Сәләтле балалар белән эш
материал по математике

Саттарова Гульназ Фаритовна

Сәләтне үстерү өчен тиешле шартлар булу әһәмиятле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sltle_balalar_doklad.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сәләтле укучылар белән эшләү

Бүгенге җәмгыятькә сәләтле, тирән белемле, эшлекле, талантлы шәхесләр кирәк. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү балаларның табигый сәләтен үстерүгә, чын мәгънәсендә талантлы шәхесләр тәрбияләүгә юл ачты. Билгеле, укучы фәннәрнең барысын да бертигез дәрәҗәдә үзләштерә алмый. Ләкин төрле фәннәр арасыннан берсе аеруча кызыксынып, яратып өйрәнелә. Балаларның нәрсәгә сәләтле булуларын, кызыксынуын игътибарсыз калдырырга ярамый. Сәләтне үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле. Чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә. Укытучыларга балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Аннары шуның нигезендә билгеле бер эш формалары һәм алымнары булдырырга һәм аларны көндәлек эштә кулланырга кирәк.

 (Сәләтлелек билгеле дигәндә,без, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз.)

Укытучы өйгә биргән эшләр белән генә чикләнмичә, өстәмә әдәбият укучы һәм өстәмә күнегү- биремнәр үтәүче балаларны аеруча сәләтлеләр рәтенә кертергә була.Ә дәреслектәге уку материаллары исә күләме һәм тирәнлеге буенча уртача дәрәҗәдәгеләргә исәпләнгән. Әгәр  дә бала  сәләтле булса, ул тәкъдим ителгән мәгълүматларның саны һәм сыйфаты (монысы- иң әһәмиятлесе) белән генә канәгатьләнергә теләми, һәм андыйлар үзләренә югарырак таләпләр куя торган мәктәпләрдә тырышыбрак укырга омтылалар.

        Укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора.Укытучы баланың сәләтен никадәр иртәрәк күреп ала, үстерә, уңай шартлар тудыра, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешергә мөмкин, дип уйлыйм мин.

 Сәләтле бала нинди була соң ул?

Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының  бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар.

 Психолог - галим И.Дубровина фикеренчә, сәләтле балалар өч категориягә бүленә. Аларның  беренчесен – зыялылык сәләте кече яшьтән үк ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесен – аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесен сәләтле билгеләре ачык сизелә торганнар тәшкил итә.

(Психология фәннәре докторы Ю.Гильбух фикеренчә, билгеле бер яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләргә хезмәт итә. Акыл үсүшенең югары темпы – сәләтле балага хас сыйфат.)

Аңлы, белемгә омтылучан балалар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып торалар.

Сер түгел, соңгы елларда белемнең әһәмияте кими бара. Гомуми мәҗбүри урта белем һәм барлык балаларга да бер класста һәр фәннән бертөрле белем бирү уртача укучыларның гына түгел, сәләтлеләрнең дә фәннәр белән кызыксынуын киметте.

Кулланыла торган кайбер гадәти укыту алымнары һәм методларының бик үк нәтиҗәле булмавы да белем дәрәҗәсен күтәрүдә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә авторитар басым ясауга, әмер, нигезсез күрсәтмә бирүгә, исбатланмаган раслауларга корылган методлар кулланып дәресләр үткәрү аларның,бигрәк тә үз фикере булганнарының ачуын гына чыгара. Укучы, уку процессынан читләшеп, күзәтеп утырырга да мөмкин.

Боларның барысы да иҗади фикер йөртүче мөгалимләрне укучылар үзенчәлегенә туры килә торган яңа метод һәм формалар эзләргә этәрә.

Педагоглардан сәләтле балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч - куәт бирерлек эшләр башкару, индивидуаль якын килү таләп ителә.

Сәләтне үстерү өчен балаларның фәннәр буенча биремнәрне һәм үзләре алдына куелган бурычларны эзлекле һәм системалы үтәуләренә ирешү сорала.

Бу юнәлештә эшләгәндә берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк була.Аларның беренчесе -укучыларның белеме үсешү  дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү һәм, шуның белән бәйләнешле рәвештә, дәресләрнең  тема һәм формаларын планнаштыру вариантларын төгәл фәнни нигезләп сайлап алу, ягъни методиканы төгәл бер төркем, класс яки укучы үзенчәлекләре белән”килештерү” механизмын булдыру.  Икенчесе-дәрестә дифференцияле укытуны фәнни нигезендә гамәлгә ашыру, үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәреслекләрдә нинди алым һәм эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү.

Өченчесе – дәрестә укытучы – укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу.

Телгә алган мәсьәләләрне хәл итүгә укытуда кулланыла торган нинди эш формалары миңа ярдәмгә килә?

Иң беренче чиратта укучыларның интелектуаль мөмкинлекләрен үстерү максатыннан “Сәләтле балалар белән эшләү” планы төзелә.

Максат:

1. Сәләтле укучыларны ачыклау, аларның иҗади эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудырып талантын үстерү

2. Гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен өйрәнеп сәләтле балалар белән эш алып бару, аларның үсешенә этәргеч булырлык эш алымнары куллану.

Бурыч:

1. Шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып һәр укучыны актив акыл эшчәнлегенә тарту, иҗади сәләтен үстерү.

2. Укыту-тәрбия эшләрен оештырганда заманча укыту технологияләрен, алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнеп файдалану.

3. Фәннәрнең кешелек практикасындагы әһәмияте турындагы күзаллауны үстереп укучыларны алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү.

  Сәләтле укучылар белән эшләү планы

1. Мәктәп буенча сәләтле укучыларны барлау.

2. Класс җитәкчеләре белән киңәшләшеп аларның исемлеген булдыру.

3. Сәләтле балалар белән эшләү өчен эш планы төзү, дидактик материаллар, методик әдәбият тупланган папкалар булдыру.

4. Сәләтле укучылар белән эшне оештыру.

5. Укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

6. Укучыларның кызыксынучанлыкларын исәпкә алып төрле түгәрәкләр оештыру, аларны түгәрәкләргә тарту.

7. Мәктәп күләмендә фән олимпиадалары үткәрү.

8. Мәктәп олимпиадаларында 1-2 нче урынны алган укучыларны район олимпиадаларына әзерләү.

9.Класстан тыш чаралар оештырганда сәләтле укучыларның фикерләрен, кызыксынучанлыкларын исәпкә алып яңа төр эш формалары булдыру.

10. Ел дәвамында дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда сәләтле укучылар белән индивидуаль эшләүне оештыру, БДИга әзерләнү.

11.Укучыларның мәсьәләләр чишү алымнарына контроль ясау.

12. Югары уку йортларына керергә әзерләнү өчен программалар һәм сораулар белән танышу, мәсьәләләр чишү. 

Укучылар өчен конкурслар, бәйге-ярышлар, фәнни-гамәли конференцияләр, олимпиадалар оештырыла. Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша.

Д.Г. Хәкимов исемендәге “Түбән Мәтәскә урта мәктәбе”

Чыгыш:

“Сәләтле укучылар белән эшләү”

         Укытучы: Г.Ф. Саттарова

2019 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

Сәләтле балалар белән эшләү.Табигать фәннәреннән олимпиадаларга әзерләү.

Әлеге тестны 8-9 нчы классларда географиядән олимпиадага әзерләгән вакытта кулланырга мөмкин. Сораулар фәннең төрле юнәлешләреннән алынды....

"Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе "16 нчы "Огниво"Балалар иҗат үзәге"

"Үз тарихын тирән төшеп эзләп тапкан халык,киләчәген дә шулкадәр ерак күрә ала"дигән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган өчен диплом....

Сәләтле балалар белән эшләү программасы

Сәләтле балар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе.Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты - һәр укучының сәләтен,иҗади башлангычын үстерү....

Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы (рус балалары өчен) эш программасы

Рус телендә урта гомуми  белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы (рус балалары өчен)Эш программасы...