Укуны җиңеләйтү өчен нишләргә?
консультация

Зарипова Алинә Әнис кызы

Әти-әниләр һәм укучылар өчен киңәшләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukuny_zhinelytu_ochen_14_hyl.docx28.42 КБ

Предварительный просмотр:

Укуны җиңеләйтү өчен 14 хәйлә

Күп күләмдәге мәгълүмат, тыгыз расписание һәм очсыз-кырыйсыз язма күнегүләр укудан авыр хезмәт ясый. Балаларга әлеге биремнәрне үтәргә, вакытны дөрес итеп бүләргә һәм, гомумән, үз-үзен кулга алырга, ай-һай, кыен. Без укуны җиңеләйтү өчен 14 хәйлә таптык. Сезгә дә тәкъдим итәбез.
ИРТӘН НИЧЕК УЯНЫРГА?
- Йокы алдыннан бер стакан су эчеп кую файдалы булыр.
- Йокы өчен идеаль температура - 16—21°C.
- Караңгылыкта йоклагыз.
- Будильникны бүлмәнең икенче башына куегыз. Шул очракта аны сүндерү өчен урыннан торырга туры киләчәк.
- Телефонны сүндерегез!
БАРЫСЫН ДА ИСТӘ КАЛДЫРАБЫЗ!
- Күп мәгълүматны истә калдыру һәм шул ук вакытта баш миен ял да иттерү өчен түбәндәге принцип буенча шөгыльләнергә кирәк: 25 минут эш, 5 минутлык ял. ҺӘР ӨЧЕНЧЕ ЯЛ 20 МИНУТ БУЛЫРГА ТИЕШ.
- Нәрсәне дә булса истә калдыру өчен кычкырып һәм төгәл укырга кирәк. Тизлеккә игътибар итмәскә!
- Укудан ни дә булса бүлдерсә, арткы фонга тыныч инструменталь музыка кушыгыз.
- Яңа расписаниене истә калдыру җиңел түгел. Аны фотога төшереп, телефонның фон рәсеме итеп куярга була. Телефонга караган саен, расписаниегә дә күз төшәр, шулай итеп башка да кереп калыр.
- Уку алдыннан 10-20 минут йөреп алу файдалы. Шулай эшләгәндә кан әйләнеше яхшырып, баш миен эшләтергә мәҗбүр итәчәк.
- Берәр нәрсәне укырга кирәк булса, тизрәк булсын өчен беренче һәм соңгы абзацны укырга киңәш итәбез.
- Бөтнек баш мие активлыгын арттыра. Шулай итеп, бөтнекле сагыз яки кәнфитләр кулланырга мөмкин.
- Биология, тарих кебек фәннәрне документаль фильмнар аша өйрәнү күпкә уңайлырак.
ТАРИХИ ДАТАЛАРНЫ ИСТӘ КАЛДЫРУ ӨЧЕН
- "Вакыт сызыгын" ясагыз. Шуның буенча башта зур вакыйгаларны, ә аннары алар арасына кечкенәләрен куярга кирәк. Олы тарихи даталарны белгән очракта, кечкенәләрен истә калдыру авыр булмас.

Тулырак: http://sabantuyjournal.ru/news/trbiya/ukuny-ielyt-chen-16-khyl-bar


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның ролеМәктәптә тәрбия һәм белем бирү эше нигездә китап ярдәмендә тормышка ашырыла.  Шул максаттан укучыларда китап укуга...

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү, китапка мәхәббәт тәрбияләү....

Ачык дәрес Тема: “Нишләр?” соравына җавап бирүче сүзләр

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак-мәктәбе       Ачык дәресТема:  “Нишләр?” соравына җавап бирү...

Нишли белә?/ белми? грамматик структурасының зат - санда төрләнеше

Нигъматуллина методикасы буенча 5нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен дәрес конспекты...

6 класс татар әдәбияты Ч.Айтматов "Беренче мөгаллим" әсәрен укуны йомгаклау

Татар мәктәбенең татар укучыларына элеккеге программа буенча тәкъдим ителә."Ч.Айтматов "Беренче мөгаллим" әсәрен укуны йомгаклау" дәресе автор биогафиясе, әсәр эчтәлеге, киләчәк турындагы фикерләр бел...

"Ул нишли белә?" конструкциясе.

5сыйныф, ФГОС. Дәрес 30 минутка әзерләнгән....