Турыпочмаклык мәйданы
план-конспект урока по математике (5 класс)

Ландыш Нагимовна Ахметова

5 класста "Турыпочмаклык мәйданы" темасына кабатлау дәресе конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ploshchad.docx51.6 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас  муниципаль  районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

«Борнаш урта гомуми бирү мәктәбе»

 “Мәйдан”

темасын кабатлау

5 класс математика дәресе эшкәртмәсе

Максат:1.“Турыпочмаклыкның мәйданы”темасы буенча укучыларның белемнәрен системалаштыру, тигезләмәләр чишү һәм чишү барышын аңлату  күнекмәләрен ныгыту.

2. Логик фикерләү ,танып- белү эшчәнлеген, иҗади якын килү сәләтен үстерү.

3. Бер- берсенә ихтирамлылык, үзләрен бербөтен коллектив итеп тою, пөхтәлек тәрбияләү.

Җиһазлар: компьютер, презентация, проектор, карточкалар.

Оештыру өлеше. Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Дәрес темасын ачыклау.

Бирелгән шифр ярдәмендә, сүз табыгыз.

4∙19∙25                                        Ә (15000)           шифр          М(1900)

8∙15∙125                                    Д(7500)                                    Й(70000)

250∙35∙8                                               Н(3100)        А(1000000)

50∙75∙2                                                    

40∙8∙25∙125        

31∙25∙4.

  • Нинди сүз барлыкка килде?
  • Дәреснең темасын әйтеп карагыз әле, укучылар.

Әйе, бүген без сезнең белән “Мәйдан”темасы буенча кабатлау дәресе үткәрәбез. Сез бу дәрестә әлеге тема буенча белемнәрегезне тәртипкә китерерсез. Бу тема мөһим темаларның берсе, сез мәйдан төшенчәсе белән геометрия, физика дәресләрендә дә еш очрашырсыз. Шулай ук, мәйданнарны исәпли белүегез, киләчәктә имтихан тапшырганда да кирәк булачак. Ә дәресебез гадәти генә формада булмаячак. Без сезнең белән математик маҗаралар иленә барырбыз. Ә безнең юлдашыбызның исемен сез хәзер уйлап табарсыз.

Телдән эш.

Мин сезгә телдән әлеге биремнәрне чишәргә тәкъдим итәм, бер кеше кул күтәреп җавап бирә ә калганнар дөреслеген тикшерә һәм дөрес булмаган очракта төзәтә (2 слайд).

Р   839-625            Я  350:7*8

У   247+53             Ц  50*3 - 32

О   400-265           И  (320:40)*8

Л   325-43             Е  567-60*4

Ь   218+26            М  90*2:30*70

64  282  244  400       420  300  214  135  420  327  118

И      Л        Ь      Я          М      У     Р      О      М     Е       Ц

Димәк, безнең героебыз –Илья Муромец. Ул - тыныч халыкка яшәргә ирек бирмәүче Соловей разбойникка каршы көрәшкә чыга.

Алдан үтелгән темаларны кабатлау

 Укучылар экранга карагыз әле,безнең героебыз богауланган (3 слайд), ә аның богауларын чишү сездән тора.Сезгә төрле фигураларның мәйданнарын исәпләү кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк булачак. Әгәр сорауларга дөрес җавап бирсәгез, аның богаулары чишеләчәк.(1 укучы баса һәм үзе сайлаган номер астындагы сорауга җавап бирә).  Кагыйдәләрне искә төшерү.

Илья Муромец юлын дәвам итә һәм өч юл чатында кала- өч санның кайсысы ягы 6 булган квадратның мәйданын күрсәтсә шул ук буенча китәргә кирәк.   Илья  математика фәнен укымаган, шуңа квадратның мәйданын исәпли белми, әйдәгез әле аңа булышыйк. (8 слайд). (дөрес җавапны тапкач слайд дәвам итә)

 Укучылар, игътибар белән карагыз әле, соловей разбойник сызгырган һәм юлында очраган бар нәрсәне вата- җимерә күктән таш ява башлаган. (11 слайд) Куркудан хәтта җир- ана да дерелдәп тора. Ә бу ташлар гади генә түгел- без математика дәресендә еш очраша торган сораулы ташлар. Әгәр сез шул сорауларга дөрес җавап бирсәгез сораулар шул вакытта ук комга әйләнеп коелып төшәчәкләр. Шулай итеп, без андагы кешеләрне явызлардан коткарачакбыз.(сорауларга җавап бирәләр һәм шушы сорауга туры килгән мәсьәлә язылган карточканы сайлап алып мәсьәләләр чишәләр).

Төркемнәрдә эш.

Кагыйдәләрне искә төшердек, сезнең игътибарлыгыгызны тикшердек, Илья артынна  юлыбызны дәвам итик. Агач башында  русалка богаулап куелган, аны мәсьәләрне дөрес итеп чишүче кеше генә коткара ала. (Мәсьәләләрне 3 группада чишәләр. Группадан бер укучы чишелешне аңлатып, тактага яза, калганнар дәфтәрдә эшли.)

Мәсьәләләр.

  1. Ике турыпочмаклыкның мәйданнары тигез. Беренче турыпочмаклыкның  буе 18 см, ә иңе буеннан 14 см га кыскарак. Икенче турыпочмаклыкның буе 36 см булса, аның иңен табыгыз.
  2. АВСD турыпочмаклыгының буе 28 см, ә иңе 7 тапкыр кечерәк . Турыпочмаклыкның мәйданы күпмегә тигез?
  3. Ягы 12 см булган квадратның мәйданын табыгыз.

     4. Фигураның мәйданын табыгыз:

  1. Периметры  36 см булган квадратның мәйданын табыгыз.
  2. Турыпочмаклыкның мәйданын табыгыз: (практик бирем)

Үзлектән эш.

Сез узасы соңгы сынау – сарайга керү өчен ачкычны табу.(13 слайд)Карточкалардагы тигезләмәләрне чишү.Тигезләмәләрне дөрес чишсәгез патша сараеның ачкычы сезнең кулда булачак.(Индивидуаль карточкалар белән эш) Тиз эшләп бетерүче укучыларга өстәмә карточка бирелә.

Ф.И.______________________

Y*8=120

3z+14=83

(x+21):3=45

Ачкыч:  y z x    _______________

Ф.И._________

121-y=106

124+69:z=127

(208-x)+27=121

Ачкыч:  y z x    _______________

Ф.И.________________

4y+42=102

253:z=11

(x-72):7=6

Ачкыч:  y z x    _______________

Өстәмә биремнәр

2+180:(x-11)=22(900-x:6)*5=4200

325+(90-n):17=330(a*256-240):8=9826

Ачкычны тикшерәбез. Әгәр классның күпчелеге ачкычны дөрес тапса, сез бу уенда җиңүче!!!! (14 слайд)

Дәресне йомгаклау. Укучылар сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Үз- үзегездән кәнәгать калдыгызмы, дәрестән чыгу өчен чыгу билеты тутыру кирәк булачак.

Чыгу билеты                          

Белемемартты

Турыпочмаклыкның мәйданын таба беләм

Квадратның мәйданын таба беләм

Турыпочмаклыкның мәйданын таба белмим

Квадратның мәйданын таба белмим

Тапкырлауда  ялгышам

Бүлгәндә ялгышам

Өй эше бирү:

Практик бирем.  Өйдәге һәрбер бүлмәнең идән мәйданын исәпләргә.

Билге кую.

Дәрес музыка белән тәмамлана. (15 слайд)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Пирамида һәм аның өслек мәйданы (План-конспект)

Презентациядә  төзек пирамида билгеләмәсе,  төзек пирамиданың ян һәм тулы өслек     мәйданнарын  табу  формулалары  бирелә....

Пирамида һәм аның өслек мәйданы (Презентация)

Презентациядә төзек пирамидага  билгеләмә, төзек пирамиданың ян һәм тулы өслек мәйданнарын табу формулалары һәм бу формулаларның мәсьәләләр чишкәндәге кулланылышы күрсәтелә....

5 класста "Мәйдан.Квадрат мәйданы" темасы буенча технологик карта

Тема: Мәйдан. Квадрат мәйданы.Дәрес планы.Оештыру моменты.Актуальләштерү.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.Үткән дәрес материалын ныгыту.Физкультминутка.Мөстәкыйль эш.Дәресне йомгаклау.Өй эше.9.Рефлекси...