Икътисадның төп мәсьәләләре
план-конспект урока по обществознанию

Хайруллин Ринат Миннегаянович

Дәрескә эпиграф: «Икътисад – гаилә хуҗалыгын алып бару сәнгате ул». (Ксенофонт)

Максат. Икътисадның төп мәсьәләләренең эчтәлегенә төшендерү һәм аларны төрле икътисади системаларда чишү алымнары белән таныштыру.

Бурычлар:

          – җәмгыть тормышында икътисадның роле турындагы белемнәрне киңәйтү;

          – укучыларның парлап эшләү буенча гамәли күнекмәләрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iktisadnyn_top_msllre.docx34.37 КБ

Предварительный просмотр:

Икътисадның төп мәсьәләләре

(VIII сыйныфта җәмгыять белеме дәресе)

Р.М.Хайруллин

Дәрескә эпиграф: «Икътисад – гаилә хуҗалыгын алып бару сәнгате ул». (Ксенофонт)

Максат. Икътисадның төп мәсьәләләренең эчтәлегенә төшендерү һәм аларны төрле икътисади системаларда чишү алымнары белән таныштыру.

Бурычлар:

          – җәмгыть тормышында икътисадның роле турындагы белемнәрне киңәйтү;

          – укучыларның парлап эшләү буенча гамәли күнекмәләрен ныгыту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

          предмет нәтиҗәләре:

         – билгеләмәләрне аңлата белергә өйрәнү; икътисадның төп мәсьәләләрен аңлау һәм аңлатып бирү; икътисади системаларны, аларның үзенчәлекләрен аңлау; алынган белемнәрне системага салу, мәгълүматны таблица рәвешендә бирергә өйрәнү.

         Метапредмет нәтиҗәләр:

коммуникатив: мөстәкыйль рәвештә уку проблемасын табу, аны чишү, башкаларны тыңлау, мәсьәләгә үз карашыңны формалаштыру белән бергә башкалар фикерен дә кабул итү, үз позицияңне яклау, фикерләреңне төгәл һәм хатасыз әйтә белү, сораулар бирә, белемнәр белән алмаша белү;

регулятив: кирәкле мәгълүматны эзләү һәм аерып ала белү, бирелгән план буенча эшли, хаталарны мөстәкыйль рәвештә төзәтә белү;

танып белү: төрле чыганаклардан мәгълүмат табу, табылган мәгълүматны системага салу, факт һәм күренешләрне гомүмиләштерү, билгеләмәләргә аңлатмалар бирү.

Шәхескә кагылашлы нәтиҗәләр: актив тормыш позициясе формалаштыру, тормыш күренешләренә үз карашыңны белдерү, гамәлләреңне икътисади адымның рациональ моделе аша анализлый белү, җәмгыятьнең икътисади даирәсенә хөрмәт, уку эшчәнлегендәге уңышлар һәм уңышсызлыкларның хакыйкый сәбәпләрен ачыклау.

Дәрес төре: яңа белемнәр ачу дәресе.

Эш төрләре: индивидуаль, парлап (төркем белән), фронталь.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Вакыты (мин.)

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

I. Оештыру өлеше

Укучыларны сәламли, укучыларны эшчәнлеккә әзерли. Әлеге дәреснең үзенчәлекләрен хәбәр итә. Ә үзенчәлек шунда: булган һәм алыначак белемнәрне таныш һәм таныш булмаган ситуацияләрдә кулланырга өйрәнү. Мондый күнекмәләр мәктәптә генә түгел, тормышта да кирәк булачак

Укытучыны сәламлиләр, дәрескә әзерлекләрен тикшерәләр. Яңа материалны кабул итәргә әзерләнү

1

Шәхси: яхшы укырга омтылу

II. Актуальләштерү һәм мотивлаштыру  

Фронталь сораулар белән өй эшен тикшерүне оештыра:

– Нәрсә ул ихтыяҗ?

– Ихтыяҗның нинди төрләре була?

– Аларга мисаллар китерегез.

– Кеше ихтыяҗын канәгатьләндерүдә кулланылучы чаралар ничек дип атала?

– Уңайлыкларның нинди төрләре була?

– Тормыш уңайлыкларыннан ничек файдаланырга кирәк?

– Тормыш уңайлыкларын файдаланганда кеше һәрвакытта да рациональлек позициясендә каламы? Мисаллар китерегез. Бу хәл нәрсәгә китерергә мөмкин?

Түбәндәге ситуацияне тәкъдим итә: «Сез товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтүләрне оештырырга җыенучы эшмәкәр, ди. Сезгә бу очракта нинди мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк?»

Дәреснең темасын һәм максатын ачыкларга тәкъдим итә.

Сорауларга җавап бирәләр, килеп туган кыенлыкларны ачыклыйлар.. Җавапларны игътибар белән тыңлыйлар, аларны тулыландыралар

Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыралар

9

Коммуникатив: танып белү биремнәрен үтәү барышында үзара аралашуда активлык күрсәтәләр, сораулар куялар

Регулятив: максатка ирешү юлларын мөстәкыйль планлаштыралар, максат һәм бурычларны куя, ситуация үзгәрү белән эшчәнлек юнәлешләрен үзгәртә беләләр

Танып белү: алдарак алган белемнәрне куллана белү

Шәхси:  укучыларның интеллектуль үсешкә әзер һәм сәләтле булулары

Предмет: мәгълүматны үзләштерә алу күнекмәләрен камилләштерү 

III. Яңа  белем һәм күнекмәләр формалаштыру

1. Икътисадның төп мәсьәләләре

2. Икътисади система

3. Икътисади системаларның типлары

Нәрсә җитештерергә?

Ничек?

Кем өчен?

Мөстәкыйль эш өчен биремнәрне аңлата, төркемнәрдә (рәтләрдә) эшне оештыра.

– Бу сораулар нәрсә аңлата һәм аларны чишүнең үзенчәлеге нәрсәдә?

Икътисади система, аның төрләре турында аңлата

Икътисади система – икътисадның төп мәсьәләләрен хәл итү өчен кешеләрнең икътисади эшчәнлеген үзара килештереп оештыру алымнары

Мөстәкыйль эш өчен биремнәрне аңлата, төркемнәрдә (рәтләрдә) эшне оештыра: дәреслек белән эшләү барышында дәфтәрләрдә таблицаны тутырырга куша

Чагыштыру өчен сораулар

традицион икътисад

планлы икътисад

базар икътисады

катнаш икътисад

Характерлы билгеләре

мисаллар

Һәрбер икътисади системаның нинди уңай һәм тискәое яклары бар?

Аларның кайсысы яшәүгә сәләтлерәк? Ни өчен?

Дәрес темасын дәфтәрләргә язалар, схема төзиләр

Биремне үтиләр, төркемдә эшлиләр, сорауларга җавап бирәләр

Дәфтәрләргә язалар

Төркемнәрдә биремне үтиләр, нәтиҗәләрне язалар

1 нче төркем – традицион икътисад

2 нче төркем – планлы икътисад

3 нче төркем – базар икътисады

4 нче төркем – катнаш икътисад

Сорауларга җавап бирәләр

2

5

2

9

Танып белү: аңлаешлы уку, анализлый белү; дәреслек текстын проблемалы сорауларны чишкәндә файдалану; икътисадның төп мәсьәләләрен чишүнең үзенчәлекләрен характерлау; төшенчәләргә аңлатма бирү

Мәгълүмати-коммуникатив: мәгълүматны эзләп алу һәм саклау

Шәхси: укучыларның интеллектуль үсешкә әзер һәм сәләтле булулары

Коммуникатив: индивидаль һәм пар белән эшләү; уртак чишелеш табу һәм партадаш белән әңгәмә кора белү 

Регулятив: ситуация үзгәрү белән эшчәнлек юнәлешләрен үзгәртә белергә өйрәнү

Предмет: уку текстын өйрәнү һәм текстны чагыштыру таблицасы рәвешендә график формага салу күнекмәләренә ия булу

Ял минуты

Укучыларның тыңлап утыруын тәэмин итә

Релакс күнегүе эшләтү

Укучылар урындыкларына җайлап утыралар, күзләрен йомалар, релакс күнегүен тыңлыйлар. Укытучы инструкциясе буенча эш итәләр

1

Шәхси:баш миен ял иттерү, борчуларны билгеле бер вакытка булса да оныттырып тору

Регулятив: күнегүне дөрес эшләүне контрольдә тоту

IV. Белемнәрне беренчел ныгыту

Кайсы икътисади система иң яхшысы?

Дөньяның күпчелек илләрендә катнаш икътисади система булуы турында сөйли

Укучыларга дәреслекнең 159  нчы битендәге «Сыйныфта һәм өйдә» рубрикасындагы 1 нче биремне эшләргә тәкъдим итә

Укытучы сорауларына җавап бирәләр. Һәр икътисади системаның үз өстенлекләре һәм кимчелекләре бар дигән нәтиҗәгә киләләр, шулай да күпчелек илләрдә катнаш икътисади система хөкем сөрүенә төшенәләр

Биремнәрне үтиләр, тема буенча нәтиҗәләр ясыйлар

6

Регулятив: ситуация үзгәрү белән эшчәнлек юнәлешләрен үзгәртә беләләр 

Танып белү: кирәк булган мәгълүматны мөстәкыйль эзләп ала беләләр

V. Өй эше бирү

Өйгә эшне аңлату:

§18 не укырга, сораулар телдән җавап әзерләргә

дәреслектәге 3 нче биремне (160 нчы бит) эшләргә

Өй эшен язалар

1

Шәхси: белемнең кеше өчен никадәр мөһим икәнен аңлыйлар

VI. Рефлексия

Укучыларга үз активлыкларын биш баллы система буенча бәяләргә, эш барышында нәрсәнең килеп чыкканы, уңышсызлыкларның сәбәпләре нидә булуын анализларга тәкъдим итә

Үз активлыкларын 5 баллы система буенча бәялиләр һәм укытучыга тапшыралар. Теләк буенча үз эшчәнлекләрен анализлыйлар

3

Коммуникатив: нәтиҗәгә ирешү барышында үз эшчәнлекләрен контрольдә тоталар

Шәхси: белемнәрне тормышта да кулланырга өйрәнү

Укытучы өчен кушымта

Икътисади система типлары

Тип

Хас билгеләр

Мисал

Традицион икътисад

1. Нинди товарлар, нчек, кем өчен җитештерергә икәнен буыннан буынга күчеп килүче гөреф-гадәтләр билгели

2. Коллектив милек формасы

3. Җитештерүдә артта калган технологияләр

4. Кул хезмәтенең өстенлек итүе

5. Натураль хуҗалык

6. Консерватизм һәм яңалыкларны кабул итмәү

Африканың, Төньяк Американың кайбер илләрендә

Планлы (командный) икътисад

1. Икътисади карарларны дәүләт хакимияте органнары кабул итә

2. Барлык предприятияләр һәм ресурслар – дәүләт милке

3. Үзәктән планлаштыру, дзүләтнең гомүми контроле

4. Җитештерүченең ирекле сайлау мөмкинлеге булмау

5. Җитештерүченең җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә кызыксынуы булмау

6. Конкуренция юк

7. Матди уңайлыкларны һәм ресурсларны бүлүдә тигезләү принцибының өстенлек итүе

8. Катгый бәяләр һәм хезмәт хакы

Элекке СССРда һәм Көнчыгыш Европаның социалистик илләрндә иде

Хәзерге вакытта Төньяк Кореда, Кубада

Базар икътисады

1. Хосусый милек

2. Җитештерүдә төп мотив – табыш алу

3. Икътисадның төп мәсьәләре базар механизмы нигезендә хәл ителә

4. Иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә индивидуальлек

5. Эшмәкәрлек иреге, дәүләт хакимиятенең чикләнгәнлеге

6. Шәхси кызыксыну – икътисадта төп мотив

7. Бәяләр һәм хезмәт хакы базар конкуренциясе нигезендә билгеләнә

Чиста формасында бер илдә дә очрамый, дәүләт һәм җәмгыять икътисадны төрле илләрдә төрлечә көйләүдә катнаша

Катнаш икътисад.

1. Икътисадта шәхси һәм дәүләт секторларының кушылуы, икътисадны дәүләт һәм базар көйләве

2. Икътисадта дәүләт катнашуының чикләнгән булуы

3. Чикләнгән ресурсларны нәтиҗәле файдалануга ирешү

4. Эшмәкәрлекнең шәхси ирегенә өстенлек бирелү, дәүләтнең социаль яклау гаранты булуы

5. Икътисадның төп мәсьәләләре базар механизмы буенча хәл ителә

6. Җитештерүдә төп мотив – табыш алуга шәхси омтылыш

Дөньяның плга киткән күпчелек алләрендә (АКШ, Англия, Германия, Франция) һәм үсә баручы илләрдә

“Мәгариф”, № 4, 2019.