Тигезләмә чишү
план-конспект урока по математике (5 класс) на тему

Ландыш Нагимовна Ахметова

Технологик карта 5 класста математикадан Н.Я.Виленкин дәреслеге буенча "Тигезләмә чишү" темасына дәрес уздыру өчен төзелгән. Дәрес үткәрү өчен математика кабинеты компьютер һәм проектор белән җиһазландырылган.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Тигезләмә чишү

Дәрес этаплары

Этапның бурычлары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

1.  Оештыру өлеше. Өй эше тикшерү.

Эшкә уңайлы мохит тудыру, дәрескә әзерлек. Өй эшләрен тикшерү.

- Исәнләшү, укучыларны барлау.

- өй эшләрен тикшерүне оештыру (Слайд 2).

- дәфтәрләрне җыю.

- Дәфтәрләргә бүгенге числоны язабыз.

- Өй эшләре җавапларын чагыштыралар.

- Дәфтәрләрен алгы партага тапшыралар.

Шәхси:

Үз эшләрен бәяләү

2.  Мотивация. Актуальләштерү.

Телдән эш.

Дәреснең темасын ачыклау.Максатлар кую. Белемнәрне актуальләштерү. Кагыйдәләрне кабатлау. Телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү

  • Слайдта нәрсәләр язылган? (Слайд 3)
  • Шулай булгач без бүгенге дәрестә нәрсә белән шөгыльләнербез икән?
  • Ә нәрсә соң ул тигезләмәне чишү?

  • Тигезләмәнең дөреслеген ничек тикшерербез?

  • Беренче тигезләмәдә нәрсә билгесез? Аны ничек табабыз?
  • Тигезләмәләр.
  • Тигезләмәләр чишәрбез.
  • Тигезләмәне чишү- аның барлык тамырларын табу дигән сүз.
  • Тигезләмәнең тамырын тигезләмәгә куеп тикшерәбез.
  • Кушылучы билгесез. (кагыйдә)

Регулятив:

Укытучы ярдәме белән дәреснең темасын ачыклау, максатлар куя белү.

Коммуникатив:

Үзләренең уйларын телдән әйтә белү, башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

3.  Мәсьәләләр чишү белән алган белемнәрне ныгыту.

Дәреслек белән эшләү.

№373(а,г,д,е), 374

Тигезләмә төзеп мәсьәләләр чишү.

Тигезләмә төзеп мәсьәләр чишүне оештыра (слайд 4).

Биремне дәфтәрдә һәм тактада үтиләр

Регулятив:

Мәсьәләләрне чишү өчен тигезләмә төзи белү .

Танып- белү:

Тигезләмә чишкәндә кагыйдәләрне куллана белү.

4. Үзлектән эш.

Алган белемнәрен кулланып үзлектән эш эшләү.

Укучыларның үзлектән тигезләмә һәм мәсьәлә чишүләрен оештыра.

Үзлектән эшнең дөреслеген тикшерүне оештыра. (Слайд 9 )

Биремне дәфтәрдә эшлиләр.

Дөреслеген тикшерәләр һәм бәялиләр.

Танып- белү:

Биремнән үзләренә кирәкле мәгълүматны аерып ала белүләре.

Коммуникатив:

Үзләренең белемнәрен тулысынча күрсәтә белүләре.

Регулятив:

Дөреслеген тикшергәннән соң хаталарын күрә белү һәм төзәтүләре.

5. Рефлекция.

Дәресне йомгаклау. Бәяләү.

Дәресне йомгаклый.

  • Без нинди максат куйган идек?
  • Үзебезнең максатыбызга ирештекме?

Укытучының сорауларына җавап бирәләр.

 Бәяләү карточкасына карап эшчәнлекләрен бәялиләр.

Шәхси:

Дәрестәге эшчәнлекләренә карап үз- үзләрен бәяли белүләре.

6. Өй эше бирү

№395(б,г,е), 397(б)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Хәерле көн!

Слайд 2

Өй эше тикшерү № 395 395 + х = 864; в) 300 – у = 206; д)166 = m- 34 ; х = 864 – 395; у = 300 – 206; m = 166 + 34; х = 469. у = 94. m = 200. № 397(a) х – 7 нче октябрьд әге көн озынлыгы х – 3 = 8; х = 8 + 3; х = 11. Җ: 11 сәг.

Слайд 3

Тигезләмәне билгесезләрне табу кагыйдәсен әйтеп телдән чишегез x + 56 = 95 ( x = 39) у – 67 = 49 ( у =116) 95 – а = 40 (а = 55)

Слайд 4

Мәсьәлә. К әрзиндә берничә гөмбә булган. Кәрзингә яңадан 27 гөмбә салгач, анда 75 гөмбә килеп чыккан. Кәрзиндә башта ничә гөмбә булган? + 27 75

Слайд 5

+ 27 75 х х + 27 = 75 х = 48

Слайд 6

Мәсьәлә. Спорт лагеренда 322 кеше бар. Бернич ә кеше походка киткән һәм ла- герьда 275 кеше калган. Походка ничә кеше киткән ? 322 275 ?

Слайд 7

322 _ 275 х 322 - х = 275 х = 47

Слайд 8

Карточкаларда үзлектән эш

Слайд 9

Үзлектән эш җаваплары 1 вариант 1. x = 139 у =244 2. Җ: 19 к. 2 вариант 1. с = 262 n = 95 2. Җ: 19 п.

Слайд 10

Өй эше № 395(б,г,е),397(б)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы күпләрне кызыксындыра. Укучыларны мавыктыргыч формада, презентация кулланып, тарихи материал белән таныштытыру укучыларның фән белән кызыксынуына этәргеч ясый. Тигез...

Квадрат тигезләмәләр

Квадрат тигезләмә 8 класс...

"Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес

" Квадрат тигезләмәләр чишү"темасы 8 класс өчен генә түгел,гомумән, алгебра  курсында  иң әһәмиятле тема. Чөнки гомуми  урта белем бирү мәктәп  базасында алгебрада тигезләмәл...

Бөтен тигезләмәләрне график юл белән чишү

Бөтен тигезләмәне график юл белән чишү дәрес разработкасы төрле презентацияләр белән эшләнгән һәм куллану өчен уңайлы дип саныйм...

Разработка урока по математике для 9 класса на тему "Модульле тигезләмәләр"

Разработка урока по математике для 9 класса на тему "Модульле тигезләмәләр"...

Разработка урока «Сызыкча тигезләмәләр системасын Крамер методы кулланып чишү"

«Сызыкча тигезләмәләр системасын Крамер методы һәмMS Excel программасын кулланып чишү»...