"Буыннарны белергә бурычлы син!"
творческая работа учащихся (5 класс) на тему

Шайдуллина Ландыш Камиловна

Язма укучыларның эшләрен үз эченә ала. Безнең максат балаларга белем бирү генә түгел, ә аларның үзаңнарын, аеруча милли үзаңнарын үстерү. Кеше үзенең тамырларын белергә тиеш. Тамырлары нык булган агачны җил очрып алып китә, сындыра алмаган кебек, тамырлары нык һәм күп кешегә тормыш итү җиңелрәк һәм ул җаваплылылкны да ныграк тоя.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon buynnarny_belerg_burychly_sin.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         Буыннарны белергә бурычлы син!

         Мәшһүр мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин балаларны үз нәселләрен өйрәнү белән кызыксындыруга  бик  зур игътибар бирә.  Ул үз нәсел-ыру тарихыңны белүнең, ата-баба мирасына тугрылыклы булуны, милләт ныклыгын, бердәмлекне олы рухи байлык итеп күрсәтә.  Тик безне, үсеп килүче балаларыбызны бу кызыксындырамы соң? Без инде матди байлык артыннан гына кумыйбызмы, акча дип кенә яшәмибезме?

     Әйе, җәмгыятьтә зур үзгәрешләр бара.  Рухи кыйммәтләр үзгәрә. Балаларның, үсмерләрнең, яшьләрнең тормышлары, кешеләр белән аралашудагы тәртипсезлекләр, яшәешкә карашлары, гомумән, әхлакый гариплек  киләчәк турында уйлаган һәммәбезне борчырга тиеш. Мондый шартларда алга балаларга  әхлак тәрбиясе бирү  әһәмиятле.    

     Әхлак тәрбиясе нәтиҗәсен үлчәүгә салып үлчәп булмый. Ә әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моңа аны бала вакытыннан ук гадәтләндерергә кирәк.

    Укучыларыма “Данлы ул безнең нәсел” дигән темага сочинение язарга кушканда, мин нәкъ менә шушы максатны куз алдында тоттым.  Аларның туганлык кадере турында уйландырасым килде, буыннар арасындагы бәйләнешне барлауларын теләдем. Алар - үзләренең нәсел агачларын үстерергә тиешле буын. Бу агачның ныклы, киң ябалдашлы була ала-алмавы хәзер аларга бәйле. Киләчәк буыннар  алар хакында бүген бу малай һәм кызлар ата-бабалары  турында язган кебек рухланып, мактанып, якын итеп яза  алырлармы, язарлык гамәлләр кылынырмы –барысын да алдагы көннәр күрсәтер. Тик аңа  нигез балачактан салына.

                                    Сарман районы икенче санлы Җәлил мәктәбе укытучысы Ландыш Шәйдуллина

.... Минем әти-әниемнең исемнәре Розалия белән Нияз. Әтиемнең ягыннан бабаем Мәхмүт исемле. Ул 1930 нчы елда Яхшы Каран авылында туган. Ә бабамның әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Бу вакытта бабама бары ундүрт яшь кенә була. Аның җилкәсенә тормышның бөтен авырлыклары яткан. Ул әнисен караган, энесе белән сеңлесен аякка бастырырга кирәк була. Шушы кыенлыкларда еллар үтә, алар бабамны тормыш итәргә өйрәтәләр, авырлыкларга бирешми торган егеткә әверелдерәләр.  Ул минем әбием Нәсимә белән гаилә корып җибәрә. Алар тату тормышта 50 ел бергә гомер кичерәләр, алты бала үстерәләр.

       Бабам гомер буе эштә булды. Ул уңган комбайнчы һәм балта остасы иде. Балаларына да кече яшьтән бөтен төрле эшне яратырга, эшли белергә өйрәтте. Авылдагы бик күп өй бабай кулы белән төзелгән. Безнең өйнең дә ишекләре, тәрәзәләре, түбәсе бабам ярдәме белән эшләнде.

      Бабамның изгелекләре моның белән генә бетми әле. Яхшы Карандагы мәчет сугыш һәм репрессия вакытларын узган тузган,  бик иске  мәчет була. 1993 нче елда минем бабайның иске мәчет урынына яңа мәчет салу нияте туа. Ул авылдашлары, Җәлил нефть һәм газ чыгару идарәсе, булышырга әзер кешеләр ярдәме белән эшкә тотына.

      1998 нче елда мәчет тантаналы ачыла. Аның мулласы итеп минем бабам куела, чөнки бабам бик дини гаиләдә  үсә, кечкенәдән намаз укый, Коръәнне белә, Ислам кануннары буенча яши.  Мәчет ачылган елны Согуд Гарәбстанына Хаҗ кылырга бара.

     Бабам –авылның иң хөрмәтле кешесе булды.  Аны барысы да яраттылар, киңәш сорадылар. Ул, кем булуына карамастан, кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер иде. Бүген ул инде безнең арабызда юк.  Ул 2004 нче елда каты авырудан вафат булды. Тик аның турында күңелләрдә  яхшы истәлекләр,  якты хатирәләр  яши, авылдагы мәчеттән, аның рухына дога булып, Иман яңгырый.

                                                                                                                            Ләйсән Әхмәдишина

 .... Минем бабам – Әбүзәр Мансур улы Гыйльмуллин һәркемгә үрнәк булырлык. Ул 1949 нчы елның 10 нчы мартында Сарман районы Дүсем авылында туган. Аның балачагы авыр заманнарга туры килгән. Гаиләдә беренче бала булганга, бөтен авырлык аның җилкәсенә төшкән.  Әти-әнисе колхоз эшендә, ә ул әбисе белән печән чапкан, су ташыган, мал-туар караган. Шуңа күрә минем бабам эшчән, тырыш, бар эшне җиренә җиткереп башкара.

      Ничек кенә туры килмәсен, ул бер генә дә уфтанмый-сыкранмый. 1967 нче елда Ләшәү-Тамак урта мәктәбен тәмамлый һәм шул елдан “Әлкәйнефть” идарәсендә оператор булып эшли башлый. 1968 нче елда “Әлкәйнефть” идарәсе “Җәлилнефть” идарәсенә әйләнә. Сайлаган һөнәренә тугрылыклы калып,  ул шушы цехта 39 ел 5 ай хезмәт итә һәм лаеклы ялга чыга.

     Шушы еллар эчендә күпме борчулар, авырлыкларны җиңеп чыгарга туры килә аңа. Кара алтын чыгару һөнәре зур көч һәм тырышлык сорый бит ул. Бу хезмәт бабама танылу да алып килә. 1968 нче елда ул “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә, күп санлы Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләргә лаек була. 1993 нче елның июлендә Россия Федерациясе президенты Б.Н.Ельцин  бабама “РФ нең нефть һәм газ промышленностенең атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирү турындагы Указга имза куя.

      Бабам ирешелгәннәрдә туктап калмый, тагы да тырышыбрак эшләвен дәвам итә һәм 2001 нче елда  аңа “Җәлил нефть һәм газ чыгару идарәсенең атказанган хезмәткәре” дигән исем бирелә.

      Халык: “Хезмәтнең тире –ачы, җимеше – татлы”,- дип юкка әйтмәгән шул. Бабайның күп көч куйган хезмәте уңышка алып килә. Кешене тышкы кыяфәте буенча бәяләмиләр, ә эше буенча бәялиләр шул.

      Лаеклы ялга чыкса да, бабамның эшсез торганы юк. Алар хәзер авылда яшиләр. Бабам иртәдән алып кичкә кадәр хуҗалыкта эшли. Аның көчле куллары тимерләрне бөгә, ватык техниканы төзәтә, көрәк-тырманы уйната гына. Каралты-курабызның ниндилеге бабайга бәйле. Ә безнең йортыбыз курчак өе кебек әллә каян ялт итеп күренеп тора.

      Бабай безне дә эшкә өйрәтә. Ул һәрвакыт: “Эш белгән кеше бәхетле була”, - ди.  Эше күп булса да, биш вакыт намазын калдырмый, мәчеткә  йөри. Шушындый бабаң булганда горурланмый буламы соң?!  Безнең өчен горурлык, үрнәк, таяныч ул!

                                                                                                                                        Зәкиев Илназ

.... Без гаиләдә әтием белән әнием кадерләп үстергән өч малай.  Малай дип әйтү дөрес тә булмас инде, чөнки олы абыем инде хәзер үзе әти, аның кызы бар. Икенче абыем да зур инде. Абыйларым икесе дә Казан шәһәрендә яшиләр, тик безне сагынып  еш кына Җәлилгә кайталар.

      Әти белән әнине сагынмаслык түгел шул. Алар гел безне кайгыртып яшиләр, туганлыкның кадерен белергә өйрәтәләр.

      Әтием Ягъфәр исемле минем. Ул алты балалы бик зур һәм тату гаиләдә үскән. Биш малай һәм бер кызның әтиләре, ә минем яраткан бабам Нурислам исемле иде. Ул - Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыш беткәннән соң Япониягә каршы булган көрәшне күргән сугышчы. Бу сугышта ул яралана һәм госпитальгә эләгә. Туган ягына кайту юллары бабамның  бик урау була.

       Орден - медальләр белән бүләкләнгән бабам гаиләсе янына кайту белән эшкә урнаша. Бик күп еллар Әлмәт районындагы  Сөләй авылының авыл Советы рәисе булып эшли.

        Бабамны белүчеләр аны гел яхшы яктан гына искә алалар, Айсылу әбием дә  безгә аның турында еш сөйли. Әбиемә быел 80 яшь тулды, ул - безнең гаиләбезнең иң ихтирамлы кешесе.

         Әнием яклап минем инде бабам да, әбием дә юк. Бабам мин туганчы үлгәнгә, аны истәлекләр аша гына беләм, ә Мәрьям әбиемне бик юксынам...

                                                                                                                               Шәйдуллин Рөстәм

     ...чөнки алар намуслы, хезмәт сөючән, тырыш кешеләр. Бу буш сүзләр түгел, чынлап та, нәселебезнең һәрбер буыны үз вакытында матур, тыныч тормыш өчен бөтен көчен, сәләтен, сәламәтлеген генә түгел, ә гомерен дә кызганмаган.

        Әбиемнең дә, бабамның да әтиләре (минем карт бабамнар) икесе дә илне саклауга күтәрелгәннәр. Шәрипҗан бабай сугыштан яраланып кайткан, Фазлиәхмәт бабама туган ягын күрергә язмаган, ул батырларча һәлак булган. Нәселебезнең киләчәк буыннар азатлыгы өчен барган көрәш батырлары буыны белән чиксез горурланырлык.

          Алдагы буын вәкилләре булган Шәмсимөхәммәт  бабам белән Флера әбием - хезмәт батырлары. Аларның үз хезмәтләре турында сөйләүләрен мин исем китеп тыңлыйм.  Әбием бүгенге көндә дә скважиналарның  номерларын гына түгел, ә характерлары турында да мавыктыргыч итеп сөйли.  Ә бабам машиналар йөрткән. Ул бер авариясез эшләгән, йөргән машиналарын һәрвакыт тәртиптә тоткан. Аларның истәлекле бүләкләре, Мактау кәгазьләре, Дан тактасында торган рәсемнәре нәселебезнең бу буынының намуслы хезмәтләре белән дан казанулары турында сөйли.

        Әбием белән бабам күптән түгел алтын туйларын уздырдылар. Алар турында газета битләрендә дә язып чыктылар. 50 ел бергә яшәп, алар өч бала үстергәннәр, һәрберсен укытып, тормыш юлына чыгарганнар. Хәзерге көндә бу балалар һәрберсе үз эш урынында намуслы хезмәт куя.  Монысы инде нәселебезнең яңа буынының  да  традицияләрне дәвамлы итәчәген күрсәтә.

        Мин үземнең әти-әниемне, барлык туганнарым белән чиксез горурланам.

                                                                                                                                                       Әюпова Алия

....  Безнең гаиләне табиблар династиясе дисәң дә, ялгыш булмас.  Бабам – Әдип Ибраһимов –Татарстанның атказанган табибы. Аның әтисе дә табиб булган. Ул Бөек Ватан сугышында Берлинга кадәр барып җиткән. Кайткач, лаеклы ялга чыкканчы, Җәлил хастаханәсендә эшләгән. Ул дәвалаган, инде хәзер өлкән яшькә җиткән абый-апалар аны һаман искә алалар.

       Әдип бабамны да безнең районда гына түгел, тирә-якта белмәгән кеше бик сирәктер.  Аның тормыш биографиясе бик бай. Тик аның гомеренең дә күп өлеше бистәбез, аның халкы белән бәйле. Әдип бабам  Җәлил хастаханәсендә  баш табиб, хирург, бүлек мөдире дә булды. Аның хезмәте турында бистәбез хакында булган барлык  китапларда да язылган, бик җылы сүзләр әйтелгән.

        Бүген  хастаханәдә бабамны әтием алыштырды. Ул, медицина институтын тәмамлап, ординатураны үткәч, Җәлилгә кайта һәм шуннан бирле хирург булып эшли. Мин аның эшенең җаваплы, тынгысыз, катлаулы булуын бик яхшы беләм. Аныкы гына түгел, әниемнең эше дә шундый. Чөнки минем әнием дә – табиб. Авырулар авыр хәлдә булса, алар өчен көн дә, төн дә бер. ..

                                                                                                                                                    Ибраһимова Лилия                                                                                                                      

   

....әнием ягыннан бабамның бабасы Әхмәтҗан исемле булган. Гади крестьяннарга хас тормыш алып барган: иген иккән, терлек караган. Тик озын гомерле булмаган, алты баласын ятим калдырып, бик яшь килеш үлеп киткән.  Аның 1898 нче елда туган  Галимҗан исемле малае - минем бабайның әтисе булган. Галимҗаннар нәселе тырыш, хезмәт сөюче нәсел булган.  Бабамның кулыннан бөтен эш килгән. Ул балта остасы буларак, ат арбалары, чаналары ясаган, хәтта аның тәгәрмәчләрен дә үзе эшләгән.  Аннан бөтен тирә-якны итек белән тәэмин иткән.  Галимҗан абый белән Хәерниса әби биш бала тәрбияләп үстергәннәр һәм аларга дөрес тәрбия биргәннәр, эшкә өйрәткәннәр. Балалар куян асрауда зур ярдәмчеләр булганнар, ә кызларын әби  куян йоныннан матур оекбашлар, башлыклар, бияләйләр бәйләү осталары иткән.

      Әниемнең әтисе Нуриман бабам әти-әнисенең бар һөнәренә өйрәнгән, берсен дә югалтмаган: итеген баскан, мал-туар тоткан, куян асраган, эретеп ябыштыручы һөнәрен үз иткән. Әбиемә өйләнеп, өч бала үстергәннәр. Аларны нәкъ әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләгәннәр.

      Әхмәтҗан бабамның үрнәге безнең, аннан соң киләчәк буыннарда да дәвам итсен иде. Аларга хас сыйфатларны җуясым килми минем.            

                                                                                                                                             Махмурова Регина

.... Әтиемнең бабасы Нурулланы чана ясаучы оста буларак беләләр. Ул заманнарда техника бөтенләй юк, юллар да шундый начар булган.   Кыш турында әйтеп тә торасы юк. Бар өмет атларда һәм бабамның остаханәсендә генә! Ул остаханәдә айга утызлап чана ясаган, ә аларны шунда ук алып бетергәннәр. Эш аеруча кыш көне күп булган. Бу чана ясаучы осталарның саны күп булмау белән бәйле. Чөнки әллә ничә авылга шундый 5-6 гына оста туры килгән.

      Әтиемнең әтисе -  Габбас. Ул балык тотарга ярата иде. Бабай бөтен ял көннәрен елга буенда үткәрде. Мин аны бик яхшы аңлыйм. Балык тотканда бабай табигать матурлыгы белән хозурлана, саф һавада була иде бит. Бабайларның өендә балыкчылар өчен кирәк булган кирәк-яракны табарга мөмкин. Иң күбе – кармаклар. Аларын бабай үзе ясады. Әтием, ял итәргә барганда, бүген дә бабамнан калган кармакларны ала. Аңа бабайдагы балык тотуга хирыслык күчкән, ул балык тотарга бик ярата.

     Әнием ягыннан дәү бабам Габдулла бухгалтер булган. Аның турында башлы, грамоталы, ярдәмчел дип сөйләүләрен еш ишетәм. Ул сугыш ветераны, Польшаны азат иткәндә каты яраланып, аяксыз калса да, сынмаган. Мондый көчле кешеләр нәселебездә тагы бар. Әбиемнең әтисе Миңлехуҗа да Фин сугышында аягын калдырып кайткан. Авырлыклардан сыгылмаган шундый бабамнар истәлеге алдында мин җебеп тора аламмы инде?!

                                                                                                                                              Сафиуллина Зарина

.... Карт әбиемнең ике кызы булып, шуның берсе минем әбием Мәрзия иде. Ул инде безнең арада юк. Мин аны бик сагынам. Әбием әтисен белми дә, чөнки ул туган елны сугыш башлана. Бу буынга авырлыкларны күп күрергә туры килгән.  Авырлыклар әбине тормышка чыгып, үз гаиләсен коргач та читләп үтми.  Үзенең тормыш иптәше Галимулла бабай белән бергә озак яши алмыйлар алар, чөнки бабам авырый һәм вафат була. Әбием дүрт баланы берүзе аякка бастырган. Аның ныклыгы, уңганлыгы таң калдыра.

       Әбиемнең бу сыйфатлары әниемә күчкән. Әтием белән әнием – минем иң кадерле кешеләрем. Мин аларның озын гомерле, сәламәт булуларын телим. Аларны бары тик сөенечле хәбәрләр белән куандырасым килә.

                                                                                                                                                     Нуртдинова Айгөл