Укыту процессын оештыруда кулланыла торган педагогик технологияләр
статья на тему

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Укыту процессын оештыруда кулланыла торган педагогик технологияләр. Әлеге язмада Үстерешле укыту технологиясе турында сѳйләнә. Проблемалы- үстерешле белем бирү методларын эшләүгә М.И. Мәхмүтовның  зур өлеш кертүе турында әйтелә.  Дәресләрне төркемнәрдә алып баруның өстенлеге турында сүз бара,  эшлекле аралаша белүнең мѳһимлеге ассызыклана.  Дәрес этаплары буенча күрсәтмә бирелә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Укыту процессын оештыруда кулланыла торган

педагогик технологияләр

Уку процессын оештыруда педагогик технологияләр  куллануның   мөһим шарты - өстәмә мәгълүмат чыганагы булуда.

Үстерешле укыту технологиясе

Хәзерге вакытта үстерешле укыту буенча берничә технология гамәлдә кулланыла. Л.В. Занков технологиясе шәхесне төрле яклап үстерүне күздә тота, Д.Б. Эльконин - В.В. Давыдов технологиясе акыл эшчәнлеге үсешен алга куя, иҗади үсеш технологиясенең төп шарты- психологик уңай халәт тудыру. Проблемалы- үстерешле белем бирү методларын эшләүгә М.И. Мәхмүтов зур өлеш кертте. Ул үз хезмәтләрендә укучыларның интеллектуаль мөмкинлекләре үсешендә бу методның нәтиҗәле булуын раслады.

Дәресләрне төркемнәрдә алып баруның өстенлеге турында профессор К. Волков болай ди : “ Иң мөһиме- баланың белем алу белән кызыксынуы кинәт арта башлый, анда укуга уңай мөнәсәбәт урнаша. Төркемнәрдә эшләгәндә, балаларның 2 проценттан артыгы гына игътибарын читкә юнәлтергә мөмкин.

Эшлекле аралаша белү- төркем әгъзалары арасында килеп туган каршылыкларны җиңәргә өйрәнү дигән сүз. Бу мәсьәләләрне фронталь яисә индивидуаль эш вакытында тулысынча хәл итеп булмаганлыгы беркемдә дә шик тудырмый”.

Психологлар әйтүенчә, төркемнең иң күп дигәндә алты кешедән торуы максатка ярашлы санала. Төркемнәр укучыларның теләген истә тотып, шулай ук балалар арасында мөнәсәбәтләрне дә игътибарга алып төзелә. Тәҗрибә шуны күрсәтә: бергәләп эшләү вакытында битараф мөнәсәбәтләр күп очракта уңайга әйтәнеп китәргә мөмкин. Бу төркемнәрдә эшләүнең өстенлеген дәлиләүче тагын бер мисал булып тора. Укучыларның уку эшчәнлеген төркемнәрдә оештырып алып бару укытучыдан түземлелек, сабырлык таләп итә. Укытучы баланың җавабын бүлдермичә, ахыргача тыңлап бетерергә тиеш.

Дәрестә аерым бер бирем үтәлгәннән соң, укучыларга үз-үзләренә бәя куярга тәкъдим ителә. Балаларның күпчелеге, гадәттә, үз-үзенә югары бәя куярга ашыкмый. Әгәр кирәк булса, бәя кую өчен төркем җҗитәкчесенең яки укытучының фикере нигез итеп алына.

Дәрес этаплары.

Дәреснең беренче этабы кулланылачак белемнәрне искә төшерүдән башлана. Эшне кабатлау рәвешендә төркемнәрдә үткәрергә мөмкин. Бу очракта белмәгәннәргә дә белергә мөмкинлек туа.

Икенче этап- уку мәсәләсен кую. Дәреснең бу өлеше өйрәнеләчәк мәсьәләсен кирәклеген дәлилләүгә багышлана. Берничә сорау куела. Бирелгән җавапларында укучылар дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкләрен ачыклыйлар, чишеләсе мәсьәләне дөрес аңлаулары өчен үзләренә билге куялар.

Өченче этап- уку мәсьәләсен чишү. Куелган мәсьәлә аерым , гади уку биремнәренә бүлгәләп башкарыла. Һәр бирем үстерешлелек функциясен үти һәм аерым бер адым булып тора. Һәр адым саен укытучы сорау куя, уйланырга вакыт бирә, җаваплар тыңлана, нәтиҗә ясала, башкарган эшкә бәя бирелә. Әгәр бала эшчәнлеге даими бәяләнеп бармаса, проблема үзенең әһәмиятен югалта. Бәяне кичектермичә кую- нәтиҗәле укытуның икенче шарты.

Дүртенче этап-рефлексия. Дәреснең бу этабында укучы дәрестә нәрсә эшләгәненә, ничек эшләгәненә нәтиҗә ясый.

Бишенче этап-белемнәрне формалаштыру, үзбәя, үзконтроль. Гомуми бәя кую уку мәсьәләсе кисәкләргә бүлеп өйрәнүдән җыелган аерым билгеләргә нигезләнә.

Алтынчы этап- өйгә эш бирү. Өйгә эш кимендә өч варианттан торырга тиеш. Балаларга сайлап алу хокукы бирелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру принциплары

Коммуникативтехнологиянигезендәукытупроцессыноештыруөчен, бутехнологиябилгеләгәнмаксатларгаһәмпринципларгатурыкилгәнпрограммаэчтәлегенсайлауталәпителә. Димәк, коммуникативтехнологиянигезендәукытупринц...

Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану.

Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану....

Укыту процессында яңа педагогик технологияләр куллану.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле б...

Укыту процессының эффектлылыгын күтәрү һәм сыйфатын үстерү.

Педагогик эшчәнлек барлык компонентларны кулланганда гына яхшы сыйфатлы итеп башкарыла һәм укыту процессының эффектлылыгы үсә.  Әгәр дә берәр компонент җитәрлек дәрәҗәдә кулланылмаса, укытучы эшч...

Мастер-класс. Тема: “ Дүртаяклы дусларыбыз” темасын үткәндә кулланыла торган дифференциаль биремнәр

Тема: “ Дүртаяклы дусларыбыз” темасын үткәндә кулланыла торган дифференциаль биремнәрМаксатлар: 1 Лексик-грамматик материалны сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерү,2 диа...

Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар

Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар...

Дәрес вакытында кулланыла торган презентацияләр

Дәрес вакытында һәм класстан тыш чараларда куллана торган презентацияләр...