Әфган кызалыклары
методическая разработка (10 класс) по теме

Хисамова Нурсия Муллануровна

Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әфган кызалыклары33.86 КБ

Предварительный просмотр:

Әфган кызалыклары.

Максат.Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Кичә буласы залга  үзебезнең төбәктә туып үскән һәм әфган сугышында һәлак булган егетләрнең исемнәре һәм шигъри юллар язылган плакатлар эленә.

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә, җанга уела торган.

Ил өстендә бөтерелеп

Йөрсә хәвеф- хәтәр,

Бу инде “батырларча...”дип

Килгән соңгы хәбәр.

Батырлык дип, күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?

Кичә югары сыйныф укучылары ярдәиендә үткәрелә.егетләр хәрби киемнән.Бер кыз ана булып киенә.

Кичә барышы:

Кыз Харрас Әюпнең “Интернациональ бурыч” шигырен сөйли.

Ярдәм сорап күпләр килделәр беәгә,

Барысына да бу ил булышты...

Тик беләсе иде- без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

“Интернациональ бурыч”, дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы... Нигә меңәрләгән

Кеше каны белән түләдек?!

Япь- яшь кенә килеш күпме гарип-

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-куллары кирәк идеме?!

Илдә  нигә кадерсезләнделәр,

“Бурыч” түләде бит алар да?

 Ахыр чакта йөрәкләре нигә

Граната  булып ярыла?!

“Интернациональ бурыч” имеш,

Табалмадың шуннан башканы

Ил “бурычы” булып, әсирлектә

Газап чигә кемнең башлары ?!

Тагын  кемгә күпме “бурычлы” без,

Нигә белми халык?

Бүген яңа буын егетләре үсә

Бурыч түләр өчен түгелме?!

Хәрби кием кигән егет Луиза Батыр- Болгариның Равил Фәйзуллин сүзләренә язылган

“Кичер кайта алмавымны” җырын башкара.

Кичер. Әнкәй, кичер

Кайта алмавымны!

Ятып калганымны...

Язмышымны белми.

Озак көткәнсеңдер

“Кайтмый калмас ул!” –дип

Өмет иткәнсеңдер.

Илгә кайтасылар

Килми идеме соң!

Гомер киселүен

Тели идемме соң !...

Сугыш фаҗигасен

Онытмасын еллар!

Язмышлары миндәй

Алар- миллионнар!

Барсын илгә бирдем,

Нибар көчем булды,

Һәлак булуым да

Халкым өчен булды,

Кичер әнкәй, кичер,

Кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында

Ятып калганымны.

1 нче алып баручы: Игътибар иткәнсездер, кичәбез дә сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында барачак. 2011 елның 15 февралендә соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап  чыкканга 22 ел булды.

2 нче алып баручы: Әйе, моннан нәкъ 18ел элек  1989 елның 15 февралендә Брежнев хөкүмәте башлап җибәргән “тантаналы марш” тәмамлана.хәер, тәмамланамы икән? Гомумән, ни өчен Әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм бу чорда бу ил нинди булган соң?

1 нче алып баручы: Әфганстан.Бу ил турында 80 нче елларда күпчелек кеше мәктәп дәресләрендәге кыска параграфлардан  укып беләләр. Гомуми мәйданы 647 км булган илдә әле 1982 елда да автомобиль юллары нибары 18 мең чакрым тәшкил итә. Илдә тимер юл бөтенләй юк. 16 миллион халыкның күпчелеге ярым күчмә тормыш алып барган.Кеше хакын тиеннәр белән генә бәялиләр. Нигездә феодализм чорында яшәгән дәүләткә капиталистик мөнәсәбәт кереп кенә бара.

2 нче алып баручы: Менә шушы илдә 1978 елның 27 апрелендә, Брежнев чоры  идеологлары тәкърарлавынча, милли- демократик революция, ә чынында исә законлы властьне хәрби көчләр ярдәмендә бәреп төшерү була. Гадел Кадыйр җитәкләгән хәрбиләр президент кәнәфиенә халык – демократик партиясенең Генераль секретаре Нур  Мөхәммәт Тәрәккыйны

утырта. Тәрәккый икенче көнне үк әфганстан Демократик Республикасы дип, ә үзен Революцион Совет рәисе, Югары оборона Советы рәисе, дәүләтнең баш министры дип игълан итә. Бу вакытта илдә бернинди дә революцион ситуация булмый, әмма Л.Брежнев җитәкләгән безнең хөкүмәт фетнәне революция дип алкышлый. Тәрәккый хөкүмәте белән шундук дуслык җепләре урнаштырыла, матди, техник, икътисадый ярдәм күрсәтелә.

1 нче алып баручы:  Ләкин Тәрәккый тантанасы озак дәвам итми. 1979  елның февралендә Герат шәһәрендә Әмин җитәкләгән “революцион” девизия партия һәм  Тәрәккый диктатурасына баш күтәрә. Тәрәккый үтерелә Президент кәнәфиенә  Әмин күтәрелә. Ил ике лагерьга бүленә. Илдә гражданнар сугышы канат җәя. Әмин идарәсе безнең ил җитәкчеләрен хафага төшерә. Әмин  Төньяктан куркыныч янау мөмкинлеген төшенә һәм Брежневтан очрашырга рөхсәт бирүен үтенә. Тик Брежнев җавап бирми. Ул вакытта Мәскәүдә Әмин террорыннан качып, Тәрәккый  үтерелгәннән соң Әфганстан халык- демократик  партиясенең генераль секретаре дәрәҗәсенә күтәрелгән Бабрак Кармаль яши. Ул да  Брежневка йогынты ясагандыр күрәсең.

2 нче алып баручы: 20-30 минуттан артык әңгәмәдә алып бара алмый башлаган 73 яшьлек Брежнев илнең Югары советы һәм хөкүмәт әгъзалары белән киңәшләшеп торуны да кирәк тапмый.

“Бөтен дөньяда тынычлык һәм демократия өчен ару- талу белмәс көрәшүче”

Л.Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне үзәк телеведение буенча шәхсән үзе 1979 елның 27 декабрендә игълан итә. Халык коточкыч адымның асылын аңламый, чөнки икенче көнне үк Әфганстан темасы матбугат һәм халыктан корычтай ныклы пәрдә артына яшерелә.

1нче алып баручы:Беренче бәрелешләрдә үк 86 совет сугышчысы башын салса да, Мәскәү куйган бурыч тормышка ашырыла. Безнең гаскәрләр, кабулга җитеп, президент сараен штурмлыйлар.Әмин үтерелә. Совет гаскәрләренең  бронялы техникасы эчендә яшеренеп Әфганстанга кайткан Бабрак Кармаль  үзен илнең башлыгы дип игълан итә. Әмма Брежнев белән кармаль күрергә хыялланган тантаналы марш тормышка ашмый. 1980 елның февраль аенда Кабул үзендә олы фетнә куба. Май аенда әүвәл совет гаскәрләре белән бергә хәршкәт иткән тау пехотасы полкы баш күтәрә һәм безнең десантчылар ротасын юкка чыгара.

2нче алып баручы: 1980 елда Әфганстан җирендә 1500гә, 1981 елда-1300, 1982 елда- 2000гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның саны 10 меңгә җитә. 1982 елда  Брежнев вафат була. Тик аннан соң идарә иткән Юрий Андропов, Константин Чернинко да әфган җирендәге канлы яуны туктатмыйлар. 1983 елда- 1500гә, 1984 елда- 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына кургаш кәфенлеккә төренеп кайталар Безнең районыбыздан да алар алтау: Фазлыев Дәһлүл, Сафин Мөхәррәм, Фаррахов Рамил, зәйнетдинов Ринат, Мирсәетов Мөдәррис, Фәрдиев Рәшит.

Ләкин ил башлыклары акылга килмиләр, ярым феодаль, ярым капиталистик дәүләткә социализм системасын көчләп күчереп утырту тәҗрибәсен дәвам итәләр.

1нче алып баручы: Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый һәм ниһаять 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыга. Брежнев хөкүмәте башлаган “тантаналы марш” безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 36 меңгә яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә  әйләнеп кайта.бу сугыш безнең ил өчен 60 миллиард сумлык акланмаган һәм кирәксез чыгым булып әверелә.Татарстан Республикасы әфган сугышында 257 егетен югалтты.Ул егетләр илебезгә “кара кургаш “табут эчендә кайтты. Гомерләре чәчәк таҗлары  шикелле ачылып кына килгән 15 мең егетне ил буенча чәчеп йөргән “кара кызалаклар” “Әфган кызалаклары”....

Егет:

Күпме- сулар- сулар кичмәдек без

Кемнәрнеңдер җирдә хакын хаклап

Туган илне сөю- сагынуларны

Йөрәк түрләрендә генә саклап

Тарлавыклар, кыя- кичүләр

Төштәгедәй хәтерләрдә калды

Газиз гомерләрне кыя-кыя

Өстебезгә үлем уты янды.

Тир, каныбызны белән сугардык без

Чит-ят җирне, ялган хакны хаклап

Кемнәрнеңдер иминлеген яклап

Башны салдык. Без бит бары солдат

(Үз төбәгебездә туып үскән, әфган сугышында катнашкан егетләрнең язмышы белән таныштыру)

1нче кыз: Фаррахов  Рамил Госсам улы 1961 елның 3 июлендә ямьле Сөн буенда, таулы урманнарыбелән дан тоткан Иске Байсар авылында, Госсам белән Мәккия апаларның  икенче балалары булып дөньяга туа. Мәккия  апаның уллары : Дамир, Рамил бик акыллы, күндәм, эш сөючән булып үсәләр. Рамил авылдашлары, укыткан укытучылары тарафыннан гел яхшы яктан гына телгә алына. Ун классны тәмамлагач, ул колхозда эшли башлый. Хәрби комиссариатның шоферлар курсында укып чыккач, Рамил йөк машинасын йөртә. Машина җене кагылган тырыш егетне парттком секретаре тиз күреп ала үзенең Москвич  машинасына шофер итә. Рамил  авыл яшьләренең якын дусты, кызлар күзе төшәрлек егет була.

Бөтен яктан да килгән, таза, нык гәүдәле, өстәвенә хәрби хезмәт өчен менә дигән һөнәре дә булган бу егетне, яше тулу белән, 1979 елның октябрь аенда хәрби хезмәткә алалар. Рамил кайларда хезмәт итеп, Әфганстанга ничек барып эләккәндер, тәгаен билгеле түгел. ( Күпме генә эзләсәк тә без аның бер хатын да таба алмадык.Рамилнең бары тик Кабул тирәсендәге бер хәрби частьта ягулык ташучы машинада шофер булганын гына белә лдык).

1981 елның язында Әфганстан “дошманнары” үзләренең сугыш хәрәкәтләрен тагын да кискенләштерә. Бигрәк тә Совет гаскәрләренең хәрби частьларына, төрле йөк төягән автоколонналарга һөҗүм итүләр арта. Шуңа күрә безнең солдатларның иң күп үлеме 1981 елның җәй башында була.Әфганстанда үтрелеп алты Актаныш егетенең өчесе шушы чорда һәлак була.

Рамилнең үле гәүдәсен китергән солдат сөйләвенә караганда. 1981 елның 22 маенда алар урнашкан хәрби часть тирәсендә “дошманның”сугышчан хәрәкәтләре кискенләшә һәм частьтагы шактый сандагы солдатны шул юнәлешкә җибәрәләр.Рамилне, үз машинасыннан алып, өсте капланган йөк машинасына утырталар. Күп машиналы колонна таулар арасыннан билгеләнгән урынга юнәлә. Шул чак тау өсләреннән колонна өстенә дошманнар ут ача. “Ничек тә билгеләнгән урынга исән- сау барып җитәргә иде”-дип уйлый Рамил. Анда фәкать шул ук уй гына, ул үзе өчен түгел, бәлки иптәшләре исәнлеге өчен борчыла. Чираттагы борылышка җиткәндә тау ташлары арасына урнашкан дошман засадасы автоматтан туп- туры Рамилгә төзәп ут ача... Шоферны үтереп, машинаны юк итү дошман өчен әллә ни кыен эш  түгел. Дошман пулясы Рамилгә тия...Аның янында утырган сержант юл читендәге упкынга юнәлгән солдатлар белән тулы машинаны көч хәл белән  туктатып өлгерә. Рамил гәүдәсен читкә күчереп, рульне үз  кулына ала. Шулай итеп машина төзек килеш, ә солдатлар исән- сау билгеләнгән урынга барып җитә.

25 май көнне Фәррахов Рамилнең үле гәүдәсе Казаннан  кайтарылачагын район хәрби комиссариатыннан Байсар Авыл Советына хәбәр итәләр. Бу хәбәрне авыл советы рәисе күршәеләре аша Мәккия апага ничек тә ипләп кенә хәбәр итәргә куша. Тик  көне- төне шушы хәбәрдән куркып яшәгән анага  нинди генә юату сүзләре әйтсәң дә, кайгыны берничектә җиңеләйтеп булмый.Бу хәлне ишетүгә тынсыз кала, йөзе агарына, шул  хәленнән соң берәр минут үткәч елап җибәрә. Улым, Рамилем, кайтарыңа 4 ай гына вакыт калган иде бит, исән көе кайта алмадыңмыни”,-дип өзгәләнә ана йөрәге.

Ике солдат, бер капитан составындагы звено 25 май көнне Рамил табутын Байсар авылына, Госсам абыйлар йортына кайтарып җиткерә. Шул ук көнне Рамилне бөтен авыл халкы зур югалтулар белән күмәләр. Хәзерге көнгә кадәр Рамил каберлегендә “Фаррахов Рамил Госсам улы туган иле иминлеге йчен һәлак булды дип язылган  гранит һәйкәл куелган”. Гранит ташка чокып эшләнгән Рамилнең зур күзләре әле һаман да авыл өстенә, Сөн  аръякларына гаҗәпләнеп карап торалар.

2 нче кыз: Фазлыев Дәһлүл Вәли улы Актаныш районы Ямьле сөн буе  Тыңламач авылында 1960 елның 18 июлендә Вәлиәхмәт абый белән Сәкинә  апаларның семьясында җиденче бала булып дөньяга килә. Дәһлүлнең кыска гына тормыш юлы үз яшьтәшләренеке кебек. Дүртенче классны үз  авылларында укып, 4 км  ераклыктагы Кәзкәйдә 8 классны тәмамлый. Яшьтән эш сөючән, хезмәтне яратып үсә. Җәйге каникул вакытларында абыйсы Рәдил белән комбайнда ярдәмче булып эшли. Актаныш урта мәктәбен тәмамлаганда кулына 3 класслы тракторист таныклыгы алып чыга. 4 ел буе абыйсы белән бергә эшләп, зур тәҗрибә туплагач, җәен комбайнда, көзге- кышкы чорларда тракторда эшли.

1980 елның май ахырыларында армиягә алынып, үзе туган җиреннән бик еракларда хезмәт итсә дә, күңеле һаман аның туган якта була. Яшь егет һәр язган хатында авыл яңалыклары турында белешеп тора. Рәшит абыйсы Чаллыда яшәсәдә, һәр хатында, абый авылга кайттыңмы нинди яңалыклар бар дип  сораган. Менә 1980 елның 6 октябрендә язылган хатыннан өзек:

Безнең хәлләргә килгәндә, барысы да яхшы, әле күптән түгел Самаркандтан Әфгандагы Бахоракка килеп урнаштык. Самаркандтагы ротабызны тараттылар. Башта 20 нче сентябрьдә 100 кешене алып киттеләр. Безне 60 кешене, 22 сентябрьдә поезд белән Термезга алып баралар. Аннан вертолет белән Файзабадка  илтеләр. Безнең полк шунда урнашкан. Төрлебезне төрле якка шунда аердылар. Без 14 кеше беренче  батальонга эләктек. Беренче баальон Файзабадтан 40 км читтә  булган Бахаракта урнашкан.Бөтенебезне дә беренче ротага куйдылар. Шулай итеп службаны Бахаракта дәвам итәбез.Файзабад картада күрсәтелгән. Бахарак елгасының өске ягына урнашкан. Миндә шундый хәлләр. Дәһлүл соңгы көненә кадәр шул Бахаракта хезмәт итә. Бер генә хатында да хезмәтендәге авырлыкларыннан, сугыш куркынычларыннан зарланмый. 10 ай дәвамында Әфганстан җирендә сугыш эчендә кайнап, бер солдатның да үлем очрагын язмаган Дәһлүл.

Дәһлүлнең 28  июльдә рәшит абыйсына хаты булгандыр. Минем хәлләргә килгәндә бер көйгә яхшы гына служит итеп йөрибез. Бер дә үзгәреш юк. Бар да элеккечә акрынлап бара. Көн аралаш төнлә караулда торабыз, 4 сәгать. Ә көндез эш булса эшлибез. Күпчелек көннәрне ял итәбез.

Шуннан соң Дәһлүлнең үле хәбәре килә. Абыйсы Радик аның табутын Казанга машина белән барып алып кайта. Бер хатында ул : яшь солдатлар да килгәннәр, алар арасында 2 татар егете дә бар.Берсе Мөслимнән, берсе Башкортстаннан, шулай итеп 1 нче батальон Татарстаннан  5 кеше булдык.Мөслимнән-2, Минзәлә һәм Буа районнарыннан-1әр. Әле тагы  солдатлар килергә тиеш, батальон тулы түгел... Көн саен каравылда торабыз, кеше җитми дип яза.

Дәһлүл укыган Кәзкәй мәктәбендәге истәлек почмагында шундый юллар бар: Ул Әфганстанда мотострелковый частьта хезмәт итә. Дәһлүл үз туган җиреннән бик еракта үезмәт итсә дә үз туганнары белән һәрвакыт хәбәрдар” булды.  Сугышчан заданиене үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, туган илебезгә биргән антына тугрылыгы өчен Фазлыев Дәһлүл Вәли улы “ Кызыл Йолдыз” ордены һәм медале белән бүләкләнә. Дәһлүл 21 яшендә һәлак булды. Шушы кыска гына гомере эчендә ул безнең буынга үлемсез истәлек, каһарманлык үрнәге калдырды”.

Дәһлүлнең кабеере, башка каберләр кебек үк тимер чардуган белән  әйләндереп алынган.Тик алардан аермалы буларак, анда ике кабер ташы куелган.Берсе туганнары тарафыннан, икенчесе кызыл граниттан район  хәрби  комиссиариаты әмере белән. (18.07.1960- 2.08.1981).

3 нче кыз: Ямьле Сөн елгасы  буендагы тирә- ягы урманнар белән чолгап  алынган аллы- гөлле чәчәкләр белән капланган, тәмле чишмә сулары агып торган аланлыклы, балыклы күлләре белән дан тоткан Меңнәр авылында Миргаяз белән Рәсимә апаларның  семьясына 1963 елның 1 сентярендә Мөдәрис дүртенче бала булып дөньяга килә. Яшьли атасыз кала ( әтисе 37 яшендә үлеп китә), 35 яшьлек Рәсимә апа 4 бала белән тол кала, колхозның бөтен авыр эше, дөнья көтү, 4 бала тәрбияләп үстерү аның җилкәсенә төшә. Рәсимә апаның  сәламәтлеге мактанырлык булмый. Әтисез калган Мөдәрискә, ир кеше буларак барлык хуҗалык эшләрен эшли. Аның өстенә 8 классны тәмамлагач, 8 км ераклыктагы Богады авылы мәктәбенә җәяүләп йөреп укырга туры килә. Тырыш егет 10 классны яхшы укып бетерә. Институтка кереп белгечлек алу теләге дә була. Әнисе дә каршы килми. Тик, Мөдәррис, дөньяның ачысын- төчесен татып үскән була, ничек әнисен, апасын ташлап укып йөри алсын инде! Әнисенә булышырга кирәк, армиядән кайткач укырмын дип егет колхозда төрле эшләрдә эшли. Аңа кызу кыр эшләре вакытында  кырда, терлекчелек  фермаларында, төзелеш эшләрендә катнашырга туры килә.

1980 нче еллар. Армиягә алынасы егетләр өчен дә, улларын армиягә озатачак ата-аналар өчен иң хәвефле еллар.Ил өчен бер кирәге булмаган, халыкның ачу- нәфрәтен тудырган Әфган сугышы бара. Армиягә китәр көн Мөдәррискә дә җитә. Аерышлышканда баланың күңеле сизенгән микән, әнисенә ул : “Әнкәй, төштә күрдем, бәлки исән калмам”, дип әйтеп китә.

Егет Казан шәһәрендәге хәрби часька эләгә. Анда бераз хәрби  хәзерлек үткәч, солдатларны Әфганстанга озаталар. 1982 елның 26 сентябрендә Мирсәетов Мөдәрис Миргаяз улы туган иле иминлеге өчен хәрби хезмәттә батырларча һәлак була.

4нче кыз: Актаныш районы Зөбәер авылында Мәдия апа белән Салихҗан абыйлар семьясында дүртенче уллары Рәшит 1965 елның 13 маенда дөньяга килә. Гомерләр тиз үтә : уллары Рәшиткә дә армиягә китәр вакыт килеп җитә. Нишлисең бит, вакытлар уза тора, Рәшит тә үсеп җитеп, туган авылы Зөбәердә 8 класс тәмамлый, соңыннан Актанышка барып өч ел СПТУ да укый. Аннан кайтып колхозда тракторчы булып 1983 елның көзенә кадәр МТЗ-80  тракторында эшли. Башка яшьтәшләре кебек Рәшит тә  армиягә теләп китә. Әфганстанда кан койгыч сугышлар барса да, ир баланың армиягә китү теләге бала- чактан канга сеңгән хыялы була.

Рәшит армиягә алынгач, Калинград шәһәренә эләгә. 1985 елда Әфганстанда хәлләр тагын да кискенләшкәч, аларның частеннан бер өлеш солдатларны шул кайнар ноктага җибәрәләр. Җырларда җырланган яшьлегенең 19 ында, 20 сен дә Әфганстан далаларында каршылаган егетнең хәрби бурычын үтәве дә төгәлләнеп килә. Авылда аны мен- менә кайтыр дип көтәләр. Өзгәләнеп көтәләр. Әти- әнисенең, биш туганының көннәре, сәгатьләре санап үтә...

1985 елның ноябрендә аның гәүдәсе салынган кургаш табут туган авылы Зөбәергә кайтып төшә. Ул 25 октябрьдә һәлак булган.

Рәшитнең якты истәлеге бүген дә авылдашлары күңелендә дә кадерләп саклана. Ул туып- үскән йортның түрендә аның зурайтылган фото рәсеме. Кызыл Йолдыз ордены да , медале дә, Югары Совет президиумының Михаил Горбачев кул куйган Мактау кәгазе дә, Әфганстаннан язган хатлары арасында сакланган кулъяулыгы да аның истәлеген мәңгеләштереп торалар.

Зөбәер авылы мәдәният йорты ишек алдында Рәшит бюсты куелган.

5 нче кыз:Актанышны Башкорстан  белән чикләп үткән Агыйдел буенда урнашкан Уразай  авылында 1962 елның 26 июнендә Сафин Мөхәррәм Нәсим улы дөньяга килә. Мөхәррәмнең тормыш юлы  башкаларныкыннан берни белән дә аерылмый. Ул үз яшьтәшләре белән Уразай 8 еллык мәктәбен тәмамлагач, Такталачык урта мәктәбендә укый .Анда  шофер һөнәрен үзләштерергә дә өлгерә. Тракторчы булырга хыялланган егет, таныклыгы булмагач, укуы бетү белән Чаллыга  китеп КамАЗ  заводларының берсендә эшли башлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, авылда эшләрмен әле- дип уйлый ул. Җиң сызганып эшләп йөргән җиреннән 1980 елның 25 октябрендә яшь егетне армиягә алалар. 2ай Термез шәһәрендә әзерлек үткәч Мөхәррәм Әфганстанга эләгә. Күәтле БТР  машинасын йөртә. Аның хезмәт иткән часте тау- кыялар арасындагы үзәнлеккә урнашкан. Тирә- якта авыллар да, шәһәрләр дә юк. Мондагы таулар Агыйдел яры кебек түгел кыяташлар гына, араларында кылыч кебек очлылары да бар . Зәңгәр күктә кояш кыздыра, көндезләрен эсселек 40-50 градуска кадәр җитә, ә төннәрен бик тә салкын.

Көн дә диярлек дошман белән бәрелешләрдә булырга туры килә аңа. Башта куркыныч, тора бара куркуы кача, бөтен нәрсәгә дә күнегә бара. Дошман снаряды Мөхәррәм утырган машинаны юк итә, 18 яшендә гомере өзелә. (1981 елның 21 мае).

6 нчы кыз:  1961 елның 22 мартында Актаныш районы Богады авылында Әзһәр һәм Флүрә Зәйнетдиновлар семьясында Ринат беренче бала булып дөньяга килә.

        Ринат укыганда бик тыныч аз сүзле була, Актаныш урта мәктәбендә 8 класс укыгач. Минзәлә авыл хуҗалыгы совхоз  техникумының зоотехниклар  бүлегенә укырга керә. 1980 елның февраль аенда техникумны тәмамлап Актанышка эшкә кайта. Аннан соң Ринатны Агыйдел колхозына зоотехник- селекөионер итеп эшкә җибәрәләр. Күп тә үтми Ринат армия сафларына алына. Аларны 6 ай Ашхабадта Әфган сугышына әзерлиләр. Шуннан соң кече сержант дәрәҗәсе итеп 1980 елның октябрь аенда Кундуз шәһәренә кертәләр. Анда Ринат комендатурага эләгә.

        1981 елның 15 апрелендә язган хатында май  айларында яңа машина БМП-2 бирергә тиеш дип яза. Күрәсең аның экипажы башка составта булгандыр. Аннан соң ул бер хатында, минем командир Казанныкы Еписин Геннадий , бик якын дус дип яза. Ринат 6ай хезмәт иткәч, Татарстаннан яңа солдатлар килә, алар арасында Рнат белән бергә Минзәлә совхоз- техникумында укыган Зәй районы Урта Пәнәче авылы егете Сергей Геннадий була.

        19981 елның 6 июле Ринатның гомере өзелә.

        Бер гаепсез, бер мәгънәсе булмаган Рамилне, Мөддәрис, Дәһлүлне үтереп Сөн елгасы буена салдылар. Агыйдел буенда Ринат белән Мөхәррәм, Зөбәердә Рәшит ята. Ә бит Татарстанның гына түгел, бөтен элеккеге СССРның мәйданы шундый үкенечле үлем каберләре белән капланган.

2 нче  егет:

Таулар- кыяларны кичәбез без,

Фляга буш, корсак- шулай ук.

Ком кыштырдый тешләр арасында,

Бердәнбер юл-алга солдат өчен

Чигенү юк ! соңгы сулышта

Тәмугыңа барып кечерәк ул,

Ватан кушса әгәр, ил кушса...

3 нче егет:

Кабул өсләрендә йолдыз яна

Минем белән  бәхилләшкән сыман

Нигә соң мин туган илдә түгел,

Чит туфракта ятып күз йомам?

Соңгы сулыш. Соңгы тамчы каным

Ят туфракка, кыя- ташка тама

Зәңгәр йолдыз нуры, бәхилләшеп

Сүнеп бара мәчет- манарада

Сүнә йолдыз. Туган илдә ерак.

1 кыз:

 Бүген тагын килдем кабереңә

Туфрагыңа ачы яшь түгәм.

Баш очында үскән яшь юкәне

Төсең итеп иркәлим, үбәм.

Синең мәллә- тургай сайрый

Кыска булды гомерең, җыр сыман

Шатлыкларым синең белән сүнде.

Йөрәгемә тайдай моң сыман

Күптән инде кайтты иптәшләрең

Сау калдрып Әфган җирләрен

Яшь аналар иртә картаялар

Чал толымнар баса иңнәрен.

4 нче егет:

 Кичерә күр, әнкәй. Язмыштан.

Без җиңел юл өмет итмәдек

Үлем килсә бастык йөзгә- йөз

Чигенмәдек, качып китмәдек

Үзебезгә тигән өлешне.

Башкаларга бүләк итмәдек

Үзебезнең йөкне үзебез

Үтәсәләр идек күтәреп

Җибәрмәде әҗәл үткәреп

2 нче алып баручы: Исән кайткан “әфганчылар” арабызда яши. Алар завод-фабрикаларда эшли, өйләнә, балар үстерә. Ләкин аларның берсе дә сугышта алган- орден медальләрен тагын урам буйлап йөрми. Алар бер үк вакытта игътибар да, астыртын гына өнәмәү дә тоя. Шуңа күрә күңелләрдә һаман ышаныч юк.

        Ә төннәрен алар кабат- кабат шул сугышны төшләрендә күрә.Аларның хәтерендә бүгендә меңәрләгән автомашиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була.

1нче алып баручы:

Безнең Әфган сугышын онытырга хакыбыз юк.

Чит-ят җирдә киләчәкне раслап, башын салды япь-яшь кыю солдат

Халык хәтереннән һичберкемдә

Юа алмас аны, юа алмас.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашу.

Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашуның эшкәртмәсе. Очрашуның максаты:  укучыларда  Әфганстанда  хезмәт иткән авылдашларына  карата хөрмәт, горурлык...