"Сайлаулар" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока по обществознанию на тему
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбе
Җәмгыятъ фәненнән ачык дәрес
9 нчы сыйныф
Темасы: Тавыш бирү, сайлаулар, референдум.
Тарих һәм җәмгыять
белеме укытучысы:
Шәйдуллина Мәдинә
Фиргәтъ кызы
Тема: Тавыш бирү, сайлаулар, референдум.
Максат: 1. Укучыларга референдум, сайлау барышы системасы һәм тавыш бирү ысуллары белән таныштыру.
2. Мәгълүмати чаралар кулланып, чыганакларга таянып укучыларның фикерләү сәләтен арттыру һәм сөйләм культурасын үстерү.
3. Төркемдә, парлап эшләгәндә бер-береңне тыңлап, башкалардан өйрәнү теләге тудыру, бер-береңә ярдәм итә белү, үз фикерләрен төгәл әйтә белү;
4. Туган илгә игътибар һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: проектор, Конституция РФ һәм ТР, презентация, видео язма.
Дәрес тибы: катнаш.
Кулланылган методлар: аңлатмалы-күрсәтмәле, әңгәмә.
Эш формалары: парлы, төркемдә, индивидуаль.
ИКТ: видеоязма, автор презентациясе.
Дәрес барышы
- Актуальләштерү. Укучылар алда өйрәнелгән белемнәрне искә төшереп, кабатлап үтик әле.
Укытучы: Нәрсә ул Гражданлык җәмгыяте? ___________
Кем ул граждан? _________
Ә нәрсә ул дәүләт?______
Хокукый дәүләт белән тоталитар дәүләт турында нәрсә әйтә аласыз? _______________--
Алар арасында аерма бармы? ___________
- Яңа теманы аңлату.
Укучылар игътибарны экранга юнәлтәбез. (видеоязма күрсәтелә)
Сорау: -Видеоязма нинди теманы үз эченә алган? (Җаваплар тыңлана)
Дәреснең темасы: “Тавыш бирү, сайлаулар, референдум” (Слайд 1)
Дәреснең максаты (Слайд 2):
Без бу дәрестә белергә тиеш (Слайд 3):
1.Тавыш бирү.
2.Сайлау хокуклары
3.Референдум
Укытучы: Сайлау, сайлау. Көндәлек тормышта без бу сүз белән еш очрашабыз. Без уку йортын сайлыйбыз, кибеттән узебезгә кирәк –яраклар, тормыш юлдашын . Безнең тормышыбыз күбесенчә сайлаулардан тора. Безнең сайлаудан үзебезнең тормыш кына түгел, ә кайвакытта ил язмышы да хәл ителә. Бу илебез гражданнарының Президент, Дәүләт думасына депутатлар, район советына, авыл җирле үзидарәләренә сайлауларда катнашучылардан да тора. Күптән түгел безнең Татарстан Республикасында сайлаулар булып үтте. Кайчан булды? (җавап: _____ сентябрь) Бу сайлаулар турында сез нәрсә беләсез? Искә төшерегез әле?
Төркемдә фикер алышу -1 минут вакыт бирелә.
Укучыларның фикерләре тыңлана.
Җаваплар: 1) Партияләр сайлау. “Бердәм Россия” партиясе безнең район буенча иң күп тавыш җыйды- 90% артык.
2) Дәүләт думасына депутатлар сайлау. Күпчелек тавышны Апас районы буенча _________________________________________
Димәк, тавыш бирү (слайд 4) – илнең сәяси тормышында гражданнар катнашының бер төре.
Укытучы: Сайлау (Слайд 4)
Сайлау хокулары (Слайд 5)
Актив Пассив
Сайлау хокукына ия дәүләт органнарына сайлана
- 18 яше тулган граждан. алу хокукына ия
- Һәр илнең үз гражданы 21 яше тулган граждан.
Кемнәр сайлауда катнаша алмыйлар:
- Ирегеннән мәхрүм ителгәннәр
- Башка ил гражданнары.
Сайлау алды күренешләре:
- Кандидатлар сайлау алды программасын тәкъдим итәләр.
- Кандидат булып теркәлү өчен тавыш җыялар.
- Сайлау алды агитацияләре үткәрелә (телевизор, радио, реклама, газета-журналлар аша халыкка җиткерелә.
(видео сюжет (агитация)
Укытучы: Сайлау барышы.
5 кешелек комиссия ( председателе, секретаре, председатель ярдәмчесе, ике әгъзасы)
Тәртибе ( видео күрсәтелә ).
Тиешле бюллетеньга кеше үзе сайлаган номерга тамга куя, 1 дән артык тамга куелса бюллетень гамәлдән чыгарыла. Килә алмаучыларга өйләренә барып сайлау мөмкинлеге каралаган (булса урны күрсәтелә).
Укытучы: Соңгы сайлауларда яңалык кертелде. Сайлау ике вариантта кулланылды: кәгазь һәм электрон. Безнең районда да 6 сайлау участогында электрон вариант кулланылды. Мәсьәлән, Коштавылы, Колгына, Күккүз, Идрәз, Турай участокларында (видео күрсәтелә).
Әгә кандидатлар тигез күләмдә тавыш җыйса, икенче тур сайлаулар үткәрелә.
Укытучы: ә хәзер укучылар ял итеп алабыз (физкульт пауза).
Ял иттек ә хәзер китапның 59 нчы битен ачабыз. Референдум өлешен үзлектән укып чыгасыз.
Сорау:
1)Нәрсә ул референдум?________
2)Референдум белән сайлау аерыламы? ________
Йомгаклау:
Сайлауларга катнашу, үз тавышыңны бирү буенча кешеләр арасында төрле фикерләр йөри. Уңай яки тискәре фикерләр.
Сорау: Халык бердәм сайлауларда катнашсын, үз тавышларын бирсен өчен нинди кызыксындыру чараларын тәкъдим итәр идегез? (төркемдә фикер алышу 1 минут вакыт бирелә)
Укучылар фикере тыңлана:
1) Бүләкләр бирер идек.
2) Әти-әниләргә вакытында хезмәт хакы бирер идек.
3)Өйләргә кереп кат-кат аңлату эшләре алып барыр идек.
Рефлексия.
- Тест биреме эшләү.
- Укучылар үз эшләрен үзләре тикшерәләр.
Өй эше: п.7, 3-6 сорауларга җаваплар әзерләргә.
