Шигырьлэр
творческая работа учащихся (10 класс) на тему
Конкурска шигырьлэр.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 13.01 КБ | |
| 11.1 КБ | |
| 10.86 КБ | |
| 11.27 КБ | |
| 12.84 КБ | |
| 12.72 КБ | |
| 11.24 КБ | |
| 11.35 КБ |
Предварительный просмотр:
Бәйрәм килде туган калама.
Сабый чактан әнкәй күңелемә Гимн итеп”Туган телен”җырлыйм
Тукай шигырьләрен юллаган Мин татарның нәни баласы.
“Бишек җыры”сеңгән баласының, Сөйли-сөйли Тукай шигырьләрен,
Тик бәхетле гомерен уйлаган. Безгә әле алга барасы.
Инде хәзер зуррак үсеп үзем Мәңге үлмәс шагыйрь исемен
Әдип шигырьләрен барлыймын Кабатлармын мин дә балама
Кат-акт укыйм Тукай “Шүрәлесен” Тукай туган язның бер көнендә
Күңел тели-бер дә армыймын. Бәйрәм килде туган калама.
Күз алдымда Апуш-бәләкәчнең
Моңга тулган керсез күзләре.
Җылы эзләп барып сыенганда
Кырыс яңгырый тормыш сүзләре.
Йорттан-йортка,чит-ят кешеләргә
Ташласа да тормыш сынавы.
Һәр шигырьдә горур яңгырый
Әдибемнең күңел кыллары.
Татар дөньясына килгән Тукай
Яз сулышын өргән мизгелдә.
Ятимлекне тоеп үскәнгәме,
Шагыйрь күңеле бигрәк сизгер лә.
Даутова.Л.Р.
Предварительный просмотр:
Ватан бит ул…
Кайдан башлана соң Ватан диеп,
Сорыйсыңмы миннән дускаем.
Ватан бит ул елга-күлләр иле,
Чишмә,таулар һәм болында үскән куш каен.
Мул уңышлы иген-кырлары ул,
Мәктәпләре,спорт заллары.
Яз айлары җиткән саен аңа,
Каңгылдашып кайта казлары.
Ватан бит ул минем сулар һавам
Әти-әни,газиз сеңелем.
Мин бәхетле,горур Ватанымны
Биргән өчен миңа тәңерем.
Ватан бит ул – минем дус-ишләрем
Туганнарым торган төбәк тә.
Даутова.Л.Р.
Предварительный просмотр:
Ватан чиге.
Минем Ватанымның иге-чиге,
Кайдан карасам да күренми.
Кемнең генә яшьлек гомерләре,
Аның белән бергә үрелми.
Умырзая чәчәк аткан алан
Авыл-шәһәр булган төбәге.
Ватан бит ул җирдә бар кешенең,
Аерылгысыз ныклы терәге.
Көннәр матур уза,әгәр анда
Кан коешлар,сугыш булмаса.
Матур итеп ата алсу таңнар
Әрнү белән күңел тулмаса.
Ярдәм сорап кайткан чит-ятларны
Газизеңдәй кабул итәсең.
Син Ватаным ,якты эзләр салып
Балаларың кабат көтәсең.
Даутова.Л.Р.
Предварительный просмотр:
Ике балам.
Җылы сулыш эрә минем җанга,
Нарасыем,балам тормышы.
Кулларыма алам,назлыйм,сөям,
Балакаем-яшәү торышы.
Күмерләнгән хәсрәт тулы җаным,
Бер талпына,яна,сүрелә.
Син кирэксең безгә,әнкәй,диеп,
Ике балам мина үрелә.
Каерылган,сынган канатларым
Ике балам икәү күтәрә.
Сыгылып сынган авыр минутларны,
Яннарымнан китми үткәрә.
Яратыплар сыйпыйм йөзләреннән,
Улым,кызым,сезне яратам!
Ике өлешкә бүлеп йөрәгемнең,
Барлык назын сезгә таратам.
Ана өчен сездән кадерлерәк,
Җан иясе җирдә табылмас.
Үтенәм һәм ялварамын Ходаема,
Авырлыклар сезгә кагылмас.
Ертып,каерып күкрәк читлегемне,
Йөрәгемне сезгә бирәмен.
Һәр минутны,һәрбер сәгатемне,
Газизләрем белән үрәмен.
Ике балам-ике кояшым сез,
Бәгыремнең татлы җимеше.
Тормышымның яме,тәме дә сез,
Йөрәгемнеә татлы тибеше.
Предварительный просмотр:
Туган җирдә.
Алсуланып ата бездә таңнар, Әти-әни,әби-бабам яши
Басуларда иген уңышы. Дусларым да монда торалар.
Һәр тарафка җылы нурлар сибә, Туган җирдә,туган якта гына
Кояшның да алсу баешы. Аерылмаслык дуслык үрәләр.
Урман-күлләр,елга,үзәнлекләр Һәрбер кеше якын,кадерле,
Кош сайравын җиргә тарата. Туган җирдә,туган төбәктә.
Кая гына китеп яшәсә дә, Авыр булган төрле мизгелдә
Туган җирен һәркем ярата. Туган җирем миңа терәк тә.
Җаным тыныч туган җирдә генә,
Саф һавасы шифа йөрәккә.
Бездә генә моңлы итеп сайрый,
Сандугачлар кунып тирәккә.
Матурлыгы иңә күңелләргә
Кышы,җәе,көзе,язлары.
Һаваларны иңләп,җырлар сузып
Каңгылдашып кайта казлары.
Юк,кирәкми миңа чит-ят җирләр,
Вәгъдәләр дә бирми торыгыз.
Йөремәгез моңаешып анда,
Туган якны кайтып күрегез
Предварительный просмотр:
Туган авылым.
Бизәмиләр сине урман-таулар
Елгалар да ярып үтмиләр.
Синдә узган гомер юлларым
Йөрәгемннән бер дә китмиләр.
Кирәк түгел миңа урман-таулар,
Тик авылым бул син гомергә.
Язмыш мине кая илтсә дә,
Ашкынамын сине күрергә.
Мул тормышлы ,гүзәл Зиреклем
Саф күңелле,керсез кешеләр.
Сагынышып безне көтәсез,
Яратамын сезне күршеләр.
Урамнарда хәтфә паласлар,
Уңдырышлы басу-кырлары.
Колач җәеп,кайтуымны көтеп
Каршылыйлар мине үрләре .
Чыклы иртәләрдә авылымны
Яратамын иңләп йөрергә.
Мөмкин монда туганыңдай күреп
Һәрбер йортка барып керергә.
Язмышымнан сорыйм,сорыйм тәңремнән
Аермасын туган яклардан.
Тилмерешеп хәбәр көтмик дуслар
Ераклардан килгән хатлардан. Даутова.Л.Р.
Предварительный просмотр:
Туган телем.
Туган телем – минем татар теле
Горур яңгырый ничек әйтсәм дә.
Үз илемдә,үз телемдә сөйлим
Кай җирләрдә булып кайтсам да.
Әти-әни,туган җирем,Ватан
Үз телемдә миңа бирелгән.
Гомеремнең матур мизгелләре,
Туган төбәк белән үрелгән.
Аңламыймын татар баласының,
Мама,папа диеп йөрүен.
Үз илләрен,үз телләрен ташлап
Чит җирләрдә гомер күрүен.
Иркә бит ул,назлы бит ул телем
Тукай,Җәлил биргән тел бит ул.
Тапламыйча сөеп мактасалар
Шытып чыккан күркәм гел бит ул.
Даутова Л.Р.
Предварительный просмотр:
Туган ягым дәшә.
Тау битенә утырып,горур карап Төз наратлар,зифа каенкайлар
Туган калам көтә,сагына. Сагынышып безне көтәләр.
Кемнәр генә безгә килсәләр дә, Ә кемнәрдер бәхет эзләп һаман,
Бик яратып аңа табына. Чит җирләрдә гомер итәләр.
Чит җирләргә чыгып китсәм синнән, Бәхет дуслар була туган җирдә,
Кайтыр көннәремне саныймын. Сөенеч тә,шатлык-куаныч.
Туган җирем,туган тафрагым, Ерак юлга чыгып эзләмәгез,
Үз анамдай сине таныймын. Туган җирдә бары юаныч.
Һава җитми,тыным кысыла,
Аерылсалар синнән юлларым. Колач җәеп иңлик елга-күлне,
Мин бәхетле,бары синдә уза Иман нуры сеңәр җаныңа.
Балачагым,яшьлек елларым. Ишетәсеңме,сизәсеңме дустым
Туган яклар дәшә янына.
Бар да якын,бар да кадерле
Карт-корысы,бала-чагасы.
Килми минем сине ташлап китеп
Туган җирдән мәхрүм каласы.
Даутова.Л.Р.