Исеңдәме...
материал по теме

Закирова Айсылу Юнусовна

Мәхәббәт турында язылган юллар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon isendme.doc23 КБ

Предварительный просмотр:

Исеңдәме.

Исеңдәме? Көзге суык көннең 1се иде. Көтмәгәндә генә юлыма йөгереп чыктың да , күзләремә карап бер елмайдың. Синең шул елмаюың минем йөрәгемә илаһи моң булып үтеп керде дә, мине хыял   канатларына утыртып, әллә кайларга – ерактагы  зәңгәр киләчәгемә таба алып китте.

Исеңдәме? Кышкы  күктән ап-ак  йолдызлар яуган кичтә , минем өшегән  кулларымны сак кына иреннәреңә тигездең дә, “яратам” дип пышылдадың. Бу вакытта җир йөзендә миннән дә бәхетлерәк кеше  булдымы икән?

Исеңдәме? Алмагачлар шау-чәчәккә  күмелгән мәлдә, хуш искә төренгән бакчада, мине үзеңнең моңлы тавышың белән  сихерләп, мәхәббәт җырлары  җырладың. Бу чакта синең көзләреңнән нур, иреннәреңнән моң тама иде.

Исеңдәме? Җәйге  кояш нурлары астында җем-җем килеп Зөя еогасы ага , көтмәгәндә елга кочагына ташландым. Колач  ташлап бераз йөзеп баргач, мине дә үз янына чакырдың. Көмеш дулкыннар  куенында куышы-куыша озак йөздек. Мин бөтен  дөньямны онытып , синең бөдрә чәчләреңнән тамган тамчылар белән уйладым.

Исеңдәме? Син киттең... Матур төш булып күренгән  бәхетле көннәр бүләк иттең дә , киттең. Киткән чакта бер сүз әйттем: “Бәхетле бул!”

Менә бүген араларда юллар гына түгел, еллар яткан чакта , сиңа ишетелерлек итеп , бөтен дөньга яңгыратып кычкрасым килә.        Ишетәсеңме? Мин бәхетле! Чөнки янымда дөньяда үзен иң бөхетле кеше итеп санаган, мине үз гомереннән дә артык күреп яраткан , тормышның җил һәм давылларыннан саклый алган , сөю һәм наз тулы иртәләр бүләк иткән кешем бар. Ул- минем язмышым. Ә син яшьлектәге аянычлы хатам гына.

Ә киткән чакта әйткән сүзләрең  исеңдәме?  “ Кеше үз гомерендә бик күп хаталар  ясый. Һәр хатасы аның күңелемдә төзәлмәслек яра булып уелып кала. Күзләрем сагышлы, күңелем яралы булса да , мин барыбер бәхетле булачакмын дип әйткән идем, исеңдәме?

Ә минем  исемдә.