Яшүсмер һәм гаилә
классный час (10, 11 класс) на тему

Валиахметова Альфина Хуснулловна

Доклад ата-аналар җыелышы өчен тәкъдим ителде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Ата-аналар җыелышы өчен доклад23.02 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш  муниципаль районы

«Түбән Яке урта  гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе.

     

Ата-аналар җыелышы өчен доклад

Яшүсмер һәм гаилә

         

                                                               2017 ел

      Ничә яшьтә булуына карамастан, ата-анасы өчен бала һаман бала булып кала бирә. Беренче карашка югары класс укучылары өчен иң мөһиме - урта мәктәпне тәмамлау, олы тормыш юлына аяк атлау. Бу үзе, нигездә, дөрес караш. Чыннан да, урта белем яшьләргә киң юл ача. Берәүләр эшкә урнашалар, икенчеләр армиягә хезмәт итәргә китәләр, өченчеләр махсус урта уку йортларына укырга керәләр. Әлбәттә, алар моны үз фикерләренә, өлкәннәр киңәшенә таянып эш итәләр. Ләкин тормыш уку һәм эштән генә тормый. Яшьләр алдына гаилә төзү мәсьәләсе дә килеп баса. Ныклы, бәхетле җәмгыять өчен бик әһәмиятле нәрсә бу. Шул ук вакытта яшьләр гаилә төзү мәсьәләсендә олылар киңәшенә һәрвакыт мохтаҗ. Алай гына да түгел, баланы шушы юнәлештә тәрбияләү урынлы.

     Гомер – гомергә шунысы билгеле: гаилә ныклыгы ир белән хатынның үзара хөрмәт итешүенә, бер-берсенә юл куюына, татулыгына бәйләнгән. Шушы сыйфатлар яшьләрдә кечкенәдән үк тәрбияләнергә тиеш.

 Кайберәүләрдә юк кына нәрсә өчен дә үпкәләү гадәткә кергән.Бу бигрәк тә кызларга  хас, ләкин егетләрдән дә читләтеп үтми. Хәзерге вакытта моны еш күзәтергә мөмкин. Әлбәттә, бу сыйфатны мактамаска кирәк. Янәсе үпкәләп, аны куркыталар, акылга утырталар. Үпкәләү бервакытта да аңлашылмаучанлыкны бетерми, аны көчәйтә генә. Бу гадәт, әгәр аңа юл куйсаң, 3-5 яшьләрдә үк барлыкка килә. Бала үз сүзен сүз итмәкче була, зурларны башкача җиңә алмагач, үпкәләү юлына баса.

     Яшьләргә - киләчәк гаилә төзүчеләргә - зурлар шуны төшендерергә тиеш: һәркемнең үз гадәтләре, үз карашлары, эш күнекмәләре, кызыксынулары бар, аларны үзгәртү  җиңел түгел.

     Ир балаларда кызларга карата тирән ихтирам, бигрәк тә гаилә, балалар алдында җаваплылык хисе тәрбияләү таләп ителә. Үзен һәм кызларны хөрмәт иткән ир-егет бервакытта да кызларны кыерсытмас, кимсетмәс, алар алдында сүгенмәс. Дорфа сөйләшү, сүгенү, эчү егетләрнең абруен гына төшерә. Кызганычка каршы, шушы хакыйкатьне күпләр аңлап бетерми. Кайбер егетләрнең сәламәт тормыш рәвеше алып барулары күңелне сөендерә, әлбәттә.

     Яшьләрнең алга таба ныклы гаилә коруы әти-әнисенең ничек аңлашуларына да бәйләнгән. “Алма агачыннан ерак төшми” дигән мәкаль бар. Бала нәрсә күреп, ишетеп үссә, зур үскәч, аның да характеры нәкъ шуларныкы кебек була. Ир кешенең кемлеге хатын-кызга мөнәсәбәтендә чагыла. Һәм әлеге сыйфат балада гаилә шартларында формалаша.

... Радикның әтисе эштән арып-талып кайтса да, кәефсез чагында да тавышын күтәреп сөйләшми. Балаларның  әти-әнисенең бер- берсенә авыр сүз әйтешкәннәрен бер мәртәбә дә ишеткәннәре юк. Әтиләре :“Әниегез эштән арып кайта, аңа ял итәргә бирик”,-ди. Берсе идәнне сөртә, икенчесе савыт-саба юа, әтиләре кибеткә барып килә. Ял көнне балалар  зурлар белән һавада йөриләр. Әтиләре һәрвакыт әниләренә игътибарлы, армадыңмы дип аның кәефен сорашып кына тора.
  Димәк,әтисеннән әнисенә булган уңай мөнәсәбәте Радикта кызларга карата ихтирам,эчкерсезлек тәрбияле дип әйтергә тулы нигез бар.
   Менә капма-каршы мисал. Ир белән хатынның туктаусыз әйткәләшеп торуы, дус булмавы балаларга авыр тәэсир итә. Аларга әниләре дә әтиләре дә бик якын.
    -Бу әти белән әнигә ни җитми икән , нәрсә бүләселәре бар икән?-дип, уйлый Сәгыйть. Артыннан Марат энесе үсеп килә.Ул алга таба нәрсә уйлар?
  Бу гаиләдә кем гаепле икәнен белүе кыен.Һәркем үзенчә хаклы .Тик мәсьәлә анда түгел - мондый шартлар балага кире йогынты ясый.Шикләнәсе дә юк: Сәгыйть белән Маратта хатын-кызга өстән, кимсетеп карау сыйфатлары формалашачак.Хатын-кызны җәберләү,аңа кычкыру бернәрсә дә тормый дип ышанып үсүләре бик ихтимал аларның.
  Әтиләренә ияреп, кайбер малайлар үзсүзлелекне, дорфалыкны ныклык дип аңлыйлар.
   -Белер-белмәс башың белән миңа акыл өйрәтмәкче буласыңмы?-дип кычкыра Рәүф Мөнәвәрәгә. -Мин салып җибәрергә дә күп сорамам.
   Аңа бу сүзләр әтисе Ризваннан күчкән. Эчеп кайткач, ул да әнисенә әнә шулай дип кычкыра ич.
  ...Таһирның әтисе бервакытта да бу ирләр эше, бу хатын-кыз эше дип тормый. Машинага кер юарга сала, табак-савыт та юа, тузан да сөртә. Баланы бакчадан ала,туры килгәндә, кичке аш та пешерә.Икәүләп тырышкач,бу өйдә чисталык хөкем сөрә. Әтиләреннән күреп, малайлар да эшкә өйрәнәләр.
   Ә инде кызлар арасында хәзердән үк ничә яшьтән кияүгә чыгарга, дигән уйлар йөри. Ләкин кияүгә чыгу өчен, булачак иренең характерын, гадәтләрен, мавыгуларын белергә тиеш. Хәзерге яшьләргә бу бик кыен мәсьәлә түгел, алар тирә-юньнән күреп, ишетеп үсәләр. Ләкин,май ботканы бозмый дигән гыйбарә бар. Яшьләр һәрвакыт өлкәннәрнең киңәшенә мохтаҗ. Кая укырга керү, нинди эшкә урнашу, чын дуслыкны ничек аңлау һәм башка сорау-мәсьәләләр аларны бик кызыксындыра .Ата-ана һәм шулай ук без дә, мөмкин булган кадәр, андый сорауларга җавап бирергә тиешбез.
   Мин сезгә бер хикәя укып китәм.Монда сүз әни кешенең баласын тәрбияләгәндә җибәргән хатасы турында сүз бара. Әйе, бала тәрбияләү җиңел түгел .Ләкин башкалар белән киңәшеп эшләгәндә, барысын да җиңәргә була.(Хикәя укыла.”Сезгә әти-әниләр,мөгаллимнәр”)
   Димәк, бала тәрбиясез булып үсә икән, моны башкалар өстенә аударырга кирәкми. Гаепне башкага тагуы асат. Ләкин ялгышны төзәтү кыен. Шуңа күрә, мәктәп-укытучылар, тәрбиячеләр белән бергә эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була.
     
Кызыклы ситуацияләр:


  1. Сабантуй бәйрәме. Кызлар төнгә кадәр җырлашып, төрле кызыклар сөйләшеп утырдылар. Кәефләре барысының да яхшы.

  -Аһ,менә кая икән син!-дигән хатын-кыз тавышы ишетелде.-Күрсәтәм әле мин сиңа ничек төн буе йөрергә икәнен!

     Бер кыз иптәшләреннән аерылды һәм саубуллашмыйча да өенә кайтып китте. Ә әнисе аны сүгә-сүгә аның артыннан юнәлде.
  Ана дөрес эшләдеме? Болай эшләү алга таба нинди нәтиҗәләр бирүе мөмкин? Сез нишләр идегез?
 2.Әти кеше эштән кайтты. Арыган. Әтисе белән улы ашап утыра. Шулвакыт әнисенең тавышы ишетелде:
 -Бер грамм су юк!Барып кайтыгыз әле!
   Әтисе тыныч кына:”Бар,улым, барып кайт!”-диде. Ләкин малай тыныч кына ашавын дәвам итә. Әтисенең малай белән ачуланасы килми һәм үзе китә.Ә малай велосипедына атланып, иптәшләренә юл тота.
   Бу урында сез нинди киңәш бирер идегез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"

Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү.      Җыелышның бурычлары:  Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...

Гаилә бәйрәме

Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

"Тәрбия- гаилә учагы"

ДокладБалаларга  әхлак тәрбиясе...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

яшүсмер чоры

Яшүсмер чоры...