Открытый урок на тему "В книжном магазине"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Мутыгуллина Фатима Романовна

Открытый урок на тему " В книжном магазине". Тип урока: урок- игра. Цель:  Отрабатывать навыки правильного поведения в общественных местах. На уроке используется презентация для повторения пройденного материала. Дети играют, продают, покупают, беседуют на тему "Книга".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kitaplar_kibetend.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:        Китаплар кибетендә.

Максат:  1. Сөйләм күнекмәләрен ныгыту, диалогик сөйләм үстерү.

                  2. Җәмәгать урыннарында  үзеңне дөрес, матур итеп тота белү.

Җиһазлау: 4 нче сыйныф татар теле дәреслеге (Ф.Ф Харисов, Ч. М. Харисова),  китаплар , журналлар, газеталар, ясалган кибет почмагы, презентация, төсле карточкалар, кроссворд.

Укытучы:  Мотыйгуллина Фатима Роман кызы.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.

  1. исәнләшү

_ Исәнмесез, укучылар!

_ Исәнмесез, Укытучы апа!

_ Хәерле көн!

_ Сезгә дә хәерле көн.

  1. дежур укучы белән сөйләшү

_ Бүген кем дежур?

_ Камил.

_ Камил, бүген көн нинди?

_ Көн салкын, ләкин кояшлы.

_ Дәрестә кемнәр юк?

_ Дәрестә Ирек юк.

  1. дәрес максатын әйтү

_ Балалар, без бүген сезнең белән китаплар кибетенә барырбыз, кызыклы китаплар сатып алырбыз. Кибет ачылганчы без өйрәнгәннәрне кабатлап алырбыз.

  1. Актуальләштерү.

  1. алгы, арткы рәт иҗекләрен кабатлау

_ Балалар, калын һәм нечкә авазлар кергән иҗекләрне минем арттан кабатлап чыгабыз:

Ар - әр

Ра – рә

Ак - әк

Ка – кә

Та – тә

Аҗ - әҗ

Ач - әч

Ча – чә

_Укучылар, кайсы рәттәге иҗекләр калын , кайсысы нечкә, ни өчен?

_ Дөрес.

  1. “Сүзләрне таныйсыңмы?” уены

_ Укучылар, мин сезгә предмет исемнәрен атыйм, ә сез бу әйберләр китап кибетендә сатылса-яшел түгәрәкләрегезне, сатылмаса- кызыл түгәрәкләрегезне күтәрерсез:

Тарак, сөт, китап, дәфтәр, уенчык, каләм, папка, журнал,  энциклопедия,наклейка, календарь, шприц, урындык, сүзлек, күлмәк.

3. Өй эшен тикшерү.

       

_ Сезгә өй эше итеп китап турында мәкальләр язып килергә кушылган иде. Әйдәгез шуларны укып күрсәтегез әле. ( берничә укучыдан берничә мәкаль укыту)

_ Сезнең  алда экрандагы мәкальләрне Рената укый:

1. Китап – белем чишмәсе.

2. Китапның белмәгәне юк.

3. Күп укыган күп белер.

4. Уку- энә белән кое казу.

5. Беләкле берне егар- белемле меңне егар.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
  1. дәфтәрләрдә эш

_ Укучылар, хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге число һәм атнаның нинди көне икәнен язгач, үзегезгә ошаган 2 мәкальне күчереп языгыз.

 

_Хәзер, дәфтәрләрне читкә алып куйдык, 4- слайдтагы  сүзләрне игътибар белән укыйбыз, бу сүзләрне кайда кулланып була?

  1. ярдәмче сүзләр белән эш

     Кара -  карагыз                                   смотри - смотрите

     Сора -  сорагыз                                  спроси – спросите

     Түлә - түләгез                                    заплати – заплатите

     Мә - мәгез                                          на – возьмите

     Рәхим итегез!                                     Добро пожаловать

     Ал – алыгыз!                                     Возьми – возьмите

    әйт - әйтегез                                       говори – говорите

    бир – бирегез                                     дай – дайте

    кил – килегез                                      приходи - приходите

    Сау булыгыз!                                     До свидания!

_ Димәк, бу сүзләрне кайда кулланып була?

_ Дөрес, кибеттә.

_ Димәк без дәрестә кая барачакбыз?

_ Китап кибетенә.

_ Молодцы! Ә хәзер кибеткә рәхим итегез! Сөйләшкәндә тылсымлы сүзләрне кулланырга онытмагыз.

  1. “Кибеттә” уены

_ Исәнмесез, сатучы апа.

_Исәнме, Розалия. Рәхим ит!  Нинди китап кирәк?

_ Әкиятләр китабы кирәк иде.

_ Менә боларын кара әле. Сайладыңмы?

_ Сайладым, менә монысы кирәк.

_ Монысы 250 сум тора.

_ Менә санап алыгыз.

_ Бик зур рәхмәт, безгә тагын килегез!

      ( сатучы һәм сатып алучы ролендә балалар уйный)

_ Укучылар, сез җәмәгать  урыннарында үзегезне бик дөрес тота беләсез икән, әфәрин! Менә китаплар да сатып алдыгыз, Ә үзегез соң укырга яратасызмы?

_ Әйе, бик яратабыз.

_ Яратсагыз, әйдәгез әле үзегез яраткан шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләгез әле.( слайдларда шагыйрьләрнең портретлары, исемнәре чыга бара, шигырьләр сөйләнә бара)

  1. шигырьләр сөйләү

Г. Тукай “Кызыклы шәкерт”, “Туган тел”

М. Җәлил “Сәгать”

Дәрдмәнд “Кораб”

З. Туфайлова “Туган ил”

Һ. Такташ “Алсу”

Р. Миңнуллин “Кызык кеше”

Ш. Галиев “Мин”

  _ Укучылар, ардыгызмы? Әйдәгез әз генә ял итик эле.

Физминутка

( “ Туган як” җырын Айзилә һәм Алсу башкара, “Әпипә” көен Илдус башкара)

  1. дәфтәрләрдә эшләү

_ Хәзер дәфтәрләрне ачып число һәм көнне язып куегыз.

_ Игътибар итәсез, -лар/-ләр, -нар/-нәр нинди кушымчалар? Һәм кайчан кайсысы ялгана?

_ Күплек кушымчалары.

_ Бирем: сүзләрне дөрес итеп укып, күплек формада ясап язырга кирәк:

Китап (китап)-

Каләм (кәләм)-

Сүзлек(сүзлек)-

Журнал (журнал)-

  1. кроссворд чишү

_ Ә хәзер кроссворд чишеп алырбыз:

_ Димәк, без бүген дәрестә нинди сүз төркемнәрен кабатладык?

_ Дөрес, алмашлык, исем, сыйфат, сан. Ә исемнең нинди кушымчаларына тукталдык?

_ Әлбәттә, күплек кушымчаларына. Әйдәгез чыгып шакмакларны тутырыйк... Нинди сүз чыкты?

_ Дөрес “китап” сүзе.

  1. Йомгаклау

_ Балалар, без сезнең белән дәрестә кайда булдык? ( китап кибетендә)

_ Сез анда нәрсәләр сатып алдыгыз? (китаплар)

_ Укучылар, ә анда киемнәр саталармы? (юк)

_ Дәрестә барыгыз да әйбәт катнашты. Билгеләр :.....

  1. Өй эше.

_ Көндәлекләрне ачтык өй эшен язабыз, тылсымлы сүзләр кулланып, “Ашамлыклар кибетендә” темасына диалог төзергә.

_Ә дәресне минем  Г.Тукайның “Китап” шигырендәге сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

 Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

 Шул вакытта мин кулыма китап алам

 Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем

 Ачыладыр, нурланадыр күңелем, күзем.

_ Рәхәтләнеп китап укыгыз, дөнья мәшәкатьләрегез онытылып торсын.

  _ Сау булыгыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Книжный магазин

Данная презентация - это рекламная акция книжного магазина, который ведет деловую переписку с заказчиком на немецком языке в смоделлированной ситуации общения, созданная на курсах "Деловой немецкий яз...

Открытый урок по английскому языку в 7 классе "В магазине канцтоваров" с презентацией

Методическая разработка урока английского языка по теме: «В магазине канцтоваров»  основана на материалах  УМК  «Английский язык» для 7 класса под редакцией О.В. Афанасьевой. ...

открытый урок в 5 классе по теме : Магазин и покупки

Задача: активизация изученной ранее тематической лексики, матевирование учащихся на дальнейшую работу по теме....

открытый урок: "Магазины"

Материал для проведения открытого урока для студентов 1 курсов....

Открытый урок английского языка в 3 классе по теме "Магазины и покупки"

Открытый урок английского языка в 3 классе по теме "Магазины и покупки" к УМК "Forward". Данный урок является вводным, где учащиеся знакомятся с новой лексикой на тему "Магази...