Заманча педагогик технологияләр һәм методлар ярдәмендә укытуның нәтиҗәсен үстерү
методическая разработка на тему

Гайсина Разиля Закиулловна

Доклад на тему:Заманча педагогик технологияләр һәм методлар ярдәмендә укытуның нәтиҗәсен үстерү:

Скачать:


Предварительный просмотр:

  1. Кереш өлеш.

      Мин, Гайсина Рәзилә Зәкиулла кызы, 1 нче мәктәптә рус телле балаларга     татар теле укытам.  Тел өйрәтү үзе бер кызыклы, җаваплы, нык ихтыяр көче сорый торган эш, дип уйлыйм. Башлангыч сыйныфларда Р.З. Хәйдәрова авторлыгындагы дәреслекләр белән эшлим. Алар  бик кызыклы, төсле, рәсемле, яшь үзенчәлекләренә туры килә,тик  коммуникатив максатка тулысынча җавап бирмиләр, чөнки без дәреслек буенча гына эшләп, балаларны җөмлә төзергә өйрәтмибез.

       Хәзер яңа стандартлар турында күп сөйлибез. Яңа стандартлар буенча укытучы – юл күрсәтүче, ә укучы эзләнүче.  Димәк, Р. Фәхреддиннең: “ Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу, эзләгәнен үзе табарга өйрәтү, юлларын күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”, - дигән  сүзләре бүген дә актуаль булып кала.

  1. Төп өлеш.

   Төп максатыбыз шул. Бала татарча аңлый, аралаша белергә тиеш. Шуңа күрә дә, минемчә, грамматика белән артык мавыгырга кирәкми. Бары сөйләмдә актив булганнарына гына тукталырга кирәк. Үз дәресләремдә Н. В. Максимов  тәкъдим иткән сөйләм калыпларын кулланам һәм моны отышлы дип саныйм. Гомүмән алганда, дәреснең сыйфаты укытучының ничек әзерләнүеннән тора.Безнең татар теленә өйрәтүебез дөрес түгел. Урыс баласына татар теле чит тел. Бер дәрестә әллә ничә сөйләм моделе бирелә, бу алар өчен бик авыр.

   Безнең максат 45 минут буена бер генә җөмлә төре өйрәтергә. Грамматиканың үзен генә өйрәтмичә дә, сөйләм теленә өйрәтеп була.Килеш сүзен өйрәтмичә дә килешләрне өйрәтеп була. Без күреп истә калдырабыз. Мин юнәлеш килешен менә ничек аңлатам:

Кем?

Кая?

Нишли?

-мы,

-ме

Әйе,

мин

мәктәпкә

барам

бармыйм.

Юк,

син

шәһәргә

барасың

бармыйсың.

Әлбәттә,

ул

кунакка

бара

бармый.

без

театрга

барабыз

бармыйбыз.

сез

барасыз

бармыйсыз.

алар

баралар

бармыйлар.

Һәрбер багананы вертикаль юнәлештә тутырыбыз. Һәр баганадан соң нәтиҗә ясыйбыз. Икенче багананы тутырганнан соң, бу сүзләрнең нинди сорауга җавап бирүләре, нинди сүз төркеменә керүләре турында сөйләшәбез.( Кем? Соравына җавап бирәләр, зат алмашлыклары булалар).

       Өченче  багананы тутырганнан соң, сорыйм:

  • Что общего между этими словами? (Есть окончания –га, -гә, -ка, -кә; отвечают на вопрос Кая?)
  • То  есть слова с окончаниями –га, -гә, -ка, -кә отвечают на вопрос Кая?. Кая?  соравына юнәлеш килеше җавап бирә. (Шулай ук нечкә, калын булуларын тикшерәбез).

Дүртенче багананы тутырганнан соң:

  • Обратите внимание на окончания, что они означают?
  • -м к какому слову относится? ( Мин).

Фигыльләрнең  заманнары билгеләнә. (Хәзерге заман хикәя фигыль).

- «Мин мәктәпкә барам»,  действие происходит? А если действие не происходит, как мы скажем?

- Мин мәктәпкә бармыйм.

- Окончания  –мый,  -ми образуют отрицательную форму глагола.

- Окончания вопросительного предложения  –мы,  -ме. (Син мәктәпкә барасыңмы?).

   Таблица тезелеп беткәннән соң,  диалог төзибез. Сөйләм моделен ятлап бетергәнче, шушы таблица өстендә эшлибез. Соңыннан монолог төзибез.

    Хәзерге заманны өйрәнеп беткәч, билгеле уткән заманга, аннан соң  билгесез үткән заманга күчәбез.

     Без барыбызда дәрестә сораулар бирәбез, ләкин безнең сорауларыбыз беръяклы гына. Укытучы сорау бирә, ә балалар җавап кайтара, күбрәк “допроска” охшаган. Ә бит балалар үзләре дә сорау бирә белергә тиеш. Менә шушы сөйләм калыбына таянып, балалар җиңел генә сорауларны үзләре дә төзи алалар.Сорауга каршы сорау бирергә өйрәнәләр. ( Встречный вопрос).

 Башлангыч сыйныфларда гади таблицалар төзелә, ә югарырак сыйныфларда катлауландырыла. Кушма җөмлә төзергә өйрәтергә дә була. Шуннан соң монологка чыгабыз, текст төзибез. Ә текст төзи алгач, укучылар үзләре генә сочинение (инша) дә яза ала дигән сүз.

     Тик бер хатадан сакланырга кирәк, сөйләм моделен куу. Бер сөйләм моделен өйрәтеп бетермичә, икенчесенә күчү;  яисә бер дәрестә ике сөйләм моделен өйрәтү.

    Мин дәресләремдә шушы сөйләм калыпларын  кертәм һәм бу бик яхшы нәтиҗә бирә.Укучылар мондый дәресләрдә актив катнашалар.Җавапларын үз-үзләренә ышанып бирәләр.

  1. Йомгаклау.

Максимов методы буенча  елына 30 сөйләм моделе  өйрәтеп була. Бу сөйләм калыплары бик яхшы нәтиҗә бирә.

  • Сүзлек запасын баетабыз.
  • Лексик юнәлештә эшлибез.
  • Грамматика юнәлешендә эшлибез.
  • Җөмлә төзелешен өйрәнәбез.
  • Сүз төзелешен өйрәнәбез, чөнки  һәрбер кушымча аңлатылып барыла.
  • Пунктуациягә дә өйрәтәбез.

Дәреслектәге темаларны бер калыпка салабыз,  сөйләм модельләренә яраклаштырабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр...

Укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынты ясаучы инновацион педагогик технологияләрнең эффектлылыгы һәм нәтиҗәлелеге .(Педсовет)

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.Р.Фәхреддин  Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүч...

Укыту процессында яңа педагогик технологияләр куллану.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле б...

Укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынты ясаучы инновацион педагогик технологияләрнең эффектлылыгы һәм нәтиҗәлелеге .

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.Р.Фәхреддин...

Индивидуальный план повышения профессионального уровня образования на 2015-2020 г. на тему «Төп урта мәктәптә ФДББСна күчү шартларында, яңа укыту технологияләрен кулланып, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү»;

Тема индивидуального плана связана с изучением и применением новых образовательных технологий в условиях внедрения ФГОС общего образования, рассчитан на 2015-2020г....