Иҗатка сәләтле балалар белән эш
статья по теме

Тинбакова Римма Варисовна

           Шаулап үскән агачта күпме яфрак бар ?! Яфракларны бер-берсе  белән  чагыштырып карасак, ике бертөрле яфрак таба алырбызмы? Алар бер-берсеннән формасы, зурлыгы, төсе һәм башка бик күп сыйфатлары  белән  аерылып торалар. Бер агачта бертөрле ике яфрак таба алмаган кебек, җир шарында ике бертөрле кеше дә таба алмабыз. Хәтта тышкы кыяфәтләре  белән  бик охшаш игезәкләр дә бер-берсеннән күптөрле сыйфатлары  белән  аерылып торалар. Әлеге мисаллардагыча, балаларның да акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, рухи дөньясы, психик һәм физиологик халәте, эчке кичерешләре, теге чки бу эшкә сәләте дә  бер үк дәрәҗәдә түгел, һәр кешенең үз кимчелекләре һәм үз өстенлекләре бар, һәр шәхес үзенчәлекле һәм кабатланмас.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon izhatka_sltle_balalar_beln_esh.doc108 КБ

Предварительный просмотр:

Иҗатка сәләтле балалар белән эш тәҗрибәсеннән

Азнакай шәһәре

                                                                                  3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тинбакова Римма Варис кызы

           Шаулап үскән агачта күпме яфрак бар ?! Яфракларны бер-берсе  белән  чагыштырып карасак, ике бертөрле яфрак таба алырбызмы? Алар бер-берсеннән формасы, зурлыгы, төсе һәм башка бик күп сыйфатлары  белән  аерылып торалар. Бер агачта бертөрле ике яфрак таба алмаган кебек, җир шарында ике бертөрле кеше дә таба алмабыз. Хәтта тышкы кыяфәтләре  белән  бик охшаш игезәкләр дә бер-берсеннән күптөрле сыйфатлары  белән  аерылып торалар. Әлеге мисаллардагыча, балаларның да акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, рухи дөньясы, психик һәм физиологик халәте, эчке кичерешләре, теге чки бу эшкә сәләте дә  бер үк дәрәҗәдә түгел, һәр кешенең үз кимчелекләре һәм үз өстенлекләре бар, һәр шәхес үзенчәлекле һәм кабатланмас.

          Шушы үзенчәлекләр яңа мәктәп шартларында иҗади фикер йөртүче педагогларны укучыларга белем бирү генә түгел, ә аларның табигать тарафыннан бирелгән сәләтләрен дә үстерүне максат итеп куя. Укучы бала мәктәпкә белем артыннан гына түгел, төрле яклап сәләтен үстерер өчен дә килә.  Укытучыдан  сәләтле  балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч-куәт бирерлек  эшләр  башкару, индивидуаль якын килү таләп ителә.

          Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин үземнең эш дәверемдә иҗатка сәләтле укучылар белән эшләү программасы төзедем. Үз эшемнең максат һәм бурычларын, принципларын билгеләдем. Хәзерге заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү. Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү - хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәк һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.

 Татар теле һәм әдәбиятыннан өстәмә белем бирү максатыннан чыгып төзелгән “Иҗатка сәләтле балалар белән эшләү” программасы укучыларның төрле өлкәләрдә сәләтләрен ачуны һәм үстерүне күздә тота. Программа нигезендә, эшчәнлек дәресләрдән соң уздырыла һәм татар теле, әдәбияты белән тыгыз бәйләнештә тора. Анда балаларның татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү, аңа мәхәббәт тәрбияләү бурычы куела. Биредә татар халкы тарихын, аның бай мирасын өйрәнергә, иҗат итәргә теләгән һәм сәләтләре булган балалар йөри.

Шулай ук әлеге чаралар укучыларда җаваплылык хисе тәрбияләү, бер-береңә игътибарлы булуны, ярдәм итүне үзмаксат итеп куя. 

Программаның максаты:

- укучыларның сәләтләрен һәръяклап ачу һәм үстерү өчен реаль шартлар булдыру;

- милли - төбәк компоненты материаллары белән танышу;

- язучыларыбызның иҗатын тирәнрәк өйрәнү;

- дәрестә алган грамматик, орфографик, пунктуация, сөйләм теле һәм язу       күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү;

- иҗат эше белән шөгыльләнү һәм материалларны төрле басмаларга тәкъдим итү;

- төрле район һәм республика бәйгеләрендә катнашу

Эш түбәндәге юнәлешләрдә оештырыла :

      1. Эстетик юнәлеш

            1) нәфис сүз;

            2) декоратив кулланма сәнгать;

            3) рәсем сәнгате;

  1. Филологик юнәлеш
  1. поэзия;
  2. проза;
  3. туган телне тирәнтен өйрәнү

     3.  Әйләнә-тирә мохит.

     Фәнни – тикшеренү эше нигезләре.

                    Укучыларның төркемнәргә бүленеше.

Юнәлеш

Төрләре

 Укучының фамилиясе

Эстетика

1) нәфис сүз;

4) декоратив кулланма сәнгать;

5) рәсем сәнгате;

Хәбибуллина А.,

Кәримова Р.,

Садриева С.,  Зарипов Ф. һ.б.

Филология

  1. поэзия, шигырь төзелеше (татарча һәм русча);
  2. проза, иҗат итү нигезләре (татарча һәм русча);
  3. туган телне тирәнәйтеп өйрәнү;

Шакирова А.,Кәримова А.,

Әхмәтов Т.,Вахитова А.,

Сәмигуллина С. Хисаметдинова Д..

Әйләнә-тирә мохит

  1. Фәнни-тикшеренү эше

Хисаметдинова Д..

       

Календарь - тематик план

Эш төре

Үткәрү

вакыты

Укучының исеме,

фамилиясе

Район олимпиадасында катнашу

1

Тел дәресләрендә алган белемнәрне тирәнәйтү һәм ныгыту. Олимпиадаларга әзерләнү. Фонетика.

сентябрь 

9кл.:Зарипов Ф., Сәетов И., Сәетов Ш.,

 8кл.: Хисаметдинова Д.

2

Олимпиадаларга әзерләнү. Морфология.

октябрь 

3

Олимпиадаларга әзерләнү. Синтаксис.

ноябрь 

4

Сүз төркемнәрен кабатлау.

декабрь 

Г.Тукайга багышланган бәйгеләрдә катнашу

5

Без - Тукай шәкертләре. Шигърият бәйрәмендә катнашу.

январь - апрель 

8кл.: Хәбибуллина .,

6

Без - Тукай шәкертләре. Яшь тәрҗемәчеләр иҗаты. Тукай шигырьләрен русчага тәрҗемә итү.

ноябрь, декабрь,январь  

7кл.: Вахитова А.,

5кл.: Шакирова А.,

 Каримова А., Әхмәтов Т.

7

Язучы әсәрләренә рәсемнәр ясау.

ноябрь, декабрь,январь   

5 – 10кл. укучылары.

Аерым алганда:

10кл.: Садриева С.

8

“Тукайның тылсымлы сүзләре” республикакүләм бәйгесенә эшләрне (рәсем, тәрҗемәләрне)  тәкъдим итү.

январь    

5 -9 кл. укучылары .

Аерым алганда:

7кл.: Вахитова А.,

5кл.: Шакирова А.,

 Кәримова А., Әхмәтов Т.

9

Без - Тукай шәкертләре. Шигырьләр, проза әсәрләре иҗат итү.

ел дәвамында 

9кл.:Кашапова Ч.,

7кл.: Вахитова А.,

5кл.: Шакирова А.,

 Каримова А.

10

“Сөйкемле Шүрәле” республикакүләм бәйгесендә катнашу(декоратив кулланма сәнгать)

ноябрь, декабрь,январь   

8 кл.:Кәримова Розалия

Башка төр бәйгеләр һәм эшләр

11

“Парклар маршы” республикакүләм бәйгесендә катнашу (рәсем, фото, проза яки шигъри әсәрләр)

март - май 

5 -9 кл. укучылары.

Аерым алганда: 9кл.:Кашапова Ч.,

7кл.: Вахитова А.,

5кл.: Шакирова А.,

 Кәримова А.

12

Мәктәпкүләм иншалар бәйгесе: “Безнең як гүзәллеге”, “Безнең як батырлары”.

декабрь,январь 

8 - 9кл.укучылары:

Аерым алганда:

9 кл.: Кашапова Ч.,

7кл.: Вахитова А.,

13

“Зирәк тиен” республикакүләм бәйгесендә катнашу

5 – 9 класслар

14

Фәнни-тикшеренү эшен алып бару.

декабрь,январь

8кл.: Хисаметдинова Д.

15

Татар язучыларының юбилейлары. Әсәрләренә рәсемнәр бәйгесе.

ел дәвамында  

5 -9 кл. укучылары.

16

Милли - төбәк компоненты. Якташ язучыларның әсәрләрен өйрәнү.

ел дәвамында  

5 -9 кл. укучылары.

17

Укучыларның иҗат җимешләрен район һәм республика газета битләренә тәкъдим итү.

уку елының икенче яртысында 

18

Еллык эшкә йомгак ясау. 

Укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештыру. Еллык газета чыгару

ел ахырында 

 

     Сүз дә юк, эш дәверендә балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алырга кирәк. Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт, талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә булуын беләбез. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә, ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле укучылар белән эшләү бу фәннәр өлкәсендә укучыларның белемнәрен киңәйтә, сәләтле укучыларның мөстәкыйль рәвештә үз белемнәрен һәм үзүсешләрен арттыруга этәргеч ясый, алга таба шул юнәлештә үсеп китәргә ярдәм итә.

         Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш эшләрдә сәләтле укучылар белән фәнни- тикшеренү эшләре алып барыла. Сәләтле укучыларның фәнни- тикшеренү эше белән шөгыльләнүе уку процессының әһәмиятле бер өлеше булып тора. Фәнни- тикшеренү эшчәнлегендә катнашу укучыларның танып белү активлыгын үстерүгә уңай йогынты ясый. Фәнни эш башкару алга таба белем алу юнәлешен, укучының үз һөнәрен дәресрәк билгеләргә дә ярдәм итә. Төрле чыганаклар белән эшләгәндә, тикшерү төрендәге хезмәт башкару барышында укучыларда билгеле бер сыйфатлар тәрбияләнә. Үзенең һәм әйләнә -тирәдәгеләрнең акыл хезмәтенә хөрмәт белән карау, башкалар фикеренә игътибарлы булу, үзенең ясаган нәтиҗәләренең дөреслеккә туры килүе өчен җаваплылык хисе тою - әнә шундыйлардан. Ә иң кыйммәте- аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабына. Һәр уңыш башка укучыларга фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә этәргеч була. Димәк , мәктәп алдында торган бурычларны үтәргә булыша. Мәктәпләрдә укытучылар һәм укучылар фәнни эшләргә зур җаваплылык тоеп карасалар, алга таба иҗади сәләткә ия булган балаларга үз юлларын табу мөмкинлеге кебек проблемаларны чишәргә мөмкинлек булыр иде.

           Соңгы ике уку елында безнең мәктәптә бу эшкә укучылар бик теләп тартылды. Мәсәлән, Хисаметдинова Диләрә” Районыбызның аеруча сакланышта торучы табигать һәйкәлләре”  исемле фәнни- тикшеренү эше район, республика күләмендә үткәрелә торган “Минем кече туган ягым”  бәйгесенә җибәрелде һәм районда беренче урынга лаек булды. Диләрә - татар теле буенча район олимпиадасында җиңүче дә.

          Иҗатка сәләтле балалар белән эшнең нәтиҗәләре үзен көттерми.

          Менә - Кәримова Розалия. Ул 8 нче сыйныфта укый.. Оста, сәләтле рәссам. Аның декоратив эшләренә карап, һәркем соклана.  Розалия татар әдәби телен яхшы белә. Тыйнак, бик тыныч, тәртипле кыз. Ул өч ел рәттән төрле район һәм республика бәйгеләрендә җиңүче. 2009 нчы ел: Г.Тукайга багышланган район рәсем бәйгесендә 3нче урын. 2010 нчы ел: “Сөйкемле Шүрәле” республикакүләм бәйгесендә үзенең балчыктан ясалган композициясе белән районда беренче урынга лаек булды. Аның әлеге эше республикада язучы Разил Валиев бүләген алды һәм җиңүче дипломын яулады. Эше Кремльдәге “Хәзинә” музеенда саклана. Бу елны да аның папье - маше стилендә иҗат иткән Шүрәле һәм Су анасы маскалары Казанга җибәрелде. Розалиянең сәләте ачылу белән бергә, ул иптшләре арасында да ачылып китте.

          “Сөйкемле Шүрәле ” республикакүләм бәйгесендә катнашып, Коробова Римма һәм Садриева Снежана да дипломга лаек булдылар. Шулай ук, эшләре “Хәзинә” һәм Кырлай музейларында тора.

          Күп укучыларыбыз “Парклар маршы” республика бәйгесенә дә эшләрен тәкъдим иттеләр. Алар диплом белән бәяләнде. Харисова Диләрәнең “Яз галәмәтләре” рәсеме һәр ел чыгып килүче “Добротой земля моя прекрасан ” җыентыгында урын алды.

          Боларга өстәп тагын бик күп укучыларны әйтеп китәргә була.

          Филологик юнәлештә сәләтле балалар белән эш тә үз нәтиҗәләрен бирде.  Алда әйтеп киткән “Парклар маршы” бәйгесенә 9 нчы сыйныфтан Кашапова Чулпан, 10 нчы сыйныфтан Галенко Лена, 7 нче сыйныфтан Вахитова Алида үзләренең проза әсәрләрен тәкъдим итеп, дипломнарга лаек булдылар.

        2011 нче ел – язучыбыз Г.Тукайның тууына 125 ел тулган ел. Шул уңайдан республикабызда күптөрле бәйгеләр игълан ителде.  Берсе - язучының шигырьләрен русчага тәрҗемә итү. Әлеге бәйгегә 5 – 7 нче сыйныф укучылары Кәримова Алия, Әхмәтов Тимур, Шакирова Айгөл, Вахитова Алидаз хезмәтләре белән катнашып, район этабында 1 нче  һәм икенче урыннарга чыктылар. Эшләре республика этабына җибәрелде.

 

     Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Яңа мәктәп шартларында андый балаларны күрә һәм сәләтен үстерү өчен шартлар булдырырга , ярдәм кулын сузарга кирәк . Шул чакта гына бала үзен кабатланмас шәхес итеп тоя, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңлый һәм бәяләргә өйрәнә. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша.

         Тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, иҗатка сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны һичшиксез артачак, әлбәттә.

 

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

Сәләтле балалар белән эшләү.Табигать фәннәреннән олимпиадаларга әзерләү.

Әлеге тестны 8-9 нчы классларда географиядән олимпиадага әзерләгән вакытта кулланырга мөмкин. Сораулар фәннең төрле юнәлешләреннән алынды....

"Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе "16 нчы "Огниво"Балалар иҗат үзәге"

"Үз тарихын тирән төшеп эзләп тапкан халык,киләчәген дә шулкадәр ерак күрә ала"дигән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган өчен диплом....

Сәләтле балалар белән эшләү программасы

Сәләтле балар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе.Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты - һәр укучының сәләтен,иҗади башлангычын үстерү....

Тукай абый, рухландырдың безне иҗатка.

Г.Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән әдәби мәйданчык эшкәртмәсе....