Гаилә бәйрәме
творческая работа учащихся (6 класс) на тему

Галина Фаразина Миннефановна

 ата-аналар, балалар һәм укытучыларның бердәм коллективын булдыру;

ата-аналарның бер-берсе белән аралашу мөмкинлекләрен оештыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gaile.docx1_.docx20.91 КБ

Предварительный просмотр:

                                     Гаилә бәйрәме

(6нчы Б сыйныфында ата-аналар белән үткәрелгән аралашу чарасы)

        Казан,2014

Максат:

 ата-аналар, балалар һәм укытучыларның бердәм коллективын булдыру;

ата-аналарның бер-берсе белән аралашу мөмкинлекләрен оештыру.

Җиһазлау:

Презентация «Җирдә миңа ни кирәк?

                          Әти дә әни кирәк!”

“Безнең гаилә” темасына укучыларның иншалары, иҗат күргәзмәләре оештырылган.

     Кичә башланыр алдыннан бүлмәгә Факиһә к илеп керә. Ул чана өстери, чанага ике капчык салынган, аларның берсенә “он”, берсенә “шикәр дип язылган.

Факиһә (Җәмилә)  янган – пешкән, “уф” дип капчыкка утыра.

Уф! Туйдым бу дөньясыннан. Беренче число җитә башласа, йөрәк җилкенә башлый. Ходаем, кара әле, Торна Касыйм да үзенең Разиясы белән 174нче мәктәпкә Гаилә бәйрәменә киттеләр.Хәбибрахман дим, Хәбибрахман!

Хәбибрахман. (Альмир) Куркыттың  бит! Нигә шулкадәр кычкырасың?

Факиһә. Хәбибрахман.дим, җаным. Әйдә без дә барыйк әле Гаилә бәйрәменә.

Хәбибрахман. Ничә ел йөрдең бит әле берүзең. Бүген дә син генә бар.Берни дә булмас.Юк, юк, бармыйм, кыстама юк белән.

Факиһә. Хәбибрахманчик, дим, барыйк инде.Үзебезне кешегә күрсәтербез, кешеләрне күрербез. Без кешедән киммени, валлаһи?!

Хәбибрахман. Ә өскә ничек? Нәрсә киябез?

Факиһә. (шатланып) Барабыз әйеме, йөрәк маем. Киенә тор, мин хәзер.(чыгып китә).

Хәбибрахман. (башын кашып). Белмим шул, ничек булыр икән. Минем үземнең дә бик барасым килә, бер күрәсем килә килүен. Малаема да бик ошый мәктәпләрендә. Укытучыларын да бик мактыйлар. Әллә барыйк микән?

Кычкырып җырлап җибәрә.

Шулвакыт Факиһә чыга.

Факиһә. Чү!чү! Җаным, бу нишләвең?

Хәбибрахман.Киттек ,җаным, Гаилә бәйрәменә.

Икесе: Исәнмесез, соңга калмадыкмы?

Алып баручы.: Исәнмесез, узыгыз!Рәхим итегез. Ягез, җыелышып беттек ахрысы.

Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар, балалар! Хәерле кич! Рөхсәт итсәгез, мин бүгенге бәйрәмне башлап җибәрер идем. Әйе, бүгенге очрашуны без бүтәнчәрәк оештырырга булдык.Традицион булган әти-әниләр җыелышыннан бераз үзгәрәк, без аны уен формасында уздырырга булдык.Күзләрегездән укыйм, сез уйлыйсыз инде, бу 6нчы Б сыйныфы җитәкчесе тапкан уйнар вакыт дип.Эшләгәнгә акча бирмиләр. Безнең бөтенләй дә  уйныйсыбыз килми, безне балаларыбызның йөреше, өлгереше, тәртипләре кызыксындыра, дисездер. Әллә сез аны җыелышка килеп кенә белергә тиешсезме? Чыннан да балаларыгызның нәтиҗәләре кызыксындыра дисәгез, без бик тә шат.Рәхим итегез! Безнең мәктәбебезнең ишеге сезнең өчен һәрвакыт ачык.Ә бүген...уйныйбыз, көләбез.Бездә бәйрәм. Бүгенге чараның максаты да –аралашу. Сезгә балалрыбызның һәммәсен дә күрсәтәсем килде. Карагыз әле, алар ничек үскәннәр! Ничек үзгәргәннәр! Сезнең дә үз балаларыгызны башка балалар арасында карау кызыктыр. Тагын бер нәрсә: әти-әниләр дә бер-берсе белән аралашсын әле. Җыелышларда бер-беребезнең аркаларын гына күрәбез, җыелыш беткәч һәркем өенә ашыга. Шулай ашыга-ашыга дөнья куабыз.Щ хщзер танышыр вакыт та җитте.Бүген бездә кунакта Сафиуллиннар һәм Салимуллиннар гаиләсе. Рәхим итеп урыннарыгызга утырышыгыз.(Музыка яңгырый).Карагыз, сокланыгыз! Нинди матур гаиләләр! Мин бит сезне болай гына сайламадым. Ике гаиләдә дә чәчәк кебек кызлар, бөркет кебек малайлар үсә. Гаиләгезгә иминлек, сәламәтлек телибез. Үз балаларыгызны үзегез үстерергә язсын.Хәзер гаиләләр белән якыннан танышыйк. Ике гаилә дә өй эшен ничегрәк үтәде икән? Команданың капитаны, исеме. Гаиләгезнең визит карточкасы: кемнәр, гаиләдә тоткан урыннары.

Гаиләләргә сораулар:

1 Сез нинди шартларда очраштыгыз, шул көнне сез гаиләгезгә нигез салган көн дип саныйсызмы?

2. Кызлар, әйтегез әле, әтиегезнең нинди сыйфатларын сез булачак тормыш иптәшегездә күрергә теләр идегез?

3. Малайлар, ә сез әниегезнең нинди сыйфатларын сез булачак тормыш иптәшегездә күрергә теләр идегез?

4. Балаларга: Сезнең гаилә ялы ничек оештырыла? Өйдә сезнең һәрвакыт сез генә башкара торган шөгылегез бармы?

Әти-әниләргә: балаларыгызны нинди итеп күрергә теләр идегез?

Хәзер 1 турны ике гаиләдән һәр концерт номеры белән тәмам итәбез.

2тур. 

Таныштык, ә хәзер аралашып алыйк.

1.Ике капитан бер-берегезгә бик игътибар белән карагыз да матур итеп елмаегыз.Ә хәзер күзләрегезне бәйләп , бер-берегезнең портретын ясагыз.

Без кунаклар белән аралашып алабыз:

Сезнең гаиләдә күңелле вакыйгалар еш буламы?

Сезне әти-әниләрегез гаебегез булмаса да ачуланган чаклары буламы? Бу ситуациядән ничек чыгасың?

Әти-әниләргә:

1.Балагыз “икеле” алса, ни эшлисез?

 2.Сезнең өйдә гаилә советы бармы?Анда балалар катнашамы?

  3.Балаларга ничәгә кадәр компьютерда утырырга рөхсәт итәсез?

  4.Гаилә белән бергәләп соңгы тапкыр кайда булдыгыз?

   5.Сезнең гаиләдә бергәләп китап укырга һәм әңгәмә үткәрергә яраталармы?

Ә хәзер гаиләләрнең портретларын карыйк

Бергәләп “Ромашка” уены уйнап алабыз.

     1.Кечкенә чакта өйрәнгән иң беренче шигырегезне , җырыгызны нәкъ шул вакыттагыча җырлап яки сөйләп күрсәтегез.

      2.Гаиләгездә бер-берегезгә нинди ягымлы сүзләр әйтәсез.?

      3.Актерлык осталыгына конкурслар.

Музыкаль тәнәфес.Безгә кунакка җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова килгән, каршы алыгыз ( Алина).

3 тур.

Бу ике гаиләгә дә кызыклы бирем тапшырабыз. Картиналарны җанландырырга. Сафиуллиннар гаиләсенә “Тагын икеле”, Фәсхетдиновларга “Вратарь” картинасын тәкъдим итәбез.

Бу ике гаилә әзер булганчы, әти-әниләрнең укытучылар белән аралашу дәрәҗәсен тикшереп карыйк әле.(Магнитофон тасмасыннан укытучылар тавышын тыңлау һәм әйтү).

Картиналарны карау.

4тур.

Балалар! Бүген без йөреш, өлгереш турында сөйләшмәдек. Берегезне дә мактамадым да, хурламадым да. Әмма безнең уеныбыз эшлекле уен булсын әле.Мин сезгә һәрберегезнең өлгереш табелен таратам. Әти-әниләрегез белән бергә карап чыгыгыз һәм уйлагыз: бу сезнең өчен чикме? Кайсы билгеләрегезне яхшыртып була, шуларның янәшәсенә билеләр куеп чыгыгыз.Дөрес, бу сездән дә, әти-әниләрдән дә җаваплылык сорый. Сүз биргәч, аны үтәү өчен ихтыяр көче дә кирәк булачак.Ә бу эшне бары тик әти-әниләр, укытучылар, сыйныфташлар ярдәмендә тормышка ашырырга мөмкин.

Хөрмәтле әтиләр, тактадагы мәсьәләне чишеп алыйк әле.

(Тактада өч мәсьәлә бирелгән).

5 тур.

Тормышның мәшәкатьләре булган кебек, аның бәйрәмнәре дә бар.Укучыларның һәркайсы “Безнең гаилә” темасына матур иншалар яздылар, кайберләрен сезгә укып китәм.

Безнең кичәбез ахырына якынлашты.

Азалия башкаруында Ф.Яруллинның “Сез кирәк”шигырен тыңлагыз.

Хәзер укучылар башкаруында “Минем кадерлеләрем” җырын тыңлыйбыз.

Кичәне йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"

Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү.      Җыелышның бурычлары:  Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...

Гаилә бәйрәме

Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

"Тәрбия- гаилә учагы"

ДокладБалаларга  әхлак тәрбиясе...

Гаилә татулыгының сере

Күп еллар мәктәптә эшләп, шул ук вакытта үрнәк гаилә булып яшәгән укытучыларыбызның юбилей кичәсе \сценарий\...

Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча)

Презентаөия ярдәмендә "Безнең гаилә" темасы буенча сөйләм телен үстерү...

Презентация "Гаилә"

Презентация "Гаилә"...