ФДББС таләпләре һәм дәрес
методическая разработка

ФДББС  таләпләре һәм дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fdbbs_talplre_hm_dres.docx49.38 КБ

Предварительный просмотр:

ФДББС таләпләренә туры килгән дәрес нинди булырга тиеш?

 Дөньяда һәм илебездә  фәнни-техник, социаль-экономик, социаль - мәдәни үзгәрешләр чоры башланды. Мәгариф системасы да ул үзгәрешләрдән читтә кала алмый. Укыту-тәрбия процессын нәтиҗәле итеп оештырырга, ФДББС таләпләре нигезендә предмет, метапредмет һәм шәхси  осталыкларының үсешен тәэмин итергә, укытучының дәрескә әзерләнү вакытын җитди дәрәҗәдә киметергә  технологик карта ярдәмендә белем бирү ярдәм итә.

“Технологик карта” төшенчәсе педагогика фәненә төгәл, техника җитештерү өлкәләреннән килеп керә. Технологик карта – җитештерелгән эшләнмәнең эшкәртелү процессын, составын, чималын, технологик режимын, коралларын, җитештерелү вакытын, җитештерүченең квалификациясен һ.б. тасвирлаган технологик документациянең бер формасы.

    Технологик  картаны кулланып башкарылган проектлы педагогик эшчәнлекнең асылы –  мәгълүмат белән  эш иткәндә инновацион технологияләрне куллану, теманы үзләштерү өчен бирелгән биремнәрнең тасвирламасын бирү, көтелгән нәтиҗәләрне формалаштыру. Технологик картаның үзенчәлекләреннән интерактивлыкны, алгоритмлыкны, төзеклелекне, мәгълүматларның гомумиләшүен билгеләргә була.Технологик карта укытучыга түбәндәге мөмкинлекләрне бирә: ФДББС нигезендәге планлаштырылган нәтиҗәләрне тормышка ашыру; конкрет теманы өйрәнү процессында  формалашачак УУГ билгеләү;укучыларда эзлекле рәвештә УУГ формалаштыру; дәрес  темасын үзләштерүне күздә тотып, максаттан алып ахыргы нәтиҗәләренә кадәр булган эшчәнлекнең эзлеклелеген  проектлаштыру;билгеле дәрес этабында каралган төшенчәләргә төшенү дәрәҗәсен  билгеләү; эшчәнлекне чиреккә,яртыеллыкка, уку елына проектлаштыру;иҗади эшчәнлеккә вакыт булдыру;предметара белемнәрнең тормышка ашу мөмкинлекләрен билгеләү ; предметара бәйләнешне тудыру; укыту-тәрбия процессында катнашучыларның килешенгән гамәлләрен оештыру;планлаштырылган нәтиҗәләрнең гамәлдә ни дәрәҗәдә ирешелгәнлекләрен ачыклау һәм диагностика үткәрү;оештыру-методик мәсьәләләрне чишү; белем бирүнең сыйфатын арттыру.

ФДББС таләпләренә җавап бирә торган дәрес нинди булырга тиеш?

    Иң беренче чиратта без шуны истә тоту мөһим: дәрестә башкарылган һәр эшчәнлек максатчан һәм нәтиҗәле булырга тиеш. ФДББС  укучының белем алу процессында теләктәш катнашучысы булуына басым ясый. Белем алу ул – бурыч түгел, ә куанычлы, күңелле бер чара булырга тиешлеген искәртә. ФДББСка җавап бирә торган дәресне хәзерләгәндә, без, иң беренче чиратта, түбәндәгеләргә игътибар итәргә тиеш: төп максат – укучының шәхси үсешен тәэмин итү; укучыларда УУГ формалаштыру;  укучыларның эзләнү эшчәнлеген дөрес итеп оештыру һәм танып-белү эшчәнлеген үстерү.

      Заманча дәресне проектлаштыруның төп принциплары:

Белем үзләштерү парадигмасының эчтәлеге үзгәрү (белем үзләштерүдән – эшчәнлеккә);

Белем үзләштерүнең эчтәлегеге, формасы, алымнары, методлары һәм технологияләре үзгәрү;

Педагогик позицияләрнең урыны үзгәрү (укытучы-укучы иде, хәзер укучы-укытучы);

Укучы эшчәнлегендә эчке мотивлар формалашу;

Шәхси максатны билгеләү һәм материалның эчтәлегенә шәхси якын килү;

Белем алу эшчәнлегенең рефлексив нәтиҗәләре булу.

ФДББС таләпләренә җавап бирә торган дәреснең әһәмиятле аспектлары:

     дәреснең максатчан һәм мотивлашкан булуы; дәреснең максаты төгәл һәм конкрет булуы, куелган максатка көтелгән нәтиҗәләрнең җавап бирүе, ягъни тәнгәл килүе зарури; дәреснең нәтиҗәлелеге укучыларның билгеләреннән, материалны үзләштерү дәрәҗәсеннән чыгып түгел, ә укучыларның эшчәнлегеннән чыгып бәяләнергә тиеш. Шул ук вакытта дәрестә “белем” алуның әһәмияте кимеми, киресенчә, булган белемнәрне гамәлдә куллана белүгә игътибар гына арта;   дәреснең яңа белем бирү максаты – укучыларның үзләре алдына мөстәкыйль максат куюлары һәм аңа бару бурычларын билгеләп эшчәнлек оештырулары; яңача корылган дәреснең мәгънәсе – ул белем алу процессы вакытында куелган проблеманының укучылар тарафыннан танып-белү эшчәнлеге аша чишелүе;дәрестә никадәр дәрәҗәдә мөстәкыйль эшчәнлеккә күбрәк урын бирелсә, шул кадәр яхшырак (бу очракта укучылар текст өстендә эшләп проблеманы чишәргә өйрәнәләр һәм мәгълүмати компетенцияләргә ия булалар); заманча дәрес белем бирү процессында дискуссия, тәнкыйть, эшлекле һәм рольле уеннар, ачык сораулар кебек эшлекле методлар һәм алымнарның актив кулланылуның белән аерырылып тора.

ФДББС таләпләренә нигезләнеп төзелгән укытучы эшчәнлеге

Дәрескә әзерлек        төгәл структурага нигезләнеп корылган дәрес конспекты; ирек мәсьәләсе чикле; укытучы дәреслеккә һәм методик рекомендацияләргә таяна .  Дәреснең планы сценарий рәвешендә; укытучыга 60% кадәр ирек бирелә; дәрес вакытында укытучы дәреслеккә, методик рекомендацияләргә, интернет ресурсларга һәм хезмәттәшләренең материалларына мөрәҗәгать итә, шул рәвешле, тәҗрибә арта.

Дәреснең төп этаплары:         дәреснең күп вакыты материалны аңлатуга һәм ныгытуга китә .(80 %  укытучы сөйләме)        Аңлату дәреснең 20-30 %, ныгыту 5-10% ала, ә күпчелек өлеше мөстәкыйль эшчәнлеккә бирелә.

Укытучының дәрескә куйган максаты:        дәрескә планлаштырылган бар нәрсәгәдә өлгерү;        укучыларның эзләнү, материал туплау, уку бурычын дөрес билгеләү эшен оештыру.

Укучыларның эшчәнлеге:  чиш, күчереп яз, чагыштыр, тап, башкар (93 % репродуктив биремнәр). Эзләнү методы көчле укучылар өчен кулланыла.        Анализла, дәлиллә, чагыштыр, символ аша билгелә, схемасын яисә моделен төзе, гомумиләштер, уйла, тап, үзгәрт һ.б.

    Яңа таләпләр кысаларында укытучының позициясе үзгәрсә дә, аның әһәмияте кимемәде. Укытучы ул:   иҗади сәләтләрне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыра алучы; белемнәрне үзләштерүгә иҗади якын килүгә өйрәтүче; мөстәкыйль фикерләүгә өйрәтүче; материалны өйрәнү вакытында мөстәкыйль сораулар формалаштырырга өйрәтүче; предметны үзләштерүгә мотивация тудыручы һәм укучыларның шәхси үзенчәлекләрен, сәләтләрен күрә һәм бәяли белүче.  Димәк, укытучы – ул эзләнүче, киңәшче, оештыручы, проектны җитәкләүче, белемнәр белән эффектлы эшне оештыра торган юнәлтүче, “коллектив укытучысы”.

Укытучы тарафыннан дәресне нәтиҗәле итеп оештыру өчен нәрсәләргә игътибар итү сорала:  аеруча уңышлы дип табылган дифференцияләшкән һәм шәхси укытуга юнәлдерелгән, кызыксынуны арттыра торган һәм иҗади активлыкны үстерә торган укыту методларын, эффектлы алымнарны сайлау, уйлап табу;үзконтрольлекне оештырып эшчәнлекне башкару (дәреснең планын педагогик принциплардан – эзлеклелек, оптимальлек, кешелеклелек, гуманитарлылыктан чыгып коррекцияләү); булачак дәреснең план-сценариясен (технологик картасын) төзү.              Дәреснең нәтиҗәле булуының алшартлары: кысыксындыру, мобилизацияләү; дәреснең беренче минутыннан ук укучыларны актив эшчәнлеккә алып керү;  дәрес планында каралган гамәлләрне үзчиратында башкару;  дәрестә эшлекле генә түгел, иҗади, хис-эмоцияләргә бай булган, уңай теләктәшлеккә корылган атмосфераны булдыру; укучыларның игътибарына бирелгән информациянең никадәр дөрес кабул итүлүен, үзләштерелүен белү өчен этапларда каралган барлык чараларны куллану;

 уку-укыту алымнарының арсеналын төрләндерү; −− дәресне тәмамлаганда өй эшен төгәл формалаштырып бирү һәм киләсе дәрескә “күпер” салу (киләсе дәрестә нинди теманы үтәчәкләрен һәм ул материалның әһәмиятен ачыклап бирү).

  Дәрестә укучының игътибарын даими җәлеп итеп тору алымнар: проблемалы ситуацияләр булдыру;  укучыларның белем үзләштерү темпларын үзгәртеп тору (тизләтү яисә әкренәйтү); укучыларга көтелмәгән, кызыклы сораулар хәзерләү; −− белем бирү процессында аудио-, видео техник чараларны, күрсәтмәлелекне куллану; фронталь, төркем белән эшләү төрләрен актив чиратлаштырып тору;   дәрестә төрле кызыклы ситуацияләрне мисал итеп китерү;   уңышлылык халәтен тудыру;  дәрес эчтәлегенә төрле уеннарны кертеп җибәрү;   көч сынашу-узышуга корылган биремнәрне бирү; −− укучылар белән ышанычлы әңгәмә-диалог кору.

 Алда искәртеп кителгәнчә, белем бирү процессында укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыруның алшарты – кысыксындыру, мобилизацияләү һәм балаларны дәреснең беренче минутыннан ук актив эшчәнлеккә алып керү. Заман таләпләре шартларында оештырылган укытуның төп үзенчәлеге дә шунда: ки, укытучы белемнәрне әзер хәлендә бирми, укучылар алдына бурыч куя, аны кызыксындыра, хәл итү өчен аерым чаралар табу теләге уята. Бу бурычны хәл итү юлларын эзләү барышында ул үзендә яңа белемнәр булдыра.

    Шулай итеп, федераль дәүләт белем стандартлары таләбе укытучыга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен оештыруда комплекслы караш булдырырга ярдәм итә, иҗади эзләнүләргә юл ача, укучыны шәхес буларак үстерергә, укытуны тормышка якынайтырга булыша.

 КУШЫМТА

“Каким должен быть урок в соответствии с требованиями ФГОС” (Г. Ахметшина, зав. кафедрой естественно-математических дисциплин ИРО РТ, кандидат пед. наук; Т. Яковенко , зав. лабораторией дистанционных образовательных технологий ИРО РТ, кандидат пед. Наук)- статья в журнале “Магариф”, 2018, №2., 80 стр.