Ата-аналарга киңәшләр
статья на тему
Предварительный просмотр:
Ата-аналарга киңәшләр
- Кечкенә генә уңышын күрә белү, мактау да балада ышаныч тудыра. Һич кенә дә уңышсызлыкка очраган балага тупас сүз әйтергә, аның шәхесен кимсетергә ярамый.
-Иң кыйммәтле киңәш: балаңны ничек бар шулай кабул ит һәм ярат. Ул синең йөрәк җимешең. Без аны уңышлары өчен генә түгел, ә бу дөньяда яшәгәне, сау - сәламәт булганы өчен дә яратырга тиешбез.
-Бала үзе иң зур бүләк.
-Мәктәпкә беренче тапкыр укучы сыйфатында бару – балага зур җаваплылык өсти. Бала бу көнне ашкынып көтә, нәни йөрәге күпме дулкынландыргыч хисләр кичерә. Бу хисләрне дә әти - әни тәрбияли.
- Балага мәктәпне, мөгаллимнәрне өйдә ничек сурәтлиләр, бала шулай кабул итә. Хәзерге алдынгы карашлы әти - әни баланы мәктәпкә дөрес әзерләргә тырыша. Бу беренче көннән үк күзгә ташлана. Кызганычка каршы, кайбер тискәре фикерләр белән ышандыручылар да күзәтелә. Бу очракта түбәндәге киңәшләр артык булмас.
-Баланы мәктәпнең тышкы ягы белән түгел, ә белем алу учагы булуы белән кызыксындыру зарури.
-Баланы беркайчан да гел «5» кә генә укырга өндәргә ярамый. Бигрәк тә беренче адымны ясаганда. Барлык фәннәрне «5» кә үзләштерү өчен нинди кыенлыкларны җиңәргә кирәк икәнлеген, кечкенә уңыштан зур уңыш килүен аңлату отышлырак була.
-Баланы үзе кылган гамәленә җавап тотарга өйрәтү. Бу иң мөһим сыйфатларның берсе. Башлаган эшне ахырына җиткерү. Үзеңнең һәм иптәшеңнең фикерен хөрмәт итү.
-Мәктәп «усал укытучы», начар билгеләр белән куркытмау.
-Бала мәктәптә яхшы укысын өчен ул тиешле дәрәҗәдә физик яктан нык һәм әзерлекле булырга тиеш. Бары аң ягыннан һәм физик яктан дөрес үсеш алган бала гына акыл эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнә ала.