тәэсир көче - Фердинанд абыйның моңында. Татар халык җырлары моңлы. Ә аларны сәнгать югарылыгына  җиткереп башкару өчен тирән моң кирәк. Фердинанд абый-үзе моң. Ул татар халык җырларын бик яратып башкара.

-Ф.Сәлахов башкаруында  татар халык җыры ”Безнең урам”

-Укучылар, моң чишмәсенең башы кайда? (Укучыларның фикерләрен тыңлау.)

- Әйе, барысы да туган җирдән, туган нигездән башлана. Аның бала чагы Апас  районы Чури-Бураш авылында үтә.

- Укучылар чыгышы.

1 укучы. Нәни чактан ук хисчән бала булып үсә.Үләмә елгасы  дулкыннары иң нечкә күңел кылларын тибрәтә. Әти-әнисе көйләгән “Сагынам,дуслар,илкәйне”, “Дранча” кебек борынгы халык җырлар да, бер әбисенең  сузып-сузып бәет, мөнәҗәтләр, көйләве дә, икенче әбисенең курайда уйнавы да җырга-моңга якынайта аны. Ватан сугышына алынып, һәлак булган әнисенең абыйсы Рәкыйп Җиһаншинның музыкаль тәлинкәсе килеп эләгә аңа. Фердинанд абый бер- туктаусыз шуларны әйләндерә, тыңлый, өрәнә.

2 укучы. Бик оста итеп скрипка ясаучы һәм аларда үзе үк үзәкләрне өздереп уйнаучы сугыш ветераны Госман абый Афзалов янына  керә. Ул Фердинанд абының моңлы бала икәнен белеп ала.Сәгатьләр буе скрипкада уйнап, аны күңеле булганчы җырлата. Шулай итеп, җырга-моңга һәвәс авыл агаеның сагыну, сагыш тойгылары сулкылдап торган борынгы озын көйләр, милли моң аша балага татар халкының авыр, газаплы язмышын ачып бирә, аның күңеленә изге орлык сала.

 3 укучы. Тормыш алга таба да Фердинанд абыйны изге күңелле кешеләр белән очраштырып тора. Шундыйларның берсе - чын-чынлап алиһәгә әверелгән остазы, консерватория профессоры Зөләйха апа Хисмәтуллина була. Консерваторияне тәмамлаганнан соң Гөлзада апа Сафиуллина күп нәрсәгә өйрәтә. Радиода беренче җырларын яздырганда Айдар Фәйзерахманов халык җырларын нечкә итеп эшкәртүдә ярдәм итә. Шулай ук Рафаэль Ильясовның татар халык җырларын җиренә җиткереп, йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп башкаруы зур мәктәп була.

4 укучы. Фердинанд Сәлахов яшьләребезне милли моңга тартырга, чәчелеп -таралып яткан шул мөкатдәс моңны бөртекләп җыярга омтыла. Моңны югалту -халыкны югалту белән бер икәнен яхшы аңлый җырчы.

5 укучы. ”Талантлы булу бәхет кенә түгел, фаҗигадер дә. Күңелендә шуның чаклы моң сакланган кешенең күңел кыллары бик нечкәдер.Ул без сизмәгәнне сизәдер, без тоймаганны тоядыр. Ә дөнья, тормыш вакыты-вакыты белән шактый ук тупас. Шушы тупаслык талантның нечкә кылларына килеп бәреләдер дә, кылларның берсе шартлап өзеләдер,”-дип яза талантлы шәхесләр турында Туфан Миңнуллин.

-Магнитафон язмасында Лена Шагыйрьҗан шигырен тыңлау.

        Син җырлаган чакта тынып калам,

        Кузгалырга кыймый урынымнан...

        Адашам мин кереп моңнарыңа,

        Әйтерсең лә, алар кара урман...

                   Һәммә нәрсә җырлый, бер мин җылыйм,

                   Бар дөньямны күмә синең моңың.

                   Мин әсирең шунда, мин – бер колың,

                    Аңлаталсаң, аңлат серен моның...

             Син җырлаган чакта-дөнья гүзәл,

              Авырлыклар килсә, аңа түзәм.

              Бер каанатсыз киңлекләргә очам,

              Бер корабсыз дәрьяләрны гизәм...

  1. Укытучы. Укучылар, без дәресебезнең буеннан-буена Фердинанд Сәлаховның моң дәрьясына тиң иҗаты турында сөйләштек.
  2. Җыр турында нәрсә әйтә аласыз?
  3. Аның туган ягы, туган авылы турында нәрсә әйтә аласыз?
  4. Ф.Сәлаховка моң каян килгән?
  5. Йомгаклау. Ф.Сәлахов – безнең авылдашыбыз, милли җәүһәребез.Аның якты моңлы җырлары бик күпләрнең күңеленә ирешкән, ирешә, ирешәчәк.
  6. Укытучы дәресне шагыйрә Флюра Низамиеваның “Җыр – мәңгелек” дигән шигырен укып тәмамлый.

Сез карагыз аңа гаҗәпләнеп,

Иң беренче кабат күргән кебек.

Күз крашын, һәрбер хәрәкәтен

Хәтерегез алсын изге күреп.

        Сәердер ул, кайчак бәлки ямьсез,-

        Нинди булса, шундый булып калсын:

        Гадилеген тоя алмый торып

        Даһилеген аның аңламассың.

  1. Укучыларның өйрәнеп килгән җырларын тыңлау.
  2. Дәрес Ф.Сәлахов башкаруында “Апасларга бардым димә” җырын тыңлау белән тәмамлана.

Чури – Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбе

6 сыйныфта әдәбият дәресе

                                    1 категорияле татар теле һәм әдәбияты                                

                                                укытучысы Шәфигуллина Гүзәл Фәрит кызы