Иӊ зур байлык- тәрбияле бала.
консультация на тему

Умнова Лилия Ивановна

Кешене шәхес буларак тәрбияли торган әһәмиятле факторларныӊ берсе- гаилә. Гаиләдәге тәрбияне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне, көнкүрештә үз-үзеӊне тоту кагыйдәләрен бер сүз белән әйткәндә- әдәп сүзе белән атаганнар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon roditelskoe_sobranie.doc472 КБ

Предварительный просмотр:

 Иӊ зур байлык- тәрбияле бала.

(Гомуми ата-аналар җыелышы)

 Умнова Л.И.

Мәләкәс гомуми урта белем бир мәктәбе

Кешене шәхес буларак тәрбияли торган әһәмиятле факторларныӊ берсе- гаилә. Гаиләдәге тәрбияне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне, көнкүрештә үз-үзеӊне тоту кагыйдәләрен бер сүз белән әйткәндә- әдәп сүзе белән атаганнар.

Бала  багу -иӊ авыр хезмәтләрнеӊ берсе. Кешелек барлыкка килгәннән бирле кешеләр бала тәрбияләү процессы белән шөгыльләнәр… Ләкин шуӊа да карамастан, һәр яӊа буын яӊа проблемалар тудыра , әмма һәр яӊа проблеманыӊ нигезендә әдәп-әхлак нормалары җитмәү салына.

 Статистикага күз салсак :

  • Алкогольле эчемлекләр кулану

  • Агрессия дәрәҗәсе

  • Җинаятьчелек

Бары тик үсә генә бара.

Каян килә бу, сәбәпләре нидә?

Хөрмәтле әти-әниләр сезгә ике төрле – кызыл һәр яшел кәгазьләр җибәрәбез. Яшеленә балагызныӊ уӊай гын ,ә кызылына үзгәртергә теләгән ягын язарсыз.

Димәк, һәрберегез кулыннан ике кәгазь дә үтәчәк.

Мәгълү, тәрбияллелеккә нигез гаиләдә салына. Дөрес, монда баланы каршыга утыртып үгет- нәсихәт бирү нәтиҗә бирмә. Бу яктан борынгылар бик оста булганнар.

Аягыӊны селкеп утырма….

Тәлинкәдәашыӊны калдырма

Олыларга каршы әйтмә

өлкәннәрнеӊ хәлен белешеп тор…

   Нәтиҗә:  Халык педагогикасы  каргыш, рәнҗеш дигән төшенчәләрне өйрәтә.,  ә бу үз чиратында бала үзенеӊ эш гамәлләре өчен җавап тотарга өйрәнә.

1 нче СИТУАЦИЯ:   Онык җәйгә авылга әбисенә кайтты. Җәй авылда эш вакыты. Әби белән бабай көнозын өй мәшәкатьләрендә. Оныкка түтәл утарга, йомшартырга кушсалар да төрле сәбәпләр табыла торды. Онык әле күбәләк артыннан куды, әле сикергәләде.  Ни өчен мондый хәл килеп туды.

1 нче СИТУАЦИЯГӘ КАРАТА СОРАУЛАР:

Бу ситуация нәрсә турында ?

Нилектән килеп чыга мондый хәлләр?

Сез мондый очракта нишләр идегез?

Әлеге ситуация килеп чыккан очракта сез ни кылыр идеге?

ЗАКОН: Хезмәт сөючәнлеккә, тырышлыкка нигез кече яшьтән формалаша.

2 нче СИТУАЦИЯ: Бер  төркем студент- химиклар яшертен генә  яӊа төр синтетик наркотик уйлап табалар һәм аны зур партиядә әзерлиләр. Эш процессында аларны кулга алалар. Бу турыда яӊалыклар каналыннан хәбәр ителә.

 2 нче СИТУАЦИЯГӘ КАРАТА СОРАУЛАР:

Бу ситуация нәрсә турында?

Аларны моӊа нәрсә этәрә?

Ни өчен кешелеккә файдалы әйбер  өстендә эшләмиләр?

Мондый хәлгә юл куймау өчен  нинди чаралар күрү файдалы булыр?

ЗАКОН: Белем тормышта  үзенә  һәм җәмгыятькә файда китерерлек булсын.

Белем hәм аны файдалану турындагы фикерләр уӊаеннан, безнеӊ карашка,Р. Фәхретдинов киләчәк буыннарга кисәтү калдырган сыман. Фән искиткеч югары казанышларга ирешкән бүгенге көн өчен ул бик тә актуаль. Атом энергиясе өлкәсендәге эзләнүләр кешелек алдында искиткеч мөмкинлекләр ачты. Ләкин ул уйлап эш итмәгәндә күз күрмәгән, колак ишетмәгән бәлаләр дә китереп чыгарырга мөмкин

 Мин сезгә  Д. Лондонныӊ «Джон- Ячменное зерно» әсәреннән өзекләр китереп үтәм.

  3 нче СИТУАЦИЯ:  Миӊа алты яшь. Әти басу сукалый. Мин  көн саен аӊа обед алып бара. Ризык белән бергә аӊа әтигә дип сыра да биреп җибәрәләр. Миӊа  бик кызык идее: ни өчен аны шулай кадерлиләр. Күбеген генә булса да авыз итеп карарга булдым.  Бөтен тән буйлап ләззәтле бер мәмрәү таралды.

….Миӊа 7 яшь. Безне бик кунакчыл компания каршы алды. Барыбызга да шәрап тулы бокаллар таратылда .  Әмма мин баш тарттым. Шул арада бер итальянец минем бер читтә утырганымны күреп, ярты бокал шәрап китерде. Буюлы мин каршы тора алмадым, чөнки аныӊ күзләрендә усаллык иде. Шәрап сырадан әчерәк иде. Һава җитми башлады.

    ….. Миӊа 16 яшь. Минем бөтен хыялларым маҗаралар, пиратлар, таланган шәһәрләр белән кайный идее. Ә мин эчкэн «дрянь» миемне барыннан да ныграк кайната иде.

…. Миӊа 17 яшь. Мин бер шхунага матрос булып ялландым. 51 көнлек шәрабсыз тормыш минем организмымны агудан арындарды. Минем эчәргә бернинди теләгем дә калмады.

Әмма эчү гадәте минем аӊыма балачактан гомерлеккә сеӊеп калды.

3 нче СИТУАЦИЯГӘ КАРАТА СОРАУЛАР:

Бу ситуация ни турында сөйли?

Бала өлкәннәрдән нинди начар гадәтләрне күрә?

Бу гадатләр белән бала иӊ беренче кайда таныша?

Моны булдырмас өчен нишләргә кирә?

Закон: Начар гадәтләр формалашуда шәхси үрнәк (личный пример) (тирәлек, гаилә, аралашкан кешеләр)

Бу закон үзара мөнәсәтләргәндә дә,  гаиләдә, иптәшләре арасында үз-үзен тотуны да аӊлата.

Димәк, хөрмәтле әти-әниләр тәрбия процессы өч китта тора.

Акыл

Хезмәт

Тирәлек (Шэхси мисал)

әйдәгез хәзер кадр карап үтик һәм тәрбия өлкәсендәге ялгышларны табып карыйк.

Кадр карау ( Ералаштан кадр- «Волшебная денюжка»)

Бу малайныӊ кайсы яклары сезгә ошамый?(саранлык, комсызлык,  белеем җитмәү, этикет кагыйдәләрен белмәү һ.б)

Тәрбия өч китыныӊ кайсыларында җитешсезлекләр бар?

-  Хезмәт тәрбиясе- хезмәт сөючәнлек (тир түкмичән генә баейсы килә, җиӊел акчага кызыга)

- Белемлеле, укымышлылык (100 сумнан артык акча юклыгын белми)

-шәхси үрнәк (бутылкадан сөт эчә, йөрмеше, киемнәрен элми һ.б)

Сез улыгызны яки кызыгызны кадр герое кебек күрергә теләр идегезме?

- Мондый хәлне тудырмас өчен нинди чаралар  күрер идегез?

- Бучараларны кайчан кулана башлар идегез?

(Ата-аналар үз фикерләрен әйтәләр)

Ни әйтсәӊ дә бала холкына нигез гаиләдә салына. Бала өйдәге мөнәсәбәтләрне күреп, аларны норма дип санап үсә. Ата- ананыӊ гадәтләрен , сүзләрен сеӊдереп үсә.  Бала вкытта  алган әдәплелек нормалары кешедә гомере буена саклана.  Зыялы кешенеӊ тышкы кыяфәте үк үзенә тартып тора. Дөресрәге, аныӊ  кеше белән итагатьле мөгаләмәсе, әдәпле мөнәсәбәте, карашы әлеге шәхеснеӊ эчке дөньясыныӊ байлыгын чагылдыра.

 Баланы формалаштыруда шушы өч төшенчәнеӊ балансы булганда гына  тәрбия процессы шома бара.

Шулай итеп, шөгылебез ахырына якынлашты.

Инде нәтиҗә ясар вакыт җитте:

- баланыӊ алган белеме, тормышында файда китерерлек булсын

- һәр уӊышныӊ нәтиҗәсе- хезмәт һәм тырышлык

- әти- әни  урнәге.

 

Нәтиҗә:

  • Иӊ бернче чиратта балаларга үзегез үрнәк булыгыз. Балаларыгызныӊ тормышта һәрнәрсәдә сездән үрнәк алуын онытмагыз, һәркайда- эштә, өйдә, урамда, дусларыгыз, туганнарыгыз арасында зыялы, тәрбияле булып калыгыз
  • Һәр уӊышка ирешүнеӊ нәтиҗәсе, талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык һәм үжәт хезмәт нәтиҗәсе.  Баланыӊ сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә, ул тормышныӊ бер яки берничә өлкәсендә үзенеӊ булдыклылыгын күрсәтә ала.
  • Балаларга белемнеӊ кирәклеген ныграк төшендерегез.  Көндәлек билгеләргә игътибарлы булыгыз. Баланыӊ төпле белеме үзенә һәм җәмгыятькә файда китерерлек булырга тиеш.

Менә  кадерле әти-әтиләр сез үз балаларыгызныӊ уӊай якларын да үзгәртергә теләгән якларында таныдыгыз. Ә бу иӊ мөһиме. Сез нәрсәне һәм кайсы якка басым ясарга кирәген тагын бер кабат төшендегез.

 Уӊышлар Сезгә дә безгә дә. Бала ата- ананыкы.   Агач та ашласаӊ, вакытында суын сипсән, тәрбияләсәӊ генә җимеш бирә. Ә монда бала, үзебезнеӊ каныбыз, дәвамыбыз, картлык көндәге таянычыбыз…


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок на тему "Иң тәрбияле эт минеке!" (по уч. Р.Р. Нигматуллиной)

Открытый урок на тему "Иң тәрбияле эт минеке!" по учебнику "Татарча да яхшы бел" Р.Р. Нигматуллиной....

"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...

Тәрбияле бала нинди була?

Сыйныфтан тыш чара "Тәрбияле бала нинди була?"...

Тәрбияле кеше нинди була?

7 нче сыйныфлар өчен дәрес планы...

Сыйныф сәгате "Иманлы һәм тәрбияле булыйк!"

Максат: Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттерү, сөйләмнәрен үстерү; өйдә, җәмагать урыннарында  әдәпле  булу теләге уяту; аларны мәдәниятле шәхесләр итеп тәрбияләү.Укучыларның...

Тәрбияле бала

Тәрбияле бала...