«Икътисад белгечләре турниры»
методическая разработка по обществознанию (10 класс) на тему

10 класста экономика блогын уен формасында йомгаклау-кабатлау дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iktisad_belgechlre_turniry.docx23.08 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач муниципаль районы Норма урта мәктәбе

“Икътисад белгечләре турниры”

10 класста уен формасында кабатлау-гомумиләштерү дәресе

Габделбәрова Алсу Ильзинатовна, I кв.категорияле тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы

2008

 

«Икътисад белгечләре турниры»

10 класста уен формасында йомгаклау-кабатлау дәресе.

        Дәреснең  максаты: блокның аеруча әһәмияткә ия булган сорауларын уен формасында кабатлау; активлыкларын һәм иҗади фикерләүләрен үстерү; хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру.

        Җиһазлау: сораулар белән табло (сораулар аерым карточкаларга языла һәм тактага беркетелә); командаларның очкосын исәпләү таблицасы; предметлар белән “кара такта”; жетоннар.

        Уенның катнашучылары: 10 б классыннан 2 команда.

Уенның кагыйдәсе

  1. “Табыш” һәм “Капитал” командалары бер-бер артлы сорау алалар һәм сорауларга җавап бирәләр.
  2. Укучы дөрес җавап бирмәсә, җавап бирү хокукы көндәш командага күчә.
  3. Әгәр укучы җавап бирергә авырсынса, командадагы башка укучыга җавап бирү хокукын тапшыра ала.
  4. Һәр сорауның үз бәясе бар, ул карточкада язылган.
  5. Дөрес җавап өчен укучыга жетон бирелә.Сезнең бурыч― мөмкин кадәр күбрәк очко җыю.
  6. Җавап дөрес булганда балл күрсәтелгән карточка исәп таблицасына урнаштырыла.Ахырдан саналып , җиңүче билгеләнә.
  7. Дөрес җаваплары өчен күп жетон алучылар аерым бәяләнә.
  8. Турнирның номинацияләре таблода күрсәтелә.

Табло

Номинацияләр

Сорауның №        баллар

Сүзлек

1

        5

2

        5

3

        5

4

        5

5

        5

6

        5

Законнар

1

        10

2

        10

3

        10

4

        20

5

        20

6

        30

Шәхесләрдә икътисад

1

        10

2

        20                

3

        10        

4

        20        

5

        20

6

        10

Тәрҗемәче

1

        10        

2

        10

3

        10        

4

        10

5

        10

6

        10

Икътисад тарихы битләреннән

1

        10

2

        10

3

        20

4

        20

5

        10

6

        20

“Кара тартма”

1

        30        

2

        30        

3

        30

4

        30

5

        30

6

        30

Исәп таблицасы

Командалар

Баллар

“Табыш”

“Капитал”

Уен барышы

                Чират тәртибен ачыклау өчен укытучы бер сорау бирә: төп җитештерү факторларын атарга. (Җир,хезмәт, капитал һәм эшлеклелек) Беренче җавап биргән команда уенны башлый.

                I. Сүзлек (бөтен җаваплар да 5 балл белән бәяләнә)

        1. Товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында хәрәкәт итү процессы. (Алмашу- обмен)

        2. Кулланучының игътибарын нинди дә булса фирмага яисә аның товарларына җәлеп итү өчен мөрәҗәгать итү формасы. (Реклама)

        3. Билгеле бер вакытта билгеле бер бәяләрдә кулланучылар сатып алырга теләгән товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең күләме. (Сорау- спрос)

        4. Дәүләт бюджетындагы чыгымнарның керемнәрдән артып китүе. (Бюджет дефициты – бюджетный дефицит)

        5. Берәр илнең барлык тышкы икътисади операцияләрен чагылдырган финанс документы. (Түләү балансы – платежный баланс)

        6. Хокукый субъект, аның оешуы дәүләт власте акты белән теркәп куела. (Юридик зат – юридическое лицо)

II. Законнар.

        1. Тәкъдим законын әйтергә ―10 балл. (Бәя югарырак булган саен, сатучылар күбрәк товар сатарга тырышачак, ягъни  әлеге товарны тәкъдим итү артачак, ә бәя төшкәндә тәкъдим кимиячәк )

        2. Сорау законын әйтергә ― 10 балл. (Бәяләр үсү- сорау зурлыгының кимүенә , ә бәяләр төшү- сорау зурлыгының артуына китерә )

3. Энгель законын әйтергә ― 10 балл. (Гаиләнең кереме арткан саен туклануга чыгымнар кими; киемгә, торакка булган чыгым өлеше сизелерлек үзгәрми, ә материаль булмаган кирәк әйберләргә чыгым өлеше сизелерлек үсә.)

4. Ирвинг Фишерның акча әйләнеше законы формуласын тактага язарга ― 20 балл. (МV= PQ)

5. Хезмәт базарындагы сорау законын формалаштырыгыз ― 20 балл. (Эшчеләр үзләренең хезмәтенә зуррак хезмәт хакы сораган саен, аларны эшкә ялларга теләүчеләр саны кими. )

6. “Альфред Маршал кайчысын” графикта күрсәтегез ― 30 балл. (Базар тигезләнеше графигы.)        

III. Шәхесләрдә икътисад.

        1. 1908 елда үзлегеннән өйрәнгән Америка механигы предприятиесендә массакүләм кулланыш өчен автомобиль эшләнә, ул дәньяда беренче тапкыр күпләп җитештерелә башлый.1913 елда үзенең заводында машиналарны туктаусыз  хәрәкәт иткән конвейер лентасында җыюны керткән кешене атагыз ― 10 балл. (Генри Форд.)

        2. Бу кеше Россиядә патша чиновнигы гаиләсендә 1849 елдатуган. 20 елга якын тимер юл компаниясендә эшләп, иң түбән баскычтан югарыга күтәрелә. 1892 елда финанс министры итеп билгеләнә һәм әлеге вазифаны 11 ел дәвамында башкара.Россияне тизләтелгән модернизацияләүнең эзлекле тарафдары, аны чит ил капиталын җәлеп итеп һәм дәүләт сәясәтенең рычакларын файдаланып гамәлгә ашыру буенча үз концепциясен эшли. Акча реформасын уздыра, шәраб монополиясен гамәлгә кертә. Кем ул? ― 20 балл. (С.Ю.Витте.)

        3. Районыбыз эшмәкәре.Аның кибетләр челтәре районыбызның күп авылларына таралган. Әйтик, Балтачта, Чипьяда, Салавычта, Янгулда, Карадуганда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүче кибетләре эшләп килә. Күрше районнарда да кибетләре бар дип ишетеп беләбез.Кем ул?― 10 балл. (Радик Закиров)

        4. 20 елдан артык балаларга математика дигән фәннең серләренә төшендергән.Завуч булып та эшләгән. Соңыннан эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлаган авылыбыз кызы.― 20 балл.(Гөлсем Агзамовна Миннебаева)

        5. Ул Яңарыш чорында, XVIII гасырда яшәгән һәм танылган.Энциклопедик белеме, намуслылыгы белән аерылып торган. А.С.Пушкин да үзенең бер шигырендә бу шотланд экономистын мактап телгә ала.― 20 балл. (Адам Смит)

        6.Белгәнебезчә, “экономика” сүзе борынгы грек сүзе. Бу терминны Борынгы Грециянең кайсы галиме уйлап тапкан? ― 10 балл. (Аристотель.)

        IV. Тәрҗемәче.(бөтен сораулар 10 балл белән бәяләнә)

  1. Грекчадан тәрҗемә иткәндә бу сүз “хуҗалык законнары” дигән мәгънәдә. (Экономика.)
  2. Латинчадан тәрҗемә иткәндә бу төшенчә “күпертү, күтәрү” мәгънәсендә. (Инфляция.)        
  3. Итальянчадан тәрҗемә иткәндә бу сүз “предприятие” дигәнне аңлата. (Фирма.)
  4. Бу сүз латинчадан “җитми” дип тәрҗемә ителә. (Дефицит.)
  5. Нинди сүз  латинча“эмиссия” була? (Акча чыгару)
  6. Инглизчә бу сүз “идарә итү ” мәгънәсендә. (Менеджмент.)

V. Икътисад тарихы битләреннән.

1. Кешеләрне үзара берләштерә торган борынгы эшчәнлек өлкәсе ничек атала? ― 10 балл. (Сәүдә.)

2. 1492 елда Христофор Колумб Американы ача.Сәяхәтнең төп максаты нинди булган? ― 10балл.(Сәүдә итү өчен Һиндстанга  кыска юлны эзләү.)  

3. Урта гасыр Европасында шаярып бай кешене кем дип атаганнар? ―20 балл.(“Борыч капчыгы”.)

4. XX гасыр совет чоры экономик системасын ничек атыйлар? ― 20 балл. (Командно-административ, планлы.)

5. Гражданнар сугышында, җиңүгә ирешү өчен, барлык ресурсларны да дәүләт кулында  үзәкләштерүгә юнәлдерелгән социаль – икътисади чаралар системасы. ― 10 балл. (Хәрби коммунизм сәясәте.)

6. Икенче бөтендөнья сугышында Германиянең һәм Бөекбританиянең “акча корал” куллану планы була. Ике ил дә бер-берсенең акчасын күпләп бастыралар һәм дошман территориясенә чәчәргә ниятлиләр. Ничек уйлыйсыз, бу коралның эффекты булыр идеме? ― 20балл. (Әйе, инфляция экономиканың җимерелүенә китерер иде.)                                

VI. “Кара тартма” (Бөтен сораулар да 30 балл белән бәяләнә.)

  1. Беренче булып Кытайда барлыкка килә. Европа сәяхәтчеләрендә бу зур тәэсирләр калдыра. 1690 елда Төньяк Америкада, 1769 елда Екатерина идарә иткән чорда Россиядә дә барлыкка килә.Тартма эчендә нәрсә яшерелгән? (Кәгазь акча.)
  2. Мех, алтын балдак, көмеш, янтарь, энҗе.Боларны нәрсә берләштерә? Тартма эчендә нәрсә булуы мөмкин? (Акча.Болар барысы да акча ролен башкарганнар.)
  3. 1662 елның 4 августында Мәскәүдә восстание кабына. Восстаниенең сәбәбе булып Алексей Михайловичның акча өстендә экспериментлар ясавы тора. Тартма эчендә бу вакыйганы атарга ярдәм итә торган әйбер яшерелгән. (Бакыр тәнкә. Бакыр бунты.)
  4. Аны ничек кенә атамыйлар: кыскартып  ике хәреф белән, төсенә карап һәм без белә торган яшелчә исеме белән дә. Заманында ул бик дәрәҗәле иде, әмма сонгы вакытта беренчелекне үзенең яшь туганына бирде. Тартма эченә нәрсә яшерелгән? (Доллар)
  5. Ул үзара килешү һәм ике якка да файдалы сату-алуга ирешү өчен кирәк. Нәкъ менә ул сатучы белән сатып алучыны бергә бәйли һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләрне билгели. Аңа карап сатып алучы үзенең мөмкинлекләрен бәяли, кирәк нәрсәне үзе сайлап ала. Ул товар яки хезмәт күрсәтүләрнең акчада гәүдәләнеше. Тартмада нәрсә булырга мөмкин?  (Товар бәяләре язылган кәгазь )
  6.  Җитештерү факторларының берсе.Икенче төрле без аларны ресурслар дибез. Бу тартмада табигый ресурс урын алган. Җитештерү бу ресурстан башка гомумән була алмый.  (Җир-балчык )

Нәтиҗә ясау: исәп таблицасындагы баллар санала һәм җиңүче команда билгеләнә. Жетоннар ярдәмендә җиңүче укучылар билгеләнә.Билгеләр куела.

                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Учебный фильм "Рыцарский турнир короля Рене" и "Виртуальный музей средневековой книги. Король Рене. Книга турниров"

Сноска на фильм - "Рыцарский турнир короля Рене"(Примечания - я монтировал фильм в моло распространенной программе Serif, как выяснилось в процессе монтажа, программа практически не работает с к...

"Турнир смекалистых" математический турнир для 5-6 классов

турнир для любителей математике, можно проводить на неделе математики, внеклассное мероприятие по математике...

"Россиянең икътисади - географик урыны" тест

9 класста "Россиянең географик урыны" темасын өйрәнгәндә кулланырга мөмкин...

Татарстан белгечләре бәйгесе

7-11  сыйныфлар өчен бәйге...

Өй тирәсе участогы икътисады

8 класста технологиядән "Өй тирәсе участогы икътисады" дигән темага презентация....

Икътисади сфера бүлеген кабатлау

Икътисади сфера бүлеген кабатлау...

Татарстанның икътисади үсеше

Презентация по родному языку по теме "Татарстанның икътисади үсеше" ( 9 сыйныф)...