Олимпиады
олимпиадные задания по обществознанию (8 класс) на тему

Утяшова Юлия Анатольевна

Олимпиады

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_klass_tatarstan_tarihy.docx575.88 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасының муниципаль этабы 8 сыйныф                  

Биремнәрне үтәү өчен 3 сәгать вакыт бирелә.

1. Түбәндәге фоторәсемнәрне игътибар белән карагыз һәм биремнәрне үтәгез:

А

Б

В

Г

1) Фоторәсемнәрдә күрсәтелгән шәхесләрнең кайсысы эшчәнлеге белән калганнардан аерыла? Җавабыгызны аңлатыгыз.

_____________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________

2) Калган өч шәхесне нәрсә берләштерә?

_____________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________

3) Фоторәсемнәрдә китерелгән шәхесләрдән берсен сайлап, аның кыскача тормыш юлын һәм казанышларын тасвирлап бирегез.

_____________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

2. Тормыш юллары Казан университеты белән бәйле булган мәшһүр галимнәрне тасвирлаучы өзекләрне укыгыз. Әлеге тасвирламаларда кем турында сүз барганын һәм аның фоторәсемен билгеләгез. Җавапны таблица рәвешендә языгыз.

А. Көнчыгышны өйрәнүче галим. Төньяк Иранның Решт шәһәрендә туа. Казан университетында фарсы һәм гарәп телләре укытучысы, профессор. 1829 елда Бөекбританиядәге Азия җәмгыяте әгъзасы, 1835 елда Россия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайлана.

Б. 1834 елда Казан университетының Көнчыгышны өйрәнү факультетына укырга керә. М. Казем-Бек укучысы. Казан (1846‒1855) һәм Петербург (1855 елдан) университетлары профессоры. «Төрек грамматикасы», «Хан ярлыклары», «Шейбаниада» («История монголов-тюрков на джагатайском диалекте с переводом, примечаниями и приложениями») хезмәтләрен бастырып чыгара.

В. Педагог, тарихчы, лингвист, Шәрык белгече, каллиграф. Ш. Мәрҗанинең укучысы. Казан университетының Көнчыгыш разряды Петербургка күчерелү сәбәпле, 1854 елда Казаннан Санкт-Петербург шәһәренә күчеп, башкала университетында төрек һәм татар телләрен укыта башлый.

Г. Күренекле галим, этнограф, язучы, XIX гасыр мәгърифәтчесе. 1855 елдан Казан руханилар училищесында һәм семинариясендә татар теле укыта. Татар календарен чыгаручы, Казан университетының ирекле тыңлаучысы. 1885 елдан Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы.

1

2

3

4

Җавап:

Өзек

Галим

Фоторәсем

А

Б

В

Г

3. Текстта төшеп калган сүзне языгыз.

1. 1236 ел  ‒  _________________ монголлар тарафыннан юк ителә.        

2. 1382 ел  ‒  Мәскәүнең ______________________тарафыннан алынуы.        

3. 1391, 1395 еллар  ‒  Алтын Урдага _______________________  һөҗүме.          

4. 1759 ел  ‒  Беренче Казан __________________ ачылуы.           

5. 1791 ел  ‒   Казан губернасында беренче __________________ ачылуы.

4. Һәрбер исемлектә артык булган сүзне күрсәтегез:

1. Сююргал, Тархан, Пайцза, Ярлык.

2. Хәлфә, Мөгаллим, Шәкерт, Ишан, Мәдрәсә.

3. Приказ казанского дворца, Губная изба, Посольский двор, Воеводский двор.

4. Дьяк, Подьячий, Тылмач, Воевода, Ратман, Лашман, Голова.

5. Сәед, Мөфти, Имам, Мулла, Абыз, Казый.

6. Диван, Даруга, Хан, Баскак, Бәкляри-бәк, Карачы.  

Җавап:

1. ________________________________

2. ________________________________

3. ________________________________

4. ________________________________

5. ________________________________

6. _________________________________

5. Сәнгать әһелләренең фамилияләрен аларның 1940-1950 елларда иҗат иткән әсәрләре белән туры китерегез:

Сәнгать әһелеләре

Әсәрләр

1.М. Әмир

А) «Мәрьям»

2.Н. Исәнбәт

Б) «Шүрәле»

3.Җ. Фәйзи

В) «Кайту»

4.Ф. Яруллин

Г) «Акчарлаклар»

5.Р. Ишморат

Д) «Миңлекамал»

Җавап:

А

Б

В

Г

Д

6. Сезнең алдыгызда ТАССР шагыйрьләре һәм язучылары исемлеге. Шулар арасыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләрне билгеләгез.

А) Ф. Кәрим

Б) А. Гыйләҗев

В) А. Расих

Г) Г. Паушкин

Д) Э. Касыймов

Е) Г. Ахунов

Җавап: __________________________________________________

7. С.Т. Аксаковның истәлекләрендә нинди оешма турында сүз бара?

1799 елның кыш урталарында без губерна шәһәре булган Казанга килеп җиттек. […] Миңа  8 яшь иде. Минем әтием һәм Княжевичлар әниемне мине тиз арада […] казна исәбенә укырга бирергә күндерүләрен дәвам иттеләр. Ниһаять, […] миңа формалы мундирлы куртка кидерделәр, постау галстук бәйләделәр, чәчләремне кистеләр, буйга карап бастырдылар […] һәм шунда ук дөрес йөрергә өйрәттеләр. Тау башында торган  […] ачык яшел түбәле һәм гөмбәзле ак зур бинасы хәзер минем күземә күренде һәм мине таң калдырды[…].

Җавап: ____________________________________________

8. Фоторәсемдә күрсәтелгән һәйкәлне игътибар белән карагыз һәм сорауларга җавап бирегез:

1) Һәйкәл кем хөрмәтенә куелган?________________________________________

2) Һәйкәл кайда урнашкан?______________________________________________

3) Һәйкәлнең авторы кем?________________________________________________

9. Түбәндә тәкъдим ителгән атамаларның берсеннән кала барысы да дин әһелләрен аңлата. Әлеге атаманы  билгеләгез һәм аның нәрсә аңлатканын языгыз.

1)        Мөдәррис

2)        Имам

3)        Лашман

4)        Мөфти

Җавап: ____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

10. 1945 елның 12 мартында сәхнәгә куелган татар балеты. Шул елдан бирле М.Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет театрында гына түгел,  Мәскәүдә, СССРдагы башка бик күп театрларда, Болгария, Румыния, Германия кебек илләрнең мәртәбәле сәхнәләрендә уйнала. Балетның исемен атагыз.

Җавап: _____________________________   

11. Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Ул нинди вакыйга уңаеннан, кайчан (төгәл елын яисә гасырның унъеллыгына кадәр төгәллек белән күрсәтегез) ясалган? Аббревиатураларны сүзләр ярдәмендә языгыз.

 

Җавап:      _________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

  1. 12. Түбәндә тәкъдим ителгән темаларның берсен сайлап алып, киңәйтелгән җавап языгыз. Теманы ачуга иҗади якын килеп, ни өчен әлеге теманы сайлавыгызны, шулай ук фикерләрегезне  тарихи фактлар һәм вакыйгалар белән дәлилләгез.  

1) Сәүдәгәрләр Хөсәеновларның татар мәгърифәтчелегенә һәм мәдәниятенә керткән өлеше.

2) Идел Болгарында рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүнең татар халкы тарихындагы роле.

3) XVIII-XIX гасырларда татар әдәбиятының үсеше.

4) Татарларның 1812 елгы сугышта катнашулары.

_______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

УҢЫШЛАР ТЕЛИБЕЗ!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час «Встречаем Олимпиаду. От Олимпиады – 80 к Олимпиаде -2014»

Олимпийские игры – важнейшее событие в международной спортивной жизни. Они привлекают к себе пристальное внимание миллионов людей нашей планеты. Классный час помогает учащимся проследить развитие ол...

Материал для проведения олимпиад школьного тура Всероссийской олимпиады школьников

Задания олимпиад предназначены для проведения школьного тура Всероссийских олимпиад, также  можно использовать как дополнительный материал на уроках английского языка, а также при подготовке к ди...

Олимпиада 10 класса. Олимпиада 8 класс.

Подготовка к олимпиаде....

Справка о проведённых школьных олимпиадах по предметам естественно – математического цикла 2013 – 2014 учебного года. Олимпиады проведены с 10 октября по 23 октября 2013 года среди учащихся 5 – 11 классов.

Справкао  проведённых школьных олимпиадах  по предметаместественно – математического цикла2013 – 2014 учебного года.Олимпиады проведеныс 10 октября по 23 октября 2013 годасреди учащихся 5 – ...

"От олимпиады к олимпиаде"

Экскурсия расскажет об Олимпийских Играх, познакомит с легендами древних греков, символикой Игр...